Классик язучыларыбызның тәрҗемәи хәлләрен һәм иҗади эшчәнлекләрен җентекләп өйрәнүдә үз заманнарында басылып чыккан китаплары, вакытлы матбугаттагы чыгышлары гына түгел, кулъязма мираслары, шәхси архивлары да зур әһәмияткә ия. Тик шунысы бар: төрле-төрле сәбәпләр аркасында XX гасыр башы татар әдипләренең автограф-кулъязмалары өлешчә генә сакланып калган. Бигрәк тә сөекле шагыйребез Габдулла Тукай каләменнән чыкканнарның бик азы гына безнең заманга килеп җиткән. Болар хәзерге вакытта Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты кулъязмалар һәм текстология бүлеге мирасханәсендә 9 нчы номерлы фондны тәшкил итә. Хәер, кайбер кулъязмалар бүген дә аерым кешеләрдә, яисә аларның архивларында сакланырга мөмкин.
Тукай әсәрләре текстологиясендә кулъязма-автографларының кулланылу тарихы шактый кызыклы. Һәм гыйбрәтле дә шикелле.
1914 елда Шәрәфләр «Габдулла Тукаевның мәҗмугаи асаре»н (Җамалетдин Вәлиди тарафыннан язылган Тукайның тәрҗемәи хәле һәм әшгаре хакында бер мөляхазә белән) бастырып чыгаралар. Күләме — 463 бит. Ул шагыйрьнең үз кулы белән төзелгән дип санала. Рашат Гайнанов та аны Биштомлыкның соңгы — 5 нче томы ахырында урнаштырылган «Тукайның үзе исән чакта басылып чыккан китаплары исемлеге»нә керткән иде. Әлеге басмадагы текстларга күз салсак, бернәрсәне күрәбез: шагыйрьнең әүвәлге китап-җыентыкларындагы текстлар белән чагыштырганда соңгыларында шактый гына аерымлыклар, үзгәрешләр пәйда булган. Димәк, авыру хәлендә дә Тукай үз әсәрләрен моңа кадәр чыккан китапларыннан, газета һәм журналлардан хәрефкә-хәреф күчереп (яки күчертеп) кенә алмаган, бәлки аларга иҗади да якын килә алган. Ике дидактик рухтагы хикәячек — «Чылбырдагы эт» һәм «Тургайлар ашыймыз» автор фани дөньяда чакта бөтенләй дә басылмаган кебек. Моннан бер нәтиҗә чыга: «Мәҗмугаи асарь»нең наширендә — Гыйльметдин Шәрәф һәм әлеге мөляхазә авторы Җ. Вәлидиләрдә Тукайның кулъязмалары булган. Алар бу кулъязмаларга мөрәҗәгать итә алганнар шикелле.
1926 елда шагыйрь һәм драматург Фәтхи Бурнаш «Г.Тукай әсәрләре» дигән бер җыентык төзеп бастыра. Биредәге текстлар бөтенесе дә диярлек Тукай заманындагы басмалардан, газета һәм журналлардан җыйналган һәм, шунысы кызык, 1914 елгы басмага бернинди дә ишарә ясалмый. Димәк, Г.Шәрәфтәге кулъязма материаллар Ф.Бурнашка билгеле түгел (бәлкем, ул аларга әһәмият бирмәгәндер). Бурнаш әлеге китабына бары дүрт кенә әсәрне — «Авыл халкына ни җитми?», «Җавап», «Муллалар» һәм «Золым» шигырьләрен генә кулъязмадан алып урнаштыра, әмма аларның текстлары кайларда саклануын әйтми китә. Үкенечкә каршы, ул кулъязмалар хәзергә хәтле Тукайның шәхси архивы материаллары саклана торган дәүләти оешмаларга, фәнни китапханәләргә, музейларга килеп кермәгәннәр. Шунлыктан, Тукайның соңгырак басмаларын төзүче иптәшләргә әлеге шигырьләрнең текстлары шушы 1926 елгы җыентык буенча китерелүен әйтү белән генә чикләнергә туры килә. Ф.Бурнашның әлеге дүрт әсәр текстларын төгәл бирү-бирмәвен тикшереп булмый.
1929-1931 елларда Тукайның өчтомлыгын әзерләп бастырган Фатих Сәйфи-Казанлы да мәзкүр дүрт шигырьне Ф.Бурнаш төзегән китаптан күчереп урнаштыру белән генә канәгатьләнә. «Болар турысында Бурнаш, оригиналлары бар, диде, шуңар ышандым»,- дип яза ул искәрмәләрендә. Югыйсә, Ф.Сәйфи-Казанлы Ф.Бурнаштагы кулъязма оригиналлар белән de visu танышырга, текстларның төгәл, дөрес бирелешенә ирешергә тиеш иде бит! Ни сәбәптәндер, бу мөһим текстологик шарт үтәлми, кулъязмалар да билгесез язмышка ия булалар.
Өч томлы басманы әзерләгәндә Ф.Сәйфи-Казанлының үзенә исә Тукайның башка кайбер кулъязмалары белән танышырга туры килгән. Икенче томның «Искәрмәләр»ендә ул: «Татар мәдәният йорты янындагы китап палатасында Г.Тукайның ике кулъязмасы (моны ике төпләме дип аңларга кирәк — З.Р.) саклана. Бу кулъязмада Тукай үзенең шигырьләренең тарихын күрсәтеп барган», — дип яза һәм ары таба искәрмәләрдә томга кертелгән 22 шигырьнең кулъязмалары булуын хәбәр итә. Әйтергә кирәк, боларның егермесе Тукай исән чакта ук «Балалар күңеле» һәм «Күңел җимешләре» дигән китапларында, 1914 елгы «Мәҗмугаи асар»ендә нәшер ителгәннәр инде. Төзүче бу кулъязмалардагы текстларны әлеге басмалары белән чагыштырып чыккан күрәсең, чөнки 5 шигырьгә искәрмә язганда текстуаль аерымлыкларны да теркәп куйган ул. Мәсәлән, «Ана догасы»нда 11 нче юл «Агадыр чишмә төсле мескинәмнең күзләреннән яшь» дип, «Сабыйга» да 7 нче юл «Син әле үс һәм укып шунда аңларсың барын» дип бирелгән. Төзүче кайсы текстның нигезгә алынуын, әлеге кулъязмаларның Тукай әсәрләре төгәл бирелешендә нинди роль уйнавын язып, аңлатып тормый. Тукайның үз кулъязмаларын — автографларын кулына тотып караган, тикшергән хәлдә дә, Ф.Сәйфи-Казанлы аларны басмага нигез булырдай текст чыганагы итеп санамый шикелле. Ул елларда басма вариантлары булмаган очракларда гына кулъязмаларга мөрәҗәгать ителгән, шул чагында гына текст алар буенча алынган. Ф.Сәйфи-Казанлы исә үзе әзерләгән басмага әлеге «Ана догасы» һәм «Сабыйга» шигырьләрен Тукайның «Балалар күңеле» китабындагыча бирә. Тукай бер шигырен кулъязмада «Кыш белән бәхилләшү» дип исемләгән булса, төзүче аны «Балалар күңеле» һәм «Мәҗмугаи асарь» буенча «Кышка бер сүз» дип атый.
Ләкин бер нәрсәгә игътибарлы Ф.Сәйфи-Казанлы ул кулъязмаларда Тукай теркәп куйган төгәл вакыт-даталарны искәрмәләрендә дә күрсәтеп бара. Һәр шигырь ахырында язылу елы, ае, көннәре булу бу кулъязмаларның нәкъ менә Тукайныкы икәнлегенә шик калдырмый. Чит бер кеше генә күчергән булса, әсәрләрнең язылу вакытларын кайдан алып хәбәр итәр иде икән?
Кыскасы, бу кулъязмалар текстларны ачыклау һәм әсәрләрнең хронологиясен билгеләү җәһәтеннән зур әһәмияткә ия булганнар. Кызганыч хәл, алар да югалганнар (бәлкем, берәр кешенең шәхси архивында сакланадыр да әле!).
Өчтомлыкта болардан тыш тагын берничә шигырьнең автографы турында мәгълүмат китерелә. Бу очракларда инде төзүчебез дә текстларны шушы кулъязмалары буенча әзерләргә мәҗбүр, чөнки алар Тукай исән чакта бер генә җирдә дә басылмаганнар. Мәсәлән, ул «Яшен яшьнәгәндә» шигыре белән шулай итә һәм искәрмәсендә болай ди: «Тукайның бу шигыре «Ялт-йолт» журналының рәсми редакторы Әхмәт Урманчеевның өендә сакланган Г.Тукай кулъязмалары арасыннан чыкты. Шигырьнең астына «26 июнь, 1911, Гъ.Т.» дип куйган. Шигырьнең исеме астына «Исерек чагында язылган» дип язылган». Шагыйрьнең 1938 елгы «Сайланма әсәрләр»ендә дә текст үзгәрешсез, искәрмә дә сүзгә-сүз кабатланган. Соңга таба, мәсәлән, Академик икетомлыкта (1943-1948), Беренче дүрт томлыкта (1955-1956) искәрмә кыскартыла һәм томанлы, конкрет булмаган рәвеш ала. «Яшен яшьнәгәндә» шигыренең тексты кулъязмадан алынуы, Икенче дүрттомлыкта (1975-1976) әйтелде (төзүчесе Р.Гайнанов) һәм кулъязманың Г.Ибраһимов исемендәге институтта саклануы күрсәтелде.
Кулъязмада шигырьнең исеме янында ук «Исерек чагымда язылган» дигән искәрмә дә бар. Ф.Сәйфи-Казанлы аны «Исерек чагында язылган» дип укыган һәм тексттан аерып алып, томның аңлатмалар һәм искәрмәләр өлешенә урнаштырасы иткән. Аннан соңгы басмаларда исә бу искәрмә турында бер сүз дә әйтелми. Факсимилесен биргәндә дә ул сүзләрне (Тукайның үз искәрмәсен!) төшереп калдыралар. 1985 елгы томда гына факсимиле ниһаять тулысы белән бирелә, ә басма тексты эчендә исә ул китерелми. Күрәсең, бу сүзләр Тукай образына — сөекле шагыйребез образына тап төшерү дип уйлангандыр.
Өчтомлыкка тексты Тукай кулъязмасы буенча урнаштырылган тагын бер шигырьгә Ф.Сәйфи-Казанлы искәрмәне болай дип яза: ««Кечкенә музыкант» шигыре дә Әхмәт Урманчеев өендә сакланган кулъязмалар арасыннан чыкты. Бусының тарихы да куелмаган һәм имзасы да юк. Карандаш каләм белән генә язылган. Шигырь язылып бетмәгәнме, әллә бетеп тә соңгы кисәге югалганмы? Бу шигырьнең Тукай шигыре булуында шик юк. Чөнки шигырьнең уртасында «Килә аннан бер тыңнасаң мәче таушы. Бер тыңнасаң чинау килә, бер тыңнасаң майламаган арба тәгәрмәче таушы» шигыре икенче урында «Шүрәле» псевдонимы белән «Граммофонда татар җырлары» дип басылган. Шуңар күрә моның Тукай шигыре булуында икеләнерлек бер урын да юк, шуның өстенә, кулъязмасы — бөтеннәй Тукай рәсме хаты. Шуны да әйтергә кирәк, бу кулъязма карага язган (каралама — З.Р.) хәленчә, бер дә эшләнмәгән, шуңа күрә кайбер мисрагъларында зур кытыршылык бар. Кайсы елны язуы да куелмаган». Күрәбез, Ф.Сәйфи-Казанлы бу юлы искәрмәне тулырак язган, шигырь тексты да, әйткәнебезчә, кулъязма (автограф) буенча бирелгән. Тик өчтомлыкның бик ашыгыч әзерләнүе аркасындамы, текстта ялгышлыклар да киткән. Менә аларның берсе. «Бер тыңнасаң чинау килә, бер тыңнасаң» дигән юлда «килә» сүзе төшеп калган һәм моның нәтиҗәсе буларак мисрагъта Ф.Сәйфи-Казанлы үзе үк әйткән «зур кытыршылык» та барлыкка килгән. «Кытыршылык» белән басылу бүген дә дәвам итә
әле. Искәрмәләрдә төзүчеләр «Тукай кулъязмалары арасыннан табылып, Октябрьдән соң гына басыла башлаган» дип язу белән генә чикләнәләр, кулъязмасы турында төгәл мәгълүмат бирмиләр, ә текстын 1929 елгы дефектлы басмадан алып кертәләр. Бактың исә, «Кечкенә музыкант»ның Ф.Сәйфи-Казанлы тасвирлаган кулъязмасы Г.Ибраһимов исемендәге институт мирасханәсендә 1940 елдан бирле саклана икән бит. Шунысын да әйтик, 1929 елдан бирле өченче строфа:
Тынычлыкны боза аның әче таушы,
Килә аннан, бер тыңнасаң, мәче таушы.
Бер тыңнасаң — чинау, бер тыңнасаң –
Майламаган арба тәгәрмәче таушы —
дип нәшер ителә. Күрәбез, биредә өченче юлда шигырь ритмы бозылган, үлчәмгә ике иҗек тулмый. Бу «кытыршылык»тан чыгу өчен төзүчеләр «чинау» сүзе алдыннан сызык билгесе куеп, көттерү интонациясе хасил итмәкчеләр. Әмма дефектлы юлны төзәтү мөмкинлеге дә бар ич. Ф.Сәйфи-Казанлыга да, аннан соң эшләгән текстолог-төзүчеләргә дә Тукайның «Граммофонда татар көйләре» исемле бер шигъри парчасына гына мөрәҗәгать итү кирәк иде ләбаса. Анда әлеге шигъри юл «Бер тыңнасаң чинау килә, бер тыңнасаң» дип бирелгән. Киләчәктә «Кечкенә музыкант»ның бу мисрагы төзәтелеп басылырга тиеш дип беләм.
Тукай әсәрләре басмаларында, фотоальбомнарында тагын унөч шигырьнең кулъязмаларыннан факсимилеләр урнаштырылып килә. Ләкин текстлар үзләре күпчелек очракта алар буенча түгел, бәлки Тукай заманындагы басмалардан алына. Гәрчә бары берсенең — «Рамазан гаетендә Иблиснең шайтаннарга хитабы» исемлесенең генә кулъязмасы караламаны хәтерләтә. Соңгы дүрт һәм биштомлыкларда төзүчеләр никтер бу кулъязма турысында бернинди дә мәгълүмат китермиләр. Факсимилеләре булса да, әлеге унөч шигырьнең унысы кулъязмасын гына кулга тотып карый алабыз бүген. «Толстой сүзе», «Тәфсирме, тәрҗемәме?», «Толстой сүзләре», «Буш вакыт», «Мәктәп» исемлеләре Г.Ибраһимов исемендәге институт мирасханәсендә сакланалар. Алар 1913 елда «Аң» журналының 7 нче һәм 8 нче саннарында дөнья күргән, хәзерге басмаларына шуннан алып урнаштырыла, әмма, ни сәбәпледер, төзүчеләр кулъязмалары хакында бер сүз дә әйтмиләр. Гадәттә, автор иҗат ирке-ихтыяры кулъязма автографларында тулырак чагыла, шунлыктан бу юлы да текстлар мәзкүр кулъязмалар буенча басылырга тиеш иде.
Тукай әсәрләре басмаларында факсимилеләре генә китерелә торган текстлар да очрый. Мәсәлән, 1914 елгы «Мәҗмугаи асарь» китабы Тукайның «Исемдә» шигыре факсимилесе белән ачыла һәм шуннан алынып фотоальбомнарына, басмаларына кертелә. Шулай ук «Татар мөхәрриренә», «Бишек җыруы» дигән шигырьләре кулъязмаларының факсимилеләре дә басылып килә, ләкин искәрмәләрдә исә бу турыда дәшми узыла.
Кулъязмаларның әһәмиятен ассызыклау өчен «Золым» шигыренең басылу тарихын искә төшермәкче булам. Алда әйттек: ул 1926 елда Ф.Бурнаш төзеп чыгарган җыентыкта «Бер җирдә дә басылмаган» дигән искәрмә белән китерелә. Аннан соңгы күптомлыкларына да шигырь шуның буенча гына бирелә. Ләкин кулъязмадан эшләнгән факсимилесе дә бар бит аның (ул беренче мәртәбә 1938 елгы «Сайланма әсәрләр» дә күренә)! Аңа һаман да игътибар ителми. Ә кирәк иде игътибар итәргә, ул чак Тукай тексты тагын да төгәлрәк бирелер иде, минемчә. Хәзер 2 нче һәм 10 нчы мисрагълары «Тәзкирәңә мөслим диеп игълан таккан» һәм «Аһ-ваһыңнан һичбер вакыт бушанмыйсың» дип укыйбыз, ә факсимиле буенча исә бу юллар «Тәзкирәңә мөслим дигән игълан таккан» һәм «Аһ-ваһыңнан һичбер минут бушанмыйсың» дип укылырга тиеш була.
Киләчәктә, Тукай әсәрләренең яңа фәнни басмаларын әзерләгәндә (академик басмасын булдыру эшенә дә керешергә вакыттыр), төзүче-текстологлар шагыйрьнең кулъязмаларын күз уңында тотарлардыр, аларда авторның ирек-ихтыяры төгәлрәк чагылуын онытмаслардыр.
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)