Өфе юлы элмәлек, элмәлеккә кермәдек;
Приемга кермәенчә кем китәрен белмәек.
Приемга кергәннән соң, солдат итеп алдылар;
Солдат итеп алганнан соң, маңгай чәчем алдылар.
Мендем тауның башына, карадым авыл каршына;
Авыл-күрше ерак калды, чират җитте башыма.
Акбүз атның ялларын, үреп салдым алларын;
Бәхиллек биргән әткәмә калды дөнья малларым.
Өфе юлы пыяла, яз көнендә су ала;
Өфегә барган егетләрнең башы шунда югала.
Чуен чүлмәк аузы тар — пешә солдат ашлары;
Аккош очып җитмәс җиргә китә солдат башлары.
Идел суы агын су — эчәр җире бар микән;
Без фәкыйрьне исенә төшереп дога кыйлган бар микән?
Әткәй, кәккүк кычкыра урта юан тирәктә;
Әткәй, бәне сагынырсың — бән булырмын еракта.
Суда балык күп булыр — алтын балык бер булыр;
Күп туганнар арасында бәхетсезе солдат булыр.
Идел суы ашлыдыр, ашлы түгел — ташлыдыр;
Ташлы булмай кая китсен, безнең күзләр яшьледер.
Иртән торып, тышка чыксам, агач башы шеш кебек;
Өфеләрдә тоткын булдым канаты сынган кош кебек.
Кычкырып азан әйтер идем — ерак калды манара;
Без фәкыйрьләр үскән чакта авыр булды замана.
Без йөрегән җирләрнең аяк юлы казылган;
Без фәкыйрьләр мескен булдык — маңгайларга язылган.
Югаргы очта өч тирәк — башын сыгыр ашасын;
Безне биргән старшинаның башын этләр ашасын.
Башламам дигән казыңны башладыңмы, әткәем;
Ташламам дигән балаңны ташладыңмы, әткәем?
Карлыгач, кая барасың, канат очың талдырып;
Әткәй, кая барасың, бәне монда калдырып?
Өфе юлы такырдыр, такыр түгел — бакырдыр;
Бәне биргән старшина мөселман түгел — кяфердер.
Казарманың капкасы — бары да нарат тактасы;
Казармада ятканчы тар кабердә ятсамчы.
Борылма-борылма баскычтан борылып менәр солдатлар;
Бөрмәле күлмәк кигәчтен, борылып елар солдатлар.
Шинель дигән тар киемне салдылар бәнем өстемә;
Шул киемне кигәннән соң үзәкләрем өзелә.
Походларга киттем бән Өфе дигән каладан;
Бәнем өчен дога кыйлыгыз, өмид тотып алладан.
Казарманың ишеге тышка таба ачылыр;
Без фәкыйрьнең нәфкаләре инде кайда сачылыр?
Унике чана утыным Агыйделгә сал булсын;
Елама, әткәй, бәнем өчен, калганнары сау булсын.
Безнең илгә барсагыз, сәлам диегез муллага;
Безнең өчен дога кыйлсын кул күтәреп Аллага.
Мылтык дигән авыр тимер авыр икән беләккә;
Яшь башымнан солдат булдым — кан савылды йөрәккә.
Әрдәнәгә бән бардым, арт итәгем сызганып;
Әткәй, бәне асрадың, сүз әйтмәдең кызганып.
Әткәй, бәне үстердең, бала диеп белмәдең;
Сугыш-каргыш ишетә идем — якты чырай күрмәдем.
Күкрәкләремне черетеп, әткәй, байга иик бирдең?
Талигасез икән башым — яшьтән күп михнәт күрдем!
Сыгыр — сыер.
Нәфка — ризык.
Талига — бәхет, киләчәк.
Җырлар дәфтәре >>>