Үзенең үтенүе буенча, падишаһ Каракош Күкегә Сандугач дәрәҗәсен бирде.
Инде Күке яңа мәртәбәгә менде. Тәкәбберләнеп кенә бер усакка кунып, үзенең музыкаларын борып җибәреп, Сандугачча сайрарга тотынды.
Берзаман, бераз сайраганнан соң, бөтен Кошлар минем тавышымны өелешеп тыңлап тора торганнардыр дип, Кошларга таба борылып караса, ни күзе белән күрсен: алар, кайсысы Күкедән көлеп, кайсысы Күкене орышып, мыгырдап баралар иде.
Безнең Күке бу эшкә бик ачуланды, кабарынды да, вакыт үткәрмичә, Каракошка барып: «И гадел падишаһ! Мин Сезнең әмерегез илә урманда Сандугач хезмәтен иттем, әмма Кошлар, Хайваннар миннән ятып-ятып көләргә батырчылык итәләр», — дип зарлангач, Каракош җавапта: «И Күкеҗан! Мин Ходай түгелмен, мин фәкать Кошлар падишаһы гынамын. Шул сәбәпле мин сине Сандугач дәрәҗәсе илә хөрмәтли аламын, ләкин Күкене һичбер вакыт Сандугач ясарга кодрәтем юк!» — диде.