Көтүче кыш көнендә урманда бер агач төбеннән берничә Кыр кәҗәләре тапты.
Менә, Көтүченең уенча, байлык! Менә хәзинә!.. Бу кадәр байлык вә бәхеткә ничек чыдарга кирәк? Көтүче, мискин, ихтыярсыз, күзеннән яшь чыгара-чыгара, Ходайга шөкер итә иде.
Көтүчегә куанырга, шөкер итәргә юл да бар: бу Кәҗәләрдә Хуҗаның асла катышы юк. Боларның җонын да Көтүче үзе кыркачак, сөтен дә үзе савачак…
Ләкин эшнең бер җире генә килешмәде: ул да, вакыт кыш көне булганлыктан, бу Кыр кәҗәләрен ашатырга печән булмавы вә, булса да, азлыгы иде.
Күп уйлар, күп фикерләр соңында, безнең Көтүче моңар да акыл тапты: ул үзенең Сарыкларының печәнен әкрен-әкрен бу кунак Кәҗәләргә ашата башлады. Көтүченең күңеле ачылган, кунакларны сөя, башларын сыйпый; Кәҗәләре янына көненә йөз мәртәбә генә килә торгандыр!
Кайвакыт бу кунакларның азыгына иске хуҗа — Сарыклары сузыла башласалар, бичараларның башларына сугып җибәрә иде.
Әлхасыйль, яңа кунакларның зарары булса кирәк, яз башына чыкканда, Сарыкларның коры сөякләре генә калган иде.
Берзаман көннәр җылынып, урманнарда яшеллекләр генә күренә башлаган иде, Кыр кәҗәләре — барчасы берьюлы, Көтүчегә койрыкларын гына күрсәтеп, урманга качтылар.
* * *
Көтүче! Мин сиңа бер сүз әйтим, хәтерең калмасын: син, Кыр кәҗәләрен сыйлап азык бетергәнче, үз Сарыкларыңны яхшы сакласаң булмасмы иде?