ТАТ РУС ENG

Камалов Тәфкил Инкыйлаби демократия һәм җәдитчелек

Инкыйлаби-демократларның киләчәк идеаль җәмгыять хакында карашларының формалашуы элек-электән үк килгән бай рухи мираска таяна иде. Хезмәтчел халыкның гармонияле җәмгыять тәртипләре турында хыяллары чагылган социаль-утопик күзаллаулар урта гасыр шартларында ук формалаша башлый. Халыкның өметләре халык авыз иҗаты һәм язма әдәбият әсәрләрендә (К. Гали, Котб, С. Сараи, X. Кәтиб, Мөхәммәдьяр, Кадыйргали бәк, М. Колый, Г. Утыз-Имәни һ. б.) чагылыш таба.
XX гасыр башы инкыйлаби-демократлары үзләренең эшчәнлеген бигрәк тә XVIII—XIX гасырларда яшәгән мәгърифәтчеләрнең варислары буларак җәелдерәләр. Билгеле булганча, Г. Курсавидан башлап, татар иҗтимагый фикерендә мәгърифәтчелекнең тәнкыйди агымы көчәя, бу үзен гуманистик идеал эзләүдә дә сиздерә. Чөнки ул тәкълидкә (сукырларча ата-бабаларга иярүгә һәм алар әйткәннәрне генә кабатлауга) кискен каршы чыгып, тормышта һәм рухи өлкәдә яңалык кертү зарурлыгын яклап чыга. «Курсави халыкның киләчәге, иҗтимагый тәрәккыят гыйльми белемнәр һәм мәдәният казанышларын тарату белән бәйле булуын алга сөрә». Шунысы да әһәмиятле, мәгърифәтче татар тормышына яңалык кертүне яклап тавыш биреп кенә калмый, ә фәнгә һәм мәгърифәткә ия булуның зарурлыгын дәлилләп исбатлый. «Бидгать (Бидгать — яңалык.) ике төрлегә аерыла — яхшыга һәм яманга… — дип яза Г. Курсави.— Яхшы бидгатең мәктәпләр салдыру һәм китаплар тәсъниф кылу (Тәсъниф кылу — язу, иҗат итү.) һәм бастырып тарату кебек» (Курсави   Г. Әл-иршад  лиль   гыйбад.   М. Әл-Баруди   тарафыннан бастырылган    нөсхәдән     С. Максудова     тәрҗемәсе.— Казан,  1903. — Б. 37.).
Г. Курсавиның фикерләрен дәвам иттерүчеләрнең — Ш. Мәрҗани, X. Фәезханов, К. Насыйри, 3. Бигиев һ. б.— иҗатында мәгърифәтчелек идеалы торган саен конкретлаша бара. Ул икътисади, сәяси, рухи изүдән азат булган яңа иҗтимагый системаның контурларын һаман төгәлрәк күзаллый бара. Инкыйлаби-демократлар һәм башка прогрессив фикер ияләре тарафыннан югары бәя алган 3. Бигиевның «Маверәннәһердә сәяхәт» (1893) дигән китабында уңай иҗтимагый идеал төрле сәяси династияләрнең хакимлек дәверләрен чагыштыру аша бирелә. Чыңгыз идарә иткән вакытта Маверәннәһернең түбән тәгәрәвен мәгърифәтче: «Идарә вәхши иде, гаделлек законнары юк иде» (Татар  мәгърифәтчелек әдәбияты.— Казан:  Татарстан кит.  нәшр., 1979. — Б. 191.), — дип аңлата. Саманилар династиясе идарәсе чорында бу дәүләтнең чәчәк атуын 3. Бигиев аларга хас булган акыл, гаделлек, белемлелек һәм халыкның тормышын яхшыртуга омтылышлары белән бәйли.
Дөрес, XVIII—XIX гасыр мәгърифәтчеләренең уй-фикерләре артта калган ярым феодаль илдә буржуаз-демократик реформалар ясауга багланып, үзләре яшәгән җәмгыятьнең нигезләрен үзгәртүгә кагылмый иде. Шул ук вакытта мәгърифәтчеләрнең өйрәтүләрендәге гадел хакимият хакындагы идеяләр алдынгы карашлы акыл ияләрен XX гасырның инкыйлаби вакыйгаларына әзерләү һәм тәрбияләүгә хезмәт итми кала алмый иде.
XIX  йөз  мәгърифәтчеләренең иҗатына  инкыйлаби-демократлар    югары бәя  бирәләр.    Шуның белән бергә XX гасыр башы алдынгы татар иҗтимагый фикере вәкилләре үзләре дә әле күпчелек очракта мәгърифәтчелек кысаларында   эшчәнлек   алып   баралар;   мәгърифәтчелекнең рационалистик фәлсәфәсе аларның гакылларын  нык биләп тора. Татар мәдәниятенең инкыйлаби-демократик эшлеклеләре дә еш кына, аеруча үз эшчәнлекләренең башлангыч чорында, мәгърифәтчелек идеаллары белән коралланып эш итәләр. Аларга мәгариф, фән һәм техника, алдынгы мәдәниятнең җәмгыятьтәге урынын  калкуландыру хас  иде. Икътисади  артталыктан  чыгу  һәм  иҗтимагый гармониягә ирешүдә дә шулар иң беренче урынга куелды. Инкыйлаби-демократик даирәләрнең     формалашуын һәм үсешен XIX гасыр мәгърифәтчелегенең алдынгы фикерләрен үзләштерү һәм үстерү, дип кенә күз алдына китереп булмас иде. Аларның карашларына XIX—XX гасыр чигендә формалашкан һәм мәгърифәтчелекнең яңа этабы булган җәдитчелекнең йогынтысы да зур  булды. Бу хәрәкәт тарафдарлары,  мәгърифәтчелек традицияләрен дәвам итә барып, «хатын-кызларның азатлыгын һәм тигезлеген, мәдәни-мәгърифәт оешмаларының челтәрен киңәйтүне, китап, газета һәм журналлар таратуны, милли матбугат һәм сәнгатьне үстерүне, халыкның икътисади дәрәҗәсен күтәрүне һәм көнкүреш укладын    урта гасыр богауларыннан азат итүне якладылар» (Абдуллин   Я. Г. Джадидизм,  его  социальная  природа  и  эволюция // Из истории татарской общественной мысли. — С. 96.).
Бу  идеяләр   татар   иҗтимагый  фикеренең  инкыйлаби-демократик канаты вәкилләренә бик якын иде. Дөрес, сәяси планда мондый карашлар иҗтимагый җирлектән аерылган утопик уй-тойгыларга этәрә иде. Мәсәлән, Ш. Күлтәси үзенең социаль утопиясендә крестьян тормышы идиллиясен сурәтли. Ул җәмгыятьтә гомумхалык хезмәте, сакчыллык, «иң яхшы гадәтләр, иң файдалы эшләр» (Күлтәси Ш. Мәктәп баласы, яхуд Сәхилә әби. — Казан: Мәгариф, 1909. — Б. 8.) өстенлек итәләр. Авылдагы патриархаль мөнәсәбәтләрне тигезләүче (эталитар) принциплар белән кушып, иҗтимагый каршылыкларны җую һәм мәгариф эшен күтәрү ярдәмендә мәгърифәтче-демократ үз заманының иҗтимагый мәсьәләләрен чишү һәм артталыктан чыгу юлын күрә.
Ш. Мөхәммәдовның позициясен исә чынбарлыкка якынрак дип санарга мөмкин. Язучы мөхәррирлек иткән «Карчыга» журналында (1907 елның 4—5 саннары) «Гаҗәеп мәмләкәт» дигән мәкалә басылган. Мәкалә Американы, анда чәчәк аткан индустрия, техника, буржуаз-демократик ирекләрне мактауга багышланган. Автор фикеренчә, бу казанышларның алшарты булып халыкны агарту, аң-белем тарату тора (Карагыз: Карчыга. — 1907. —4 сан. — Б. 12—14; 5 сан. — Б. 5—7.). Шулай итеп, җәдит рухлы фикер ияләренең иҗтимагый идеалы барыннан да элек буржуаз-демократик үсеш, феодаль искелеккә каршы әкренләп һәм туктаусыз көрәш алып баруны күздә тота. Һәм бу XX гасыр башы татар җәмгыяте өчен тарихи аклана да иде.
Халыкның гасырлар буена килгән артталыгы һәм буржуаз-демократик бурычларның 1905—1907 еллар инкыйлабыннан соң да үтәлми калуы сәясәт, әдәбият һәм мәдәният мәйданына җәдитчелек-мәгърифәтчелек юнәлешендә эшчәнлек алып баручы яңа прогрессив фикер ияләрен: Ш. Камал, Ш. Бабич, Җ. Вәлиди һ. б. китерә. Хәтта унынчы елларда да иҗтимагый мәсьәләләрне чишүгә яңалык ягында торучы, «әллә нинди җәмгыятьләр, акционерное обществолар, завод-фабрикалар, һава юллары оештыру» (Камал Ш. Әсәрләр 4 томда, 1 т. — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1952. — Б. 62.) хакында уйлаучы кешеләр белән искелек, традицион аң тарафдарлары арасындагы көрәш аша якын килүе әле әһәмиятен югалтмаган була.
XVIII—XIX гасырдагы мәгърифәтчеләрдән аермалы буларак, XX гасыр башы җәдитчеләренең карашларына Көнбатыш Европа һәм Русиядә киң тарала барган яңа идеяләр үтеп керәләр. Җәдитчеләр социализм тәгълиматы белән дә таныша башлыйлар. Социализм «үзенең төп максуды итеп хәзерге аксөякләрне һәм капиталистларны җимерүне вә шул юл илә сыйныфны бетерүне тота, — дип яза күренекле әдәбият белгече һәм фәлсәфәче Җ. Вәлиди.— Ул [социализм] милли тел, милли мәктәпләр ирек куеп, милли даирәдә тәрәккый итүгә гаять иркен юл калдыра» (Вәлидев   Җ. Милләт   вә   миллият. — Оренбург:   Вакыт,     1914. — Б. 48.). Билгеле, социализмны тасвирлауны Җ. Вәлидигә кадәр үк башка фикер ияләре дә башкара. Мәсәлән, Г. Чыгтай социализм һәм коммунизмга, идея системасы буларак, уңай бәя бирә. «Социалистлык бу дөньяның һәр нәрсәсен уртаклашып тору гамәл итәдер», шул ук вакытта ул җәмгыять шәхси милек саклануны күздә тота, — дип аңлата язучы. Ә коммунистик стройга килсәк, «ул мәзһәбнең истилахыңча (Истилах — аңлату.), һәр нәрсә уртак булмак кирәктер» (Чыгтай Г. Тутам. — Казан: Китап, 1908. — Б. 18.).
Социализмга мондый бәя бирүләр аның белән күпьяклы танышуга һәм асылын ачып бирүгә нигезләнмәгән иде. Аеруча Г. Чыгтайга социализм һәм коммунизмны өзек-өзек фрагментлар ярдәмендә генә тасвирлау хас. Шуның өстенә ул социализм һәм коммунизмны, яшәгән режимга оппозицион характерда булсалар да, бер-берсеннән нык аерылган, мөстәкыйль идеологик юнәлешләрдәге тәгълиматлар итеп күрсәтә.
Социализмга карата мөнәсәбәттә шундый абстрактлылык эзлекле рәвештә инкыйлаби-демократик программаны яклаучылар тарафыннан лаеклы тәнкыйтькә очрады. Аерым алганда, Ф. Әмирхан, Г. Чыгтайның карашларында инкыйлаби моментларны күргән хәлдә, аның социализм һәм коммунизм турындагы фикерләрен утопик, чынбарлыктан аерылган, дип бәяләде (Карагыз: Әмирхан Ф. Әсәрләр 4 томда, 4 т. — Б. 55.).
Инкыйлаби-демократлар фикеренчә, җәдитчеләрнең җәмгыятьтә лаеклы урыны булды, һәм аларның татар тормышы өчен әһәмияте бөтенләй башкада иде. Ф. Әмирхан да, җәдитчелекнең чикләнгәнлеген бәян итсә дә, икътисади һәм мәдәни тормышның артталыгы һәм милли изү шартларында җәдитчеләрнең прогрессив ролен халыкның мәдәни дәрәҗәсен үстерүдә күрә. И. Гаспралының эшчәнлегенә карата да шундыйрак мөнәсәбәтне күрәбез. Татарлар арасында сыйнфый каршылыкларны инкяр итүдән барлыкка килгән сәяси чикләнгәнлегенә карамастан, аның мәгърифәтчелек эшчәнлеге һәм карашлары әле халык файдасына хезмәт итә (Карагыз:   Әмирхан   Ф. Олуг   милләтче   тугрысында   кечкенә   бер хатирә //Аң. — 1914. — 18 сан. — Б. 332—333.). Әлбәттә, монда И. Гаспралы эшчәнлегенә бәя биргән бу вакыттагы Ф. Әмирхан белән 1905—1907 еллар инкыйлаби чорында «Мөселман иттифакы»на кискен опозициядә торган Ф. Әмирхан арасында аерма бар. Ләкин җәдитчелекнең прогрессив тенденцияләренә таяну һәм аларның эшчәнлеген тирәнәйтү һәм идеяләрен баету юлында иң зур хезмәт куючылар нәкъ менә инкыйлаби-демократлар булдылар. Г. Исхакый җәдитчелек хакында: «Бу хәрәкәт халыкның һәр сыйныфына да тукынганга, бу хәрәкәт сыйнфый бер хәрәкәт кенә булмаенча, Тарих абзыйның кушуы буенча булганга, моның җиңәсе билгеле иде, бу яңа эшләрнең алга китүе бәдиһи (ачык) иде» (Исхакый Г. Теләнче кызы. III кисәк.— Казан: Харитонов, 1914. — Б. 42.), — дип яза. Инкыйлаби-демократик фикер ияләре җәдитчелек хәрәкәтенең төрле вәкилләренә югары бәя бирделәр. Җәдитчелектә демократик юнәлешнең кешелеклелек идеалы, мәгариф, фән, мәдәният, милли үзаңны үстерүгә омтылышлары инкыйлаби-демократия белән ике арада күпер булып хезмәт итә иде.
Алай гына да түгел, инкыйлаби-демократиянең кайбер вәкилләре (Г. Исхакый, Г. Камал, М. Гафури, Н. Думави)  ике гасыр чигендә әле үзләре дә җәдитчелекнең прогрессив эшлеклеләре Ш. Күлтәси, Р. Фәхретдин, Ф. Кәрими, Г. Чыгтай һ. б. белән бер рәттә торалар. Билгеле булганча, алар «бер милләт вә кавемнең тәрәккыйсы да укымак, һөнәр вә сәнәгать (промышленность)  белмәккә мәүкуфтыр   (бәйләнгән)» (Татар мәгърифәтчелек әдәбияты. Б. 271.), — дигән  фикердә  торалар   иде.
Г. Исхакый үзенең «Ике йөз елдан соң инкыйраз» повестеның (1902) кереш өлешендә тәкъдим иткән иҗтимагый һәм милли яңарыш программасында да мәгърифәтчелек идеяләре өстенлек итә (Карагыз: Исхакый М.— Г. Ике йөз елдан соң инкыйраз,— Казан: Харитонов, 1904. — Б. 3—5.). Татар тормышының иҗтимагый кимчелекләрен кискен рәвештә ачып бирүче бу әсәр XX йөз башы иҗтимагый һәм әдәби фикерендә әһәмиятле вакыйга була. Ул әдәби алымнар ярдәмендә дини хорафатларга сукырларча табыну, Европа мәдәниятеннән читләшү, туган телдә дөньяви укыту  системасының булмавы һ. б. халыкның артталыгын билгеләүче факторларны ачып сала.
М. Гафуриның да шушы елларда язылган әсәрләренең «төп мотивларыннан берсе — прогресс дәверен, яңа Россияне мактау» (Татар   әдәбияты   тарихы  6 томда,  3 т. — Казан:   Татарстан  кит. нәшр., 1986. — Б. 152.).
Г. Камалның беренче әсәрләреннән күренгәнчә, үз эшчәнлегенең бу чорында ул әле тулысы белән мәгърифәтчелек юнәлешендә фикер йөртә. XX гасыр башының инкыйлаби процессына язучы һәм фикер иясе «бетсен иске гасыр, яшәсен яңа гасыр!» (Камал  Г. Әсәрләр 3 томда, 3 т. — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1981. — Б. 50.) дигән лозунг белән килеп керә. Аның «Искелек сакчыларына ачык хат»ына (1906) да иҗтимагый мәсьәләләрне искелек һәм яңалык, «аталар» һәм «балалар» яссылыгына куеп, мәгърифәтчеләрчә чишү хас. Бу Г. Камалның дөньяга карашында 1905—1907 еллар инкыйлабы заманында да җәдитчелек төсмерләренең саклануы хакында сөйли. Инкыйлаби-демократ күп кенә җәдитчеләрнең, аерым алганда, Ф. Кәриминең әсәрләренә дә югары бәя бирә.
Чыннан да, татарлар арасында инкыйлаби-демократик идеология оешуы һәм үсеше өчен җәдитчеләрнең остазлыгы зур роль уйный. Мәсәлән, Г. Ибраһимов үзенең карашлары формалашуда, Ш. Мәрҗани белән беррәттән, җәдитчелек хәрәкәтенең күренекле вәкиле 3. Камалиның исемен аерым бер хөрмәт белән телгә ала. Билгеле, Г. Ибраһимовның эшчәнлегенең башлангыч чорында да бу йогынты ачык сизелә. Ул аң-белемнең милләтне күтәрүе, аның рухын, әхлагын, фикерен сафландырырга ярдәм итүе, аны «хакыйкатькә якынайта» алуы хакында яза (Карагыз:  Ибраһимов  Г. Борынгы  ислам  мәдәнияте. — Оренбург: Бр-н Кәримевләр, 1909. — Б. 114.). Г. Ибраһимовның рухи эшчәнлегендәге мәгърифәтчелек тенденцияләре соңрак аны социализмны рационалистик дәлилләүгә китерә.
Г. Тукай иҗатының буеннан-буена халык мәгарифе, аң-белем тарату, милли әдәбият һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре үзәккә куела. Бу бурычларны гамәлгә ашырыр өчен «милләт образауный кешеләргә һәм халык файдасын һәртөрле үзенең шәхси мәнафигыннан вә корсак файдаларыннан өстә тота торган, милләт файдасын күз өстендәге кашы дәрәҗәсендә газиз тота торган милләт арысланнарына мохтаҗ» (Тукай Г. Әсәрләр 5 томда, 3 т. — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1985. — Б. 186.). Кайбер җәдитчеләрнең карашларын кискен тәнкыйть итүгә карамастан, Г. Тукайның фикри үсешендә мәгърифәтчелек тенденцияләре аның иҗатының соңгы чорында да сизелә. Мәсәлән, шагыйрь 1912 елда «тугры юлны» «гыйлем вә мәгърифәттән» эзләнергә тиеш, дип саный (Карагыз:   Тукай   Г. Әсәрләр   5 томда,   4 т. — Казан:     Татарстан кит. нәшр.,  1-985. — Б. 249.).
Ф. Әмирханның рухи мирасына да шундыйрак төсмерләр хас. Аның уенча, схоластикага корылган иске мәктәп тарафдарлары белән яңалык яклы зыялы-гуманистларның тартышуы, соңгыларының «тәдрисне (дәрес бирү, укыту) үз кулларына алырга тырышканлыклары» иҗтимагый һәм милли яңарышның һәм демократик үсеш юлына басуның гомуми билгесе булып тора (Әмирхан Ф. Әсәрләр 4 томда, 3 т. — Б. 58.).
Шуның белән бергә иҗтимагый фикернең инкыйлаби-демократик канатының барлыкка килүе һәм үсеше җәмгыятьне тамырдан үзгәртеп коруны максат иткән юнәлешнең көчәюенә китерә. Дөньяви карашлары ягыннан мәгърифәтчеләр булсалар да, Русиядә 1905 ел инкыйлабы тәэсирендә формалашкан алдынгы фикер ияләренең радикаль төркеменең сәяси карашлары җәдитчеләк кысаларына сыймый башлый. Ф. Әмирхан кулы белән язылган «Әл-ислах» газетының программ мәкаләсендә бу ачык чагыла. Ислахчы-шәкертләрнең бурычы итеп халык арасында мәгариф һәм фән казанышларын тарату, шуның ярдәмендә барча халыкның бәхетенә ирешү куела. Ләкин мәкалә инде «мәгариф эшен халыкның үз кулына аласы килә башлавы» (Шунда ук. Б. 57—56.) турында хәбәр итә. Монда зыялы катлавының эшчәнлеген халыкның сәяси таләпләре белән бергә алып бару зарурлыгына ишарә ясала. 3. Бигиевнең «Маверәннәһердә сәяхәт» китабына шушы чорда язылган тулаем алганда уңай рецензиясендә Ф. Әмирханның сәяси эшлеклеләрнең эшчәнлегенә бәя бирүдә кулланган билгеләре дә шул фикерне куәтли. Китап авторы тарафыннан макталган әмир Аксак Тимернең сәяси эшчәнлеген ул аксөякләр күзлегеннән түгел, ә халык мәнфәгатьләреннән чыгып каралырга тиеш, дип саный (Карагыз: Әмирхан Ф. Әсәрләр 4 томда, 4 т. — Б. 25.). Ниһаять, 1909 елда Ф. Әмирхан кадимчеләргә каршы көрәштә җәдитчеләрнең эзлексезлеген кискен гаепләп чыга. Ул кадимчеләр белән җәдитчеләр арасындагы аерымлыклар соңгылары белән сул демократик көчләр арасындагы каршылыктан күпкә әһәмиятсезрәк булуын раслый (Карагыз:   Әмирхан   Ф. Әсәрләр   4 томда,   3 т.—Б. 151—155.). Бу мәгърифәтчелек идеалын конкретлаштырырга һәм тирәнәйтергә омтылыш тууы турында сөйли. Шулай итеп, татар иҗтимагый фикерендә мәгърифәтчелек идеалына көчле популистик, ягъни хезмәтчел һәм изелүче халык мәнфәгатьләрен яклауга борылган юнәлеш үтеп керә.
Яңа фикри позицияләргә күчә бару инкыйлаби-демократик идеологиянең башка вәкилләренә дә хас. «Укымак — хәзерге көннәрне киләсе көннәр өчен, бу көнге мәсьәләләрне киләчәктәге мәсьәләләрне чишү угърында (юлында) ташламак димәктер» (Тукай Г. Әсәрләр 5 томда, 3 т.— Б. 187.), — дип яза Г. Тукай. Моннан күренгәнчә, иҗтимагый идеалны чагылдыруда мәгърифәтчелек төсмере әле көчле була. Ләкин шагыйрь һәм фикер иясе сүзен дәвам итеп: «Укымак» ләфзы (сүзе) астында моның кеби хисапсыз мәгънәләр чыкса да, барчасы үз халкымызга хезмәт итмәк дигән сүзгә кайтадыр» (Шунда ук.), — ди. Шул рәвешчә, бу очракта да мәгърифәтчелек уй-фикерләре популистик тенденцияләр белән тулылана бара. Чөнки иҗтимагый тәрәккыятьне түбән катлаулар (плебс) мәнфәгатьләренә буйсындыру бурычы куела.
Билгеле, мондый карашларның җәелүе күбрәк алдынгы фикер ияләренең сәяси программаларында чагылды. Дөньяга караш, җәмгыять кануннары һ. б. фәлсәфи мәсьәләләрдә мәгърифәтчелек рухы сакланды. Ләкин яңа заман дөньяга караш ягыннан да инкыйлаби-демократлар алдына яңа таләпләр куя, кайсыдыр ки алар арасында билгеле бер күчеш элементларын китереп чыгармый кала алмый иде. Бу фикерне инкыйлаби-демократларның әһәмиятле бер фәлсәфи төшенчәгә — идеалга мөнәсәбәте мисалында тикшереп карыйк.
Бу нисбәттән Г. Тукайның иҗатында күзәтелгән дөньяга караш структурасы үзенчәлеккә ия. Шагыйрьнең әсәрләре аркылы яшәешне өч төрле дәрәҗәгә: без яши торган матди дөнья, җан һәм югары рухка (алла) бүлеп карау кызыл җеп булып сузыла. Аның карашларына урта гасыр татар әдәбияты һәм иҗтимагый фикере тарихының күп вәкилләренә хас булган, рәсми исламга оппозициядә торган радикаль суфичылыкның да, мәгърифәтче-остазларының рационализмы да, яңа заманның инкыйлаби вакыйгалары да тәэсир ясаган булса кирәк. Шуңа күрә Г. Тукай аерым бер иҗтимагый төркемнәрнең (милләтнең) үсешкә омтылышын рухның (бу очракта милли рухның) алланың гыйшкына ирешүе яссылыгында аңлата: «Тәэлиф улыйсын (юнәлсен) колүбе милләт (милләт күңеле) алла гыйшкына» (Тукай Г. Әсәрләр 5 томда, 1 т. — Б. 46.). Бу әдипкә борынгы суфый шигърияте традициясе көчле тәэсир иткәнен күрсәтә.
Шул ук вакытта Г. Тукайның дөньяга карашы традицион суфыйчылык чикләренә сыймый. Чөнки, шагыйрь фикеренчә, илаһилыкка, ягъни идеалга юлны кешенең рухи мөмкинлекләре күрсәтә. Аның әсәрләрендә аскетларча яшәү рәвешен, суфыйларча тормыш вакыйгаларыннан, милли ихтыяҗлардан һ. б. читләшүне тәнкыйтьләү дә үзенчәлекле булып тора. Шулай итеп, Г. Тукай иҗатында иҗтимагый фикер тарихында күзәтелгән һәм беренче карашка бер-берсенә капма-каршы булып тоелган ике юнәлешнең үрелеп баруы күренә. Боларның берсе алла белән хиссият берлеген танучы суфыйчылык булса, икенчесе — акыл көчен мактаучы рационализм. Ләкин чынбарлыкта исә монда фикри каршылык юк: «Антидогматизм, шәхси тәҗрибәдә табылмаган, ә өстән төшерелгән белемгә шикле мөнәсәбәт һәм моннан мантыйкый килеп чыга торган рәсми исламга оппозициядә булу,— дип яза бу уңайдан М. Т. Степанянц,— гомуми сыйфатта суфыйчылыкны рационализм белән «туганлаштыра» торган нәрсә шул, күрәсең» (Степанянц М.  Т. Проблема  познания в суфизме // Вопросы философии. — 1988. — № 4. — С. 119.).
Г. Тукайның идеал мәсьәләсенә якын килүе моның яхшы үрнәге булып тора. Әдип өчен идеал — гел алда, ул — югары рух, алла (Карагыз:   Тукай  Г. Әсәрләр  5 томда,    2 т. — Казан:    Татарстан кит. нәшр., 1985. — Б. 266.). Кеше җаны һәрвакыт аңа омтыла, ләкин илаһилыкка дөньядан ваз кичү бәрабәренә түгел, ә кешелеклелек яулау ярдәмендә ирешелә. Чөнки алла, безне чолгап алган дөньяның эчке табигатенә хас булмыйча, яшәешкә башлангыч бирүче һәм аның ахыргы максаты гына булып тора. Бу уңайдан, Г. Тукай башка фикердәшләре җөмләсендә деизм позицияләреннән чыгып фикер йөртә, дип санаган галимнәр Я. Абдуллин һәм Ф. Солтанов белән килешергә кирәктер. Әдип алланы дөнья яратучы көч буларак таныса да, тормышны һәм табигатьне идарә итүче буларак, аны инкяр итә (Карагыз:   Солтанов   Ф. М. Хөр   фикер   юлында.— Б.   69; Абдуллин Я. Мәгърифәт нуры ачар… — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1987. — Б. 171—172.). Идеал (алла, югары максат — «максады әкъса») итеп Г. Тукай кеше җанының югары рухка күтәрелергә омтылышы чагылган «сөюен» ала. Бу «сөю» кешенең сыйфатларын камиллеккә ирештерә, шуның белән аны «хакыйкатькә», үзенең асыл табигатенә якынайта.
Кешелек дөньясы төрле хорафатлардан, адашулардан арына барып, үзендә рухи байлыкны үстерә. Шул ук вакытта кеше гакылы илаһилык белән бәйләнгән кебек үк, хезмәт белән, кеше эшчәнлеге белән бергә яши (Карагыз: Тукай Г. Әсәрләр 5 томда, 2 т. — Б. 178—179.). Г. Тукай идеалны (алла) акыл аша дөньяви тормыш белән тоташтыра. Бу нәрсә шагыйрь иҗатында әхлакый төсмер дә ала. Чөнки гөнаһсызлыкка омтылучы кеше генә югары рухи башлангычка җитәргә сәләтле. Идеалга ирешү теләсә нинди акыл иясенә түгел, ә бәлки гакылны әхлакый чисталык белән бердәй күргән кеше өчен генә мөмкин. Әхлак үзе исә кешелек дөньясы үсеше тарафыннан билгеләнә, шул ук вакытта ул тормышның һәр аерым вакыйгасыннан өстен тора (Шунда ук. Б. 67.).
Идеалның асылын иҗтимагый мөнәсәбәтләр белән бәйләүгә омтылыш Ф. Әмирханның иҗатында тагын да ачыграк күренә. Әдип-публицист, идеал гомумән конкрет иҗтимагый шартлардан башка барлыкка килә алмый, дип саный. Шуңа күрә ул үзләрен халыкка хезмәт итүгә багышлаган кайбер шәкертләрнең абстракт «гомумхалык идеалы» дигән төшенчәсен гаепләп чыга (Карагыз: Әмирхан Ф. Әсәрләр 4 томда, 3 т. — Б. 94.). Билгеле, Ф. Әмирхан «идеал» төшенчәсен тулаем алганда мәгърифәтчелек традицияләре аркылы кабул итә. Мәсәлән, аның уңай герое булган Газиз («Яшьләр» драмасы—1910) «идеал» төшенчәсен «дин» һәм «рухани нәрсә» төшенчәләре белән бер рәткә куя. Шул ук вакытта ул яшәү мәгънәсен иске тормыш һәм аның тәртипләре белән кеше бәхете идеалы өчен аяусыз көрәштә күрә. Газиз консерватив катлау вәкилләренең уй-фикерләрен чагылдыручыларга: «Безнең динемез-идеалымыз — сезнекенә караганда руханирак, галирәк» (Әмирхан Ф. Әсәрләр 4 томда, 2 т. — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1985. — Б. 323.), — дип белдерә. Шулай итеп, алдынгы иҗтимагый фикер «идеал» төшенчәсен иҗтимагый тасвирлау һәм инкыйлаб рухы белән тулыландыра.
Инкыйлаби демократиянең фикри алдынгылыгы, җәдитчелек идеяләрен файдалану һәм үстерү белән беррәттән, алар арасына Көнбатыш Европа һәм урыс халкының тәрәккый яклы зыялыларының тәэсире үтеп керү белән дә аңлатыла. Бу чорда татар фикер ияләренең рухи үсешендә Бөек француз инкыйлабы һәм француз мәгърифәтчелеге идеяләре, аерым алганда, Ж. Ж. Руссоның кешенең «табигый хокуклары» тәгълиматы зур роль уйный (Карагыз: Нигматуллин Э. Г. Раздвигая века и границы.— Казань: Таткнигоиздат, 1977. — С. 71.). Руссога карата кызыксыну, әлбәттә, очраклы хәл булмыйча, аның төп фикер юнәлешләре белән татар җәмгыятендә хәл ителәсе сәяси һәм фикри мәсьәләләр охшашлыгы нигезендә туа (Карагыз:  Рәкыйби Р. Бөек философ Жан-Жак Руссо // Шура. — 1909. — 2 сан. — Б. 49.). Инкыйлаби-демократларны XVIII гасыр француз мәгърифәтчеләренең өйрәтүләрендәге хөр фикерлелек, инкыйлаби рух һәм антропологик гуманизм аеруча нык җәлеп итә.
Урыс һәм төрек әдәбияты аша зыялыларның киң катлавы Көнбатышның Бэкон, Декарт, Лейбниц, Спиноза, Данте, Шекспир, Байрон, Гёте, Шиллер, Гейне һ. б. кебек фәлсәфәче һәм язучылары белән таныша. Аларның арасыннан күпләре татар укучыларына да билгеле була (Карагыз:   Гыйрфан улы  Болгар. Аурупа философы Декарт һәм  аның    ноткы. — Казан;  Кәримев,    1909;  Декарт // Шура.— 1915. — 21 сан. — Б. 641—643;   Мирсәяф   Спиноза // Шура.—1915.— 24   сан. Б. 641—643;  (Фәхретдин Р.)  Бэкон // Шура. — 1915. — 16 сан. — Б  487— 488; 18 сан. — Б. 545—548 һ. б.. 1908 елда итальян социалист-язучысы Гульярдоның «Айга сәяхәт» исемле китабы татар телендә басылып чыга. Табигый ки, ул да алдынгы фикерле укымышлыларга тәэсир итми калмаган.
Дөрес, Көнбатыш һәм урыс әдәбияты һәм фәлсәфәсенең XX йөз башы татар фикер ияләренә тәэсире һәрвакыт берьяклы гына булмый. Инкыйлаби-демократларга килсәк, алар, туып килгән буржуазия идеологиясе булган мәгърифәтчелек фәлсәфәсеннән тыш, буржуаз инкыйлаблардан соң ныгыган капиталистик җәмгыятьтә киң тарала барган позитивистик тенденцияләрне дә (Ч. Дарвин тәгълиматын социаль аңлатулар, Г. Спенсер, И. Тэн һ. б.) кабул итәләр. Ләкин бу тәэсирнең нәтиҗәләре ничек кенә булмасын, инкыйлаби-демократларда тәнкыйди караш, инкыйлаби рух өстенлек алды.
Татар инкыйлаби-демократларының рухи эзләнүләре алдынгы урыс иҗтимагый фикеренең күренекле вәкилләренең бәрәкәтле йогынтысы шартларында барды. Г. Тукай, Ф. Әмирхан, Г. Ибраһимов һ. б. алдынгы фикер ияләренең дөньяга карашы формалашуда Герцен, Белинский, Добролюбов кебек рус иҗтимагый фикере һәм фәлсәфәсенең классиклары зур роль уйныйлар. Мәсәлән, Г. Ибраһимов В. Г. Белинскийның татар демократ-зыялыларының рухи үсешендә тоткан урынына бәя биреп: «Һәр нә безнең интикадчыларыбызга (тәнкыйтьчеләребезгә) ул бөек рәһбәр (юл күрсәтүче) була алыр» (Ибраһимов   Г. Әсәрләр   8 томда,   5 т. — Казан:   Татарстан    кит. нәшр., 1978. — Б. 46.),— дип язды.
Инкыйлаби-демократлар Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Гоголь, Толстой, Горький һ. б. урыс язучыларын тирәнтен өйрәнәләр һәм аларны үзләренең остазлары дип саныйлар. Г. Тукай тарафыннан «бөтен инсаннар вөҗданы» дип аталган Л. Н. Толстой әсәрләренең рухи байлыгы XX йөз башы алдынгы татар фикер ияләрендә аеруча зур абруйлы һәм тәэсирле була. Бу бөек язучы һәм фикер иясенең иҗатын төрле даирәләрдә төрлечә бәяләсәләр дә, инкыйлаби-демократлар аның буржуаз цивилизацияне әхлакый тәнкыйтьләвен үз итәләр. Л. Н. Толстойның идея мирасына мөнәсәбәттә фикер төрлелегенә карамастан (Г. Исхакый, Г. Тукай, Ф. Әмирхан, С. Рәмиев һ. б.), алар иң элек аның хезмәт ияләренең хокуксызлыгына теләктәшлек итүенә басым ясап, Толстойдан — Горькийга сузылган рухи үсеш юлына турылыклы булуларын раслыйлар (Карагыз:   Исхакый   Г. Граф   Толстой // Казан   мөхбире.—1908. — 31  март; Тукай  Г.  Әсәрләр  5 томда, 2 т. — Б.   141—142;  Әмирхан Ф. Әсәрләр  4 томда,  4 т. — Б.  26—27;   Рәмиев  С. Таң    вакыты. — Казан: Татарстан кит. нәшр., 1980. — Б. 164—165.).
XX гасыр башы татар зыялыларының демократик катлавының урыс һәм татар телендәге марксистик әдәбият белән танышуы да әһәмиятле. 1903—1907 елларда гына да РСДРПның Казан һәм Уфа комитетлары җитәкчелегендә татар телендә 60 лап листовка һәм прокламация, 10 брошюра басылып чыга (Карагыз:  Хасанов   X. X. Революционер-интернационалист.— Казань: Таткнигоиздат, 1981. — С. 99.). Алар татарлар арасында гына түгел, башкорт, казах һ. б. төрки халык юксыллары арасында таралган социал-демократик рухтагы «Урал» газетын бастыру өчен җирлек хәзерлиләр, Г. Тукай, М. Гафури, Г. Камал һ. б. инкыйлаби-демократлар урыс социал-демократларының һәм беренче татар марксистлары X. Ямашев, Г. Коләхметов, Г. Сәйфетдиневнең идея тәэсирен үзләрендә татыйлар. Бу тәэсир кайвакыт шаукымнан һәм урыс социал-демократиясе идеяләрен турыдан-туры татар җәмгыятенә кертергә тырышудан да азат була алмады. Ләкин Октябрьга кадәрге чорда инкыйлаби-демократлар үзләренең фикри юлына әле турылыклы булып калалар. Хәлбуки, кайбер галимнәрнең, имеш, Г. Тукай үз гомеренең соңгы елларында «дөньяны үзгәртергә сәләтле реаль көчнең бары тик юксыл сыйныф кына булуын аңлый башлады» (Лаисов Н. X. Габдулла Тукай. — Казань: Таткнигоиздат, 1986.— С. 34.), диюендә, һичшиксез, арттыру юк түгел.
Һәрхәлдә татар инкыйлаби-демократларының иҗтимагый идеалы формалашкан икътисади, сәяси шартлар һәм алар файдаланган рухи чыганакларны күздән кичерү шуны күрсәтә, бу хәрәкәт рухи мираска һәм милли, Русия, Көнбатыш Европаның прогрессив мәдәни казанышларына таянып, Русия дәүләтенең борылыш заманында хезмәтчел халык мәнфәгатьләрен чагылдыру өчен тарихи мәйданга калкып чыга. XX йөз башы татар җәмгыяте шартлары өчен инкыйлаби-демократиянең әйдәп баручы роле аның эчке мөмкинлекләреннән килеп чыга иде. Һәм инкыйлаби-демократларның карашлары татар иҗтимагый фикере үсешенең зарури бер баскычы булды.

 


(Чыганак: Камал Т. Идеал һәм инкыйлаб. Казан: Татар. кит.нәшр., 1992. – 93 б.)



Комментарий язарга


*