Кое янында бер Җылан бөтен дөньяга каршы каһәрләнеп, ачуланып ята иде.
Җыланның ачулану өчен генә яратылган һәм зәһәрләнү хисеннән башка хисе юк икәне билгеледер.
Шуннан ерак түгел бер җирдә кечкенә генә яшь бер Бәрән, Җыланның барлыгыннан да хәбәре булмыйча, йөгереп, сикереп, рәхәтләнеп уйнап йөри иде.
Менә бервакыт Җылан Бәрәнгә таба әйләнеп, авызыннан угын чыгарып, күзләре алдында һава томанланып, бөтен каны кайнап, каһәрләнә башлады.
Җыланның кыланышларыннан гаҗәпләнгән Бәрән, аның янына ук килеп: «И Җылан! Соң бу кадәр ачуланырлык мин сиңа ни зарар китердем?» — дигәч, Җылан: «Кем белсен? Бәлки, син мине таптар өчен шулай сикергәләп йөри торгансың», — диде.
* * *
Кемнең ки күңеле дустлык, сөешү кеби хисләрдән буш яратылган булса, аның каршында бөтен халык дошмандыр.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)
Г.Тукайның тормыш һәм иҗат елъязмасы: 1906 ел