ТАТ РУС ENG

Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый

DSC00761

 

(Югары сыйныф укучылары арасында уздырыр өчен, Г.Тукай белән Г.Исхакый иҗатларына һәм тормышларына кагылышлы дәрестән тыш сәхнәләштерелгән чара)

Лилия МАНСУРОВА, Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге

 В.В.Карпов исемендәге лицейның I квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Г. Исхакый белән Г.Тукайның тормышларыннан мөһим фактлар белән таныштыру; Г. Исхакыйның программага кермәгән кайбер публицистик әсәрләре һәм Г. Тукайның укыту программасыннан тыш шигырьләрен, аларның музыкаль чагылышлары белән таныштыру.

Кичә барышы   

(Сәхнә ике өлешкә бүленгән. Ике өлештә дә өстәл һәм урындык тора. Өстәлләрдә – Г.Исхакый һәм Г.Тукай фотолары. Бер өстәл артында – Гаяз Исхакый, икенче өстәл артында Габдулла Тукай утыра. Өстәлләр дивар белән аерылган. Ләкин әдипләр, бер-берсен күрмәсәләр дә, капма-каршы утырганнар, икесе дә нидер яза, гәҗит укый. Сәхнәдә салмак кына «Әллүки» көе уйный.)

1 нче алып баручы. ХХ гасыр башы тарихыбызга татар халкының миллəт буларак формалашу, милли азатлык өчен көрəш һәм милли үзаң үсү чоры булып кереп кала.

2 нче алып баручы. Әлеге чорда барган үзгәрешләр милли элитабыз, интеллигенция вəкиллəре үсеп җитлегүенə, аларның дөньяда барган төрле вакыйга, процессларга үз карашлары формалашуга, шулай ук революцион-демократик татар əдəбиятының барлыкка килүенə һәм аның зур тизлек белəн үсеп китүенə сəбəп була.

1 нче алып баручы. Бу чор безгә Сәгыйть Рәмиев, Фатих Әмирхан, Галимҗан Ибраһимов, Галиәсгар Камал кебек зур әдипләр бүләк итә.

(Салих Сәйдәшевнең «Зәңгәр шәл» көе уйный, экранда ХХ гасыр башы әдипләре фотолары алышына.)

2 нче алып баручы. Берсеннән-берсе олуг затлар арасында Габдулла Тукай белән Гаяз Исхакый исемнәре аерым урын биләп тора.

 

1 нче алып баручы.

И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!

Дөньяда күп нәрсә белдем, син туган тел аркылы.

Халкыбызның гимнына әйләнгән бу шигырь юлларын һәрберебез дә белә, таный. Бөек шәхес, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның бик күп шигырьләре китапларда гына түгел, халык телендә дә саклана. Бөек шагыйрь, безне балачактан ук үзенең «Су анасы», «Шүрәле» әкиятләре белән әсир итеп, кулдан җитәкләп диярлек татар әдәбияты дөньясына алып кереп китә. Инде ничә буын аның шигырьләрен укып тәрбияләнгән!

(Алып баручылар сәхнәнең ике ягына чигенә. Габдулла Тукай, алгы планга чыгып, дәфтәреннән шигырен укый.)

Габдулла Тукай.

Җырлап торам, торган җирем тар булса да,

Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;

Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт

Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.

Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,

Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;

Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,

Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү харам.

Шикләнмибез дошманнарның көчендин без,

Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;

Шагыйрь гомре хәсрәт, кайгы күрсә күрер, –

Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.

Яхшылыкка эреп китәм – балавыз мин,

Мактап сөйлим изге эшне – бал авыз мин;

Бер яманлык күрсәм, сүгәм, мактый алмыйм! –

Ул тугърыда бик явыз, ай-һай, явыз мин!

Ачы булгач күңлем, шигърем ачы чыга,

Бәгъзән пешкән дип уйласам да – чи чыга;

Очырмакчы булсам былбыл күкрәгемнән,

Әллә ничек! – мыр-мыр итеп мәче чыга.

Мактаулыдыр аллы-гөлле нәрсә төсе, –

Тәмле нәрсә була күбрәк ачы-төче, –

Шулай итеп, ачы-төче язсам да мин,

Чыкса кирәк яхшы ниятемнең очы.

Пушкин илә Лермонтовтан үрнәк алам,

Әкрен-әкрен югарыга үрләп барам;

Тау башына менеп кычкырмакчы булсам,

Биек җир бит, егълырмын дип шүрләп калам.

Максуд җитәр; бара торгач — юл кыскарыр;

Әллә кайда яткан хиссият кузгалыр;

Бөкре түгел, төзәлергә кабер көтмим,

Тәңрем фәйзы минем күңлемгә эз салыр.

(Шигырьне укып бетерүгә, өстәл артына барып утыра, дәфтәренә нидер язуын, гәҗит укуын дәвам иттерә.)

1 нче алып баручы. Гаяз Исхакый татар әдәбияты мәйданына Габдулла Тукайга караганда иртәрәк килеп кереп дан казанса да, безнең соңгы буыннар өчен аның иҗаты әле ачылып кына килә, аның бөеклеген, аның фикер тирәнлеген без әле һаман да ачып бетермәдек кебек. Совет хакимияте сәясәте белән килешмичә, чит илләргә эмиграция-
гә күчеп киткәч, аны халык дошманы итеп игълан итәләр һәм 70 елга якын арада рус әдәбиятының  Лев Толстоена тиң бөек әдибебез иҗаты йозак астында кала. Гаяз Исхакый мирасының халкыбызга кайту юллары шактый бормалы, киртәле булса да, бүгенге көндә аның иҗатына кагылырга мөмкинлегебез булуы белән без – бик бәхетле буын!

(Алып баручылар Г.Тукай янына театрдагы кебек рәт-рәт барып утыралар.)

1 нче алып баручы. Бүген нинди
театр куялар?

2 нче алып баручы. Г.Исхакыйның «Алдым-бирдем» пьесасы, диләр.

(«Алдым-бирдем» пьесасыннан кечкенә генә өзек уйнала.)

Хәлил бай Шакиров – үзенчә либерал татар бае. Кызылрак чырайлы, сарырак сакаллы, күзлек кия, яше 45 ләрдә.

Галия – Хәлил бай кызы, бераз укыган, 18 яшьләрдә.

Ибраһим Шакиров – торговый дом-
ның конторщигы, Хәлил байның якын карендәше, русча һәм татарча укыган, аңлы гына бер егет, 21 яшендә.

Садыйк – Хәлил байның да, Ибраһимның да якын карендәше, Шакировлар фамилиясенең иң карты; гакыллы гына тугъры гына бер кеше, яше 58 ләрдә.

                                                                            

Садыйк. Әле сез яңа хәбәр ишеттегезме?

Хәлил. Ул тагы нинди хәбәр?

Садыйк. Безнең теге тиле Әхмәтҗан кызын Сәлим хаҗига биргән!

Хәлил. Сәлим хаҗига? Ни дип? Әллә кызына урын таба алмаганмы? Әллә кызы утыз тутырганмы, тиле, тиле!

Ибрahим. Әгерҗе Сәлим хаҗигамы? Ул алтмыш яшьлек карт ич!

Садыйк. Алтмыш яшьлекме, түгелме, мин анысын белмим. Мин мәдрәсәдә укыганда, ул зур шәкерт иде. Мин илле сигездә, менә үзегез уйлагыз!

Хәлил. Ни дип биргән! Әй тиле, әй тиле!

Садыйк. Тоткан да биргән!

Ибрahим. Җәмәгатьләре риза булды микән?

Садыйк. Нинди җәмәгатьләре, андый тиле кеше җәмәгатькә-фәләнгә карыймыни?

Хәлил. Үз башына кылана инде, йә кызы үзен оятлы итәр! Тиле, тиле!

Галия. Кызы риза булган диме?

Садыйк (көлеп). Безнең  муллалар исән булганда, кызның ризалыгы ике тиен бер акча!

Галия. Бармыйм, дисә? (Ибраһим Га-
лиягә карый.)

Садыйк (көлеп). Кара, нәрсә сөйли?

Хәлил. Бик дөрес әйтә. Хатын-кыз ул хайван түгел ич,  аларның хакы бар. Шәригать, ахрысы, аларга да хак биргән.

Ибрahим. Безнең тормышның хатын-кыз ягы искиткеч. Ирләр теләсәләр нишлиләр, теләсә өйләнә, теләсә аера, теләсә кыйный, теләсә хатынының малын бетерә.

Галия. Ул нидән, Ибраһим абый?

Ибрahим (кызарып). Ул, бердән, хатыннарның наданлыгыннан, алар, үзләренең хакларыны белмәенчә, үзләрен аяк астына таптаталар. Икенчедән, безнең ирләремезнең хатыннарга кеше күзе берлә карамаенча, курчак дип кенә карауларыннан.

Садыйк. Курчак булгач, аларга курчак дип карамый нишлисең? (Үзе көлә.) 

Галия. Ник курчак булсын?

Садыйк. Курчак булмый нишләсен. Сезнең нишләгәнегез бар?

Галия. Барысын да эшлибез. Бу ашны кем пешергән, бу өйне кем җыйган?

Садыйк. Бу ашка итне кем алган? Бу өйгә җиһазны кем китергән?

Галия. Алла, без ничек итләр китерә алыйк? Без ничек җиһазлар ала алыйк? Безне бит өйдән чыгармыйлар. Безне кешегә күренергә ярамый диләр.

Садыйк (көлеп). Менә шулай сез бер эш эшли алмыйсыз, шуның  өчен сезне хайван урынына, курчак урынына йөртәләр, теләсәләр – кияүгә бирәләр, теләсәләр – аералар.

Галия. Ирләр көчле шул, алар безне җәберлиләр. Алар теләсә ни кылана. Безнең аларга каршы көчебез юк.

Садыйк (көлеп). Менә, шулай итеп, җәберләтмәскә кирәк шул («Таң» гәҗитенә күрсәтеп), тартышырга кирәк.

Ибраһим. Хәзерге хәлдә аларга тартышырга мөмкин түгел. Алай булса –
шәригатькә сыймый, болай булса – гадәткә сыймый!

Галия. Шулай шул. Әнә Садыйк абзый миннән ничек көлә!

Садыйк (Хәлилгә карап көлеп). Менә тартыша башладылар. Гәҗитнең файдасы булды!

1 нче алып баручы. Тукай һәм Исхакый… Татарның бу бөек ике әһеле, аларның үзара мөнәсәбәте – һәм әхлакый, һәм инсани, һәм милли ноктадан гаҗәеп кызыклы, гаҗәеп күренеш. Тукай Исхакыйда «даһи» кешене, милли таңны арттыручы затны, зыялыларның остазын күрә, хәтта аны билгеле бер дәрәҗәдә илаһилаштыра да.

Габдулла Тукай.

И мөхәррир! Кайсына биргән яшен күз кибриа!

И мөсаувир! Кемгә биргән пакь вә чын сүз кибриа!

Кайт әле монда ватанга, кайт әле, саргайтмале!

Күз карашыңнан керер җир тапмасынчы кер, рия!…

Алты ел торды чупансыз, аерылышты яшь көтү;

Карт бүре күк, бары корган айрым-айрым бер оя.

2 нче алып баручы. 1907 елда, Гаяз Исхакыйның Казан төрмәсендә
утырган чагында, Тукай аның янына керү теләге белән килә, ләкин аны, суд алды көннәре булу сәбәпле, әдип янына кертмиләр. Бер ун-унбиш көннән тагын килә, әмма Гаяз Исхакый Казан төрмәсеннән сөргенгә озатылган була… (Татар халкының «Абау, уф Алла» дигән җырын, бер рәткә басып, кушымтасын бергә җырлыйлар.)

Йөрәгемне яндырадыр

Бер мәхәббәт ялкыны.

Абау, уф Аллам,

Йөргән җирләрем кайда?

Йөргән җирләр, туган илләр

Төштә күрсәм дә файда.

Файда бирми һич тә миңа

Бозлы суның салкыны.

Абау, уф Аллам,

Йөргән җирләрем кайда?

Йөргән җирләр берни түгел

Туган-үскән ил кайда?

(Г.Тукай һәм Г.Исхакыйның кулларында – чемодан. Җырдан соң икесе сәхнәнең ике ягына аерылып чыгып китәләр.)

1 нче алып баручы. Кызганыч, татарның ике бөек әдибе, бер-берсен бик хөрмәт иткән булсалар да, бер фикердә, бер мәсләктә булсалар да, тормышта очраша алмыйлар. (Сәхнәгә Гаяз Исхакый чыга.)

 

Гаяз Исхакый («Милли фаҗига» мәкаләсеннән өзек укый). Тукайны табигать безгә эшләнмәгән, халис көенчә бирде. Татар тормышы шул чын алмазны бар бөтен куәте берлә ялтырарлык иттереп кырлый, сырлый белдеме? Татарның аңлы кыйсьме шул алмазның урынлы милләтнең йөрәге тибә торган кадерле җирдә икәнен аңлап, аны урынына куя белдеме?

Ул ятим үсте.

Ятим яшәде.

Ятим үлде.

Ул ялгыз яшәде.

Ялгыз үлде.

Менә бу кечкенә генә кебек вакыйга Габдулланың тормышының кечкенә генә бер сызыгының бөтен тормышына тәэсир итте, аның бөтен шигырен үзенең буявына буяды.

(Хәйдәр Бигичев башкаруында «Тәфтиләү» җырының бер куплеты яңгырый.)

Гаяз Исхакый («Габдулла Тукайның вафатына 25 ел тулу мөнәсәбәте илә» мәкаләсеннән өзек укый).Тукайның  шигырьләрендәге шул садә, матур теле, аның шарлап ага торган су кеби шигырьләренең табигый юлда милли төстә агуы, безнең яшьлегебезнең үз теленә мәхәббәт куюына сәбәп булды. Безнең халкыбызның туган иленнән читтә яшәүче яшьлегенә үзенең ана телен саклавына бик зур бер милли корал булды…

2 нче алып баручы. Гаяз Исхакый кызы Сәгадәт Чагатай язган мәкаләләрендә дә Тукайга карата хөрмәт, ихтирам бөркелеп тора, аның халык шагыйре, татарны берләштерүче символ булуына басым ясала. «Нә күңелле, нә яхшы ки,
Тукаемыз бар! Халык өчен (бу)… бөек юаныч…» –ди ул, әтисе Гаяз Исхакый сүзләрен куәтләп.

1 нче алып баручы. Әйе, алар очраша алмаганнар. Болгавыр чорлар, болгавыр язмышлар аларны очраштыр-
маган. Ләкин бу ике исем Гаяз Исхакый,

2 нче алып баручы.  Габдулла Тукай

1 нче алып баручы. Халык күңелләреннән аерылгысыз, мәңге сакланыр, дип ышанабыз!

(Бергә басып, «Туган тел» җырын җырлыйлар.)

 

Комментарий язарга


*