ТАТ РУС ENG

Музейлар әдәбият дәресенең бер өлеше булачак


2014 елның 12 ноябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар шагыйренең “Исемдә калганнар” автобиографик повесте язылуына 105 ел тулуга багышланган әдәби айлык тәмамланды. 12 ноябрь – бу повесть моннан 105 ел элек аерым китап булып басылып чыккан көн. Шулай ук бу көнне музейда әдәби айлыкка йомгак ясалды һәм мәктәптә Тукай иҗатын укытканда музей мөмкинлекләрен файдалану темасына багышланган “түгәрәк өстәл” узды.

“Түгәрәк өстәл” артында сөйләшүгә Казан мәктәпләре укытучылары, Тукай иҗатын фәнни яктан өйрәнгән галимнәр чакырылган иде.

Тукай музее директоры, филология фәннәре кандидаты Гүзәл Төхфәтова сүзләренчә, Тукайның балачагын күзалларга ярдәм иткән “Исемдә калганнар” повесте “юбилее” уңаеннан октябрь-ноябрь айларында музейда мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашында күп төрле әдәби чаралар оештырылган. Алар музей тормышын баетуны гына түгел, ә бәлки, беренче чиратта, мәктәп дәресләрен җанландыру максатын тота. “Исемдә калганнар” повестен татарчадан тыш, рус, инглиз һәм төрек телләренә тәрҗемәдә дә укыганнар.

Казанның 39нчы урта мәктәбендә рус балаларына татар телен укытучы Фәридә Һадиева сөйләгәнчә, “Исемдә калганнар” повесте белән музейга килеп, кызыклы экспонатлар янында танышу укучыларга Тукайның шәхесен аңларга, иҗатына кызыксыну арттырырга ярдәм иткән. Казанның 175нче мәктәбендә инглиз теле укытучы Динә Рәхмәтуллина да “Исемдә калганнар”ны инглиз теле дәресләрендә өйрәнгәндә балаларны шагыйрьнең музеена алып бару әдәбият һәм телне үзләштерүдә нәтиҗә бирүен әйтә.

Музейның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина укытучыларны музей белән хезмәттәшлеккә өндәп, гомуми экскурсияләргә генә түгел, ә музейда даими үткәрелеп торучы тематик чараларда да актив катнашырга чакыра.

– Күптән түгел без рус телендә 18 төрле тематик кичәне колачлаган музей дәресләре программасын әзерләдек. 1 сентябрь – Белем көненнән башлап, Халыкара балаларны яклау көне – 1 июньгә кадәр мәктәп укучылары өчен Тукай һәм аның замандашлары иҗаты белән бәйләп, күңелле музей дәресләре тәкъдим итәбез. Киләчәктә балаларның туган көннәрен дә музейда уздыру белән бәйле идеяләребез бар, – дип хәбәр итә Лена Тябина.

“Түгәрәк өстәл”дә фикерләре белән уртаклашкан Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге директоры, филология фәннәре кандидаты Фәнзилә Җәүһәрова музей үзе дә мәктәпләргә кунакка йөрсә яхшы булыр, дип киңәш итә.

– Музейдагы кайбер экспонатларны мәктәпләргә күтәреп барып, балалар өчен кызыклы һәм мәгълүматлы дәресләр уздырсаң ярый. Без Тукай музееның бүгенге матди торышы белән канәгать булмыйча, татар шагыйренең иҗаты һәм шәхесе зуррак игътибарга һәм хөрмәткә лаек дип, дәүләт дәрәҗәсендә күп сөйлибез. Әмма шул ук вакытта булган мөмкинлекләрдән дә файдалана белергә кирәк. Бу музейдагы татар тарихы һәм мәдәниятенә кагылышлы һәр экспонат турында сәгатьләр буена сөйләргә була. Тукай иҗатын танытуда музейларның да, мәктәп укытучыларының да роле зур. Укытучы шагыйрьнең иҗатын үз йөрәге аша үткәргәндә генә Тукайга мәхәббәтне сабыйлар күңеленә салырга сәләтле, – дип аңлата Фәнзилә Җәүһәрова.

Филология фәннәре кандидаты Рамил Ханнанов ассызыклаганча, музейларда тупланган мәгълүмат һәм экспонатлардан файдалана белү якын киләчәктә татар язучыларының иҗатын өйрәнгәндә мөһим роль уйнаячак. Хәзерге вакытта яңа татар әдәбияты дәреслекләре музей мөмкинлекләрен исәпкә алып төзелә.

– Мәгълүм булганча, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы карары белән федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп, рус телле мәктәпләр өчен яңа татар әдәбияты дәреслекләре әзерләнә башлады. Быел инде 5-7 сыйныфлар өчен яңа уку-укыту басмалары дөнья күрде. Алар дәреслек, укытучы өчен методик әсбап һәм укучы өчен эш дәфтәреннән гыйбарәт. Тиздән 8-9 сыйныфлар өчен дә шундый ук китаплар чыгачак. Аннан соң башлангыч сыйныфлар һәм 10-11 сыйныфлар өчен дә бастыру күздә тотыла, – ди Рамил Ханнанов. – Бүгенге көндә мәктәпләрдә татар әдәбияты фәне – ул гадәти дәрес кенә түгел. Аның алдында – татар мәдәниятен таныту бурычы куела. Киләчәктә әлеге яңа китаплар мәктәпләрдә укытылучы төп дәреслекләр буларак федераль исемлеккә кертелер дип ниятләнелә.

Рамил Ханнанов сөйләгәнчә, яңа әдәбият дәреслекләрендә татар язучыларының туган төбәге, яшәгән һәм иҗат иткән мохите – барысы турында да тулы мәгълүмат бирелә. Тукай иҗаты, әлбәттә, һәр сыйныфта өйрәнелә. Мәсәлән, 5 сыйныфта аның “Исемдә калганнар”ын укыганда, укучыны Казан артындагы Арча төбәгендә урнашкан кечкенә Апушның туган ягы – Кырлай авылы һәм шул авылдагы шагыйрьнең мемориаль музее белән танышу көтә. Ә инде 9 сыйныфта шәхес булып формалашкан Тукайның “Татар кызларына” шигырен өйрәнгәндә Казандагы Әдәби музеена сәяхәт кылырга тәкъдим ителә. Киләчәктә бу дәреслекләргә өстәп, махсус DVD-дисклар да чыгарылачак. Шул хакта “Татармультфильм” ширкате белән килешү бар. Нәтиҗәдә, татар язучыларының музейларына виртуаль экскурсияләр ясап булачак. Чөнки бөтен мәктәпләрнең дә Габдулла Тукай, Хәсән Туфан, Сибгат Хәким, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка әдипләрнең музейларына сәяхәт оештырырга хәленнән килмәвен укытучылар да раслый.

Лилия ГАДЕЛШИНА, автор фотолары


Комментарий язарга


*