Җылан, Мужикка килеп, аның өендә торырга рөхсәт сорады. Әлбәттә, хезмәт итеп ашаган икмәк тәмлерәк буладыр. Җылан, сүз башлап:
— Дөрест, сез Адәмнәрнең Җыланнар хакында фикерегез начар; сез: «Җыланнар дустлык, татулык нәрсә икәнен белмиләр, хәтта үз балаларын үзләре ашыйлар…» — дип сөйлисез. Бу эшләрнең Җыланнарда барчасы бар икәнен яшермим. Шулай булса да мин андый Җыланнар җөмләсеннән түгелмен. Мин туганнан бирле һичбер җан иясен тешләгәнем вә чакканым юктыр.
Әгәр мин агусыз да дөньяда торырга ышансам, авызымдагы укны суыртып алдырыр идем. Кыскасы гына, мин Җыланнарның иң изгесемен. Әгәр бу сүзләремә ышанмасаң, сынамак өчен генә миңа балаларыңны биреп кара, — дигәч, Мужик:
— И Җылан дуст! Синең сөйләгәннәрең, ихтимал, ялган да булмас, шулай булса да гаеп итмә, мин сине бала караучылыкка кабул итә алмыймын; син үзең, бәлки, изге дә булырсың, әмма синең хәзер азыкны ашап ятканыңны күргәч, синең яныңа йөзләп, меңләп усал Җыланнар җыелып, минем барча балаларымны һәлак итәрләр, — диде.
* * *
Дустлар! Бу тәмсилдән нәрсә фәһемлисез?
Тәмсил — мәсәл.
Фәһемләү — аңлау.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел