ТАТ РУС ENG

Хәким Сибгат Тукайларны эзлим

Чишмәләр төрле җирләрдән: авыл янындагы тау асларыннан, таллыклардан, авылдан еракта печән үскән болыннардан, елга читләреннән ургылалар… Авылда эләк чишмәләрне карап йөрүче картлар була иде. Алар, таякларына таянып, кайчандыр көтүчеләр, печән чабучылар ятып су эчкән чишмәләрне эзлиләр, тыгылган булса, таяклары белән чистарталар, юлны ачып җибәрәләр: чишмәләр ургылудан туктамасын, томаланмасын…

Яшь язучылар иҗаты да шул чишмәләр шикелле, алар да билгеле бервакыт узган саен барлап, тикшереп торуга мохтаҗ.
Һәр әдәбият үзенең киләчәге турында кайгырта; өлкән буын белән яшь буын арасында җеп өзелмәсен, яшьләр алдынгы традицияләрне дәвам иттерсен, үстерсен. Яшь язучыларның семинарларыннан төп максат — әнә шул.
Соңгы елларда мин күп семинарларда катнаштым. РСФСР Язучылар союзы комсомол Үзәк Комитеты белән бергәләп Читада, Кемеровода һәм 1967 елның маенда Идел буе өлкәләрендә яшәүче яшь язучыларның семинарларын үткәрде.
Рус әдәбияты — көчле, зур әдәбият. Аңа инде, бер караганда, артык борчылмаска да мөмкин кебек. Юк, әдәбиятның киләчәге өчен ул да борчыла, ул да туктаусыз яшь талантларын эзли, һәр семинардан Пушкиннарны, Лермонтовларны, Блокларны эзли… Ә безгә? Безгә тагын да ныграк эзләргә кирәктер, бәлки?
Мин 1967 ел ахырында Татарстан Язучылар союзы тарафыннан уздырылган семинар уңае белән туган фикерләремне әйтергә уйлыйм. Әдәбиятка кемнәр килә, нәрсә белән килә һәм ничегрәк килә? Барысын да исәплим, чамалыйм, чагыштырып карыйм. Үзебезнең рамкадан гына түгел, Бөтенсоюз әдәбияты киңлегеннән торып чагыштырып карыйм. Хәзер бернәрсә ачык: моннан утыз еллар элек милли әдәбиятларда күзгә ташланган зур аерма инде бетте дисәң дә була. Читадагы семинарда катнашкан рус шагыйренә нинди таләп куелса, Казан семинарындагы татар яшьләренә дә шул ук таләп, бернинди ташлама ясалмый. Дөресрәге, алар хәзер ташлама ясаганны яратмыйлар. Хәзерлекле, эстетик карашлары, иҗат принциплары шактый нык булган югары белемле яшьләр килә.
Яшь шагыйрьләрнең поэзиягә карашларын, әдәби дөньяларын белү өчен үзләренә сүз бирик, үзләрен тыңлап карыйк.
Рәдиф Гатауллин: «…язам да, укыйм да. Мине дөнья әдәбияты кызыксындыра. Табына торган аллам Тукай булса, «Пәйгамбәр»ләрем күп: Пушкин, Гейне, Маяковский, Лорка, Такташ… Мине туктаусыз эзләнүче, дөньяга гашыйк яшь кеше образы мавыктыра».
Рим Идиятуллин: «…Майлы ботка кебек туйдырган калыпларны, яшен яшәгән кануннарны шәхес (булып күздән кичерәсе, форма һәм эчтәлек бердәмлеге дигән төшенчәнең биек түбәсен күрәсе, үз мәккәңне табасы, кешеләрне фәкать ачы дөреслек һәм буяусыз матурлык алласына табындырасы иде…
Туган телемне, Тукаемны, Такташымны яратуым мине Казанга тартты. Мәхәббәтле Казан! Мәрхәмәтле бул!»
Харрас Әюпов: «Уйландырырлык итеп язасы, шигырьләрдә матуррак итеп, гадирәк итеп тормышның үзеннән сөйләттерәсе иде».
Мин дә үзебезнең һәр семинардан Тукайларны, Такташларны эзлим. Хәзергә әле алар күренмиләр. Әмма әдәбият мәйданына бәреп чыгарга торучылар күп һәм өметлеләр. Равил Фәйзуллин теле белән әйтсәк:
Төрле көчтә,
Төрле эштә,
Төрле тында,
Төрле тонда,
Төрле тәмдә,
Төрле ямьдә
Шигырьләр дә!
Яшьләр иҗатларында зур бер сикереш ясадылар. Элеккерәк елларга хас булган озынлыктан— кыскалыкка, конкретлыкка, натуралист тасвирлаудан — хис-фикер, уйлануларга таба сикереш ясадылар. Бу хәзер күпчелек шагыйрьләр өчен хас сыйфат.
Төрле характерлар, төрле биографияләр… Килүчеләр арасында укучыларга инде шактый билгеле булган Фәнис Яруллин, Дифгат Сирай, Камил Мостафин, Салисә Гәрәөва, Раил Шакиров, Шамил Маннапов, Заһирә Гомәрова, Хәниф Хөснуллин, Рәшит Әхмәтҗанов, Мөхәммәт Садыйков, Мөдәррис Әгъләмов һ. б.

Язгы күкрәү — үз күкрәвем минем,
Үз күкрәгем аны сыйдыра…

Рәшит Әхмәтҗановның бу юллары аларның бөтен омтылышын, иҗатларының юнәлешен билгели.
Шагыйрьнең биографиясе — ул аның үткән юлы, тормышы, көрәше… Биографиясе никадәр зур булса, перспективасы да зуррак. Шагыйрь шул биографиягә таяна. Ренат Рәхимов Казан авыл хуҗалыгы институтын бетергән, ул алтынчы ел инде Питрәч районының «Алга» колхозы председателе булып эшли. Ул хәзер өченче китабын чыгарды. Язганнары тормышның үзеннән, реалистик шигырьләр, сине алар җиргә кайтара, җир кешеләренә якынайта, барысын да якыннан тоясың…
Айдар Хәлимов Ренат Рәхимовның капма-каршысы кебек. Биографиясе ягыннан түгел, Хәлимов та авылны әйбәт белә. Техник училище бетергән, Калмык далаларында нефть эзләүдә катнашкан, Совет Армиясендә хезмәт иткән. Аның да биографиясе шактый бай. Ул язу характеры белән аерыла. Аның шигырьләре давыллы, өермәле.

Вулкан идем.
Күкрәгемнән чыккан кайнар лава белән
Байтак кына хаталар да күккә чөйдем.

Кайвакыт бар да бергә бутала, шигъри юллар, детальләр, образлар сүз өермәсе эчендә югала. Бәлки, бу вакытлы хәлдер, үтәр!
Беренче чиратта — кеше, тормышның үзе, тормышның фәлсәфәсенә керергә тырышу — Рөстәм Мингалимов белән Ренат Харисов шигырьләре өчен бигрәк тә характерлы. Кайбер катлаулы шигырьләрнең нигезендә шушы нәрсә ятмый микән? Фикер бар, осталык, тәҗрибә җитми.
Алар икесе дә бер тирәдәрәк эзләнәләр. Аларда уртаклык күп. Үзең яшәгән дөньяга мөнәсәбәтеңне бары үзеңчә белдер, шәхес буларак шигырьдә үзеңне тап, һичкемне кабатлама. Бу гомумән һәр талантлы шагыйрьнең иҗаттагы критериесе дип уйлыйм мин.
Шигырь—юлларның көтелмәгәнчә борылышы, фикернең көтелмәгәнчә яңгырашы белән шигырь.

…Барам,
җир,
әйләнеп,
Эзләремне чорный үзенә
Фотопленка сыман.

Мингалимовта мондый юллар күп, образлар анда яңа, кул тимәгән. Әгәр шагыйрьнең шигырь өстендә шушы газаплы эзләнүе бетә икән, ул бүтәннәрне механик рәвештә кабатлап баручыга әйләнә. Ләкин эзләнү авырлаштыру юлы белән бармаска тиеш. Кайбер шигырьләрендә хисне прозаизм басып китә…
Шагыйрьлек нечкә эш.
Дәрдмәнд — урынсызга кыерсытылган, урынсызга кагылып киленгән шагыйрь. Яшь буын аны аз белә. Ул инде тәмам онытылды дип уйлыйсың. Юк икән, онытылып бетмәгән икән. Ул менә башка заманда яшәгән яшь шагыйрьнең яңарган авазы формасында ишетелә башлый. Ренат Харисов шигырьләрен мин шулай кабул иттем. Яңарган авазлар!

Уянды ил —
Кузгалды җил…
Куанды ил —
Һәр  күз  чәчәк  булды…
Тик   чәчәккә
Тамчы-тамчы   тозлы   чык   кунды…

Яки менә:

Аңымны юа да мана,
Юа   да   мана
Замана.
Иске   төсләр   кушыла   бара,
Кушыла  бара
Яңага…

Кайдадыр артта Дәрдмәнд басып тора.

Сыгылдырып  күл  камышын  дулкын  кага…

«Болыт үтте…» кебек    шигырьләрнең алынып киткән юллары күп нәрсәне искә төшерә. «Татар  кызы бии»:

Катлы-катлы итәкләрен
Чеметеп   чак-чак,
Ап-ак оннан кискән кебек
Вак-вак   чәкчәк,
Күз карашын тып-тын гына
Аяк кисә,
Кызган   майдай
Чыжлый читек
Җиргә   тисә…

Шатланып кабул иттем. Чөнки Дәрдмәнднең шигырь техникасын, шигырь формаларын эзләнүче яшь шагыйрь берничек тә читләтеп үтә алмый. Ул шигырьләр канатлы сүз, әйтем, мәкальләрдән таралар. Дәрдмәнднең шигырь диңгезендә илле ел буена батмый йөзгән «Кораб»ын без ерактан таныйбыз. Ренат Харисов үз куллары белән үз «кораб»ларын төзәр, аларны үз юлына чыгарыр.
Бер шагыйрьне икенче шагыйрьдән аерган нәрсә — ул шигырь юлларындагы заман сулышы. Ул сулыш һәр шргырьдә үзенчә тибә, аны бары тоярга тына мөмкин.
Кайбер шагыйрьләр шигырь дөньясына ничектер аларга алдан ук әйтеп куелган шикелле бик табигый юл белән килеп керәләр. Гәрәй Рәхим белән Фаил Шәфигуллинны мин шундыйлардан дияр идем. Аларның шигырьләрен укыгач, шигырьнең формасы турында берәүнең дә күңелендә шик тумый, алар органик, бәхәссез. Шулай булырга тиеш, фәкать шулай гына булырга тиеш, дисең эчеңнән…
Бу буыннан миңа кызык шагыйрьләр чыгар кебек тоела. Мостай Кәримнең беренче шигырьләрен хәтерләткән Тәүфыйк Камалиев, кыска, җылы шигырьләре белән Рифкать Закиров, Заһир Сәмигуллин, Хәйдәр Гатин, Вәсимә Хәйруллива, Фирая Шиһаповалар әле яңа ачылып баралар, тормышның шау-шуы эченнән аларның да үз тавышлары яңгырап куя.
Зөлфәт, поэзиядә бөтенләй яңа исем.

Күз  нурларым  күкне уяр  күк,
Йөрәгемә җирем сыяр күк,
Үз-үземне  кайчак  аңламыйм —
Әллә кеше, әллә алла мин.
 
Бераз сәер кебек. Заманында Сәгыйть Рәмиев шигырьләре дә сәер яңгырагандыр. Зөлфәтнең башка шигырьләре дә шушындый дәртле, көчле рухлы. Мин аның поэзиядә шул рухны саклавын телим.
Шушы уйланулардан   соң    бер сорау    туа. Яшь шагыйрьнең белеме дә бар, шигырь техникасын да белә, шигырьләре басыла, китаплары чыга.  Шагыйрь булу өчен шулар җитмимени?    Кем  ул  шагыйрь,    кайчан,  кайда башлана?
Мин шагыйрьне халык язмышы эченнән эзләргә өйрәнгәнмен. Миндә шагыйрь һәрвакыт чор белән бергә кушылып яңгырады, чор белән бергә алга басты. Такташ дисәм, минем колакта   «Алсу»  тавышы    чыңларга   керешә, «Гасырлар һәм, минутлар»дан бөек Ленин образы калка, «Киләчәккә хатлар» язып утыручы шагыйрьнең үзен күрәм. Җәлил миндә — үзе бер чор, Туфан — үзе бер чор. Кыскасы, шагыйрьне мин үз чорының давыллары уртасында барган зур шәхес итеп таныдым. Минем карашта ул көрәшче сыйфатында формалашты. Мин  кайчакта халыкның көндәлек тормышыннан, көрәшеннән читтә үзенә шагыйрьлек исеме дәгъва иткән кешеләрнең бәхәсләрен тыңлап, күңелемдә шигем көчәя башлый, куркып  калам. Шагыйрь — халык улы, шагыйрь— көрәшче. Татар поэзиясенең бөтен традициясе шушы хакта сөйли. Хәзерге яшь шагыйрьләр шул халыкчан традициягә таянып күтәрелерләр.

 

1967

 

(Хәким С. Үз тавышың белән. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1969. — 224 б.)



Комментарий язарга


*