Мин Пәйгамбәр түгел. Әмма шәм янында күп әйләнгән Күбәләкнең канаты көячәкне алдан хәбәр бирәмен. Болай итүем илә мине «Пәйгамбәрләнә» дип сүкмәңез.
Исемдә юк, нинди суның яр башындадыр, су падишаһлыгының дошманнары — Балыкчылар, кармакларыны салып, калкавычтан бер дә күзләрен алмыйча карап утыралар иде.
Мәгәр шул җирдә генә үз-үзен җитез һәм үткенгә санап йөргән вә үз-үзенә бик ышанган бер Чабак тора иде.
Чабак сукыр түгел, кармакны күрде. Менә ул кармак берлән уйнарга тотынды: бер ук шикелле атылып, кармак янына бара; бер артка китә; бер атылып китә дә, гүя Балыкчыдан көлгән шикелле, Чуалчанның башыннан гына капкан булып тартып, үзе артка качып китә, янә килә дә кармакның җебеннән азрак тарткалап китә.
Балыкчы исә, «әнә эләгә, менә эләкте» дип, тик йөрәге сикереп утыра.
Кармакны алып карый, очы күренә; салынган Чуалчан ашалган. Янә сала, янә ала. Чабак та кармак янында кубар шикелла әйләнә.
Шул рәвешчә Балыкчы илә Чабак алдашып, хәйләләшеп торганда, бер күпне күргән Карт балык Чабакка бу сүзләрне әйтә иде:
— И җүләр Чабак! Син ни өчен һаман кармаклар тирәсендә әйләнәсең? Әллә сиңа, кармак тирәсеннән башка, суда урын беттеме? Гафил булма, син кармакка якынлашкан саен, бәлагә дә якынлашасың. Әгәр бу сүземне тотмасаң, син озакламыйча безнең су илә бәхилләшерсең.
Гакыллы сүзне ахмакка әйт, чукракка әйт — икесе дә бердер.
Чабак бу нәсыйхәткә каршы:
— И ата! Син юк нәрсәдән куркасың. Дөрест, Кешеләр хәйләкәр, әмма мин аларның хәйләләрен ап-ачык күреп торам. Менә күрәмсең: монда бер кармак, әнә тегендә икенче кармак. Син, ата, карап тор әле, мин ничек Балыкчыларны кызык итәрмен, — дип сөйләнә-сөйләнә, яшен шикелле атылып бер кармакка барып ябышты.
Берсеннән китте, икенчесеннән үтте. Ах! Өченчесенә барып эләкте! Инде качмакчы да булды, әмма соңрак иде.
Кубар шикелле — башлы-аяклы.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел