Казан ерак, Казан ерак, Казаннан Мәскәү ерак;
Кайтыр идем — илләр ерак, кайтмасам — яна йөрәк.
Җәйләр яхшы җәйләргә, яулык яхшы бәйләргә;
Ак алъяпкыч, кара камзул килешә нәзкәй билләргә.
Байлар күк ат җигә диеп, мин дә җиктем күк бия;
Сеңлесенә сүз әйтмәгез — тутасына күз тия.
Без утырган караватның асты-өсте салават;
Сеңелесенә наплевать — тутасына сәлам әйт.
Җаныем, урак урган чакта кулың кисмә — кан агыр;
Әйтеп-әйтеп тыңламаса, шунда хәтерләр калыр.
Кара пирес түбәтәй, кәләш алып бир, әтәй;
Кәләш алып бирмәсәң, синдә тормамын, әтәй.
Кара пирес түбәтәй, кәләш алып бир, әтәй;
Сәнең киленең булыр, бәнем күңелем булыр.
Шыбыр-шыбыр яңгыр ява безнең авыл читенә;
Аллар бетеп, гөлләр үрсен җаныемның битенә.