Самоварың җиз генә, кайнаулары тиз генә;
Матур да күп, чибәр дә күп — җан сөйгәнем син генә.
Ямьле җәйләр үтеп китте — килмәс инде тиз генә;
Сән дә бәне сәвәр булсаң, хат яза күр тиз генә.
Агыйделнең яланы, пешсә дә ачы баланы;
Ата-ана ник үстерә хәсрәт өчен баланы.
Түгәрәк өстәл өстендә йөгергәләй тутый кош;
Сән тутый кош, бән былбыл кош — кавышырбыз бу ел кыш.
Ишек алдым яшел үлән — кермә, җаныем, эз була;
Килгән дә бар, киткән дә бар — яшь башыма сүз була.
Кызарып кояш байыйдыр, кызлар яка кайыйдыр;
Бер кайыйдыр, бер сүтәдер, кич утырып көтәдер.
Җаныем, сачең бөдерә, бөдерәсен җил өрә;
Боргаланып йөргән булып, кызлар үзе сөйдерә.
Урам озын үтәргә, койма биек сүтәргә;
Заман авыр, дошманнар күп: ничек дөнья көтәргә?
Без йөрибез урамда, бер ходаем язганга;
Үземә үзем гаҗәпләнәм бу ел күңлем азганга.
Җирән атым җиз дагалы мәскәвский Варшауда;
Җырласам йөзем ояла — кызлар тора каршымда.
Аягымда яңа итек, башымда күк эшләпә;
Беребез анда, беребез монда — фани дөнья нишләтә!
Җирән атым йөрсә иде, өемә кайтып керсә иде;
Безне сөйләгән дошманның сөйгәненә тисә иде.
Кар яварга итәдер — кыр казлары китәдер;
Киткән кыр казлары кебек, безгә вакыт җитәдер.
Җырлар дәфтәре >>>