Каракош бер кояшлы якты көндә, туйганчы сәер итеп, рәхәтләнеп калмак нияте илә, биек һаваларда, яшеннәр туа торган җирләрдә канатларын акрын һәм бик вәкарь берлән генә селкеп оча иде.
Берзаман ни сәбәптәндер әллә күп оча торгач, арып, хәл җыймак өченме, бу кошлар падишаһы бер кисмәк өстенә килеп кунды.
Падишаһның шул җирдә генә бакчада булган имәннәргә, наратларга кунмыйча, кисмәк өстенә кунуына гаҗәпләнерлек тә бар. Әллә, кисмәккә аның мәрхәмәте килеп, кисмәк өстендә падишаһ ултырганлык берлә мөшәррәф булсын, дидеме? Ни булса да булыр, падишаһларның серен белер хәл юк, Каракош шул кисмәк өстендә бераз вакыт утырып торды.
Моның монда утырганын күргән төкле аяклы, бүрекле Тавык иптәше илә бу түбәндәге сүзләрне сөйли иде: «И иптәш, бу Каракошлар ни өчен бик кадерле булалар, һәрвакыт телләрдә сөйләнәләр һәм акчаларга да аларның сурәтен төшерәләр? Әгәр бу хөрмәт аларның очулары өчен булса, менә мин дә, әгәр теләсәм, кисмәк өстенә куна алам. Ул Каракошларның да күзләре, аяклары барыбер безнеке шикелле ич. Иптәш, әле үзең дә күрдең: бу Каракош нинди түбән очты!»
Каракош, бу сүзләрне тыңлап торырга чыдый алмыйча: «И дустлар! Кайвакытта безгә Тавыктан да түбән төшәргә тугры киләдер. Әмма Тавыкларга һичбер вакытта да болытка җитү насыйп булмыйдыр!» — диде.
Вәкарь — олысымаклык.
Мөшәррәф булу — югары дәрәҗәгә ирешү.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел