ТАТ РУС ENG

Иделле Газиз Тукай һәм Сабир

Менә без азербайҗан халкының классик шагыйре Сабир һәйкәле каршында басып торабыз. Хәзер дә, күп еллар үткәч тә, күз алдыннан китми ул. Бүген менә аны Казандагы Тукай һәйкәле белән чагыштырам. Кайбер охшашлык та бар кебек, һәр икесе гади, әмма мәһабәт постаментта бик тыйнак кына булып бөтен буйга басып торалар. Якыннанрак танышсаң, аларның тормыш һәм иҗат юлларында да, төп идеалларында да уртаклык бик күп. Сабир да, Тукай кебек үк диярлек, авыр, катлаулы тормыш юлы үтә. Дини мәдрәсәдә укый. Ярлы халыкның газаплы тормышын йөрәгенә якын итә, байларны, дин козгыннарын дошман күрә. Халык азатлыгы һәм бәхете өчен көрәшкә багышланган иҗаты, Тукай иҗаты кебек үк, 1905—1907 ел революциясе чорларында аеруча киң җәелеп китә. Ул үзенең шигырьләрендә, сатирик әсәрләрендә буржуа-алпавыт строен, андагы социаль гаделсезлекне, искелекне, дини фанатизмны фаш итә. Киң катлау укучылар массасына аңлаешлы гади халык телендә яза, хезмәт халкы тормышын, эшче һәм крестьяннарның типик образларын, халыклар дуслыгын җырлый.
Тукай иҗатындагы кебек үк, Сабир әсәрләрендә дә сатира алымы көчле була. Ул «Мулла Насретдин» исемле сатирик журналда актив катнаша. Бу журнал, Тукай катнашкан «Яшен», «Ялт-йолт» кебек, барлык искелеккә, халыкны изүчеләргә каршы, комсыз байларга каршы юнәлдерелгән була.
Сабир, Тукай кебек үк, чиктән тыш фәкыйрьлектә 1911 елда вафат була. Азербайҗан халкы аны тирән ихтирам итә. Әсәрләре бүген дә кат-кат басыла. Шулай ук аның күп кенә шигырьләре башка телләргә дә тәрҗемә ителеп тарала.
Заманында Тукай белән Сабир бер-берсенең иҗатлары белән яхшы таныш булганнардыр, әлбәттә. Сабирның кайбер шигырьләрен Тукайның татарчага тәрҗемә иткәнлеге билгеле. «Яшен» һәм «Ялт-йолт» белән «Мулла Насретдин» журналлары арасында да азмы-күпме бәйләнеш булган. Бу мәсьәләләр турында Бакудагы очрашуларда сүз булдымы-юкмы, мин хәзер моны тәгаен әйтә алмыйм. Шулай да, Галимҗан Нигъмәти, Һади Такташ, Гомәр Гали, Шәриф Камал кебек олы агайларыбыз Азербайҗан язучылары белән берничә тапкыр үткәрелгән гомуми дә, аерым-аерым очрашуларда да шундый уртак кызыклы, әһәмиятле булган мәсьәләләргә кагылмыйча үтә алмаганнардыр дип уйлыйм. Ә менә күптән түгел миңа «Казан утлары» журналында (1968 ел, № 4) Азәрбайҗанның әдәбият галиме профессор Азиз Шәрифнең «Тукай һәм Азербайҗан әдәбияты» исемле мәкаләсен бик кызыксынып укырга туры килде. Анда, хәтта, Тукай белән Сабирның кайбер шигырьләрендә эчтәлек һәм алым уртаклыклары булуы да исбат ителә. Моңа бик ышандыргыч мисаллар китерә ул. Азиз Шәриф үзенең мәкаләсен хәтта «Тукай һәм Сабир» дип кенә дә түгел, ә тагын да киңрәк итеп, «Тукай һәм Азербайҗан әдәбияты» дип исемләгән. Гомумән бу ике әдәбиятның элек-электән бер-беренә якын булуларын, тик бу мәсьәләнең әлегә кадәр тиешенчә өйрәнелми ятуын да әйтеп үтә автор.
Хәзер исә, Советлар Союзындагы барлык халыкларның әдипләре һәм әдәбиятлары арасында бәйләнеш киңәйгәннән-киңәя барган чорда, мондый бәйләнешләрнең революциягә кадәр үк булган мисалларына да игътибар итү, ул караңгы елларда да прогрессив әдәбиятларның бер-беренә якын торулары, хезмәт халкын изүчеләргә каршы көрәшкә өндәүдә үзара элемтә тотулары, бер-береннән өйрәнүләре кебек мәсьәләләр әдәбият галимнәренә тикшеренү-өйрәнү өчен шактый бай һәм кызыклы, әһәмиятле материал бирә алыр дип уйларга кирәк.
Болар — Бакудагы Сабир һәйкәлен хәзер менә күз алдыма кабат китереп бастырганда башыма килгән уйлар. Безнең бүгенге татар укучылары үзенчәлекле бу зур талант белән, Тукай рухлы тугандаш шагыйрь иҗаты белән тиешенчә таныш түгелләр. Сабирның нинди зур поэтик көч икәнлеге аның русча чыккан китапларыннан да күренә. Күренекле шагыйрь Сергей Васильев тәрҗемә итә аны русчага. Мәскәүдә Сабирга багышланган кичәләр үткәрелә, бу зур талант иясенең иҗатына сокланып сөйлиләр, язалар. Әйтергә теләгән фикерем-тәкъдимем шул: Сабирның бай эчтәлекле, югары шигъриятле әсәрләрен татар укучыларына да җиткерү эшенә керешәсе иде.

 

(Чыганак: Газиз Иделле. Беренче зур сәяхәт: Истәлекләр, очрашулар, уйланулар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1980)



Комментарий язарга


*