Аргымакка менсәң, мен сикереп,
ат савыркайлары селкенсен;
Урамнардан үтсәң, сызгырып үт:
кыз йөрәккәйләре җилкенсен.
Кара урманнарда кар тирән,
менгән аргымагым кан җирән;
Менгән аргымагым талыкмаса,
кайтып җитәр идем таң белән.
Тып-тып итеп баскан аргымакның
тубыклары яшел тут икән;
Төшмәсен лә гыйшык матур ярга:
гомерләр дә сүнмәс ут икән.
Алдым аргымакның аласын,
өч әйләндем Казан каласын;
Сөйсәң дә, җаный, сөй ихлас,
сөймәсәң дә бәннән каласың.
Аргымакка мендем китәргә,
Петербурга барып җитәргә;
Мокатдәрдә ходаем язган микән
сөйгән белә гомер итәргә?
Аргымакка менеп китәек,
Мәскәүләргә барып җитәек;
Кил, кайгырма, җаныем, былбылкаем,
вакытлары бардыр, көтәек!
Аргымакка менгән арырмы,
чапкан төлкеләрдән калырмы;
Ике дә лә гашыйк бергә килсә,
берсеннән дә берсе танырмы?
Аргымаклар печән ашамас,
тезгеннәрен җиргә ташламас;
Кардәш-ыруг ярдәм итмәсә дә,
бер ходаем бәне ташламас.
Ак аргымагымның ялларыны
кыйблалардан искән җил тарый;
Шул җаныкаемның исәнлеген
таң алдыннан көн дә кош сайрый.
Ефәк кенә башлы сүс аркан
ак аргамагымның муйнында;
Бер матурга бәнем күңлем төште:
җаным да ла чыксын куйнында.
Ак аргымагымның тезгене
алма агачына бәйләнсен;
Бер матурга бәнем күңлем төште:
Мокатдәрдә бәңа бәйләнсен.
Аргымак та атым булса иде,
көмеш куяр идем йөгәнгә;
Бөтен җаным-тәнем бирер идем
«бән — сәнеке, җаным» дигәнгә.
Ак аргымагымның ялларыны
сән тарарсың, җаный, бән үрмәм;
Сахраларга чыгып, тауга менеп,
сән карарсың, җаным, бән күрмәм.
Карлыганнан кара аргымагым,
бөрлегәннән кызыл бер атым;
Очаем да диеп өч талпындым —
каерылган икән канатым.
Мокатдәрдә — тәкъдирдә, язмышта.
Җырлар дәфтәре >>>