ТАТ РУС ENG

Туганнары Абдуловларга (Уральск, [1904] ел, 26 апрель)

[1904] ел, 26 апрель
Уральскидән Гурьевкә


Сезки ике дөньяда сәгадәтемә сәбәп улан шәфкатьле агаларым Әхмәди әфәндем илә Әүхәди әфәндемә ля ниһаятьлә сәлам вә хәер-фатихаларыми иһда итдекем бәгъдендә, сездән дә хәер-дога өмид итдем. Ушандак мөкәррәмә Газизә апаем сезләргә күп-күп догаи сәлам күндерде, һәр икемез сәламәтләрмез. Ул бари Тәгалә сезләрне дә һәр ике йортта сәламәт кыйлсын дию догадамыз.


Хәзрәтеңезә мәгълүм булсын, Садыйк Әмирев исеменә җибәргән ун сум акчаңызны 22 апрельдә ахшамнан соң юлыгып алдым. Безнең кеби ятим шәкерт нәкадәр шатланганы һәм нәкадәр сезгә рәхмәт укыганы сезләргә билгеледер. Инша Алла, бу изгелекеңезгә каршы изгелек кыйла алырмын дип Алладин өмидем бардыр. Мин кыйла алмасам, ятимнәр вә талибләр атасы улган Аллаһе Тәгалә хәзрәтләре сезгә изгелек кыйлыр. Аяте кәримә: Валлаһе ля йозыйгы әҗрәл-мохсинин (аяте кәримә)*. Шәһәремездәге дамелла ахун Мотыйгулла хәзрәт илән үземнең хәлфәм һәм Сибгатулла хәзрәт мәхдүмнәренең остазы Сираҗетдин хәлфәгә** сезләрнең хәзер җибәргән ун рубляне күрсәткән идем, бу рәвешчә кычкырып сезләргә хәер-дога кыйлдылар: «Ярабби илаһи, ушбу ятим шәкертнең хәленә мәрхәмәт кыйлып, акча җибәргән Гурьев байларының күңелләрен һәрвакыт шат кыйл вә ул җумартларның дошманнарын мәкъһур әйләп, йөзләрен түбән капла, вә һәм ул байлар солтаны улан Абдуловларны бөтен җир йөзенә мәшһүр вә данлыклы кыйл, вә янә һәртөрле бәла вә казалардан үзең сакла вә җирләрен җәннәт кыйл. Ярабби, яүме кыямәттә кояш сөңге озынлык якын килеп, халыкның миләрен кайнатып, бәгырьләрен көйдердектә, бу җумартларны гарше күләгәсендә күләгәләндер!»


Ушбу мәзкүр ике оҗмах юлбашчыларының догасын мин фәкыйреңез күңелемә бикләп алып, бу рәвешчә сезләргә бәет илә дога кыйлдым:


И әфәндем, Хак сәни даимән мәсрүр әйләсен:

Кем сәңа дошман улырса, аны мәкъһур әйләсен;

Һәм шәҗагать, һәм сәхавәт сәндә мәҗмугъ әйләсен;

Җөмлә галәм халкы үзрә сәни мәшһүр әйләсен.


Имди сездән үтенечем: бән бичараны үзеңездән гайре адәмнең күзенә тилмертеп карата күрмәңез. Һәрвакыт Аллаһе Тәгалә хәзрәте күңелеңезгә тәүфикъ нуры кертеп, изгелек кыйлмак, сәдака вирмәк ниятеңез булса, мине дә исеңезгә төшереңез… Мәкәрҗәгә барышлый безне зыярәт итәрсез дип, апай берлә икемез дә Гурьев тарафына дүрт күз берлә карамактамыз. Һәрвакыт хат язып торырмын. Сез дә җавап языңыз. Башка сүзләрем дә күп иде, икенче хатымда язармын.


Даимән хәерле гомерләреңезне теләп язгучы мелла Габдулла бине мелла Мөхәммәтгариф.


Интиһа


*Ярдәм итүчеләрне Алла савапсыз калдырмый (кадерле аять — Коръәннән).
**Сираҗетдин хәлфә — мәдрәсәдә Тукайны укыткан хәлфә.
Ля ниһаятьлә — чиксез күп.
Иһда итдекем бәгъдендә — җибәргәннән (ирештергәннән) соң.
Ушандак мөкәррәмә — шулай ук хөрмәтле.
Бари Тәгалә — юктан бар иткән (бөек) Алла.
Талиб — укучы, шәкерт.
Мәхдүм — мулла улы.
Мәкъһур әйләү — тар-мар итү, җиңү.
Яүме кыямәт — кыямәт көне, дөнья беткән көн.
Гарше — Алла тәхете.
Хак — Аллаһы.
Даимән мәсрүр әйләсен — һәрвакыт шат кылсын.
Шәҗагать — батырлык, гайрәт.
Сәхавәт — юмартлык.
Мәҗмугъ әйләсен — туплансын (Ходай тарафыннан).
Интиһа — бетте.


(Г.Тукайның туганнары Абдуловларга [1904] елның 26 апрелендә язган хаты. Күчермәсе Мирасханәдә саклана (9 ф., 2 тасв., 19 с.б.). Беренче мәртәбә академик басмага кертелгән. Текст Мирасханәдәге күчермәдән алынган
. (Чыганак: Г.Тукай Әсәрләр: 5 томда: 5 том: Истәлекләр. Юлъязмалар. Хатлар.
Мәсәлләр һәм балалар өчен хикәяләр (1902–1913). – Казан: Татар. кит.
нәшр., 1986. – 369 б.)
).


Комментарий язарга


*