1912 ел, 11 июнь
Троицкидән Казанга
Монда бер тарафтан хәлем яхшы, казакъ бае шикелле, иткә тук, кымызга гарык булып торам. Урыным Троицкидән 25 чакрым җирдә, һәр тараф сахра. Ике казакъ өеннән башка бернәрсә дә күренми. Күңелсез, эч поша. Шунысы изә. «Авыруым, тагы яңалары башланмаса, бетә инде. Ләкин терелеп нәрсә бар? — дип карыйм каравын. Ач кеше вакытның соң икәнен белсә дә ята: «Торып нәрсә бар?» — ди. Мин дә шулай, өмидем юк.
(Г.Тукайның Гыйльметдин Шәрәфкә 1913 елның 11 июнендә язган хаты. «Габдулла Тукаев мәҗмугаи асаре»ндә (1914) Җ.Вәлидинең кереш сүзе эчендә басылган. Беренче мәртәбә беренче дүрттомлыкка кертелгән. Текст «…мәҗмугаи асаре»ннән алынган.
(Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)).