ТАТ РУС ENG

Рәмиев Зөфәр Шагыйрә Зәйнәп Сәгыйдә

Заманында татар әдәбияты классигы Фатих Әмирхан 1913 ел эчендә татар мохитында башкарылган эшләрне тикшергән мәкаләсен «Бу бәрәкәтсез елны без бер дә кызганмыйча вә бер дә сагынмаска булып озатып калабыз» дигән сүзләр белән тәмамлаган иде. Кызганычка каршы, әдип аннан соң килеп китә барган елларны да моның ише мәкаләләр язып озата алмаган. Әгәр язган булса, бу катлаулы, Октябрь революциясенә әзерлек елларында татар җәмгыятендәге яңарыш күренешләрен дә, бигрәк тә әдәбиятыбыздагы үсеш-үзгәреш чаткыларын үзенең үткер каләме белән күрсәтеп биргән булыр иде. Чыннан да, 1913-1917 еллар татар әдәбиятында, бигрәк тә лирик һәм эпик поэзия мәйданында яңа буын әдипләрнең дә шактый көчле һәм үзенчәлекле тавышлары яңгырый башлый. Алар күкрәгендәге шигырь уты, һичшиксез, бөек Тукай шигъриятеннән кабынган. Атап әйткәндә, кемнәр иде соң алар? Ул елларда кулына каләм алган дистәләгән шагыйрь һәм шагыйрәләрнең әсәрләрен биредә тикшереп чыгу һич тә мөмкин булмаган эш. Бу урында сүзне озынга сузмаска, бары тик бер шәхеснең — шагыйрә Зәйнәп Сәгыйдәнең иҗаты турында гына беркадәр фикер әйтергә ниятләнәбез.

Быелның апрелендә гомер баскычының туксан беренче басмасына аяк баскан Зәйнәп Сәгыйденең (Зәйнәп Хәлиулла кызы Якупова-Бакирова) актив иҗат эше белән шөгыльләнгән чоры — нәкъ менә 1915-1916 еллар. Шагыйрәнең псевдонимы ишарә иткәнчә, ул тумышы белән Оренбург шәһәре янындагы Сәгыйть бистәсеннән (ул күпчелек очракта Каргалы дип аталып йөртелә, хәзер исә Оренбург шәһәре районнарының берсе территориясенә кертелгән). Аның әтисе байларга хезмәт итә, ә бераздан үзе дә кечкенә генә бер кибет ачып, сату-алу белән шөгыльләнә.
1914 елда Сәгыйдә, яңа гына унҗиде яше тулган мөгаллимә, Оренбург губернасына кергән Аллабирде исемле авылның земство мәктәбендә укыта башлый. Әмма 1916 елда мәктәп ябыла һәм З.Сәгыйдә Оренбургта эшләп килгән Багъбостан ханымның кызлар мәктәбендә укытучылык хезмәтен үти, кичләрен русча укып белемен күтәрә, Фатих Кәрими, Шәриф Камал, Шәехзадә Бабич, Борһан Шәрәф кебек күренекле татар язучылары һәм журналистлары белән аралаша.
1921 елда тормышка чыккач, ул ире Ибраһим Бакиров белән Урта Азиягә күчеп килә. Озак вакытлар Үзбәкстанның төрле типография һәм нәшриятларында хезмәт итә.
З.Сәгыйдә кечкенәдән үк әдәбият белән кызыксынып үскән. Аның күңелен бигрәк тә бөек Тукай шигырьләре биләп ала, шагыйрьнең вакытсыз үлемен ул тирән кичерә. Бер автобиографиясендә ул: «Мин Тукайны яттан белә идем», — дип яза. Ташкент шәһәрендә күптән түгел булган бер очрашуыбызда исә Тукайны кояшка тиңләп сөйләде. Беренче мәртәбә кулына каләм алып, үзен шигърият мәйданында сынап каравы да бөек шагыйрьнең вакытсыз үлеменнән соң ук була. Шунысы да мәгълүм, З.Сәгыйдә яшәгән Оренбург төбәге бу чорда татар әдәбиятының, культурасының күренекле вәкилләрен үзендә туплый, шәһәрдә татар телендә «Шура» журналы һәм «Вакыт» газетасы да чыгып килә. З.Сәгыйдәне шигърияткә шушы мәдәни һәм әдәби мохит алып килгән булса кирәк. Аның барлык әсәрләре дә 1915-1916 еллар эчендә нәкъ менә шушы матбугат органнарында дөнья күргәннәр.
З.Сәгыйдә — башлыча лирик шигырьләре белән танылган шагыйрә. Профессор Мөхәммәт Гайнуллин язганча, аның әсәрләре «социаль эчтәлекле булулары белән аерылып торалар». Аларда яшь авторның иҗтимагый тормыштагы гаделсезлекләргә карата нинди позициядә торуы чагылыш таба. Контрастлы образлар, детальләр кулланып язылган «Нигә соң алай?» шигыре — моның ачык мисалы. Биредә ул берәүләрнең ярлы, берсенең бай булуын әйтә, ятимнәр, ярлы мескеннәр, сабыйларны яклап яза, һәм «Байлыгыннан, бәхетеннән шатланып көлсә бере, Бунда мескин ярлылар гел сызлана да иңрәнә» дип, гаделсезлек күренешләренә кискен каршы чыга. Шул чор матбугатында күренгән бердәнбер «Юләр егет» исемле хикәясендә чынбарлыктан алынган бер-ике вакыйганы тасвирлау аша З.Сәгыйдә байлар, хуҗалар һәм куштаннарның кешелексезлеген, аларга каршы куелып сурәтләнгән яшь эшче егетнең намуслылыгын ача алган. Шунысы мөһим, Зәйнәп Сәгыйдә Беренче империалистик сугышның гади халыкка фаҗигаләр алып килүен күрсәткән әсәрләр дә иҗат итте.
З.Сәгыйдә шигырьләрендә зур урынны борчылулы кичерешләр биләп тора. Аның романтик омтылышлары тирә-юньдәге тормыш тәртипләре, гореф-гадәтләр белән каршылыкка керә. Кайчак герой өметсезлеккә дә бирелеп куя, зарланып ала. Ләкин, ахыр чиктә ул бу авырлыкларга, кайгы-хәсрәтләргә бирешми, якты идеал өчен, ак таңлы, бәхетле тормыш өчен көрәшне дәвам иттерә, кыскасы, пессимистик хисләрне киләчәккә ышаныч белән карау җиңеп чыга.
З.Сәгыйдә революциядән соң да язган, мәсәлән, аның «Колхозчы кыз Айсылу» исемле күләмле шигъри әсәре булганлыгы билгеле. Әмма алар, кызганычка каршы, сакланмаганнар, бер өлеше исә Ташкентта җир тетрәү вакытында юкка чыккан.
Тыйнак һәм сабыр холыклы, аек фикерле Зәйнәп Сәгыйдә бүген дә татар әдәбияты һәм культурасы белән, республикабыз — Татарстан тормышы белән кызыксынып яши.

 

1987

 

 

Ташкенттан килгән хәбәр


/…/ 1986 елның ноябрендә, Ташкент тарафына командировкага барган чагымда, аның (Зәйнәп Сәгыйдәнең) фатирында озак кына сөйләшеп утырган идек. Гаҗәп тыйнак, озак яшәп тә зиһене чуалмаган, татарча матур итеп сөйли торган кеше булып чыкты бу апа. Каргалыда үткән яшьлек еллары, Фатих Кәрими, Гаяз Исхакый әсәрләрен гаять яратып укыганлыгы турында сөйләде ул, кызыклы фактлар китерде. Казандагы хәлләрдән шактый хәбәрдарбулып (70 елларда профессор Мөхәммәт Гайнуллин белән очрашкан, «Азат хатын» журналы редакциясендә булган), татар теленең кулланыш даирәсе тараюга күңеле әрни иде аның. Мин исә аңа каршы килеп, бәхәсләшеп маташтым…
Берара хатлар да алышып тордык. 1994 елның 21 апрелендә мин Ташкентка шылтыратып, аны туган көне белән котларга теләдем. Зәйнәп апабыз исән булып чыкты, ләкин колаклары ишетми башлаган иде инде.
Быел да шылтыраттым Ташкентка. Телефонга кызы Сөмбел апа (табибә) килде һәм ул Зәйнәп Сәгыйдәнең 1994 елның 30 октябрендә 97 яшендә дөньядан китүен хәбәр итте. Шулай итеп, егерменче гасыр башында кулларына каләм алып, иҗатлары белән татар әдәбияты үсешендә иң югары нокта булган «Егерменче гасыр башы татар әдәбияты» дигән феноменны тудыручыларның, минемчә, иң соңгы вәкиле дә безнең арабыздан китеп барган. Нишләмәк кирәк, табигать законы бу, табигатькә каршы бару мөмкин түгел. Әмма шунысы бар, бу еллар әдәби мирасы бүген дә яши. Тукай, Ибраһимов, Исхакый, Әмирхан, Камаллар һәм башка күренекле иҗатчыларның әсәрләре безнең рухи эзләнүләребезгә зур таяныч булып тора, хәзерге авыр заманда кыйблабыз югалган яшәештә үзебезне, үз урыныбызны табуга катнаша. (Кыскартып алынды.)

1995


(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)



 

Комментарий язарга


*