Иртән торып битең юсаң, кара, җаным, көзгегә;
Көзге аша шәүлә күрсәң, исеңә төшер безне дә.
Безнең җаный Хәбибҗамал сачын тарый — тордисә;
Таң алдыннан кошлар сайрый — кавышырга булдисә.
Бу ел ашлык бик күп чәчтем: бер түтәрәм тарым бар;
Кешеләрдә ни гамем бар — алма кебек ярым бар.
Кимә итек — ки читек, атна кичләре итеп;
Кил, җаныем, ташлашмаек, дошманнарга үч итеп.
Казаннан килгән карбызны бисмилла дип авыз ит;
Җаныкаем, бәне сөйсәң, бер сүземне кабул ит.
Алтын пәке ал кисәр, көмеш пәке гөл кисәр;
Безнең җаный баскан җиргә сиксән төрле гөл үсәр.
Күпер башы күк чәчәк, өзелеп җиргә төшмәсен;
Өзлеп-өзлеп әйткән сүзләр соңнан исеңә төшмәсен.
Бу ел кышлар бик буран, җаныем, шәлеңне уран;
Сөйгән ярларың булмаса, сәне сөйгән бән булам.
Алъяпкычның алын алдыр, уңса — зәңгәре калыр;
Сән алмасаң, бүтән алыр — бәнем йөргәнем калыр.
Җаныем кайда? — Гөл бакчада, сачын тарый мунчада;
Синең кебек чибәр кызлар чәчсәң дә үсми бакчада.
Чылдыр-чылдыр чылдырдайдыр ат башында җиз йөгән;
Янып-көеп утырганда килеп керде җан сөйгән.
Йөгереп чыктым, сикереп мендем яшел крандас арбага;
Итем бетсә, сөягем калыр — белдермәмен анда да.