Егет алай алданмас, кызлар бизәнмәй булмас;
Кызлар белән егет барда уен-көлкесез булмас.
Француз күлмәк тузмай диләр, җәй буена туза икән;
Егет гомре узмай диләр, шулай йөреп уза икән.
– Чылдыр-чылдыр ни чылдырдай? — ат өстендә ыңгырчак;
Без җырламай, кем җырласын — безнең самай җырлар чак.
Җил аздыра, җил туздыра олы юлның тузанын;
Белми калдым, сизми калдым яшь гомернең узганын.
Тәсбих түгел, тәһлил түгел бу җыр, дуслар, безгә дә;
Сез дусларым хакы өчен мөбах булып җырлана.
Урамнардан үтәек, яшел ефәк сүтәек;
Бу дөньялар ике килмәс, килгәндә — сиптертәек.
Алмагачтан ал тама, егет кеше мал таба;
Егет кеше мал тапканда, йөрәгеннән кан ага.
Түгәрәк өстәл өстендә җәймәң җәюле торсын;
Җырың булса — җырлый утыр, җырламасаң — онтырсың.
Кичә бардым кибеткә, көмеш алдым йөзеккә;
Төне дә юк, көне дә юк фарсит иткән егеткә.
Карчыгалар кагына, кунган җирен сагына;
Чит илдә дә мал табыла, йөрәккә кан савыла.
Сатин күлмәк тектердем, яратмадым — сүттердем;
Үкенечкә калмас инде: яшь вакътымда теттердем.
Мөбах — тыелмаган.