ТАТ РУС ENG

Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 4 декабрь) 

1910 ел, 4 декабрь
Казаннан Сарашка


Мөхтәрәм Сәгыйть әфәнде!


Бүлмәмдә ары-бире карандым да, каләм заты таба алмагач, карандаш белән генә язарга керештем. Дөнья искедән бирле шулай инде: итекченең аягы ялангач, язучының каләме юк. «Шильон мәхбүсе*»нә, минемчә, иртәрәк, көчегезнең микъдарын үлчәмичәрәк тотынганга охшыйсыз. Әүвәлдә 4–5 сәтырлык шигырьләрне асыл шагыйреннән калышмаслык дәрәҗәдә гүзәл вә нәфис чыгарырга тырышырга кирәк иде. Менә Сәгыйть Рәмиев Пушкин «Пәйгамбәр»ен, мин фәкыйрь дә Лермонтов «Пәйгамбәр»ен тәрҗемә иттек. Безнең икебезнеке дә шактый шома чыктылар. Шулай да без әле олугъ поэмаларга тотынырга батырчылык итә алмыйбыз.


«Мөселман» журналы** татарча чыга башласа, монда басылмаслык резкий нәрсәләремне шунда җибәрмәкче булам. Ул вакыт М. К.*** белән хат языша башларга кирәк булыр. Байрон рәсемнәрен кую кебиләр икенче дәрәҗәдә эшләр әле. Аларын киңәш итешербез.


Гаилә хакында минем фикерем коры гына: әгәр кече яшьтән фәләнне… сүэ истигъмаль итеп, рәфыйкаңнең синдәге хакын бөтенләй үк тәләф итмәгән булсаң, син аны, ул сине якыннан белеп яратышсаң, шуның өстенә шәрмәндәи гыял булмасын өчен, иң азында ел тәүлегенә биш йөз тәңкә килерең булса, һәркемгә өйләнү тиеш.

 

Югыйсә, эчеңә сәнәк белән төрткәндә, бер тамчы кан чыкмаслык булса, ике күңелдә чын мәгънәсе белән булган мәхәббәт уты янмаса, гаилә өчен әллә нинди түбән кешеләргә мөрәҗәгать йә тәлинкә тотарга булса, — Алла сакласын!


Минем синең хатың эченә язып җибәргән күңелсез шигыремнең ахырлары да «Вакыт»ның бәйрәм номерында басылып чыкты. Укып карарсыз, бәлки. Бу хатыңа кичегеп җавап бирдем… Гафу итәсез.
Хәзергә хуш, сәламәт буласыз.


Г.Тукаев

*«Шильон мәхбүсе» — инглиз шагыйре Д.Г.Байрон поэмасының
Сәгыйть Сүнчәләй эшләгән тәрҗемәсен Тукай төзәтеп чыга һәм матбагага
бирә (китап 1911 елда басыла).
**«Мөселман» журналы — 1908 елда С.-Петербургта чыга башлаган «Мусульманин» журналы.
***М.К. — Мирсәяф Кырымбаев, Оренбург укытучысы.

(Сәгыйть Сүнчәләйгә язылган әлеге алты хат «Совет әдәбияты»
журналының 1960 елгы 4 нче (апрель) санында басылган. Беренче мәртәбә
икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текстлар журналдан алынган.
Шагыйрь, тәрҗемәче, драматург Сәгыйть Сүнчәләйгә (1888–1937) язылган бу
хатларның күчермәләре генә аның архивында сакланган. Аларны журналга
С.Сүнчәләйнең бертуган абыйсы Шәриф Сүнчәләй (1885–1959) тапшырган була.
(Чыганаклар: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда/Габдулла Тукай. – Казан:
Татар. кит. нәшр., 2006 (2 т.: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар/Төз.:
Н.Хисамов, З.Мөхәммәтшин. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2006. – 383 б.,
Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).
 

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 9  ноябрь)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1910 ел, 4 декабрь) 
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 1 гыйнвар)
>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 22 гыйнвар)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 11 февраль)

>>> Сәгыйть Сүнчәләйгә (1911 ел, 4 март)

 

Комментарий язарга


*