ТАТ РУС ENG

Нуруллин Ибраһим Тукайның әдәби-тәнкыйть принцлары

(Тукай эстетикасы турында мәкаләләр җыентыгыннан)


Тукай, революцион-демократик позициядә торып һәм әдәбиятның иҗтимагый роле, әдәбиятның халыкчанлыгы турындагы идеяләре яктылыгында, үзенең әдәби-тәнкыйть принципларын мәйданга куйды. Теге яки бу әсәргә, спектакльгә, концерт репертуарына, теге яки бу язучының иҗатына бәя биргәндә, ул әнә шул принциплардан чыгып эш итте.
Тукайның тәнкыйть өлкәсендәге эшчәнлеге 1906-1910 елларда ук башланды. Дөрес, бу чорда аның турыдан-туры әдәбият мәсьәләләренә караган мәкаләләре күп түгел. Ләкин ул елларда әле татар әдәбиятында тәнкыйть гомумән юлга салынмаган була. Тукай «Заманымызның әдип вә мөхәррирләренә гаит» мәкаләсенә гаит», «Җавабә җавап», «Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер», «Шигырьләремез» кебек әдәбиятның әһәмиятле мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән чыккан вакытта, журнал һәм газеталарның «тәнкыйть бүлекләре» кыска-кыска аннотацияләрдән генә торалар иде.
Телгә алынган шушы мәкаләләрдә шагыйрь әдәби тәнкыйтьнең гомуми мәсьәләләрен күтәрми. Ләкин бу әле шагыйрь тәнкыйть һәм аның бурычлары турында уйланмаган, дигән сүз түгел. Ул, һичшиксез, бу турыда фикер йөрткән һәм аның кайбер тәнкыйть принциплары шушы чорда ук формалашкан, дип әйтә алабыз. «Тәнкыйть кирәкле шәйдер»* (* Академик басма, II том, 165 бит.) исемле программ мәкаләсе моңа дәлил була ала. Эш шунда ки, бу мәкалә, Тукай Казанга килгәч, озак та үтми «Әльислах» газетасында басылып чыга (17(30) октябрь, 1907). Бу мәкалә Уральскида ук языла башланган булырга мөмкин. Шунысы бәхәссез: «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» Тукайның тәнкыйть темасына Уральскида ук башланган уйлануларының нәтиҗәсе булып тора.
Халык шагыйре турындагы истәлекләренең берсендә Ф. Әмирхан болай язган иде: «Шушы вакыйгадан (беренче очрашуларыннан. — И. Я.) берничә көн үткәч, миңа «Әльислах» газетасында дәреҗ (Кертү, урнаштыру.) итәр өчен, Тукайның «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» гонванлы (Исемле.) мәкаләсене бирделәр. Мин мәкаләдән бер-ике җөмләне төшереп калдыру шарты белән генә дәреҗ итәргә муафикъ (Яраклы, туры килгән.) күргәнлегемне сөйләгәч, «Әльислах»та эшләшә торган иптәшләр: Тукаев моңа разый булмас, диештеләр»* (* «Аң» журналы, № 9, 1913.).
Берничә җөмлә мәсьәләсе ничек хәл ителгәндер, билгесез. Әмма шунысы ачык: димәк, Тукайның 1907 елда ук инде тәнкыйть турында шактый гына ныклы, урнашкан фикере булган.
Шушы әйтелгәннәрдән күренгәнчә, татар демократик тәнкыйтенең тууы һәм формалашуы иң элек Тукай эшчәнлегенә бәйләнгән. Димәк, тәнкыйть һәм аның бурычлары турында язып чыгучы әдәбиятчыларның беренчесе итеп Тукайны санарга туры килә. Чөнки бу юнәлештә икенче адым бары 1909 елның уртасында гына ясалды (Без «Шура» журналының 1909 ел 12 санында басылган бер материалны — әдәби тәнкыйтьнең гомуми мәсьәләләре турындагы мәкаләне күздә тотабыз).
Инде Тукайның «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» мәкаләсенә аерым тукталып, анда күтәрелгән мәсьәләләрне карап китик.
Мәкаләнең исеменнән үк күренгәнчә, Тукай әдәби тәнкыйтьнең роле һәм әһәмияте мәсьәләсен куя. Һәм бу аңлашыла да: шагыйрь тәнкыйть турында беренче сүз башлаган икән, ул тәнкыйтьнең нәрсәгә кирәклеген күрсәтеп китәргә тиеш иде. Китаплар, җыентыклар, газета һәм журналлар тау-тау булып өелгән бер вакытта тәнкыйть кирәк кенә түгел, бәлки зарур дип яза Тукай һәм болай дәвам итә: «Һәркөн арамызда төрле-төрле яңа исемнәрдә рисалә (Брошюра, әсәр.) вә китаплар таралмактадыр. Һәр нәрсәнең дә хосулы хәдденнән тәҗавез итсә (Үсеше чигеннән ашса.), табигый, зарарлыдыр».
Әдәбиятның алга китешен китап-журналларның күпләп таралуында гына күрүдән Тукай инде ерак тора. Бу хәлнең ул зарарлы ягын да күрә. «Тәнкыйть аша үткәрмичә, — ди автор, үз фикерен конкретлаштырып,— «тисә — тиенгә, тимәсә — ботакка» кабиленнән (Рәвешеннән.) таралмакта улан (Булган.) әсәрләремез эчендә садәдил (Гади.) кариине кирам (Хөрмәтле укучылар.) өчен зарарлылары улуы да ихтималдыр», һәм тагын: «Китап вә рисаләләр таратуның да нур вә мәгълүмат тарату җиренә, бәгъзан (Кайчакта.), җәһел вә сүэ әхлак (Бозык   мораль.) тарату тарафы да бардыр». Тукай фикеренчә, тәнкыйть халык өчен зарарлы идеяләр белән сугарылган әсәрләрне фаш итеп, укучылар массасын ул идеяләрдән сакларга тиеш.»
Димәк, әдәби тәнкыйтьнең иң беренче һәм төп бурычы — әдәбиятта идеячелек өчен көрәш. Тормышының бөтен мәгънәсен халыкка хезмәттә күргән Тукайның нинди идеялелекне алга сөрүе билгеле. Аның әдәби тәнкыйть алдына куйган шушы таләбе, әлбәттә, турыдан-туры революцион-демократик карашларыннан килеп чыга.
Әгәр без Тукай мәкаләсен буржуа тәнкыйтьчесенең «Шура» журналында басылган әлеге мәкаләсе белән чагыштырып карасак, тәнкыйтьнең роле турында халык шагыйре фикерләренең революцион-демократик эчтәлекле булганлыгын аеруча ачык күрербез.
Бу мәкаләнең авторы да тәнкыйтьнең кирәклеге мәсьәләсен нигезләргә омтыла. Аның уенча, тәнкыйтьнең төп бурычы әдәби яктан яхшы әсәрләрне начарларыннан аерып бирүгә кайтып кала. Тәнкыйть булмаса, ди ул, «…классик мөхәррирләрнең кайсылары улдыгы беленми һәм аларның нитешүенә тәргыйп вә тәшвикъ (Кызыксындыру.) күрсәтелми вә юл ачылмый». Мәкаләдә автор әсәрләрнең идея юнәлешенә һәм гомумән идеялелек мәсьәләсенә кагылышлы бер генә сүз дә әйтми, аны әдәбиятның форма ягы гына кызыксындыра. Ул әдәбиятны бер бөтен итеп карый. Аның фикеренчә, бер-берсенә капма-каршы булган әдәби агымнар юк, талантлы һәм талантсыз авторлар тарафыннан язылган әсәрләр генә бар.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>



{mospagebreak}

Әдәби тәнкыйтьнең әһәмияте һәм бурычлары турындагы бу ике төрле караштан әдәби әсәрләрне анализлауның ике төрле принцибы килеп чыга. Әгәр Тукай әдәби әсәрне тикшереп, идея ягыннан бәя бирүне алгы планга куйса (ә бу революцион демократлар өчен бик характерлы), «Шура» тәнкыйтьчесе исә әсәрнең художестволы формасын анализлауны гына таный. Башлыча, демократ тәнкыйтьчеләрне күздә тотып, ул, мәсәлән, болай ди: «Күбесенчә безнең тәнкыйтьчеләр китаптагы назар вә фикерләрне генә бер дәрәҗәя кадәр тәнкыйть вә мөхакәмә (Хөкем итү, фикер итү.) итәләр, тарыз ифадә (Сурәтләү рәвеше.), тәгьбират вә имла (Язу һәм хикәя итү ысулы мәгънәсендә.) мәсьәләләренә игътибар биргән кеше асла юк».
Әлбәттә, моннан, Тукай форма мәсьәләсенә игътибар бирмәгән, тик буржуа тәнкыйтьчеләре генә сәнгатьлелекнең, әдәби осталыкның белгечләре булганнар икән, дигән фикер аңлашылмаска тиеш. Тукай художестволылык һәм әдәби осталык мәсьәләләренә дә гаять зур әһәмият бирде. Ләкин ул беренче планга идея мәсьәләсен куйды. Чөнки ул вакытта капиталистик мөнәсәбәтләр һәм буржуаз идеология демократик әдәбиятка да көчле басым ясап килә иде. Шунлыктан Тукай демократик тәнкыйтьнең төп бурычын буржуаз әдәбиятның, буржуаз идеологиянең зарарлы көчләренә каршы көрәшүдә күрде. Китаплар һәм газета-журналлар бастырып таратучылар, ди ул, бу продукцияләрне соратучыларның артта калган һәм тупас тәм тойгыларына ярашып, «әдәп ташап, яхшы ук файдаланып торалар». Ә инде Г. Батталның форма турында «кайгыртуы» әдәбиятны тормышның социаль мәсьәләләреннән саф матурлык өлкәсенә алып китәргә омтылудан башка бернәрсә дә түгел. Кыскасы, ул «саф сәнгать»кә хезмәт итә торган тәнкыйтьне алга сөрә.
Мәкаләдә Тукай тарафыннан куелган икенче принцип — тәнкыйтьтә объективлык мәсьәләсе. Әгәр тәнкыйтьче,- ди ул, — әсәрне «битарафанә (Бер тарафка да аумыйча, объектив.) тәнкыйть итсә, табигыйдер ки, бу мөнтәкыйтьнең тәнкыйте дә әсәрне укымыш адәмнәрнең назарына (Карашына.) тәсадыф (Очрашу, туры килү.) итәчәктер». Бик кызыклы момент: «Шура»дагы мәкалә авторы да әсәрләргә объектив якын килүне яклап чыга. Ләкин алар объективлык принцибын аңлауда икесе ике позициядә торалар. Халык шагыйре тарафыннан куелган принцип әсәрне теге яки бу китап басучылар интересыннан, милли буржуазиянең теге яки бу төркеме интересыннан чыгып бәяләүгә каршы юнәлдерелгән.
Үз заманнарында рус революцион демократлары да паразит сыйныфның интересларын чагылдыра торган төркемнәрнең, секталарның һәм партияләрнең әдәбиятка йогынтысына каршы көрәштеләр. «Талант, — дип язды Белинский, — ихтимал бик аз гына яшәүгә хөкем ителгән, эзсез югалуга хөкем ителгән теге яки бу партиянең, сектаның органы булырга тиеш түгел, бәлки җәмгыятьнең күңеле, уе булырга, аның, ихтимал, әле үзе дә ачыкланып җитмәгән омтылышы булырга тиеш»* (* В. Г. Белинский. Сайланма әсәрләр.    Татгосиздат, 1948, 230 бит.). Шуңа охшаш фикерне революцион ситуация чоры революцион демократы Добролюбов тагында ачыграк игеп әйтеп бирде: «Укыган кешеләр әле аз вакытта әдәбият котылгысыз рәвештә бик аз кешеләрнең интересын чагылдыра; ә инде барлык кешеләр белемгә ия булып җиткәч, әдәбият, һичшиксез, үзенең тәэсир колачын киңәйтеп һәм түгәрәкләр, партияләр рухыннан котылып, барлык кешеләрнең дә таләпләренә җавап бирә башлаячак»* (* Н. А. Добролюбов. Полн. собр  соч, I том, 222 бит.).
Белинский да һәм Добролюбов та тормыш һәм шулай ук әдәбият күренешләрен теге яки бу төркемнәрнең, секталарның тар, кастачылык интереслары яктылыгында бәяләүгә каршы чыгып, халык теләкләре ягында, «халык партиясе» карашларында торып бәяләүне таләп итәләр. Димәк, аларның объективизм принцибын алга сөрүләре объективистлыктан бөтенләй үзгә булып, Ленинның партиялелек принцибына якын тора.
Тукай да объективлык принцибын күтәргәндә һич тә әдәби әсәрләргә объективистларча якын килүне, буржуаз объективизмны күздә тотмый. Объективлык принцибы, әсәрләргә халык күзлегеннән караудан гыйбарәт булып, либераль-буржуаз концепцияләргә, буржуаз партиялелеккә каршы юнәлдерелгән. Буржуа әдәбиятчылары исә идея юнәлеше мәсьәләсен бөтенләй читләтеп үтүләре, әсәрләргә форма ягыннан гына бәя  бирү турында сүз алып барулары белән буржуаз объективизм лозунгысын алга куялар. Ә буржуаз объективизм — партиясезлек флагына төренгән буржуаз партиялелек ул.
Тукай тарафыннан үткәрелә торган тагын бер принцип тәнкыйтьченең шәхси һәм иҗтимагый йөзе мәсьәләсенә карый. Тәнкыйтьченең, — дип яза ул, — «кем очрады шул булуы тагы ярамыйдыр. Мөнтәкыйть булыр өчен, әлбәттә, үзләре дә әдәбият галәмендә күп ат уйнаткан тәҗрибәле вә әхлаклы адәм булуы матлубтыр (Таләп ителә.)». Тәнкыйтьче булыр өчен, билгеле, тиешле белем, культура дәрәҗәсе, әдәби иҗатның специфик якларын һ. б. белү кирәк. Боларны Тукай, әлбәттә, яхшы аңлый. Ләкин бит әнә шул сыйфатларның нинди юнәлештә кулланылу мәсьәләсе дә бар әле. Тәнкыйтьченең эшчәнлеге әдәбият файдасына юнәлсен өчен, аның фикер йөртеше, карашлары нинди булырга тиеш соң? Менә шушы сорау, һичшиксез, шагыйрьне нык кына уйланырга мәҗбүр иткән.
Тәнкыйтьченең әхлаклы булырга тиешлеген ассызымлап әйтүе әнә шуны күрсәтә.
Тукайның алда тикшерелгән тәнкыйть принциплары, күргәнебезчә, әдәбиятны демократик юнәлештә үстерергә хезмәт итәләр. Шул ук вакытта шагыйрь әдәби тәнкыйтьнең турыдан-туры укучыларга тәэсир итә алу сәләтен дә онытмый. Беренчедән, аның фикеренчә, тәнкыйть укый белә торган кешегә кирәкле китапны сайлап алырга ярдәм итә. «Моны сайлый белергә «тәнкыйть» булмаса мөмкин түгелдер. Чөнки аңа яхшы рисалә табу бөтенләй борчак басуы өстендә билгеләнгән борчакны табу кадәр читендер». Икенчедән, тәнкыйть китап укучыларның фикер юнәлешләрен һәм эстетик тойгыларын формалаштыра. Әгәр тәнкыйть булмаса, ун ел буе үзенең зиһенен төрле чүп-чар белән тутырган укучы «бер файдалы рисалә очраса да, …аның мәгънәсен я бөтенләй аңламас, я һичнәрсәгә дә татбикъ (Яраштыру.) итә алмас»,— ди Тукай.
Әдәби тәнкыйтьнең гаять әһәмиятле принципларыннан берсе — чынбарлыкны дөрес, реалистик чагылдыру өчен көрәш. «Тәнкыйть кирәкле шәйдер» мәкаләсендә Тукай бу мәсьәләгә махсус тукталмый. Аны ул үзеннән-үзә аңлашыла торган нәрсә дип карый булса кирәк. Ләкин шигырьләрендә һәм мәкаләләрендә реализм проблемасының зур урын тотуы, реализм өчен көрәшне тәнкыйтьнең төп функцияләреннән берсе итеп карау Тукайның тәнкыйть эшчәнлегенең нигезендә ятканлыгын  күрсәтә.  1906 елда ук,    мәсәлән, «И    каләм!» шигырендә ул:

Караны яз кара дип һәм игьтираф (Тану, аңлау.) ит акны ак;
Җөпне җөп дип язмалый сән һәм   ушандак (Шулай ук.) такны так,

дип чыга. Казанда язган рецензияләрендә инде теге яки бу әсәрне бәяләгәндә беренче чиратта әсәрнең чынбарлыкка туры килү-килмәвенә игьтибар итә. «Татарча театр» дигән баш астында басылган рецензиясендә Габдулла Кареев тарафыннан тудырылган образның тормышчан булуына басым ясый. М. Гафуриның «Хәмитнең хәяты» әсәренә язылган рецензиясендә ул бу әсәрне тормышның үзеннән алынган әсәр, дип бәяли.
«Тәнкыйть кирәкле шәйдер» мәкаләсендә дә Тукай тәнкыйтьнең реализм өчен көрәшергә тиешлеге мәсьәләсен күздә тоткан, билгеле. Яхшы һәм файдалы әсәрләр турында сөйләгәндә, ул, һичшиксез, аларның тормышны дөрес чагылдырырга тиешлеген шарт итеп куйган. Яисә тәнкыйть өлкәсендә тәҗрибәле әдәбиятчылар эш итәргә тиешләр дигән таләпне куйганда, ул, әлбәттә, шундый әдәбиятчыларның гына тормыш дөрес яктыртылганмы әллә бозып күрсәтелгәнме икәнлекне ялгышмый билгели алуларын күздә тоткан.
Шушы программ мәкаләсеннән кала Тукайның әдәби тәнкыйтьнең гомуми мәсьәләләрен яктыртуга багышланган хезмәте юк. Ләкин күп кенә шигырьләрендә, публицистик һәм тәнкыйть мәкаләләрендә, фельетоннарында ул тәнкыйтьнең аерым мәсьәләләренә кагылып китә. Мондый әсәрләрдә Тукайның югарыда тикшерелеп үтелгән мәкаләдә үткәргән фикерләре тагын да конкретлаштырыла һәм тирәнәйтеләләр.

(Дәвамы киләсе биттә) >>>




{mospagebreak}

1912 елда шагыйрь «Интикатка мөтәгалликъ» (Тәнкыйтькә   бәйләнешне,    карата.) исемле шигырен язды. Бу щигырьдә ул чын талант һәм чын сәнгать әсәре тәнкыйтьтән курыкмый, тәнкыйть талантка файда гына китерә, әсәрне яхшырта гына, ди. Түбән дәрәҗәле һәм гадел булмаган тәнкыйть тә чын талантны куркыта алмый. Чөнки язучының «Нык үзенә игътимады (Таяныч.) һәм сүзенә игътикат (Ышаныч.)». Шигырь түбәндәге юллар белән тәмам була:

Тик китә кайчанга кәйфең, хакимең булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез, күсәк вә килмешәк!

Ул бу шигырьдә тәнкыйтьнең һәм тәнкыйтьченең нинди булырга тиешлеге мәсьәләсен куя. Тукай, революцион демократ буларак, милләт һәм милли әдәбият төшенчәсе астында гадәттә халыкны һәм демократик әдәбиятны күздә тотты. Бу очракта да шул ук хәл. Димәк, аның фикеренчә, халык интересларын яклый торган әдәбиятка, надан тәнкыйтьчедән дә бигрәк, демократик әдәбиятка дошман килмешәк тәнкыйтьче зарар китерә. Менә ни өчен ул Казанда үткәргән бөтен гомере буе либераль-буржуаз тәнкыйтьчеләр белән көрәшеп килде. Бу яктан аның «Мөнтәкыйть» (1912) шигыре аеруча характерлы, юлларны укыйбыз:

Җил тегермәнен күрә дә: «Аһ, суы юк!»—дип куя,
Су тегермәнен күрә дә: «Пар, буы юк!» — дип куя.
Ул тота ат койрыгын да:  «Бу озын сач!» — дип куя, —
«Тик нигә башта түгел, тәнкыйтькә мохтаҗ!» — дип куя.
Ул сукачыны күрә дә:  «Җир  боза бит!» — дип куя,
«Шундый зур эшкә каләм әһле түзә бит!» — дип куя.
Ул күрә куй койрыгын да. «Нинди шешкән!» — дип куя,
«Рус табипка бу татарлар нинди дошман!»—дип куя.

Бу шигырьнең идея эчтәлеген тәшкил итә торган мәсьәләләрнең берсе — тәнкыйтьтә объективлык мәсьәләсе. Тукай, биредә объективлык таләбеннән чыгып, тәнкыйтьченең тәнкыйть принцибын фаш итә. Ул принцип, шигырьдән аңлашылганча, шуннан гыйбарәт, тәнкыйтьченең шаблон, өлге хезмәтен үти торган карашлары, әдәбият турындагы фикерләре бар; теге яки бу әсәрне ала да ул әнә шул өлге өстенә салып карый. Туры килә икән — яхшы әсәр, туры килми икән — ул нигә дә яраксыз.
Тукай күздә тоткан өлге, шаблон нидән гыйбарәт соң? Ул шаблон реакция елларында модага кергән «саф сәнгать» принциплары булса кирәк. Чөнки «Мөнтәкыйть» шигыре язылган вакытларда буржуа тәнкыйте Тукай әсәрләрен нәкъ менә шул принциплардан чыгып бәяли һәм Тукайның шагыйрьлеген шик астына ала башлаган иде. Буржуа теоретикларыннан берсе сәнгатьнең асылын менә ничек билгели: «Сәнгать нәфисәдән турыдан-туры көтелгән нәрсә холык төзәтү вә бер фикер яки уй тарату фәлән кеби нәрсәләр түгел», «…әдәбият нәфисә дөнья эшләрене үзенә асла (Төбеннән, һич тә.) гарыз (Максат.) итә алмый»* (* «Аң» журналы. № 1,  1912.). Вакытында «сәнгать сәнгать өчен» теориясе белән мавыгып алган Г. Ибраһимов та шуңа охшаш фикер әйтә: «Шагыйрь, әгәр дә ул чын мәгънәсе илә шагыйрь булса, шөбһәсез, хиссият колы. Аның шагыйрьлеге ягыннан караганда, салкын акыл, коры мантыйк (Логика.) белән күп эше булмый»* (* «Татар шагыйрьләре»,  1913, 17 бит.).
Тукай исә поэзиянең асылын аңлауда һәм, димәк, әдәби тәнкыйтьнең бурычларын билгеләүдә «саф сәнгать»кә каршы як позициядә торды. Бу яктан аның «Аз гына төзәтмә»* (* «Йолдыз» газетасы, № 703,  1911, 30/У1.)  исемле мәкаләсе бик кызыклы, «Йолдыз» газетасында, — дип яза Тукай,— «Габди* (* Г.  Ибраһимовның псевдонимы.)» әфәнде «Мияүбикә» исемендәге бер әсәремне интикат иткәндә, сүз арасында болай дип әйтә: «Бу әсәр шигырь түгел, бәлки назым (Ритмлы һәм рифмалы итеп сөйләү яки  язу.) вә манзума (Ритмлы    һәм    рифмалы  итеп    язылган нәрсә.) гына, һәм безгә шигырь белән назымны аерырга күптән вакыт инде». Укучылар ялгыш фикердә калмасыннар өчен, — дип дәвам итә ул, — изах (Аңлату.) итәмен ки: «Мияүбикә»не шагыйрь саф поэзия, чын шигырьгә әйләндердем, дип ышанганга күрә, «шигырьгә әйләндерелде» дип куйган. Бипаигалия (Шуңа күрә.) «Габди»нең югарыдагы сүзләре мөхәррир вә матбага хатасыны тәнбиһ (Кисәтү.) кебек түгел, бәлки ялгыз бер интикатчының фикере генә дип тәләккый (Юлыгу, кабул итү.)  ителсен». Күренә ки, Тукай белән Г. Ибраһимов поэзиянең асылы турында бәхәс алып баралар, һәм алар бу мәсьәләдә капма-каршы позициядә торалар. Моннан инде аларның әдәби тәнкыйть принципларының да төрлелеге килеп чыга.
Шулай итеп, Тукайның «Мөнтәкыйть»    шигыре «сәнгать сәнгать өчен» теориясен байрак иткән тәнкыйтькә каршы юнәлтелә.   Шагыйрь биредә ул тәнкыйтьнең принципларына каршы объективлык принцибын куюы белән    асылда тәнкыйтьнең реализм өчен көрәшергә тиешлеге мәсьәләсен алга    сөрә.    Әгәр    Тукай    «саф сәнгать» тарафдары  булган тәнкыйтьче    куллана торган өлгене, шаблонны яисә критерийны инкарь итә икән, әсәрнең идея-художество дәрәҗәсен билгеләгәндә    аның    үз    критерие булырга тиеш. Һәм ул бар да.    Бу критерий — реаль чынбарлык, тормыш үзе.    Тукай   художестволы әсәрне реаль чынбарлык белән чагыштырып карау принцибын үткәрә.    «Уянгач беренче эшем»  (1913)  исемле мәкаләсендә ул, мәсәлән, болай ди:  «Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп    чыгарлар    әле». Димәк, шагыйрь уенча,    аның    художестволы әсәрләре белән генә чикләнергә ярамый, бәлки аны төрле яклап өйрәнергә, шул исәптән тормыш юлын да тикшерергә кирәк.
Г. Ибраһимовны исә, киресенчә, язучыны чолгап алган тирәлек, сәнгать әсәрләренең тууына сәбәп булган чынбарлык һәм язучының үз шәхесе бөтенләй кызыксындырмый. Ул үзенең С. Рәмиевкә багышланган мәкаләсендә Рәмиевнең дөньяга карашы, әхлагы, кайчан һәм нинди сәбәпләр аркасында язганлыгы турында бернинди дә мәгълүматы булмавын әйтә дә туп-туры болай ди: «Һәм бу хезмәттә аның кирәге бар дип тә белмим».
Югарыда сөйләгәннәрне йомгакласак, Тукайның әдәби тәнкыйть принциплары түбәндәге моментларга кайтып калыр иде:
1)    Тәнкыйть объектив булырга, ягъни буржуа китапчылары һәм гомумән милли буржуазия кулында корал булмаска, бәлки халык интересларыннан чыгып эш итәргә тиеш.
2)    Демократик идеялелек өчен көрәшү — тәнкыйтьнең төп бурычларыннан берсе.
3)    Тәнкыйть чынбарлыкны дөрес чагылдыру өчен, реализм өчен көрәшергә тиеш.
4)    Тәнкыйть китап укучылар массасын, аеруча яшьләрне идея ягыннан тәрбияләргә, аларның зәвыкларын, сәнгатьне сиземләүләрен тиешле рәвешкә китерергә чакырылган.
5)    Тәнкыйтьче, белемле, тәҗрибәле һәм намуслы кеше булу өстенә, халык һәм аның әдәбияты интересларын барыннан да  өстен куеп эш итәргә бурычлы.
Тукайның әнә шул принциплары аның иҗтимагый-политик үсеше, әдәбиятның иҗтимагый роле һәм әдәбиятның халыкчанлыгы турындагы фикерләренең тирәнәюе белән бәйләнештә формалаштылар. Биредә шулай ук прогрессив рус әдәбиятының, бөек рус тәнкыйтьчеләренең, бигрәк тә Белинскийның роле зур булды.

(Чыганак: Нуруллин И. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).



 

Комментарий язарга


*