1911 ел, 22 гыйнвар
Казаннан Сарашка
Сәгыйть әфәнде!
«Шильон мәхбүсе»н «Гасыр»* дөньяга чыгарса, Сезне беренче муаффәкыятегез белән тәбрик итәчәкмен.
Минем мәктәп китапларына керешкәнемне «жәл» дисең. Алай түгел. Мин мәктәпләребезнең хәл теле илә миннән ярдәм көткәнен күрдем. Мин моңа салкын кан белән карый алмадым. Мәктәп китаплары язарга башладым. Мин язган китапларымда (әлбәттә, хрестоматия) русларның Пушкине, Лермонтовы, Аксаковы, Майковы, Плещееве вә башка да бик күбе булып являться итәм. Мин иттифакый гына тәрҗемә иткән вә икътибас ителгән шигырьләрем татар мәктәбендә беренче урынны алачак булды. Шулай булгач, мин, үз шигырьләремнән чүпләтеп башкалардан мәктәп китабы яздырганчы, әллә нинди шәкертләрне күрә торып баетканчы, бу эшкә үзем тотындым. Бу мәгънән вә маддәтән минем законный хакым иде. Татар балаларының рухына файдалы тәэсирем булачак, иншалла. Шагыйрьгә матур шигырь язу читен. Әмма бер дә язмый тору аннан да читен, диләр. Шуның кеби син дә, тик торырга авырсынсаң, Пушкин поэмасын да, башканыкын да тәрҗемә ит. Ләкин матур була күрсен, мин догада. Минем соңгы «Шура»да «…га» сәрләүхәле бер шигырем бар**. Укырга туры килсә, фикереңне язсаң да ярый.
Бу көннәрдә «Сабах» көтепханәсе тарафыннан минем «Күңел җимешләре» исемендә бер шигырь мәҗмугам басылып чыга. Иренмәсәм, табгы җәһәтеннән тәрбияле чыгармакчы булам әле. Шаять, сиңа бер данәсен һәдиятән җибәрермен.
Чорт белә, мин, ахрысы, сөюдә дә милләтче… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам. Бер төрек шагыйре Истамбул гүзәлләре хакында шулай яза:
Куркарым җәннәттә дә гошшака рәхә булмыйя,
Үгрәнерсә шивәи хубан Истамбули хур***.
Мәгънәсен аңларсың инде, гариб тоелса, киләсе хатта тәүзыйх итәрмен. «Мусульманин»ның мөселманчасы чыгуы, әлбәттә, күңеллерәк булган булыр иде. Хәерле булсын.
Ихтирам илә Тукаев
*«Гасыр» — 1907 елда Казанда ачылган нәшер һәм сәүдә итү ширкәте.
**«Шура»да «…га» сәрләүхәле бер шигырем бар — бу шигырь әлеге журналның 1911 елгы 2 нче (15 гыйнвар) санында басылган була.Иттифакый — очраклы рәвештә генә.
***«Әгәр гүзәл хурлар Истамбул шивәсендә (диалектында) сөйләшсәләр, җәннәттә дә гашыйкларга рәхәт булмас дип куркам» дигән мәгънәдә.
Икътибас итү — файдалану, иярү.
Мәгънән вә маддәтән — мәгънәви (мораль) һәм материаль яктан.
Сәрләүхәле — исемле.
Табгы җәһәтеннән тәрбияле — «басылышы, бизәлеше ягыннан матур итеп» мәгънәсендә.
Һәдиятән — бүләк итеп.
Гариб тоелса — ятрак тоелса.
Тәүзыйх итү — «ачык аңлату» мәгънәсендә.
(Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган әлеге алты хат «Совет әдәбияты»
журналының 1960 елгы 4 нче (апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә
икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текстлар журналдан алынган.
Шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Сәгыйть Сүнчәләйгә (1888–1937) язылган бу
хатларның күчермәләре генә аның архивында сакланган. Аларны журналга
С.Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләй (1885–1959) тапшырган була.
(Чыганаклар: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.:
Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б., Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)).