ТАТ РУС ENG

Тәүбә иткән Төлке

Мужик, ничектер Төлкегә очрап, бу Төлке Мужикның Тавыкларын бик кырганлыктан җөдәгәнгә күрә, бу рәвешчә Төлкене вәгазьләргә тотынды: «И Төлке дуст, бер дә яшермичә, дөрестен генә әйт әле, без бу урында икәү генә бит, ни сөйләсәк тә, ишетүче юк: син ни өчен һәрвакыт Тавыкларны урлыйсың? Минем уемча, синең бу кәсебеңдә тузан кадәр дә изгелек булмаса кирәк. Мин үзеңне кызганам; гәрчә урлау зур гөнаһ та булсын, сине бөтен дөнья яманласын да, мин анысын әйтмим, аны Ходай үзе белер; әмма менә ничек синең бу кәсебендә изгелек, сәгадәт юк: син һәр иртәнге ашында, көндезге ашыңда җаныңны кулыңа гына тотып, Тавык оясына киләсең; һичбер куркусыз, качусыз азык таба алмыйсың. Шулай йөри торгач, ихтимал, беркөнне кыйммәтле туның да Тавык оясында калыр», — диде.

Төлке, бу сүзләрне ихлас белән тыңлаганнан соң, җавапка керешеп: «И Мужик дуст! Бу тормыш, бу гомер кемгә һәм нинди җан иясенә килешсен? Син, иптәш, минем саф күңелле вә тугры уйлылыгымны белсәң иде! Дөрест, караклык берлә кәсеп итүче дөньяда бер мин генә түгел. Шулай булса да азык-суымның берсе дә хәлальдән булмаганлыгы исемә төшсә, үзем дә пычак алып суелырлык булам. Ләкин ни чара? Дөнья мәшәкате авыр, балаларым да бар», — дигәч, Мужик, янә дә нәсыйхәткә башлап: «Син, Төлкеҗан, әгәр бу сүзләреңне ялган әйтмәсәң, мин сиңа хәлаль азык та табып бирә алам: менә син минем Тавыкларым оясына каравылчы бул, минем Тавыкларымны икенче Төлкеләрдән сакла. Син Төлкеләрнең хәйләсен бик ачык беләсең. Минем өйгә барсаң, майга, иткә гарык булырсың, симерерсең!» — диде.

Төлке, Мужикның бу сүзләренә каршылык күрсәтмичә, аның өенә килеп, хезмәткә бил бәйләде. Монда Төлкегә рәхәт иде; Мужик бай, азык күп иде.

Безнең Каравылчының тамагы туйды, симерде, йоннары ялтырап, матурланып китте. Ләкин, ни чара, күңеле һаман пакьләнмәде. Бервакыт караңгырак төнне генә көтеп торды да, Тавыкларның барчасын буып ташлап, килгән юлы илә китте.

 

* * *

Намусы, ояты булган кеше нинди тарлыкка төшсә дә — урламас; әмма каракка миллион тәңкә бирсәң дә, урлаудан туктамас.

 

(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)

(1906 елда «Әлгасрелҗәдит» газетының 15 февраль (№2) санында «Мәҗмугаи мөфидә» исеме астында Габдулла Тукайның мәсәлләре түбәндәге аңлатма белән басылган: «Рус мөхәррирләреннән әдибе нәҗиб Крылов шәһирнең асаре Мәргубәләреннән мәалән тәрҗемә улынмыш вә госманлы әдәбиятыннан әхез иделмеш кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләрдер. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр».
Тәрҗемәсе: «Зирәк һәм мәшһүр язучы Крыловның кызыклы әсәрләреннән һәм госманлы әдәбиятыннан алынган кыска-кыска гыйбрәтле хикәяләр. Мөмкин кадәр татар мәгыйшәтенә борыбрак язылмыштыр. Габдулла Тукаев әсәре».
«Мөхәррир һәм карак» («Сочинитель и Разбойник»), «Оракул» (Крыловның шул исемдәге мәсәленнән), «Гауваслар» («Водолазы»), «Сандугач» («Соловьи»), «Вагыйз» («Прихожанин»), «Мачы илә Сандугач» («Кошка и Соловей»), «Мәрхәмәтле Төлке» («Добрая лисица»). «Бер гөл». («Цветок»). «Ахыры бар», диелгән. (Чыганак: Габдулла Тукай: Тормыш һәм иҗат елъязмасы. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 271 б.))
.

 

Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел

 


Комментарий язарга


*