ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Әдәби осталыкның кайбер мәсьәләләре турында Тукай

(Тукай эстетикасы турында мәкаләләр җыентыгыннан)

 

Тукайның иҗат мирасы бүгенге көн татар совет шагыйрьләре, бигрәк тә әдәбиятның киләчәге — яшь талантлар өчен әдәби осталыкка өйрәнүнең бер әһәмиятле мәктәбе булып тора. Тукай мәктәбен, ә аннан соң Такташ мәктәбен үтми торып, талантлы яшь шагыйрьнең үз тавышын табуын, поэзиядә билгеле бер эз калдыра алуын күз алдына китерү кыен. Билгеле, классикларның традициясен үзләштерү — аларның иҗат алымнарын, алар тапкан иҗади «табышларны» механик күчерү, гади кабатлау түгел ул. Тукай яки Такташның поэтик тәҗрибәсен иҗади үзләштергәндә генә бүгенге көн шагыйре үз иҗатында тиешле уңышка ирешә ала.
Биредә без Тукай поэзиясенең «серен» ачуны, аның иҗат алымнарын тикшерүне түгел (бу турыда икенче бер зур хезмәт таләп ителә), бәлки шагыйрьнең әдәби осталык турында әйткән кайбер фикерләрен күздән кичерүне генә бурыч итеп алабыз.
Тукай художестволы форма, әдәби осталык мәсьәләләренә зур әһәмият бирде. Башкача булуы да мөмкин түгел: авторның теләге гаять изге дә, ул үткәрергә теләгән идеяләр халык өчен бик әһәмиятле дә ди, ләкин әсәрнең художество дәрәҗәсе түбән булса, билгеле, авторның теләге күктә асылынып кала, файдалы идеяләр халыкка барып җитә алмыйлар. Тукай бу хакыйкатьне, әлбәттә, яхшы аңлаган. 1907 елда ул, мәсәлән, поэтик таланты булмаган хәлдә, шигырь әвәләп азапланучы кешеләргә каршы «Мөтәшагыйрьгә» (Ялган шагыйрьгә.) исемле шигырен яза һәм «Тәшагырь итмә (Шагыйрьләнеп маташма.), зинһар, кермә шагыйрь битлегенә син» дигән киңәш бирә. Бу бәйләнештә Тукайның «Печән базары яхут яңа Кисекбаш»ка соңгы сүз төсендә язылган «Кисекбаш»ка гыйлавә» парчасы аеруча кызыклы. Биредә шагыйрь үзенең классик поэмасы турында болай ди:

Көлкеле чыкты:  ярарлык ул ягы,
Әмма   бик   яхшы  түгел   гармун   ягы.
Сарт  китабыннан   алынган  үрнәге,
Назмы  шуннан  бик  мөкәммәл  булмады.

Бу юллардан Тукайның үз-үзенә таләпчән булуы, үз иҗатына тәнкыйть белән килә алуы өстенә (ә шушы нәрсә үзе генә дә чын шагыйрьгә хас гүзәл сыйфат), шигырь техникасына, поэтик формага гаять җитди каравы ачык аңлашыла. «Гармун», шигъри яңгыраш, музыкальлек, назым, ягъни шигырь төзелеше тарында сүз алып баруы шуны күрсәтсә кирәк. Тукайның форма мәсьәләләренә, поэтика мәсьәләләренә зур игътибар итә башлавы тагын шуның белән аңлатыла: татар поэзиясе, кайбер сирәк очракларны искә алмаганда, күп гасырлардан бирле Көнчыгыш поэзиясе эшләп чыгарган кануннар рамкасында яшәп килде. Тукай үзе дә иҗатының башлангыч чорында бу кануннарның басымыннан читтә кала  алмады. Ләкин 1905 елгы революция алып килгән яңа мәсьәләләр, яңа темалар, яңа проблемалар, гомумән яңа эчтәлек үзенең художестволы гәүдәләнеше өчен яңа алымнар һәм чаралар, яңа иҗат принциплары һәм яңа поэтика таләп итә башлады. Тукай үзенең поэтик сиземләве ярдәмендә генә түгел, бәлки аның саен үсә барган әдәби-эстетик карашлары яктылыгында да әнә шул    бурычны тормышка ашыру эшенә кереште. Билгеле, яңа поэтика эшләп чыгару өчен ниндидер алдынгы һәм тормышчан    традицияләргә, яңа шартларга җавап бирә торган иҗат тәҗрибәләренә   таянырга кирәк иде. Әнә    шундый    традицияләр булып Тукайга беренче чиратта татар халкының авыз-поэтик иҗаты хезмәт итте.
Поэзиядә халыкчанлыкка ирешүнең бер чарасы — халык иҗатына мөрәҗәгать итү, халык иҗатын өйрәнүдән гыйбарәт. Ләкин шунысы бар: халык поэзиясенә сукырларча иярү, халыкның поэтик алымнарын, художество чараларын механик күчереп алу, поэзиягә яңа нәрсә өстәмәүдән тыш, чын мәгънәсендә халыкчанлык та була алмый әле. Бу юнәлештә дә Тукай тәҗрибәсенә мөрәҗәгать итү бик әһәмиятле. Тукай 1906—1907 елларда ук, әйткәнебезчә, халык поэзиясенә зур әһәмият бирә башлады. 1906—1910 елларда инде ул халык иҗаты мәсьәләләрен принципиаль югарылыкка күтәрә башлый. «Халык әдәбияты» турында сөйләгән лекциясендә шагыйрь, мәсәлән, халык җырларына хас булган бер үзенчәлеккә — күпчелек очракта җырның ике яртысы арасында мәгънәви бәйләнешнең булмавына киң генә туктала. Ләкин бу үзенчәлекне язма поэзиягә кертеп җибәрүне һич тә якламый.
Тукай әдәби осталыгының, әдәби осталык турындагы фикерләренең тагын бер чыганагы — рус классик әдәбияты. Яшьтән үк рус әдәбиятын өйрәнә, рус классикларын тәрҗемә итә һәм алар үрнәгендә иҗат итә башлавы аның поэзиясенә яңа поэтик алымнар, яңа сурәтләү чаралары, яңа үлчәү һәм ритмнар алып килми калмады, билгеле. «Мужик йокысы», «Мәхбүс» кебек күп кенә шигырьләрендә без моны ачык күрәбез. Тукайның шигъри форма турында уйлана башлавында да рус поэзиясе читтә калмады. Лермонтовның «Звезда» исемле шигыре үлчәвендә оригиналь шигырь язарга омтылуы — шуны күрсәтүче бер факт.
Шулай итеп, иҗатының беренче адымнарыннан ук Тукай, яңа демократик поэзиянең үсеш ихтыяҗлары кушуы буенча, форма һәм эчтәлек турында уйлана башлый. Ә инде соңга таба ул бу проблеманы принципиаль югарылыкка күтәрә һәм революцион-демократик эстетика положениеләре яктылыгында хәл итә. Турыдан-туры форма һәм эчтәлек темасына багышланган «Сәгъде Вәккас әфәндегә» исемле мәкаләсенә тукталганчы, кечкенә, ләкин гаять характерлы бер фактны искә алып китү әһәмиятле булыр. 1910 елда Тукай Л. Н. Толстойның үлүе уңае белән «Мөбарәк тәсбих өзелде»* (* Академик басма, II том, 176 бит.) исемле нәсер язды. Нәсергә эпиграф төсендә ул түбәндәге ике юллык шигырьне китерә:

Ошбуны  яздырды  нәсрән  вөҗданымның көчләве,
Мәсьәлә   бик  зур,   сыйдырмый  тар   шигырьләр     үлчәве.

Бу юлларны болай аңларга кирәк: татар шагыйре даһи рус язучысының үлемен авыр кичергән, бу үлем шагыйрьдә күп фикерләр тудырган. Шул зур хисләрне, шул күп фикерләрне ничек кәгазьгә күчерергә? Шагыйрь, шигырь формасын тарсынып, прозаны сайлый. Икенче төрле әйткәндә, эчтәлек үзенә хас форманы тапкан. Күренә ки, шушы фактта ук инде Тукайның эчтәлек һәм форма турында җитди фикер йөртүе ачык чагыла. Иң әһәмиятлесе шул: без биредә шагыйрьнең төп рольне эчтәлеккә бирүен аңлыйбыз.
«Сәгьде Вәккас әфәндегә»* (* Шунда ук,  183 бит.)  дә инде Тукай эчтәлек һәм форма проблемасына махсус туктала. Бу мәкалә «Сәгъде Вәккас» псевдонимы йөртүче берәүнең «Мияубикә»гә багышланган рецензиясе уңае белән язылган. Рецензент әсәргә нигездә уңай бәя бирә, ләкин кайбер вак кимчелекләрен, шул исәптән берничә «уңышсыз» рифманы күрсәтеп үтә. Тукай исә, Сәгьде Вәккаска каршы чыгып, әнә шул рифмаларның поэзиядә урын алырга хаклы булуларын исбат итә. Карап торышка ул артык вак нәрсә уңае белән каләмгә ябышкан кебек. Ләкин шагыйрь шушы берничә рифма уңае белән зур әһәмияткә ия булган мәсьәлә күтәрә, һәм нәтиҗәдә мәкалә рифма проблемасыннан күп читкә чыга.
Тукай фикеренчә, «нәрсәгә», «мәсьәлә» кебек сүзләр үзара рифмадаш була алалар. Фикерен исбат итү өчен шагыйрь төрле халыкларның поэзиясеннән мисаллар китерә. Менә Лермонтовның «Пророк» исемле шигыреннән алынган бер мисал:

Провозглашать  я стал любви
И правды чистые учения:
В  меня все ближние мои
Бросали бешено каменья.

Шушы строфа турында Тукай болай дип яза: «Сәгъде Вәккас әфәндечә, Лермонтов яңлышып «учения» белән «каменья»ны бер-беренә каршы вәзен ясаган булырга кирәк. Чөнки «учения»га «мучения» яхшырак вәзендәш ич!»
Мәкаләне дәвам иттереп, ул үтергеч ирония белән болай ди: «… һичбер шагыйрь, шигыренең бер юлы ахырын «такмак» дип язгач та, каләмен колагына кыстырып, мич арасыннан кыштыр-кыштыр «шакмак» эзләп йөрергә мәҗбүр түгелдер».
Шушы юллардан ук инде Тукайның рифмага һәм башка сурәтләү чараларына үзмаксат итеп карамаганлыгын аңларга мөмкин. Аныңча, әсәрдә төп нәрсә — эчтәлек, ә үлчәү, ритм, рифма һ. б. поэтик чаралар әнә шул идея эчтәлеген мөмкин кадәр тулы гәүдәләндерүгә хезмәт итәргә тиешләр. «Такылдамак белән мәүзүн (Тезмә.) сүз сөйләмәк икесе башка булырга кирәк», ди ул. Фикерен төгәл җиткерү өчен, Тукай сүзләрнең механик җыелмасыннан торган, ләкин бернинди мәгънәгә дә ия булмаган хәлдә, шигырь төзүнең формаль кагыйдәләренә туры килә торган бер «шигырь» китерә:

Бер үлчәүдә: кырау, сорау, мияу, мырау,
Һәм кылтырау, һәм шылтырау,  һәм кыңгырау.
Вә «өркетик», вә «беркетик», вә «куркытыйк»,
«Бетик», «көтик» берлән «сытыйк» һәм «кыт-кытыйк!»

Шушы мәгънәсез юлларга аңлатма биреп, автор түбәндәге сүзләр белән мәкаләсен тәмам итә: «Менә шигырьдә юл ахырлары вәзен җәһәтеннән дөрес булса да, шигырьнең эчендә мәчеләр кычкырып, тавыклар кытакларга тотынсалар, бер дә күңелле түгел инде!»
Формалистлар бакчасына туры төзәп атылган таш бу! Нәкъ менә формалистлар, фикер, идея, эчтәлекне читкә атып, форманы гына алгы планга куялар. Формализм — әдәбиятта буржуаз агым ул. Бу агым — социаль чынбарлыктан качуның, дөресрәге, укучы массасын социаль мәсьәләләрдән читкә алып китәргә омтылуның бер күренеше генә. Ихтимал, Тукайның шушы мәкаләсе, Сәгъде Вәккас рецензиясеннән бигрәк, реакция елларында татар поэзиясендә дә көч алган формализм күренешләренә каршы юнәлдерелгәндер. Ләкин шунысы бәхәссез: Тукай «Сәгъде Вәккас әфәндегә» мәкаләсендә, форма һәм эчтәлек проблемасын күтәреп, аны революцион демократларга хас булганча хәл итә. Аныңча, форма һәм эчтәлек берлектә яшәгән хәлдә, эчтәлек беренчел, ә форма икенчел була.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak}
Тукайның форма һәм эчтәлек турындагы шушы фикерләре бүген дә актуальлекләрен югалтканнары юк әле. Чөнки яшь шагыйрьләр арасында оригинальлеккә, үз тавышын табуга омтылып, эчтәлек оригинальлеге турында бөтенләй оныткан килеш, рифмалаштыруда, үлчәү һәм ритмда, строфикада «яңалык» уйлап чыгару омтылышларын еш кына күрергә мөмкин. Бу нәрсә яңа эчтәлек таләбе белән эшләнсә, билгеле, әйбәт булыр иде. Ләкин, кызганычка каршы, күп вакытта алай булмый.
Яки менә аеруча таралган бер хәл: шагыйрь тасвирлана торган объектның барлык якларын сурәтләп бирә яисә әйтергә теләгән фикерләрен түкми-чәчми тезеп чыга. Әлбәттә, мондый шигырьләрдә дә ниндидер эчтәлек була. Ләкин эчтәлек турында сүз алып барганда бит без теләсә нинди эчтәлекне түгел, бәлки поэтик эчтәлекне, ягъни поэтик формага сеңгән, шагыйрьнең хисләре аркылы үткәрелгән, ул гына да түгел, киң һәм тирән гомумиләштерүне эченә алган эчтәлекне күздә тотабыз. Кыскасы, кайбер шагыйрьләр, бигрәк тә яшь шагыйрьләр, чынбарлыктагы күренешләрнең тышкы якларын сурәтләү белән чикләнеп, ул күренешләрнең асылына үтеп керә алмыйлар һәм моңа җитәрлек игътибар да итмиләр. Мондый иптәшләргә Тукайның «Вакыты гаҗезем» исемле шигырендә үткәрелгән фикерләр турында уйлану файдасыз булмас иде.
Тукай бит һәрбер күргән нәрсәне фотография ысулы белән теркәп баруны якламый, бәлки тормыш күренешләрен шагыйрь аңы һәм йөрәге аша үткәрүне алга сөрә. Ул шигырьдә үткәрелә торган фикернең хакыйкатькә туры килүенә омтыла, ягъни шагыйрьнең төп теләге тасвир ителә торган күренешнең эчке мәгънәсенә үтеп керү, аның асылын ачуга кайтып кала.
Тукайның эчтәлекне беренчел итеп каравыннан форманың ролен кечерәйтеп бәяләү килеп чыкмый, билгеле. Шагыйрь формага лаеклы бәя бирә, аны поэзиядә бер актив көч итеп карый. Моны без аның үлчәү һәм ритм өлкәсендәге эзләнүләрендә дә, рифма турында, халыкчан форма турындагы уйлануларында да күреп үттек. Тукайга шунсы ачык: әгәр әсәрнең нигезендә тирән идея, зур фикер ятмый икән, нинди генә төгәл, гүзәл, нинди генә «ювелир» форма да буш яңгырау булып калачак.
Тукайның художестволы формага зур бәя бирүе аның тел турындагы фикерендә дә ачык чагылган, һәм халык шагыйренең телгә мөнәсәбәте бүген дә әле үрнәк булып тора ала.
Сөекле шагыйребезнең гүзәл әсәрләре татар әдәби теленең формалашуында гаять зур роль уйнады, һәм ул хаклы рәвештә татар әдәби телен нигезләүчеләрнең иң күренеклесе булып санала. Тукай, публицист һәм тәнкыйтьче буларак та, әдәби тел өчен актив көрәшеп килде.
Халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнгән татар әдәби теле өчен көрәш К. Насыйри заманында гына түгел, бәлки 1905 ел революциясе һәм реакция елларында да үзенең актуальлеген югалтмаган иде, хәтта, киресенчә, бу көрәш тагын да көчәеп китте. Пантюркистлар, аерым милли телләрнең үсеп китүләре зарарлы, дип чыктылар һәм милләтләргә, шул исәптән татар милләтенә, төрек теленә якын бер ясалма тел тагарга омтылдылар. Пантюркистларның тел политикасы билгеле бер максатка — халык аңына революцион идеяләрнең үтеп керүенә комачаулауга юнәлдерелгән иде.
Тукай үзенең башлангыч иҗатында халыкка аңлаешсыз телдә шигырьләр язса да, төрле зарарлы йогынтылардан бик тиз арынып, әдәбиятта саф татар теле өчен актив көрәшчегә әверелде. 1909 елда ул, татар теленә соклануын белдереп:

Әй туган тел, әй матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы, —

дип чыкты. Ике елдан соң «Мәктәптә милли әдәбият дәресләре» исемле хрестоматиясенә язылган керештә болай диде: «Татарда тел юк, әдәбият юк, диюче мөтагасыйпларны (Искелек яклы, тискәре кешеләрне, фанатикларны.) (бөтен мәгънәсе белән) кызгандым»* (* Академик басма, II том,  190 бит.).
Тукай, революцион демократ буларак, тел мәсьәләләрендә дә пантюркистларга һөҗүм итәргә, алар белән рәхимсез көрәш алып барырга тиеш иде, һәм шулай булды да. Халык әдәбияты турындагы лекциясендә ул, мәсәлән, пантюркистларның төп органнары булган газеталарның телләрен ачы тәнкыйть итә: «Тәрҗеман» газетасын аламызмы? Бармы анда бер генә татарча сүз? Көчләре беткәнче, без «Тәрҗеман» бабай артыннан калмыйбыз, дип маташкан «Өлфәт»че (Ягъни «Өлфәт» газетасын чыгаручы.) вә башка да берничә мөхәррирләрнең (Редакторларның.) тәхрирләрен (Язмаларын.) алыңыз. Бармы аларда татар рухы вә татар сүзе?» «Матбугатымызның «фәсахәт нәмүнәләре» исемле    фельетонда    Тукай    «Идел» (Астрахань) газетасында басылган бер шигырьдән өзек китерә дә мондый юлларны яза: «Шагыйрь»нең …үз милли теленә бер кадак кишмиш кадәр генә ригаясе булса, төрекләрнең шушы чиркәнеч соңгый телләре белән «шигырь» язмас һәм әүзаны шигырьдән кишмиш үлчәве кадәр генә хәбәре булса, «якыйн» вә «әшәфтә хун» сүзләренең вәзендәш түгеллекләрен сизәр иде».
Татар теленең байлыгы һәм матурлыгы турында сүз алып барганда, Тукай нинди чыганакларга таянды соң? Билгеле инде, үткәндәге дини-суфистик поэзиягә дә, үз заманындагы дистәләгән талантсыз язучыларның әсәрләренә дә түгел. Ул, үсеп килә торган демократ-реалистик әдәбияттан тыш, халыкның авыз-поэтик иҗатына таянды: «… халык телен, чын халык рухын безгә тик халык җырларыннан гына табып була», диде ул. Һәм, гомумән, әдәби телне халыкның җанлы сөйләм теленә таянганда гына эшләп чыгарып булачагына Тукай тирән ышана иде.
Тукай телне фәнни эшкәртүгә дә зур игъ тибар белән карады. Күп кенә мәкаләләрендә һәм фельетоннарында ул, мәсәлән, татар теле грамматикалары һәм сүзлекләр төзүчеләрнең эшләрендәге принципиаль кимчелекләрне фаш итеп чыкты. «Татарча сарыф, нәхү язучыларга ихтар»* (* Академик басма,  II том, 350 бит.)  исемле фельетоны бу яктан аеруча кызыклы. Биредә Тукай татар теленнән дә җенес категорияләре — родлар эзләп баш катыручылардан көлә. Телчеләр, шагыйрь фикеренчә, татар теленең үз спецификасын, үз эчке законнарын өйрәнү урынына, халыкның җанлы сөйләм теленә мөрәҗәгать итү урынына, иске әдәбиятка, гарәп һәм фарсы телләренә мөрәҗәгать итәләр һәм андагы кагыйдәләрне татар теле грамматикасына күчермәкче булалар.
Тел турында әйткәннәрендә Тукай иң элек шундый таләпне куя: әдәби әсәрләрнең һәм мәкаләләрнең теле чын-чыннан татарча яңгырарга тиеш. «Русчадан дөрес тәрҗемәләр»* (* Шунда ук, 344 бит.) фельетонында ул, шушы фикерне үткәреп, татар теленең үзенчәлеген искә алмыйча тәрҗемә итү, «аударып бару» практикасыннан әче көлә.
Икенчедән, шагыйрь кирәксез йөртелә торган гарәп, фарсы һәм төрек сүзләрен әдәби телдән куып чыгару, ә татар сүзләрен, мәгънә оттенокларына карап, дөрес куллану өчен көрәште. «Тәрҗеман», «Өлфәт» кебек газеталарның теленә биргән бәясен без күреп үттек инде. Тукай татар телендә чыга торган газеталарның теленнән дә канәгать булып җитә алмады, чөнки аларда да «бондан», «бәйлә» кебек сүзләр күп очрый иде әле. «Матбугатымызның «фәсахәт нәмүнәләре» фельетонында ул «Кояш» газетасын автор әйткәннең киресен аңлата торган җөмләләр җибәрүдә, телгә игътибарсыз карауда гаепли.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



 {mospagebreak}

Ниһаять, Тукай телдә гадилекне яклап чыкты. Бу, билгеле, әдәбиятны тел ягыннан да халыкка якынайту, әдәбиятта халыкчанлык өчен көрәшнең бер чагылышы иде. Көнчыгыш поэзиясе теленә хас «чибәрлек»тән һәм купшылыктан баш тартып, Тукайның гади, ачык, аңлаешлы телдә яза башлавы шулай ук очраклы хәл булмады. Соңрак шагыйрь тел гадилеге турындагы карашларын публицистик планда да белдерә башлады. «Мәктәп» журналы теленә юнәлтелгән тәнкыйте бу очракта аеруча характерлы. Тукай Мөхәммәт пәйгамбәр исеменә тагып йөртелә торган катлы-катлы эпитетлардан көлә дә болай дип тәмамлый: «Я ходаем, «гыйлем» кешенең эше! Сез ки, «фәсахәт былбылы» дисә, тагы да «вә бәлагать сөнбеле» дип әйтәсе кала. «Алтын бармагым» ди, «көмеш тырнагым» ди, ни булса да килештереп яза. Без булсак: «Гөлҗамал! Мин сине яратам», белән эш бетерер идек»* (* Академик басма, II том, 198 бит.).
Тукай телдә гадилек турында сүз алып барганда примитивлыкны, иске бер тиен кебек шомарып беткән сүзләр белән төссез итеп язуны күздә тотмый, әлбәттә. Әгәр шулай әйтергә яраса, ул катлаулы гадилек яклы.

Бармыни бездә, гомумән, чын кеше кадерен белү?
Без аны кайдан белик, мескен үлеп аңлатмагач?

Гадиме? Әйе, гади. Ләкин без «сөйләп аңлату», «укып аңлату» тәгъбирләрен бик яхшы беләбез. Ә менә «үлеп аңлату»ны ишеткәнебез юк иде. Бу — шагыйрьнең табышы. Шушы ике сүзгә никадәр йәрәк әрнүе, никадәр мәхәббәт, никадәр нәфрәт һәм никадәр сарказм тупланган!
Яисә менә «Тәәссер» шигыреннән бер мисал:

Яңакларны  мөкатдәс күз  яшемлә  энҗели  башлыйм.

Биредә шагыйрь үзе тарафыннан ясалган «энҗелим» сүзен кертеп җибәргән. Шулай да бу шигырь юлы аңлаешлы, ачык һәм төгәл. Ул гына да түгел, бу юл образлы һәм тирән эмоциональ эчтәлекле. Ләкин Тукай теленең «катлаулы гадилеген» китереп чыгара торган төп нәрсә шагыйрьнең неологизмнар куллануында, яңа тәгъбирләр, әйләнмәләр уйлап чыгаруында гына түгел. Бу катлаулы гадилек, татар теленең әзер сүзләреннән һәм грамматик чараларыннан файдаланып та, билгеле бер тойгыны, яңа фикерне тулы бирә торган бердәнбер сүзне таба алуга, контекстта гади сүзнең яңа мәгънәләрен ачып, сүзгә гаять зур эмоциональ һәм фикри нагрузка йөкли белүгә кайтып кала.
Шулай итеп, без шигырь остасы Тукайның форма һәм эчтәлек, поэтик процесс, сурәтләү чаралары, әдәби тел турындагы әһәмиятле фикерләрен күздән кичердек. Ләкин шушы фикерләрне белү генә әле Тукай мирасы белән чын-чыннан таныш булу, Тукай традицияләрен иҗади үзләштерү дигән сүз түгел. Тукай поэзиясенең «серенә» ачкыч табу өчен шагыйрьнең үз әсәрләрен игътибар белән өйрәнергә, иренми җентекләргә кирәк.
Үткәндәге классик язучыларның иҗатын өйрәнүдән бер максат, билгеле булганча, алар калдырган тормышчан традицияләрдән, иҗат тәҗрибәсеннән, әдәби осталыкларыннан файдаланып, бүгенге әдәбиятның үсешенә ярдәм итү.
Без бу хезмәттә Тукайның әдәби-тәнкыйть эшчәнлеген, аның идея-эстетик һәм әдәби-тәнкыйть карашларын күздән кичердек. Бу өлкәдә Тукай нинди традицияләр калдырды соң?
Беренчедән, Тукай әдәбиятны җаны-тәне белән сөя иде һәм аның демократик-реалистик юнәлештә үсүе өчен көрәштә көчен кызганмады.
Икенчедән, ул әдәбиятта туган һәрбер уңай яңалыкны бик тиз күреп ала һәм аның тамыр җәюенә булышлык күрсәтә иде.
Өченчедән, шагыйрь теге яки бу әсәргә, теге яки бу язучы иҗатына бәя биргәндә принципиаль, демократик әдәбият дошманнарына карата аяусыз иде.
Дүртенчедән, Тукай тәнкыйте публицистика белән тыгыз үрелгән булып, халык шагыйре әдәбият күренешләрен иҗтимагый-политик хәлләр белән бәйләп карый иде.
Бишенчедән, әсәрләргә анализ ясаганда, Тукай әдәбиятның спецификасын күздә тота һәм гомуми-теоретик мәсьәләләр күтәрергә омтыла иде.
Алтынчыдан, Тукай үзенең бәяләрендә гадел һәм объектив булды. Үз иҗатына тәнкыйть белән карау һәм тыйнаклык аңа хас сыйфат иде.
Әнә шул традицияләр безнең бүгенге язучылар, шагыйрьләр һәм тәнкыйтьчеләрнең профессиональ осталыкларын күтәрүдә дә билгеле бер роль уйный алалар һәм уйнарга тиешләр.

1952—1955.


(Чыганак: Нуруллин И. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956.).


Комментарий язарга


*