Анкош күлләрдә булыр, борыны суларда булыр;
Яшь чагында кемне сөйсәң, күңлең шуңарда булыр.
Җир җиләге ачы диеп, балан ашар хәлем юк;
Дошман безне сөйләр диеп, ярым ташлар хәлем юк.
Биек тауда гөл бакчада кызлар киндер агарта;
Яшь башыңнан гыйшык тотсаң, нурлы йөзең саргайта.
Ак күлмәгеңнең якасын кем каеган боргалап;
Таң алдыннан кемне озаттың, аккош кебек юргалап?
Вак-вак көмеш тәңкәләрдән кемгә йөзек койдырдың;
Инде кемгә үпкәлисең, үзең тәмен тойдырдың?
Биек тауга менгән чакта резинкаларым тая;
Аклы күлмәкләрең киеп кая бардың син бая?
Чәй куярга исәпләсәң, каен булсын күмерең;
Яр сөяргә ниятләсәң, озын булсын гомерең.
Аклы ситса, буйлы ситса — мамык мендәр тышлары;
Сөеп алган, сөеп барган — сигез җәннәт кошлары.
Алмагачтан алма алдым, әйләнмәдән юл салдым;
Инде, җанашым, үпкәләмә: гайриләргә сер салдым.
Алмагачтан алма алдым — кызарып пешмәс чагында;
Бигрәк яшьли гыйшык тоттым — каралып калмас чагымда*.
Алмагачка таянасың: әллә йокың киләме?
Борыласың-сарыласың: яр буласың киләме?
Алмагачның бакчасында былбыл ашый алманы;
Бер матурга гыйшык тотып, оныта яздым алланы.
*Солдатка каралып калмас борын.
Гайри — башка.
Җырлар дәфтәре >>>