ТАТ РУС ENG

Вәли-Барҗылы Мансур Каһарманнар бармы?

(Яңа китабы басылып чыгу уңаеннан тәнкыйтьче Мансур Вәлиев белән Рафис Гыйззәтуллин әңгәмәсе)


— Мансур әфәнде, быел Сезнең тормышта ике зур вакыйга булганы мәгълүм. Аның берсе — «Каһарманнар кирәк!» дигән яңа китабыгыз (1990 ел) басылу. Ә икенчесе — Сезнең партиядән чыгуыгыз… Ничек уйлыйсыз, бу ике күренеш арасында логик каршылык юкмы? Ягъни Сез сүздә бер төрлегә чакырып, ә эштә, чынлыкта башкача түгелме?

— Соравыгызның соңгы өлешеннән җавап бирә башлыйм әле. Партия белән саубуллашудан… Әйе, мин быел, чынлап та, үзем теләп партия сафыннан чыктым. Сүз уңаеннан әйтеп китим — бер мин генә түгел. Ике дистәгә якын татар язучысы чыкты быел (1990 елда) КПССтан. Ә мин исә сәбәп итеп түбәндәгеләрне күрсәттем: партиянең милли политикасы белән килешмәү һәм язучы кешенең,  гомумән, бер партиядә дә торырга тиеш түгеллеге, гомумкешелек мәнфәгатьләренә генә йөз тотарга тиешлеге, әнә шулай эшләргә һәм иҗат итәргә тиешлеге.
Билгеле, хәзер партиядән чыгучыларга карата төрле фикерләр белдерәләр. Батып барган корабтан качу белән дә чагыштыралар. Әйе, болай чагыштыруга мин үзем дә каршы түгел. Чынлап та, без, тере кешеләр, нигә соң әле төбе тишелгән кораб белән бергә су төбенә китәргә тиеш?! Партиянең илебез халыклары алдында бик зур гаепләре булуны һәм җитәкчелекнең һаман да шуны танырга теләмәвен мин әнә шундый тишек кораб белән чагыштыруга каршы түгел. Чөнки безнең татар халкында менә мондый әйтем бар бит: чирен яшергән үлгән, ди бит безнең милләт.
Бусы хакында шулай. Хәзер инде каһарманлык мәсьәләсенә килгән вакытта. Әлбәттә, партиядән чыгу — ул зур батырлык түгел. Бу эш, бу адым — һәр әгъзаның табигый бер хокукы. Мин бары тик эшнең шул ягына гына игътибар ителүен теләр идем: эчтән бер төрле уйлап, тыштан икенче төрле сүз сөйләп йөрүчеләрдән дә партиягә файда юк бит!
Киресенчә, андый икейөзлеләр дөнья халыклары алдында КПССның абруен тагын да төшерәләр генә.
Минемчә, кешенең чын шәхес булуы да эчтән уйлаган уе белән сөйләгән сүзенең, бигрәк тә эшләгән эшенең бер-берсенә туры килүеннән башлана. Ягъни алар арасында үзара каршылык булмаудан. Ә безнең зур гына урын биләүче иптәшләребез арасында күпме алар — эчтән бер төрле уйлаучылар, икенче төрле сүз сөйләүчеләр һәм өченче төрле эшләүчеләр. Шуның өстәвенә, әле алар дүртенче төрле булып, ягъни халык, милләт өчен борчылучы булып күренергә дә тырышалар. Чөнки алар белә: бүген әнә шундый кешеләр мактала!
Аннан соң тагын шунысы да бар бит әле: без партиягә кергәндә «коммунистик җәмгыять төзүчеләрнең алгы сафында бару өчен» дип кердек. Ә соңгы елларда исә партия, гомумән, коммунистик җәмгыять төзүдән генә түгел, хәтта гадел җәмгыять булдыру омтылышыннан да баш тарта шикелле. Һәрхәлдә, партия җитәкчелегенең урыстан кала бүтән милләтләргә карата мөнәсәбәте әнә шундый фикер уята. Алар, ни өчендер, илдәге барйык милләтләрне бертигез итеп күрергә теләмиләр. Дөресрәге, аларда әле һаман шовинистик фикерләү бик көчле. Моңа мисаллар бик тә күп… Партия җитәкчелегенең үзе турында артык нык кайгыртуын инде әйткән дә юк! Бөтен ил бөлгенлектә чагында ал арның шулкадәр рәхәттә, зиннәттә яшәргә нинди хаклары бар соң?!
Менә шушындый шартларда без партиядә булуыбызны мөмкин түгел дип таптык. Минемчә, биредә каршылыкны партиядән чыгучылардан түгел, ә калучылардан эзләргә кирәк. Алар югары идеал таләп иткәнчә яшиләрме, эшлиләрме? Әллә һаман байтак кеше хәйлә, икейөзләнү, политик уенны дәвам итәме?! Үз тирә-ягымда андый уен алып баручыларны мин бик күп күреп торам. Төрле дәрәҗәдәге кешеләр арасында да күп алар — политик уенчылар…
 

— Сезнең китабыгызны укыган вакытта батырлык, каһарманлык темасының иң күп урын биләвен күрәсең. Үзегезнең авылдашыгыз — соңыннан казакъларның күренекле язучысы һәм революционеры булып әверелгән, Алма-Ата шәһәрендә хәзер аның хөрмәтенә һәйкәл салынган Сабир Шәриповтан алып бүгенге көндә безнең Казанда Николай Островский батырлыгын кабатлаучы яшь шагыйрь Рәниф Шәриповка кадәр бик күп каһарманнар язмышы тикшерелә анда. Тормыштагы һәм әдәбияттагы батырлар турындагы андый әсәрләр, әлбәттә, кызыклы язылганнар, мавыгып укылалар. Ләкин шулай да сорыйсы килә: тәнкыйтьче өчен болар төп тема булырга тиеш микән?

— Әйе, бер караганда, мәсьәләне болай кую аңлашыла. Чөнки без хәзер каләм ияләрен жанрлар буенча бүлгәләп, аларны аерым-аерым араннарга тутырып бетердек. Хәтта әле һәр жанрның үзенә генә хас бурычларын да билгеләргә телибез кайчак… Ә менә Сезнең халык фикеренә игътибар иткәнегез бармы? Ул бит каләм тоткан һәркемне язучы дип атый. Һәм, иң мөһиме, аларның барысына да бер үк таләпләрне куя. Нинди таләпләр?
Халыкның, милләтнең иң үзәгенә үткән нәрсәләрне язу! Алар турында халыкчан итеп, образлы һәм тәэсирле итеп язу! Соңгы елларда татарның иң намуслы әдипләре бер дә юкка гына милләт өчен иң газиз булган милли азатлык турында язуга алынмадылар бит!
Каһарманлык темасы да укучылар өчен һәрвакыт мөһим булып тора. Безнеке шикелле давыллы чорда, кискен үзгәрешләр вакытында — милләт өчен зур эшләр башкару һәрбер зыялы татар каршына намус бурычы итеп куелган бер заманда бу бигрәк тә шулай!
Димәк, әдәби тәнкыйть тә чын гражданлыкның мондый олы юлыннан баш тарта алмый. Киресенчә, тормышның иң үткен мәсьәләләренә алынырга кирәк. Сез әйткән Сабир Шәрипов белән Рәниф Шәрипов — алар чынбарлыктан алынган каһарманнар. Ә бит китапны укыганда күргәнсездер: анда байтак кына әдәби геройлар да тикшерелә. Татар язучыларыннан Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Рафаил Төхфәтуллин, Роберт Батуллин, Фәүзия Бәйрәмова һәм башка әдипләрнең әсәрләре күздән кичерелә. Кыскасы, бу китапны язарга рухи азык тормыштан да, әдәбияттан да алынды. Бәлки кайбер урыннарда мин, социаль һәм фәлсәфи як белән артыграк мавыгып китеп, эстетик анализны йомшартамдыр… Әйе, андый гаебем бар шул… Ләкин шул ук вакытта бу «чир»не акларга тырышып бер сәбәп тә китерә алам. Эстетикага игътибарны киметергә чакыру булып аңлашылмасын — бу бары тик хәлне ныграк төшендерергә теләү генә. Хикмәт шунда: эстетика мәсьәләләре чагыштырмача бик аз кеше өчен (бигрәк тә бездә) кызыклы тоела. Шуңа күрә мәкаләләрдә алар хакында озынга сузып сүз куерту кирәк түгел дип саныйм. Болай эшләү халык һәм укучылар ышанычын югалтуга китерер иде…
Ә инде мин күтәрергә теләгән социаль һәм әхлакый проблемалар — алар укучы өчен бик кызыклы. Алар үзем өчен дә кызыклы. Һәм язучылар өчен дә шулай дип уйлыйм. Кыскасы, әхлакый һәм социаль, фәлсәфи мәсьәләләр хакында язып, без киң катлау укучыга да, язучыларга да — һәммәсенә адресланган әсәрләр яза алабыз. Тар катлам белән генә эш итмибез.
Һәм инде иң күңел түрендәге уемны да әйтим: эстетикага караганда бусы аның чын ирләр эше дип тә чамалыйм мин. Шуңа күрә язганда яшәеш мәсьәләләре алгырак планга килеп чыга инде…
 

— Ярый, бусын да аңларга тырыштык, ди… Ләкин әле шушы уңайдан тагын бер якны ачыклап китәргә кирәк кебек. Менә Сез үзегезнең китапны «Каһарманнар кирәк!» дип исемләгәнсез. Элеккерәк елларда Равил Фәйзуллин да «Көрәшчеләр кирәк!» дип язган иде бугай… Чакыруын чакырасыз, ә чын тормышта безнең татар язучылары көрәшчеләрме соң?!

— Равил Фәйзуллин һәм аның каләмдәшләре илебездә партиянең XX съездыннан соң урнашкан революцион, иҗади атмосферага бәйле рәвештә әдәбиятка килделәр. Ягъни, кыскача әйткәндә, илленче еллар ахыры белән алтмышынчы еллар башының рухи җимеше булды  алар буыны.  Көрәшчеләрне сорый һәм тудыра торган чор дип әйтергә мөмкин аны. Шуңа күрә, яшь шагыйрьнең ул чакта «көрәшчеләр кирәк» диюе бик табигый яңгырый иде.
Инде менә без бу заманны да революция вакыты дибез. Әлбәттә, шулай ул. Ләкин XX съезддан соң булган шикелле генә түгел, ә нык тирәннән, бөтенләй тамырдан баручы, кискен үзгәрешләр вакыты инде хәзер. Безнең бөтен системабыз яңарыш, үзгәреш, революция кичерә! Аның нәтиҗәләре матбугат битләрендә бигрәк тә ачык күзгә ташлана. Илдә гаять тә зур масштаблы вакыйгалар бара.
Ләкин боларның әдәбиятта чагылышы нишләп соң алтмышынчы еллардагы шикелле шау-шулы түгел? Мондый сорау, күрәсең, байтак әдәбият сөючеләрне уйландыра торгандыр… Мин үзем дә, кайбер иптәшләрнең эш-гамәлләрен күзәтеп торганнан соң, куен дәфтәремә болай дип төртеп куйган идем:

Мускул кабартып йөриләр
Охшап чып-чын көрәшчегә.
Милләт өчен эшкә килгәч
Тез калтырый, кикрик шиңә —
Җилләр исә «көрәшче »дән!

Чынлап та бүген — милләт өчен зур-зур эшләү мөмкинлеге ачылып торган бер уңайлы вакытта — нишләп соң безнең көрәшче әдипләребез бик аз?
Моның җитди һәм объектив сәбәпләре бар. Иң башта шунысын әйтеп китик: гаять күп елларга сузылган официаль рәвештә урыслаштыру политикасы нәтиҗәсендә татар милләтенең тәмам хәле, җегәре беткән иде инде. Алтмышынчы елларга кадәр әле күпмедер дәрәҗәдә татар авылы сакланып калган һәм үзенчә балалар тәрбияләп үстергән булса, соңгы дистә еллар эчендә көчәйгән фән һәм техника психологиясе, урыслаштыру политикасы авылдагы яшь буынны да нык кына үзгәртте, аны да манкортка якынайтты. Әле, шуның өстәвенә, меңләгән татар гаиләләре шәһәр тирәсенә күченеп, милләт буларак шулай ук эреп югалдылар дияргә була. Аннары тагын бер мөһим сәбәп бар. Шәхес культы һәм торгынлык елларында татар матбугаты бик тә кысылган булгач, ягъни кирәк кадәр санда милли гәзитләр һәм журналлар басылмагач, үз көчләренә, сәләтләренә ихтыяҗ, сорау юк дип уйлап, безнең бик күп сәләтле яшьләребез башка тармакларда эшли, тырыша, көч куя башлады. Милли матбугат булмау аркасында әнә шул рәвешле татар әдәбиятына зур зыян килде…
Инде бөтен җирдә татар мәктәпләренең ябылып бетә язуын әйткән дә юк! Шулай итеп, бөтен татар җирендә телсез һәм денсез буыннар үстерелде.
Югарыда санап кителгән тамырлар киселгәч, татар әдәбиятына көрәшчеләр каян килсен соң?! Алар бит юктан бар булмый! Аларга бит яшьтән үк көрәшләрдә чыныгып үсәргә кирәк. Ә моның өчен матбугат кирәк, мәктәп кирәк! Гомумән, милләтне терелтү һәм югалтмый саклау өчен мөһим булган өч зур көч бар дип саныйм мин: милли мәктәп, дин һәм матбугат!
Мин көрәшчеләр азлыкның сәбәпләренә тукталдым. Ләкин әле тагын шунысы да бик борчый: байтак кына әдипләребездә көрәшче сыйфатлары булса да, алар кискен торган мәсьәләләргә катнашырга теләмиләр, читтә калуны мәгъкуль күрәләр. Элеккеге еллардагыча әйтсәк, үзләренең башлары өчен борчылалар. Кайберсе хәтта бәхәсле мәсьәләне хәл итү вакытында үз позициясен белдерергә дә курка. Һәр тармакта була торган үтә сак кешеләр, хәтта ялагайлык белән көн күрүгә ризалар да бар иҗатчылар арасында… Ә бит алар — үзләре халыкны иман ныклыгына ышандырырга тиешле кешеләр!
Иң ахырдан булса да әйтим: әлбәттә, чын көрәшчеләр дә бар бүген татар әдипләре арасында. Аларның байтагын сез инде үзегез дә бик яхшы беләсез.

— Әйе, «Казан утлары» журналында Сез алып барган «Тукайлар рухы» дигән әңгәмәләр аша без татар халкының кыю рухлы каләм ияләре Салих Баттал, Нурихан Фәттах, Роберт Батулла, Мөдәррис Әгъләмов һәм Фәүзия Бәйрәмовалар белән таныштык. Ничек уйлыйсыз, бүгенге әдәбиятта әнә шулай Тукайча кыю итеп язучы һәм яшәүче әдипләр тагы бармы әле?

— Мин биредә әдәби тәнкыйтьче буларак та, шулай ук гражданин буларак та, иң беренче итеп Айдар Хәлим исемен әйтер идем. Шагыйрь һәм публицист Айдар Хәлим исемен. Сез инде үзегез дә бик яхшы беләсез: ул бүгенге көндә Чаллы шәһәрендә яши һәм Башкортстан татарларының хокуклары өчен кайнар көрәш алып бара, матбугат битләрендә ялкынлы мәкаләләр белән чыгыш ясый. Сез әйткәнчә, бүгенге көндә ул нәкъ менә Тукай шикелле яши һәм көрәшә.
Әдәбиятыбызның иман баганасы булырдай андый шәхесләр тагын да бар, әлбәттә. Тәнкыйтьче Фәрваз Миңнуллинга, мәсәлән, бик күп язучылар әнә шундый карашта. Аның «халыкка һәм әдәбиятка хезмәт итү» дигән ныклы иманы, ышанычы бар. Һәм ул аңа беркайчан да хыянәт итми. Язучылар берлеге рәисе урынбасары булып эшләгәндә, ул, милләт һәм әдәбият мәнфәгатен яклап, югарыдагы нинди түрәләр белән генә конфликтка кермәде?! «Казан утлары» журналында озак еллар әдәби тәнкыйть бүлеге мөдире булып эшләгәндә дә югары әдәби зәвык һәм, моннан да бигрәк, чын принципиальлек күрсәтте. Теге яки бу хәйлә белән кемгәдер яраклашуны белмәде.
«Тукайлар рухы» дигән әлеге әңгәмәләрдә әнә шуның шикелле олы шәхесләр көрәшенең бай әхлакый һәм социаль тәҗрибәсенә игътибар итәсе иде. Аларның зур мәгънәле көрәшләрен бар тирәнлегендә аңларга тырышасы иде. Яшьрәк көрәшчеләргә алар тәҗрибәсен җиткерәсе иде. Хәзерге зур көрәшләр чорында бу бик тә мөһим нәрсә бит!

— Тукайлар турында сөйләшкәннән соң, тагын шундый бер сорау да телгә килә. Бездә инде озак еллар буе Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил исемендәге бүләкләр бирү тәртибе яши. Дөресен генә әйткәндә, шул уңайдан күп кенә низаглар, ризасызлыклар да туа. Аларны, әлеге бүләкләрне, бөтенләй бетерергә кирәк дигән сүзләр дә ишетелгәләп ала… Ә Сез ни фикердә икән?

— Чыннан да, әлеге бүләкләрнең халык тарафыннан бөтенләй яратылмаган кешеләргә дә бирелүе булды бит. Хәтта татарча сөйләшә белмәгән, татар милләтенә каршы мөнәсәбәттә торган «татар» язучыларына да бирелде ул. Ә сәбәбе нәрсәдә? Сәбәбе шул инде: торгынлык елларында партия өлкә комитеты бөтен тормышны үз кулында тотарга теләде. Алар үзләре сөйләгән, алар сүзен тыңлаган, аларча язган кешегә премия дә бирдертте! Һәм әле тагын урындагы язучыларга — инде бусы сүз тыңлаган өчен, өлкә комитеты сүзеннән чыкмаган өчен, алар җырын җырлаган өчен — премия бирү гадәте дә бар иде. Менә хәзер, Тукай яки Җәлил исемендәге бүләкне торгынлык елларында алган, әмма үзенең яшәү рәвеше һәм иҗаты буенча бөтенләй Тукай белән Җәлилгә каршы булган әлеге адәмнәргә карыйсың да — аларны бары тик кызганасың гына! Бары тик шул гына…
Ә бит безнең бүләк алмаган Нурихан Фәттахларыбыз, Мөдәррис Әгъләмовларыбыз, Зөлфәтләребез бар… Хәзер, чын халыкчан әдәбият иркен сулыш ала башлагач, байтак лауреатларның тыны да чыкмый… Шулай булгач, тормыш барысын да үз урынына куйды дигән сүз!
Ә бүләкләүләр мәсьәләсенә конкрет килгәндә, башка әдәбиятларда андый бүләкләр күбрәк тә әле. Бездә дә шулай итәсе иде. Мисал өчен, нигә әле безгә Язучылар берлегенең һәр жанр буенча берәр бүләген булдырып, аны ел саен биреп бармаска?! Мондый эш эшләнә калса бик күңелле булыр иде. Иҗат ул — күңел җимеше бит. Күңеле үскән кеше тагын да канатланыбрак яза башлый. Димәк, без шул юл белән чын иҗатчыларны зуррак уңышларга дәртләндерә алыр идек…
Әзме-күпме үпкә анысы аның котылгысыздыр инде. Һәрхәлдә, бүләк алу — иҗатчы өчен төп максат түгел бит. Алай булса, иң авыр елларда да Әмирхан Еникиләр, Нурихан Фәттахлар, Салих Батталлар, Роберт Батуллалар әсәр яза алыр идемени?!

— Элеккерәк елларда басылган мәкаләләрегездә Сез еш кына «Татар әдәбияты тормыш: таләпләреннән артта кала» дигән фикерләр үткәрә идегез.  Менә бу яңа чыккан китабыгызда исә андый гыйбарә очрамый. Эш нәрсәдә икән — татар әдәбияты хәзер чынлап та тормыш таләпләренә тулырак җавап бирә башладымы? Әллә хикмәт бүтәндәме?

— Элеккерәк елларда татар әдәбиятының тормыш таләпләреннән артта калуы хакында язганда барыннан да алда шул күздә тотыла иде: безнең әдәбиятта официаль фикернең бик тә көчле булуы, югарыдан төшерелгән темаларның өстенлек итүе, үткен торган әхлакый һәм милли мәсьәләләргә әдипләребезнең алынырга куркуы, андый якларны читтәнрәк әйләнеп үтүе. Язучыларның байтак кына проза әсәрләрен технологик процесслар басып китте, аларда кеше һәм аның катлаулы, каршылыклы эчке дөньясы түгел, ә таш һәм тимер җайсызлыгы өстенлек итте. Әлбәттә, андый тенденция башка әдәбиятларда да булды һәм шактый гына көчле булды, чөнки бу бик җиңел юл иде, ул рәвешле язып югарыдагы түрәләр мәхәббәтен һәм дәрәҗәле исемнәр дә яулана иде. Ләкин башкат әдәбиятларда язучылар саны бездәгедән күбрәк иде һәм бигрәк тә Мәскәү, Ленинград ише шәһәрләрдә, Балтыйк буе республикаларында алар безнекеләргә караганда нык кыю иделәр.
Әнә шул сәбәпле алар әлеге начар тенденциягә уңышлы рәвештә каршы тора алдылар, үз әдәбиятларында таш һәм тимер җайсызлыгының көчәюен булдырмадылар.
Башка милләтләрдә әнә шундый алдынгы рухлы әсәрләр иҗат ителә һәм басыла торуын белгәнгә күрә, минем мәкаләләргә әлеге Сез игътибар иткән «артта калу» дигән сүзләр килеп керде. Мин алардан хәзер дә баш тартмыйм. Ләкин соңгы елларда бездә матур гына җанланыш сизелә. Проза өлкәсен алсак: торгынлык елларында да баш бирмәгән Әмирхан Еники, Нурихан Фәттахлар янәшәсенә соңгы елларда күпләгән башка прозаикларның да кызыклы роман-повесть-лары өстәлде. Димәк, шулай булгач, артта калу турында сүз алып бару ярамый. Аннары Сезнең әлеге сорауга шуны да ялгап китәсе килә: хәзер инде безгә, гомумән, тормыш таләпләре хакында түгел, ә үзебезнең татар укучыларының күңел ихтыяҗлары турында фикер йөртергә кирәк. Әдәбият-сәнгать әсәрләренең әнә шул таләпләргә җавап бирүе яки биреп җиткерә алмавы хакында сүз йөртергә кирәк. Минем бу соңгы китабымда әгәр дә сүз күбрәк әлеге дә баягы Ә. Еники, М. Мәһдиев, Р. Батулла кебек язучылар турында бара икән — бу хәл, барыннан да бигрәк, алар иҗатының милли рухлы, милли җанлы булуы белән аңлатыла.

— Бу фикерләр Сезнең карашлардагы эволюция хакында да сөйли түгелме?

— Әйе, бик дәрес. Ләкин ул элекке карашлардан баш Тарту хисабына дигән сүз түгел. Моның шулай икәнен дәлилләү өчен бер мисал китерәсем килә. Җитмешенче еллар ахырында булса кирәк, үзебезнең бер тәнкыйтьче белән минем арада бәхәс чыкты. Ул бәхәскә Әмирхан Еники иҗаты нигез иде. Теге тәнкыйтьче иптәш, минем белән бәхәскә кереп, мондыйрак сүз әйтте: әдәби әсәр зур әһәмияткә ия булсын өчен яки без сөйләп күнеккәнчә «бөек әсәр» дип атала алсын өчен анда гомумкешелек проблемалары чагылырга тиеш. Аның миллилеге исә артык әһәмиятле түгел… Ә минем уй исә болай иде: әдәбияттагы миллилек ул һәрвакытта да гомумкешелек белән килеп ялгана. Гомумкешелек идеясе, аның проблемалары бары тик миллилек аша гына үзенә конкрет гәүдәләнеш, яшәү таба ала! Чыннан да, җир шарындагы бөтен кешенең дә конкрет бер милләте бар, ул аерым бер милләт вәкиле бит!
Ниндидер эволюция хакында нәтиҗә ясау әле иртә булса да, мин үземдә әнә шундый фикернең һаман көчәя баруын сизәм. Икенче яктан караганда, мондый тенденция — тулаем бөтен кешелек җәмгыятенә хас күренеш. Милләтләргә игътибар арту, аларның һәммә яктан роле үсү тормышыбызның бик күп тармакларында күзәтелә ич. Димәк, тормыштагы мондый процесс — әдәби тәнкыйтьчегә дә тәэсир итә дигән сүз.

— Безнең язучылар еш кына әдәби тәнкыйтьнең тиешле дәрәҗәдә булмавыннан зарланалар, аңа карата шелтәле сүзләр әйтәләр… Сез ничек уйлыйсыз, тәнкыйтьче кеше үз вазифасын әйбәт итеп башкарсын өчен, реаль тормыш үзе нинди булырга тиеш?

— Биредә мин иң элек шуны әйтер идем: тәнкыйть үзе дә әзергә бәзер дигәндәй, тормышның җиңелләшкәнен, үзе өчен шартлар яхшырганын көтеп кенә торырга тиеш түгел. Ул иң башта тормышны, реаль чынбарлыкны яхшы якка, гадел рәвешкә таба үзгәртү өчен бик актив көрәш алып барырга бурычлы! Тормышта барган зур көрәшләрдә «бу безнең вазифага керми бит» дип әдәби тәнкыйтьче читтә калырга тиеш түгел. Чөнки хаклык, бигрәк тә милләт бәхете өчен көрәшү — һәрбер намуслы каләм иясенең төп максаты булып тора.
Әнә шундый яхшы, гадел киләчәк өчен көрәшеп, әдәби тәнкыйть үзенә дә шартларны уңайлаштыра. Халык, милләт белән бергә әдәби тәнкыйтьнең үз яшәве өчен дә шартлар арта бара. Мин биредә нәрсәләрне күздә тотам соң?
Милләт ирекле булып үз көнен үзе күрә башласа, аның милли мәктәпләре һәм милли матбугаты күбәячәк. Димәк, милли мәдәният тагын да алга китәчәк: әдәбиятның һәр тармагына күпләгән сәләтле яшьләр киләчәк, алар берсеннән-берсе кызыклырак, мәгънәлерәк әсәрләр иҗат итәчәк. Әдәби матбугатыбыз һәм нәшриятларыбыз җитәрлек дәрәҗәдә булгач, андый әсәрләр тиз арада дөнья күрәчәк, укучыга барып җитәчәк. Шулай икән әдәби тәнкыйтькә үзенең вазифаларын төгәл үтәү өчен мөмкинлек тә нык арта дигән сүз! Көндәлек матбугат битләрендә бик тиз арада, әдәби әсәр «суынып өлгергәнче» фикер уртаклашырга, әсәрнең яхшы һәм җитешмәгән якларын барларга җай туачак. Милләтебез әдәби-эстетик яктан тагын да югарырак дәрәҗәгә күтәреләчәк… Инде ул чагында укучыларыбыз белән эстетика хакында җентекләбрәк тә сөйләшергә мөмкин булыр. Политик һәм социаль мәсьәләләр бүгенге сыман үткен тормаганда, әсәрләрнең, барыннан да элек, нәфис әдәбият җимеше икәнлекләре тулырак ачылыр, шул якка күбрәк басым ясалыр. Ягъни, кыскача гына итеп әйткәндә, әдәби тәнкыйть үзенең вазифаларын әйбәт башкарсын дисәк, мондый шартларның үтәлүе кирәк: татар халкының үз мәсьәләләрен үзе хәл итүе, милли мәктәпләр һәм башка уку йортлары ачу, җитәрлек дәрәҗәдә милли матбугат, нәшриятлар һәм басмаханәләр булдыру… Менә шулар үтәлгән чагында, без бәлки әдәби тәнкыйтьтән зарланмый башларбыз.
Ул чагында әдәби тәнкыйтьчеләребез дә хәзерге шикелле берәм-сәрәм генә булмас, аларның саны да артыр (мин биредә әдәбият галимнәрен кертмим, әдәби тәнкыйтьчеләр хакында сүз алып барам). Димәк, сыйфат та күтәрелер. Милли аң хәзерге тизлектә үсә барса, мондый өметнең аклануына бик тә ышанам мин.

— Ә менә хәзерге чорда «Язучыларның төп бурычы нәрсә?» дип сорау куйсак, аңа нинди җавап алырбыз икән?

— Без ул сорауга күпмедер җавап бирдек тә бит инде… Милләтнең бәхетле, гадел тормышка ирешүе өчен бөтен көчне кую. Булган барлык илһамны, сәләтне, мөмкинлекне шуңа юнәлдерү. Әдәби әсәрләр аша да, төрле җыеннарда һәм матбугат аша халыкка җиткерелгән ялкынлы сүз белән дә, милләтне тупларга булышырдай башка төрле чаралар белән дә… Бу яктан мин урта буын әдибе Батулланы бик күпләргә үрнәк итеп куяр идем. Ходай тарафыннан зур талант белән бүләкләнгән ул әдип милли азатлыкка ирешү өчен безнең барыбызга караганда да активрак һәм нәтиҗәлерәк көрәшә.  Үзенең исемен татар тарихына мәңге онытылмаслык итеп яза ул. Реаль көрәше, эшләре һәм әдәби әсәрләре белән яза. Барыбыз да шулай кайнар йөрәкле, нык иманлы, милләтебезгә тугры булырга тырышсак иде! Бик кызганыч, байтак каләм ияләре әле бүген дә шома яшәүне һәм хәйлә белән көн күрүне өстен саный… Алар сүздә берне сөйләп, эштә, үз тормышларында кире үрнәк күрсәтәләр. Моны кеше сизми, укучылар белми дип уйлап тынычлана сыман алар. Ләкин аларның якын-тирәдәгеләре күреп, сизеп торган нәрсә, барыбер, халыкка бәреп чыга ул. Без капчыкта ятмый, диләр ич…

— Сез югарыда милли аң, милли хәрәкәт турында әйтеп киттегез. Бүгенге чорда Сез милли хәрәкәттә нинди уңышлар һәм нинди җитешсезлекләр күрәсез?

— Уңышлар барыбызга да билгеле инде, аларны тагын Бер мәртәбә санап торуның һич кирәге юктыр. Ә милли хәрәкәттә борчыган әйберләр бик күп. Барыннан да бигрәк, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләрнең һаман элеккечә яшәүләре,  фикер йөртүләре ачуны китерә. Алар тыштан татар халкының азатлык хәрәкәтен яклаган булып кыланалар, шуның өчен бөтен көчләрен бирүче сыман күренергә телиләр, ә икенче яктан, үзләренә тапшырылган өлкәдә, тармакта шул азатлык хакына бармакка бармак та сукмыйлар. Әле күбесе үзләренә тапшырылган эшне элеккедән дә начаррак итеп, торгынлык елларындагыдан да сүлпәнрәк итеп оештыра. Дөресрәге, югарыдан күзәтү дә, астан халык контроле дә юклыктан файдаланып, бөтенләй эшлексезлек күрсәтә алар! Милли хәрәкәт көч алып килгән бер чорда эш башындагыларның мондый эшлексезлеге халыкка бик кыйбатка төшә, республиканың күп тармагында хәлләр начарая бара. Мәдәният һәм әдәбият өлкәсендәге хәлләр миңа ныграк таныш: булганга — анысы бигрәк тә борчый. Башкалабыздагы әдәби кичәләрне оештыруга да салкынрак карый башладык хәтта! Милли мәгариф өлкәсе инде кемне генә борчымый икән?! Менә шундый сәер хәл: Мәгариф министрлыгында югары урын биләп әллә ничә татар түрәсе утыра, ә Казанда татар мәктәбен ачу өчен җәмәгать активистлары гына йөри!
Шәһәр мәгариф бүлегендә һәм Казан районнарында бу эш белән бары тик чит милләт вәкилләре генә җитәкчелек иткәнен, дөресрәге аларның татар мәктәпләрен ачтырмау өчен тырышуларын мин сессиядә дә сөйләгән, матбугатта да язып чыккан идем. Әмма зур үзгәреш сизелми әле. Хәзерге чорда да берни эшләмичә эш башында утыра алачакларына шулай нык ышана микәнни соң ул түрәләр?!
Кыскача әйткәндә, без хәзер эш башындагылардан бик каты таләп итәргә тиеш! Республиканың Югары Советында да бу эш җитди куелырга тиеш!..

— Әлеге дә баягы дигәндәй, 1905 елгы революция чорындагы шикелле, нишләп безнең чорда әдәбиятта Тукай сыман көчле әдипләр юк?

— Моңа кадәр милли хәрәкәт бик нык кысылганга күрә әнә шулай ул! Хәтта патша Россиясендәгедән дә артыграк изелү булган бит бездә явыз Сталин һәм аның иярченнәре тарафыннан. Менә Сез уйлап кына карагыз: революциягә кадәр татарча газета һәм журналлар Рәсәйнең төрле почмакларында чыга, бик күп шәһәрләрдә китаплар нәшер ителә, мәчетләр эшләп тора. Ә «чәчәк аткан» социализм килгәч ничек булды?
Бары тик Казанда гына берничә басма калды, башкалары исә «үзәкләштерү» дигән бик матур хәйлә белән ябылды да бетте! Ә бит әлеге төбәкләрдә элеккечә, шул кадәрле үк санда татар халкы яшәп калды, алар аннан беркая да китмәде!
Аннан соң тагын шундый хәлгә күз ташлыйк. Октябрь революциясенә хәтле безнең милләт укый-яза белү буенча урысларның үзләреннән дә алдарак була. Ул хакта Ленин үзенең әсәрләрендә дә яза, бездә мәчет һәм мәдрәсәләр урысларга караганда артыграк икәнлекне әйтеп китә. Әлбәттә, Ленин күрсәтеп үткән бу факт бик тә күңелле нәрсә — безнең милләтнең эшкә, хезмәткә генә түгел, аң-белем алуга да бик әвәс икәнлеген тагын бер мәртәбә раслый ул.
Ләкин менә шул милләт, шул бик тырыш һәм намуслы халык соңгы елларда нинди дәрәҗәгә төшерелде соң? Моңа кадәр бүтәннәрдән алдарак булганы өчен явызларча үч алган шикелле эшләнде бит: хәзер илдәге бөтен татар балаларының бары тик 7 проценты гына үз телендә белем ала! Менә сезгә ике факт!
Хәзер кабаттан Ленин сүзләренә әйләнеп кайтыйк. Ләкин аның бүтән сүзләренә. Ул бит әле патша Россиясен «халыклар төрмәсе» дип атаган. Милләтләрнең бөтенләй хокуклары булмаганга күрә әнә шулай дип бәяләгән инде ул Россияне. Ләкин соңгы елларда милләтләр без югарыда күреп киткәнчә гаять тә түбән дәрәҗәгә кадәр төшкәч, инде хәзерге Россия нәрсә була соң?! Төрмәнең дә иң каты режимы — карцер була бит инде бу!
Сезнең сорау «Нишләп Тукай сыман көчле шәхесләр юк?» иде… Әйе, карцерда яшәгән кеше җәмгыять көрәшләрендә катнаша алмый инде ул. Бик нык изоляцияләнгән була бит ул!
Матбугаты да, мәктәбе дә, мәчетләре дә булмау — безнең милләтнең әлеге карцер режимында тотылып килгәнен тагын бер мәртәбә раслый. Тукайлар туу өчен менә хәзер генә әзме-күпме шартлар чыга сыман. Матбугатыбыз да, акрын гына булса да, ишәергә таба юл тота… Алла боерса, дигәндәй…
Ләкин әле куркучылар да бик күп! Алга-артка каранучылар бихисап! Бигрәк тә матбага башында торучылар әнә шундый — алар иң элек үз урыны турында уйлый, ә үзенең туган милләте хакында, аның зур рухи ихтыяҗлары турында түгел! Арабызда бары тик шәхси мәнфәгать белән генә эш йөртүчеләр дә бар: аларга мактаулы исем кирәк, дан һәм дәрәҗә кирәк. Биләгән урындыкларында халык өчен берни эшләмәскә дә риза алар. Ә хөкүмәтнең зур гына суммалы акчасын алып, кесәгә салырга берсе дә каршылык күрсәтми. Һич тә юк!
Бу мөнәсәбәттә мин халыкны да кыюрак булырга, җитәкчеләргә карата таләпчәнрәк булырга чакырыр идем. Чөнки хәзер җитәкчеләрнең халык тарафыннан сайланып куелу вакыты килде. Милләт өчен, җәмгыять өчен эшләмәүче кеше кирәкми хәзер халыкка! Бәс, шулай икән, димәк инде халык үзе кемнең эшләвен, ә кемнең эшләмәвен белергә һәм эшләмәгәннәрне урыннарыннан төшерү буенча үз сүзен әйтергә дә тиеш… Бу сүзләр дә Тукайлар туу мәсьәләсенә кагыла. Чөнки эш башында актив шәхесләр тормаса — алар астагы һәр төрле хәрәкәтне сүндерә бара. Димәк, хәзер үз милләтебезнең һәм милли хәрәкәтебезнең үз җитәкчеләребез тарафыннан ук кысылуы, изелүе мөмкин. Шуңа күрә без алардан бик кыю рәвештә, эш таләп итәргә тиеш! Эш!

— Яшь тәнкыйтьчеләр проблемасына да кагылып үтик әле. Алар бездә бик аз түгелме соң? Белүемчә, Сез элегрәк алар белән түгәрәк тә алып бара идегез шикелле…

— Әйе, тәнкыйтьче Фәрваз абый Миңнуллин нигез салган яшь тәнкыйтьчеләр түгәрәген без башта бәхәс клубы рәвешендә, аннары яшьләр түгәрәге диеп алып бардык. Кызыклы гына чаралар, очрашулар үткәрдек. Арада Фәрит Бәширов белән Әхмәт Сәхапов яшь тәнкыйтьчеләрнең Бөтенроссия семинарында да катнаштылар. Әхмәт хәзер инде үз китабын да чыгарды. Ә хәзер без, нигездә, индивидуаль рәвештә эш алып барабыз. Шулай ук яңа исемнәр, кызыклы авторлар бар. Менә, мисал өчен, Казан дәүләт университетын әле яңа гына бетергән Ләйсән Кәшфиева белән Рәмзия Хәлиуллина. Яки Чаллы шәһәрендә яшәүче Факил Сафин. Алар өчесе дә бүгенге әдәбиятны тирән аңлап, нечкә тоеп язалар. Һәркайсының иҗатта үз юнәлеше, алган проблемалары бар. Хәзер аларга бары тик активлык һәм, әлбәттә, тагын да зуррак таләпчәнлек кенә кирәк.
Яшь тәнкыйтьчеләр күбрәк пәйда булсын, тәнкыйть җанлансын дисәк, тагын шунысын да әйтми китеп булмый: безгә хәзер әдәби газета бик кирәк! Бер «Казан утлары» белән генә хәзер без татар әдәбиятын үстерә алмыйбыз. Әдәби газета булса ул бүтән жанрлар үсешенә дә нык ярдәм итәр иде. Мисал өчен, без хикәя тармагы артта дип, инде ничә еллар буе зарланабыз. Ә бит моның өчен, артталыкны бетерү өчен реаль эш эшләү кирәк. Сүз сөйләп кенә бу тармак алга сикермәячәк. Ә нинди эш? Әдәби газета кирәк. Бусы иң беренче эш. Аннары хикәяләргә күбрәк түләү кертергә кирәк. Әлбәттә, аның сыйфатына карап! Әлегә без бары тик күләмнән чыгып кына түлибез. Болай эшләү һич тә гадел түгел! Бу — сыйфат үсешен тоткарлый торган нәрсә!

— Ә бит «Язучылар әдәби газета чыгару өчен йөри икән» дигән сүз халыкка күптән чыккан иде. Сез үзегез дә Татарстан Язучылар берлегендә идарә әгъзасы бит әле. Шуннан чыгып әйтә алмыйсызмы соң, бу эш ни дәрәҗәдә тора?

— Сез үзегезнең бу соравыгыз белән яшь чакларны — «Идел» журналы өчен көрәшеп йөргән чакларны искә төшердегез әле… Чыннан да, ул чакта яшьләрнең үзләренә журнал сорау, таләп итү хәрәкәте шактый киң колач алган иде. Илнең бөтен почмакларыннан Мәскәүгә хатлар, телеграммалар ява иде. Без оештырган делегацияләр үзәккә бара иде.  Төрле дәрәҗәдәге югары җитәкчеләр бу эшкә мобилизацияләнә иде…
Инде менә хәзер Сез «әдәби газета» дисез… Әйе, язучыларның ул таләбе иң соңгы съезд резолюциясенә дә кертелгән. Яңа сайланган идарә әнә шул газетаны һәм Татарстан язучыларының үзләре өчен аерым нәшрият булдыру өчен көрәшергә тиеш диелгән анда. Идарә әгъзасы буларак Сезгә нәрсә әйтим микән соң? Анда миңа татар мәктәпләре белән шөгыльләнү эше йөкләнгән иде, мин хәл кадәренчә шул юнәлештә кыймылдарга тырышам. Билгеле, әдәби газета хакында сүзләр булып ала идарә утырышында. Ләкин ул юнәлештә системалы рәвештә эш баруы мәгълүм түгел. Минем уйлавымча, хәзерге вакытта артыннан ныклап йөрүче булса әдәби газета чыгару мөмкин эш. Инде барысы да үз кулыбызда бит. Бары тик мәшәкатеннән генә курыкмаска кирәк.

— Сезнең яңа китаптан бераз ераклашу кебек тоелса да, ә чынлыкта ул алай түгел, чөнки сүз һаман тормыш мәсьәләләре хакында бара, тагын бер сорау бирәсе килә. Татар язучылары һәм татар мәктәбе турында. Әгәр дә мәсьәләне кабыргасы белән куйсак: хәзер эш кемнән, нәрсәдән тора? Бу тармакта ни өчен уңышлар азрак?

— Әйе, татар мәктәбе — хәзер безне иң борчыган мәсьәлә! Милләт язмышы хәзер мәктәптә хәл ителә. Язучы Фәүзия Бәйрәмова мәктәпләргә христиан дине керә башлау турында борчылып язып чыкты. Монысы инде хәлне тагын да начарайта! Әмма шуны аңлап,  әлеге эш белән чынлап торып шөгыльләнүче бармы соң?! Нык ышанып әйтергә мөмкин: әлегә андый эш бармый.  Үз вазифалары буенча ул эш белән шөгыльләнергә тиешле түрәләр тыныч кына йөри бирәләр. Бигрәк тә Казанның мәгариф түрәләре бер дә селкенми. Әйткәнемчә, татар мәктәбе ачу артыннан бары тик җәмәгатьчелек вәкилләре генә йөри.  Хәтта республикабыз Югары Советының бу мәсьәлә буенча төзелгән комиссиясе дә конкрет эш күрсәтми әле.
Байтак иптәшләрдә республиканың мәгариф системасын икегә бүләргә кирәк дигән фикер бар. Мөгаен, шунсыз булмастыр, ахрысы. Ул чагында инде мәктәпләрне дә бүләргә кирәк була… Дин сабагы керә башлау моны тагын да ашыктыра. Чөнки безнең татар балалары христиан дине буенча сабак ала алмый бит инде!
Менә биредә без мәсьәләнең иң нечкә, иң авырткан җиренә килеп җиттек. Әгәр дә безнең җәмгыять һәм бигрәк тә республика җитәкчеләре, бүген мәктәптәге милли мәсьәләгә тиешенчә игътибар бирмичә, эшне үз агымына куялар икән — милли җирлектә конфликтлар куерасын көт тә тор! Без инде бүтән төбәкләрдәге трагедияләрне күреп тә туйган һәм аннан чын-чынлап куркабыз. Үзебездә дә андый хәлләр кабатланмасын дибез икән, хәзердән үк чарасын күрергә тиешбез. Соңга калгач, терсәк тешләве кыен булачак.
Шуңа күрә җәмәгатьчелекне вакытында кисәтәсе килә. Үткен проблемаларның үз вакытында хәл ителүен тиешенчә җитди итеп сорыйк, таләп итик!
Башка урыннардагы милли бәрелешләр нәкъ менә шундый җирлектә, хәл ителмәгән проблемалар нигезендә, барлыкка килделәр. Кан коелуга китерделәр.

— Ә менә милли китап мәсьәләсенә кагылсак… Бу да хәзерге вакытта иң мөһим мәсьәлә бит. Аерым алганда, Сез үз китапларыгызның таралуыннан канәгатьме? Һәм тулаем татар китабының таралуыннан? Бу өлкәдә нишләп була икән?

— Элеккерәк елларда, ягъни революциягә кадәр, татар китабының илдәге әллә ничә шәһәрдә басылуын әйтеп үткән идек. Минемчә, бу юнәлештә әнә шулай хәрәкәт итәргә кирәк. Уфа, Мәскәү, Әстерхан, Төмән ише шәһәрләрнең һәркайсында татар китабы басу эше яңадан торгызылсын! Югыйсә безнең бер Казан гына 7 миллионлы татар халкының рухи ихтыяҗларын канәгатьләндереп бетерә алмаячак. Бусы хәзер ачыкланды инде. Ул хакта язылган мәкаләләр дә басылгалап тора.
Мин алар белән килешәм.
Китап сөючеләр җәмгыятенең бары тик урыс китабын гына кайгыртуы турында да борчылып язучылар булды. Анысы да үтә җитди нәрсә. Ә ни өчен әле безнең республикада яшәп килүче җәмгыять урыс китабы өчен генә борчыла?! Бу мәсьәләне дә кабыргасы белән куяр чак җиткән бит инде!
Ә инде үз китабымның ничек таралуын алсак, әлегә алар 2 мең чамасы тираж белән басыла. Әлбәттә, моны күп диеп булмый. Бездә бит әллә никадәр китапханә бар, уку йортлары күпме! Тагын бит әле әдәбият белән кызыксынучылар да шактый. Газета-журнал битләрендә чыккалап торган язмалар аша без аларның да аз түгеллеген чамалыйбыз. Димәк, югарыда әйтеп кителгән тираж безнең китаплар өчен аз.
Гомумән, татар китабын тарату белән шөгыльләнүче махсус бер оешма төзелмичә, бу эшне җайга салып булмастыр, ахрысы. Кеше кайгысы кештәктә диләр бит. Безнең хәзерге оешмаларыбыз әнә шул рәвешле генә эш итәләр. Аннары ул хезмәткәрләрнең ала торган акчаларын татар китабын сату белән дә турыдан-туры бәйләргә иде. Шунсыз кызыксыну тумаячак. Ә инде реклама юклыкны без күпме талкымаган?! Эш һаман элеккечә бара. Дөресрәге бармый ул эш…

— Иң соңгы сорау мондый: Сезне хәзер бигрәк тә нәрсә борчый? Милләтнең бигрәк тә нинди мәсьәлә тирәсенә туплануы мөһим дип саныйсыз?

— Милләтебез үссен, тәрәккый итсен дип йөрүче фидакарьләр бар. Илебезнең төрле төбәкләрендә бар андый изге җаннар… Мөселманнарга яңа мәчетләр ачу артыннан йөрүчеләр дә байтак, шулай ук яңа басмалар булдыру өчен дә аерым кешеләр тарафыннан тырышлык куела. Әйткәнемчә, милли мәктәп дип тә йөрибез… Ләкин мине хәзер иң борчыганы: менә шушы кешеләр арасында үзара бәйләнеш, элемтә юк. Ә бит бер-берең белән элемтәдә торып эшләсәң, көч тә артып китә, теге яки бу эш оешканрак төс ала.
Халыкны, милләтне саклап калу өчен аеруча мөһим булган өч көч барлыгын без беләбез инде. Алар — дин, мәктәп һәм матбугат. Менә шушы өч тармак әһелләре арасында ныклы бәйләнеш булсын иде.
Әле шушы арада гына мин шәһәребезнең Киров районы мөселманнары үткәргән бер матур җыенда катнаштым. Аны Рамазан мәчете картлары әзерләгән иде. Ләкин аңа татар милләтеннән булган депутатлар да, җитәкчеләр дә һәм шулай ук башка әһелләр дә килде. Сүз уртак кайгылар тирәсендә барды: мәчетләр төзү, әхлак тәрбиясе, яшьләргә ана телендә белем һәм тәрбия бирү.
Менә шушының ише очрашулар еш үткәрелеп, эш бердәм план буенча барса — безнең милләт тормышында күңелле яңалыклар күбәячәк бит!
Барыбыз да әнә шуны аңлап эш итсәк иде. Болай иткәндә безнең һәммәбезгә дә җиңелрәккә туры киләчәк… Ә алда торган мәсьәләләр бик күп! Шуңа күрә хәзер безгә системалы һәм планлы хәрәкәт кирәк!

1990

(Чыганак: Вәли-Барҗылы М. Күңелем кошы: Укытучылар, педагогия колледжлары һәм югары уку йортлары студентлары  өчен кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004)



Комментарий язарга


*