1909 ел, 13 март
Казаннан Уральскигә
Мөхтәрәм Гайнетдин әфәнде!
Хатыңызны алдым. Рәхмәт. Бу көнгә кадәр җавап яза алмаганымны кичерәсез. Казан бит, ахры, һаман кайныйбыз. Төрле яктан төрле кешеләр, җавап язмыйсың, дип үпкәләп язалар. Эш тә ул кадәрле күп-күп түгел дә, әллә нигә бушап булмый.
Минем хәлләрне сорыйсыз. Минем хәлем Ходайга каршы мыгырданырлык түгел.
Казан күңелле. Мөхәррирләрдән, укучы яшьләрдән гыйбарәт дустларым күп.
Монда бай байбәтчәләр дә гомумән диярлек русча укыган вә һәр җәһәттән аз-күп мәгълүматлылар. Шул сәбәпле аларга да катышам. Бәгъзан Казанның иң бай вә иң мөгътәбәр гаиләләре эченә дә кереп утырырга тугъры килгәли.
Җитди вә көлмичә язган нәрсәләремне «Әл-ислах»ка бирәм.
Һөҗүви вә көлке нәрсәләремне «Яшен»гә тапшырам.
Ара-тирә рисалә вә мәҗмугаләрем дә мәйданга килә.
Мадди җәһәтне шулар илә тәэмин итәм.
«Яшен»нең секретаре мин булганга, анда бик күп язарга тугъры килә. Шул сәбәпле төрле-төрле мөстәгар имзалар артына яшеренәм.
«Чүкеч» безгә каршы язган була. Ләкин без шундый икътидарсыз, каләмсез, бәхетсез вә зәгыйфь дошманнарымыз барлыгына тик куанабыз гына.
«Яшен» журналын, мәгаттәәссеф, Сезгә йибәрә алмыйм. Чөнки һәр номерының бер нөсхәсе булсын калмыйча бетте. Озак чыкмый торганга, халык бик сагынып каршы ала.
Уральскинең үзенә вә җаһил татарларына һәммәсенә киткән вакытымда ләгънәт укып киткән идем.
Шуңар күрә Рәкыйбе* булсын, аның бозавы вә Ишәк Хәсәнҗаны** булсын — һичбере тугърысында хәзер сиңа язасым вә шуларны исемә төшерәсем килми.
Муеннары астына килсен шунда ул сыерларның!
Кирәк-яракларыңызны һәммәсен менә шушы адрес илә соратыңыз:
Казань. Книгоиздательство «Сабах».
Бу көтепханә Сезгә һәр теләгәнеңезне йибәрер. Әгәр наложный платеж илә алдырырга теләмәсәңез, ул Сезгә простой посылкада йибәрер. «Мине Тукаев белә» дип, аларга язган хатыңызда язсаңыз, мин Сезне белгәнемне аларга, әлбәттә, сөйләрмен. Простой посылкада йибәрергә яраганлыгын әйтермен.
Үзем андый эшләр артыннан, чынын әйтим, йөри алмыйм.
Ике Бәдри абзыйга да вә барча җәмәгатьләренә дә миннән сәлам укырсыз.
Камил вә хәзрәтләрнең*** кәйфият хәлләрен вә ни дәрәҗәдә мәгыйшәт иткәннәрен язсаңыз, яхшы булыр.
Беркөннәрдә нә имзасы вә нә тарихы бар бер хат алган идем. Кемнеке икәнен белмәдем; белмәсәм дә, Фәссах Фәттахевнекедер,**** дидем.
Шуңар күрә аңар да сәлам.
Мәдрәсәдәге караңгы вә ямьсез торышлар күз алдыма килеп, кайвакытларда кәефне йибәргәли.
Безнең яшь гомеремезне бушка тәләф иткәне өчен мәдрәсәсенә, бөтен шундагы схоластикасына ләгънәт укыйм.
Уйлап торам да:
— Ну укытканнар икән безне! — дип куям.
Имеш, без дә курс бетереп, студент булып чыкканбыз. Имеш, безне дә мәгыйшәт берлән көрәшергә коралландырып чыгарганнар!
Габдулла Кари берлә 5–6 ай бергә дип әйтерлек тордык. Яхшы вә кабилиятле артист булып килә. Аның истикъбале парлакъ.
Гайнетдин кари***** чүплегеннән котылганына куана.
Мин дә аның әрәм булып, теләнче булып калмавына шатланам.
Әйдә теләнсен Гайнетдин кари, әйдә теләнсен Фәссах кари!
Габдулла Кари хәзер труппада үзе баш. Әле Оренбургта. Хатлары килеп тора.
Язга Уральскигә кайтып, андагы хәлләрне карап килергә дә исәбем юк түгел.
Хәзергә хуш әле, иптәш.
Хат яз, ярыймә?
Габдулла Тукаев
Адресыңызны белдермәгәнсез, белдереп языңыз.
*Рәкыйбе — Габдерәкыйп Тулбаев, Уральск рухание.
**Ишәк Хәсәнҗаны — Хәсәнҗан Хөсәенев, сәүдәгәр.
***Камил вә хәзрәтләр — Камил Мотыйгый һәм Мотыйгулла Төхфәтуллин.
****Фәссах Фәттахев — «Мотыйгия» мәдрәсәсе мулласы, аннары сәүдәгәр.
*****Гайнетдин кари — Гайнетдин Җәлалетдинов, мулла.
Бәгъзан — кайвакыт.
Һөҗүви — сатирик, юмористик.
Мөстәгар — уйлап чыгарылган; псевдоним.
Икътидарсыз — сәләтсез.
Мәгаттәәссеф — кызганычка каршы.
Җаһил — надан.
Тәләф итү — әрәм итү.
Кабилиятле — сәләтле.
Истикъбале парлакъ — киләчәге якты, нурлы.
(Г.Тукайның Гайнетдин Туприевкә 1909 елның 13 мартында язган хаты. Факсимилесы «Совет әдәбияты» журналының 1936 елгы 7 нче (июль) санында (Тукайның апасы Газизәнең улы Вәли Зәбирев искәрмәләре белән) басылган. Беренче мәртәбә икенче дүрттомлыкка кертелгән. Текст факсимиледан алынган. Хатның автографын исә Россия Фәннәр академиясе Көнчыгышны өйрәнү институтының С.-Петербург филиалына 1935 елда Гайнетдин Туприев үзе тапшырган. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)).