Маймыл, көзгедән үзенең сурәтен күргәч, әкрен генә янындагы Аюга аягы берлән төртеп: «Кара әле, иптәш! Көзгедә нинди кыяфәтсез, нинди ямьсез бер хайван күренә. Кара әле, аяклары нинди кәкре, кара әле, йөзе нинди килешсез! Әгәр мин шул көзгедә күренгән нәрсәгә аз гына охшасам да, хәсрәтемнән буылып үләр идем.
Хәер, әйтергә мөмкин, минем иптәш вә дустларым арасында да бу көзгедә күренгән хайван төсле ямьсезләр биш-алтылап бар, хәтта мин аларны бармак берлән санап күрсәтә алам», — диде.
Аю моңар җавапта: «И Маймыл иптәш! Син иптәш вә дустларыңны санап мәшәкатьләнгәнче, бер мәртәбә үзеңә генә карасаң булмасмы?» — диде.