Олы юл янында, куаклыкта, кичкә табарак бер Юл кисүче Карак, оясыннан башын чыгарып яткан ач Бүре кеби, киң Сәхраларны, ерак тауларны бер-бер күзеннән үткәреп, кичке ашлык берәр нәрсә булмасмы өмиде илә ята иде.
Берзаман Карак ерак түгел бер авыр йөк илә килгән Йөкчене күрде.
Менә Каракның уенча — бәхет!
Бу йөк, әлбәттә, ярминкәдән чәй, шикәр, ефәк, постау алып кайта торгандыр, дип уйлады.
Йөк якын килеп җиткәч тә Карак: «Тпрру! Тукта!» — дип кычкырды да кулындагы зур күсәге илә Йөкченең өстенә ташланды.
Йөкче мискин — начар, кечкенә кеше һәм юл йөреп арыган иде. Шулай булса да мал вә җан татлы бит: Йөкче дә, арба кендеге алып, Каракка каршы торды. Ул, гәрчә тәбәнәк кенә, кечкенә генә кеше булса да, мал вә җан тугрысында тау кадәр булып китте.
Сугыш башланды. Бу сугыш озак һәм куркынычлы булып, шактый мөддәт дәвам иткәч, тукталды.
Каракка күп зарар юк, тик бер күзе генә чыккан да бер дюжина теше генә коелган вә бер кулы гына сынган.
Шулай да җиңү һаман Карак тарафында калды, Йөкче үлде.
Хәзер инде тыныч калды, тизрәк йөкне карарга кирәк: анда нәрсә бар? Хәер, Каракның сугышы бушка китмәгән: йөктә салам берлә төргән бик күп лампа пыялалары бар икән.
* * *
Дөньяда шундый юк нәрсәләр өчен шулкадәр зур җинаятьләр, олугъ кансызлыклар кыйлалар.
Мөддәт — вакыт.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел