Без барасы юлларның асты кирпеч, өсте таш;
Илемә кайтып җәй дә тормыйм, тагы да китә газиз баш.
Ишек алдым яшел нарат, бәйләп куйдым пар сары ат;
Ходаем бирсә бәңа канат, тормас идем бер сәгать.
Бәгъзе агач каты була, тигез ярмый яфырак;
Чит илләрдә без йөрибез кояш кебек ялтырап.
Өфе тавын менгән чакта камыт бавым өзелде;
Әткәй-әнкәй дигән чакта йөрәк маем сызылды.
Өй артында коймагыз, кызыгызны тыймагыз;
Егет белән уйнамаса, чыбык белә кыйнагыз.
Кызарып җир җиләге пешә җил тимәгән ызанда;
Кайгырмагыз, дус-ишләрем: ризык кайда — без анда.
Ап-ак итеп кершән сөртсәң, битең кояш ашамас;
Бу илләрдә чибәрләр күп — берсе сиңа охшамас.
Кара урманның күкесе — кычкыра белми күбесе;
Үбә белсә, коча белми яшь кызларның күбесе.
Карурманда карлар тирән, тарта алмыйдыр кара атым;
Сез дуслардан аерылгач, сынды сыңар канатым.
Талир тәңкә тал түгел, табалмаслык мал түгел;
Сез дусларны якын күргәч, тапкан малым жәл түгел.
Ишек алдым сары усак, усак түгел — сарымсак;
Беребез анда, беребез монда: без нишләрбез — сагынсак.
Вак-вак атлап киләсең: тишекме әллә чабатаң?
Җыен дус-иш арасында сезне бигрәк яратам.
Гармуныңны уйнап җибәр, биеп җибәреп карыйм;
Югарочтан син килгән бул — карышы чыгып алыйм.
Көмеш балдак кия–кия бармак төбем уелды;
Син җаныны уйлый–уйлый йөземә кара коелды.
Җырлар дәфтәре >>>