Казанның «Шәрык» клубы татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә әһәмиятле роль уйнаган милли-агарту оешмасы булган. Галим Җәүдәт Миңнуллин бу оешманың күптармаклы эшчәнлеген үзенең тарихи очеркында яктыртырга омтылган. 2014 елның 28 ноябрендә Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда аның «Шәрык клубы» исемле китабын тәкъдим итү кичәсе узды.
– «Шәрык» клубы тарихына багышланган китап турында сөйләшергә Габдулла Тукай музеена җыелу очраклы түгел», – ди музей директоры Гүзәл Төхфәтова. – Тукайның бу клуб белән тыгыз бәйләнештә торуы билгеле. Ул биредә даими кунак булган, лекцияләр белән чыгыш ясаган, әдәби кичәләрдә шигырьләрен укыган, беренче кыллы оркестр башкаруында татар халык җырларын тыңлаган, мәдәният вәкилләре белән аралашкан.
Галим Җәүдәт Миңнуллин узган гасыр башында татарның күренекле шәхесләре исемнәре белән бәйле «Шәрык» клубы тарихын язарга алынуын соңгы елларда Россия империясендәге төрки-мөселман халыкларының иҗтимагый оешмаларын өйрәнүгә күп вакыт багышлавы белән аңлата. «Мин төзегән исемлектә 650 шундый иҗтимагый оешма бар (монда әле хәрби һәм сәяси оешмалар кермәде). Аларның иң күбесе — 450се — татарныкы. Аннан соң сан ягыннан әзербәйҗан һәм кырым татарларыныкы килә. Иҗтимагый оешмалар ачылу — халыкның мәдәни үсеш дәрәҗәсен күрсәтүче билгеләр, гражданлык җәмгыятенең нигез ташлары. 1917 елга кадәр кайбер, әйтик, кыргыз, төрекмән халыкларында андый оешмалар булмаган», — ди Җәүдәт Миңнуллин. Үзенең китабында ул «Шәрык» клубының оешу тарихы, клуб урнашкан биналар, аларда үткәрелгән чаралар, оешма эшчәнлегендә иң актив катнашучы шәхесләр һәм жандармерия күзәтүе астында узган еллар турында мәгълүматлар бирә.
— Моңа кадәр матбугатта, әдәбиятта «Шәрык» клубының оешу вакыты да, статусы да дөрес күрсәтелмәде. Әйтик, аны яшьләр клубы дип кенә атау гадәткә кергән иде. Җәмгыяви оешманың оешкан вакыты исә аның турында указ чыгу датасыннан һәм аны оешмалар реестрында теркәү көненнән исәпләнә. Шуннан чыгып караганда, «Шәрык» клубы 1906 елның 21 декабрендә оешканлыгын әйтергә кирәк. «Шәрык»ның әһәмияте — 1552 елдан соң татарларда юкка чыккан шәһәр мәдәниятен, ничәмә гасыр узгач, яңадан торгызуда беренче адымнар ясауда. Чөнки кайчакта без татарларның 1905 елга кадәр нинди шартларда яшәвен онытабыз. Мәдәни-агарту чараларына зур урын бирелгән «Шәрык»тә милли сәнгать, милли театр канатларын ныгыта, клуб китапханәсеннән шәһәр халкы файдалана, — дип ассызыклый Җәүдәт Миңнуллин. — 1914 елда беренче бөтендөнья сугышы башлангач, «Шәрык» клубы үзенең эшчәнлеген туктата дигән фикерләрне ишетергә мөмкин. Бу да дөреслеккә туры килми. «Шәрык» клубы бинасы яралы солдатлар өчен хастаханәгә бирелә, тик ике бүлмәсендә идарәсе һәм китапханәсе эшен дәвам итә. Гомумән, клубны бина итеп кенә күз алдына китермиләр. Ул бит оешма, шуңа күрә үзенең чараларын төрле җирдә оештыра ала. Җәй көннәрендә, мәсәлән, алар шәһәр бакчаларында җыелган.
Җәүдәт Миңнуллин «Шәрык» клубы үрнәгендә XX гасырның беренче яртысында татарларда бүтән мәдәни клублар һәм иҗтимагый оешмалар да үз ишекләрен ачуын искәртә. Аның бәрәкәтле йогынтысында Стәрлетамакта, Оренбургта, Чиләбедә шундый оешмалар теркәлә.
Галим Рамил Исламов та узган гасыр башында Казанда ике мәдәни учак дөрләвен раслый: редакцияләр, матбагалар урнашкан «Болгар номерлары» һәм «Шәрык» клубы.
— «Шәрык» клубын Габдулла Тукайдан башка күз алдына китерү кыен. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма һәм музыкаль мирас үзәгендә Габдулла Тукайның 1910 елның 15 апрелендә «Шәрык» клубында укылган халык әдәбияты турындагы лекциясенә керү билеты саклана. Кызганычка, бу ядкарьгә элек игътибар бирелмәгән. Ниһаять, аның хакында Җәүдәт Миңнуллин китабында язды. Әлеге билетны Саба якларында гомер кичергән Габделбарый Рәхмәтуллин дигән кеше 1956 елда тапшырган. Габделбарый абыйның оныгы — танылган хормейстер Венера Гәрәева бөтенебезгә таныш, ул әле дә исән-сау. Күп кенә чыганакларда Тукай лекциясен хәзерге Татарстан урамындагы 8нче йортта укыган, дип күрсәтелә. Әмма «Шәрык» клубы ул бинада гына төпләнмәгән. Гомумән, клуб «Болгар номерлары»ндагы 20нче бүлмәдә формалаша, аннан соң берара Мәрҗани урамындагы 8нче йортта, сәүдәгәр Хәйрулла Сабитов өенең икенче катында җыела. Тукай лекциясен шул йортта укыган. Габделбарый Рәхмәтуллин: «Тукай лекцияне «Шәрык» клубы Кабан күле буендагы йортта чагында укыды», — дип хәбәр иткән, — дип ачыклык кертә Рамил Исламов.
Китапның фәнни мөхәррире тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев Җәүдәт Миңнуллинны XIX йөз ахыры — XX гасыр башы татар тарихын иң яхшы белүче галим дип бәяли.
— Җәүдәт Миңнуллин энциклопедик белемгә ия. Әмма аны бераз тәнкыйтьлисем дә килә. Ул фәндә бик нык төпченергә ярата, детальләр белән артык мавыгып китеп, нәтиҗәдә, бөтен белгәннәрен кешеләргә җиткерми кала. «Шәрык» клубы турындагы мәгълүматларын туплап, китап итеп бастырып, безгә тәкъдим итүе куанычлы хәл, инде аңардан башка басмалар көтәбез. Җәүдәт Миңнуллин язганча, чыннан да, «Шәрык» клубының татарларда шәһәр шартларында аралашу мохитен тудыруда, татар театрын барлыкка китерүдә, милли музыка, әдәбият, мәдәният, милли үзаңны үстерүдә йогынтысы зур булган. Шуңа күрә дә, бәлки, «Шәрык» клубы тарихы белән кызыксыну зур һәм аның атамасы безнең халык теленнән бүгенгечә югалмаган, — ди Искәндәр Гыйләҗев.
Лилия ГАДЕЛШИНА