(Тукайны уйлап)
«Үтте, – диеп, – дәрт вә дәрман чоры!»
Һаваларда ялгыз торна моңы…
Басуларга бушлык таралган,
Яшел йөзе җирнең саргайган.
Биек-биек хыялларны кыеп,
Салкын җилләр үтә җаныма.
Бу – көз инде…
Ләкин яздан үлгән
Умырзая бик тә жәл миңа:
Барыбыз да көзгә барабыз да…
Тик җәйдән соң – көз ул ял гына.