ТАТ РУС ENG

Әхмәт Урманчиевка (1913, 15-20 гыйнвар)

1913 ел, 10–25 гыйнвар

Казаннан

 

Әхмәт!

«Яңа ел» рәсеме ярар да, пожалуй; фәкать аның астына «Әзалияттән очып килгән Яңа ел үзенә дөньямызда урын да таба алмый», — дип язарга кирәк. Шулай тәфсилләмәсәң, татар аңламый. Менә уртада дигәнең татар фәһеме өчен авыр. Иң элек — татар «Марс»ны белми. Бу рәсемне аңлар өчен белергә тиешле хикәячекне белми.

«А воз и ныне там» сүзен «Ә җөк һаман да шунда» дип язып, ни аңлатабыз? Бүтән җиңел рәсем табылганчы, сабыр итмисеңме? Минем фикерем шул.

 

 

(Г.Тукайның Әхмәт Урманчиевка 1913 елның 10-25 гыйнварында язган хаты. «Ялт-йолт» журналының 1913 елгы 55 нче (10 июнь) санында басылган. Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст журналдан алынган. Журналның бу саны Тукайга багышлап чыгарылган. Хат исә анда Әхмәдиең (Ә.Урманчиевның) «Ялт-йолт» һәм Тукай» исемле язмасы эчендә бирелә.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


 

Комментарий язарга


*