Моннан ике ел элек Габдулла Тукай энциклопедик сүзлек-белешмәсенең сүзлекчәсе басылып чыккан иде. Менә шушы сүзлекчәнең «Тукай һәм татар әдәбияты» дигән дүртенче бүлегендә сөекле шагыйребез иҗаты белән теге яки бу дәрәҗәдә багланышы булган әдипләр исемлеге урнаштырылып, алар турында языласы мәкаләләрнең күләмнәре дә күрсәтелгән. Арада иң зурысы — нәкъ менә Нәкый Исәнбәт турындагысы. Кич тә очраклы түгел бу, чөнки классик драматург һәм олы галимнең күпкырлы иҗатында, кайсы гына чорын алып карамыйк, Тукай шәхесенә, поэзиясенә, образына бәйле яклар әледән-әле чагылып тора. Бүгенге кыска чыгышымда исә бу кызыклы күренешнең бары бер ягына — Нәкый Исәнбәтнең Тукай мирасын халкыбызга кайтару эшенә керткән өлеше мәсьәләсенә генә тукталырга уйлыйм.
1929-1986 елларда чыккан Тукай күптомлыкларының берсендә дә Нәкый Исәнбәт төзүче яисә фәнни редактор сыйфатында катнашмаганлыктан, сүз кузгатырга нигез дә юктыр, бәлкем. Әмма, аның язган мәкаләләрен барлап чыксаң, кайбер чыгышларын хәтердә яңартсаң, әлеге мәсьәләгә караган фикерләре, һичшиксез, томнарны әзерләгәндә өйрәнелгән һәм томлыкларның текстологик сыйфатын күтәрүгә хезмәт иткәнлеген, яисә хезмәт итәргә тиеш булганлыгын күрербез.
Нәкый Исәнбәт иҗат мирасының тулы фәнни библиографиясе төзелеп басылмавы аркасында, чыгышымда материал өлешчә генә файдаланылган булып чыгар. Бүген исә мин аның дүрт мәкалә һәм рецензиясенә нигезләнеп кенә фикер йөртәм. Алары гына да Исәнбәтнең бу мәсьәләгә карашларын ачык күзалларга мөмкинлек бирә. Аларның икесендә — «Совет әдәбияты» журналының 1945 елгы 5 нче, 1949 елгы 7 нче саннарында чыккан рецензияләрендә Тукайның Академик дип исемләнгән ике томлы басмасы бәяләнә, «Тукайның моңарчы чыккан җыентыкларына кермәгән кайбер шигырьләре» һәм «Тукайның әлегәчә игълан ителмәгән бер шигыре» исемле мәкаләләрен «Казан утлары»ның 1966 елгы 4 нче һәм 1969 елгы 4 нче саннарында укыйбыз. Монда исә һәрберсенә аерым-аерым тукталмастан, алардагы фикерләрне гомумиләштереп кенә әйтү кирәктер.
Текстологик тикшеренүләрнең бурычлары арасында иң мөһимнәре булып өч нәрсә — текстларның авторлыгын ачыклау, укучыларга әсәрләрне авторлары ирке-ихтыярын бозмый тәкъдим итү, текстларны басмаларга дөрес урнаштыру санала. Тукай иҗат мирасына килгәндә дә, бу мәсьәләләр, инде җитмеш ел чамасы әдәбиятчы галимнәребез Тукай текстологиясе белән шөгыльләнеп алуларына карамастан, бүген дә тулысынча ук хәл ителмәгән хәлдә кала, бүген дә алар актуаль. Моның беренче сәбәбе — Тукайның кыска гына иҗат гомерендә күптөрле псевдонимнар кулланып язганлыгында. Кайбер әсәрләрен исә имзасыз гына да бастырган бит әле ул. Исәнбәт бу мәсьәләнең җитдилеген яхшы аңлый, Тукай иҗатын мөмкин кадәр тулырак басмаларда чыгару турында кайгырта. Академик басманың 2 нче томына «Ялт-йолт» журналындагы текстларның бары тик 20-25 саннарындагысы гына алынып, аның 30 лап саныннан алынмауны, шулай ук «Уклар» һәм «Яшен» журналларыннан аз кертелүне «псевдонимнарны ачу өстендә җитәрлек гыйльми тикшеренүләр уздырылмау» нәтиҗәсе итеп саный. Исәнбәт «Кәфештатыюш» имзалы текстларны томга кертүгә каршы чыга, чөнки Тукай бу вакытларда инде каты авыру хәлдә Клячкин шифаханәсендә ята һәм, әйтик, һич тә үзе катнашмаган җыелышның отчетын — «Татар мәҗлесе» исемле мәкаләне яза алмый. 60 еллар ахырында Исәнбәт Тукайның тугыз шигырен «Казан утлары» журналында тәфсилле аңлатмалар белән бастырып чыгарды. Юкка гына ул аларны үзенең мәкаләләрендә «әлегәчә игълан ителмәгән», «моңарчы чыккан җыентыкларына кермәгән» дип атамый, чыннан да, аларның җидесе Тукай томлыкларында урын алмаган була әле. Исәнбәт белән якыннан аралашып, киңәшләшеп яшәгән Рашат Гайнанов Икенче дүрттомлыкны һәм Биштомлыкларны әзерләгәндә боларны җентекләп өйрәнде һәм томлыкларга урнаштырды, икенче дүрттомлыкньщ аңлатмалары һәм искәрмәләрендә исә бу турыда әйтте дә.
Тукай текстлары томлыкларында ничек бирелә — Исәнбәт бу катлаулы мәсьәләгә аеруча игътибарлы булды. Академик басманың беренче томы турында сүз алгач, ул, мәсәлән, анда күп кенә ялгышлар таба, алар гади хәреф хатасы гына түгелләр. Исәнбәтнең иң зур таләбе: «Тукай шигырьләрен Тукай язганча дөрес кенә иттереп бастырып чыгарырга кирәк». Томда шигырьләр шактый бозып бирелгәннәр, иҗекләр саны сакланмый, сүзләр алмаштырыла, яисә төшереп калдырыла, тыныш билгеләрен куюда тәртипсезлекләр, бигрәк тә өтерләр белән уйнаулар күп, дип белдерә Исәнбәт. Төзүчеләр гарәп-фарсы алынмаларын ялгыш язалар, мәгънәләрен дөрес аңлатмыйлар. Исәнбәт фикеренчә, «Тукайның бу басмасы төзүчеләрнең шагыйрьгә гаҗәп дәрәҗәдә хөрмәтсезлек һәм игътибарсызлыкларның төрле яктан үрнәге булып тора».
Исәнбәтне Тукай томнарының композициясе, аларда жанр-хронология принцибының гәүдәләнеше дә борчый. Академик басманың 2 нче томында хатлар һәм истәлекләрне китапның башында ук урнаштыруга ул һич тә риза түгел, чөнки академик басмаларда алар иң соңынтын гына китерелергә тиеш. Беренче томны төзүчеләр хронологияне дә бозганнар, мәсәлән, 1912 елгы «Авыл халкына ни җитми» шигырен 1908, 1909 елгы «Муллалар»ны 1912 елгы әсәрләр арасында биргәннәр, ә бу шагыйрьнең иҗат юлын хакыйкатьтә барынча күзаллауга комачаулый. Томнарда Тукай әсәрләренә языла торган искәрмә һәм аңлатмаларның сыек, төгәл булмавы да Исәнбәттә ризасызлык тудырган. Моңа ул мисал рәвешендә «Иртә» шигыре хакындагысын китерә, бердәнбер восток-мәшрикъ сүзенең очравына нигезләнеп кенә аны рус телендәге «Утро» шигыреннән файдаланып язылган дип күрсәтүне зур хата итеп саный, әгәр инде чыннан да файдалану булган икән, төзүчеләр моны исбатларга тиешләр иде. Шул ук мәкаләсендә Исәнбәт үзе тапкан «Тәүлек» шигыренә гаять тулы һәм кызыклы аңлатма бирә, Тукай энциклопедик сүзлегендә бу әсәр турындагы мәкаләдә Исәнбәтнең әлеге аңлатмасы һичшиксез файдаланырга тиешле.
Сүземне бер истәлек белән тәмамлыйсы килә. 1978 елның 15 ноябре иде. Ул көн Бауман урамындагы Тукай клубында Татарстан язучылар союзының тәнкыйть секциясе һәм безнең институт әдәбиятчыларының яңа чыккан Икенче дүрттомлыкны тикшерүгә багышланган берләштерелгән утырышы уздырылды. Бу утырышта Исәнбәтнең дә катнашуы һәм ике мәртәбә чыгыш ясавы хәтердә калган. Кайчандыр үзе төртеп күрсәткән кимчелекләрдән арыну буенча Рашат Гайнановның шактый зур эш башкаруын таныган хәлдә, ул Тукай текстологиясенә кагылышлы һәм чишелми кала килгән мөһим проблемаларны да кузгатты. Орфографиянең камил булмавы аркасында текстларны дөрес итеп бирү читенлеген, әзербайҗаннардан үрнәк алып, яисә Саблуковның «Коръән»ендәгечә Тукай әсәрләрен дә гарәп язуы һәм кириллицада янәшә бастыру турында уйларга кирәклекне, киләчәктә шагыйрьнең академик басмасын әзерләп, анда дини шигырьләрен дә урнаштыру, аларга мөнәсәбәттә вульгар социологизмны бетерү тиешлекне, томнарның техник яктан начар эшләнгәнлеген әйткән иде ул. Бүген, классик драматургыбыз һәм олы галимебез Нәкый Исәнбәт юбилеен билгеләп үткәндә, ул куйган фәнни таләпләр югарылыгында Тукайның академик басмасын әзерләү эше һаман да кичектерелүен искәртеп сүземне тәмамлыйм.
(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)