(Тукай эстетикасы турында мәкаләләр җыентыгыннан)
Тукайның дөньяга карашы үсү белән беррәттән һәм, шуңа бәйләнешле рәвештә, аның әдәби-эстетик карашлары, аерым алганда, әдәбиятта халыкчанлык турындагы фикерләре билгеле бер үсеш кичерде.
Югарыда әйтелгәнчә, Тукай әдәбиятка XIX йөз татар мәгърифәтчелеге идеяләрендә тәрбияләнгән хәлдә, демократ буларак килеп керде.
Татар халык поэтик иҗатын өйрәнеп, халыкның иҗат принципларын куллану, халыкның сөйләү теленә нигезләнгән әдәби телне үстерү өчен көрәш — менә болар узган йөз татар мәгърифәтчеләре, аеруча К. Насыйрн традицияләренең иң әһәмиятлеләреннән иде. Әнә шул традицияләр Тукай эстетик караш тарының формалашуында һәм иҗатының халыкчанлык һәм реализм сызыгымнан үсеп китүендә зур роль уйнадылар. 9-10 яшьләрендә үк инде булачак шагыйрь К. Насыйриның «Фәвакиһелҗөләса» исемле китабын кулына төшереп укый. «Актыктагы шигырьләрен бик яратып укыйм вә аңларга тырышам»* (* «Исемдә калганнар». Академик басма, II том, 21 бит.), дип язды ул соңыннан бу хакта. Биредә сүз китапның, соңгы бүлеге турында бара. Ә бу бүлеккә бик күп татар халык җырлары һәм бәетләре тупланган. Моңарчы «Кисекбаш», «Сөбәтелгаҗизин», «Рисаләи Газизә» кебек дини-әхлакый әсәрләр белән генә таныш булган Габдуллага бу, әлбәттә, көчле тәэсир ясый, аның йөрәгендә халык иҗатына мәхәббәт тудыра. Әнә шул мәхәббәт соңыннан киңәя, үсә бардыр
Замандашларының әйтүенә Караганда, Габдулла Кырлайда яшәгән елларында ук җырлар, бәетләр чыгара башлаган, ә Уральскида инде, халыкның иҗат тәҗрибәсен файдаланып, күп кенә шигъри әсәрләр язган. 1905 елга кадәр үк Тукайның халык җырларын күпләп җыя башлавы шулай ук очраклы хәл булмый.
Халык иҗаты белән кызыксыну Тукайда халыкның тел байлыгы белән танышырга, бу телнең поэтик мөмкинлекләрен күрергә дә ярдәм итә. «Кечкенәдән үк күңелемә урнашкан җырулар сөймәкемнән миндә туган телемезне сөю тугды»* (* «Халык әдәбияты». Академик басма, II том, 231 бит.), — ди шагыйрь. Әнә шул сөю, шул мәхәббәт мәгърифәтчеләрнең идея йогынтысы астында телгә аңлы мөнәсәбәткә әйләнә бара. Иң беренче өйрәнчек шигырьләрен саф татар телендә яза башлавы* (* Сүз Тукайның матбугатта чыкмаган, ләкин замандашларының хәтерендә сакланып калган шигырьләре турында бара. Алар Тукай әсәрләренең 1955 елгы яңа басмасына кертелгәннәр.), 1904 елда ук Крыловның күп кенә мәсәлләрен җиңел, аңлаешлы тел белән, чәчмәгә әйләндереп, тәрҗемә итүе һәм «Мужик йокысы» (1905) шигыре шуны күрсәтсә кирәк.
Димәк, Тукай поэзиясен чын-чыннан халыкчан итәчәк факторлардан беренчесе XIX йөз мәгърифәтчеләренең идея-эстетик традицияләре булса, икенчесе — халык поэтик иҗаты. Ә өченче фактор итеп рус классик әдәбиятын санарга кирәк.
Белинский халыкчан китап «эчтәлеге гаять әһәмиятле булу белән бергә, һәркемгә бертигез аңлаешлы була» дип әйтә. Ягъни әсәрдә халыкның көткәннәре һәм теләкләре чагылырга, халык өчен иң әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелергә һәм хәл ителергә тиеш; әсәрнең әнә шул идея эчтәлеге халык күңеленә якын, халыкның эстетик таләпләренә җавап бирә торган художестволы формада бирелергә тиеш.
Чернышевский, шул ук фикерне тагын да киңәйтебрәк, халыкчанлык проблемасының әнә шул ике ягына тагын да ныграк басым ясап, болай ди: «Әдәбиятның теге яки бу нәрсәләргә игътибар итү дәрәҗәсе бу нәрсәләрнең халык тормышындагы әһәмияте дәрәҗәсе белән билгеләнә… Художестволы әсәрнең формасы бөтенләе белән халыкчан булырга тиеш»* (* Н. Г. Чернышевский. Полн. собр. соч., III том, 655 бит.).
Тукай үзенең әсәрләре белән матбугатка чыкканда, Беренче рус революциясе үсә, киңәя һәм тирәнәя бара иде. Эчтәлеге белән буржуаз-демократик булган бу революциянең асыл максаты — илдә феодализм һәм крепостнойлык калдыкларын тамырлары белән йолкып ташлау. Патша самодержавиесе һәм алпавытларның жир биләве әнә шул калдыкларның иң әшәкеләреннән иде. Җирсезлектән җәфа чигүче крестьяннар, экономик һәм политик изүнең ачысын татучы пролетариат бу революцияне хәрәкәтләндерүче төп көчләр булдылар. Җир, политик ирек һәм 8 сәгатьлек эш көне — халык массасының таләбе, нигездә, әнә шул моментларга кайтып кала иде.
Димәк, бу чорда әдәбият, әгәр ул чын-чын-нан халыкчан булырга омтыла икән, беренчедән, халыкның әнә шул теләкләреннән һәм омтылышларыннан читтә калмаска, халыкның революцион таләпләренә аваздаш булырга, кыскасы, объектив рәвештә революцион-демократик идеяләр белән сугарылырга тиеш; икенчедән, ул художестволы формасы белән дә халыкка якын, аңлаешлы булырга, халыкның эстетик сорауларына җавап бирергә тиеш.
Бу яктан караганда, Тукайның башлангыч чор иҗаты эчтәлеге белән әнә шул югарылыкка күтәрелеп җитте дип әйтеп булмый әле. Чөнки, конституцион иллюзияләр тәэсиренә бирелеп, XIX йөз татар мәгърифәтчеләренең дөньяга карашыннан артык ерак китә алмаган яшь шагыйрьнең бу чор иҗаты җир һәм ирек өчен патша самодержавиесенә каршы аяусыз сугышка чыккан халыкның уй-теләкләрендәге һәм омтылышларындагы көчле якны бөтен тирәнлеге белән чагылдыра алмый иде әле.
Тукайның башлангыч чор иҗатының форма ягына килсәк, без шуны күрәбез: аның матбугатта күренә башлаган шигырьләре әле күпчелек очракта Көнчыгыш илләре поэзиясенең поэтик кануннары тәэсирендә язылган булып, ритм, үлчәү һәм сурәтләү чаралары да шул поэзия арсеналыннан алынганнар. Бу төр әсәрләренең теле халык массасына аз аңлаешлы. Я ул — төрек теле, яисә гарәп, фарсы, төрек һәм татар сүзләренең катнашмасыннан гыйбарәт булган корама тел. 1906 ел урталарына кадәр язылган егерме ике шигырьнең, мәсәлән, уналтысы корама яки төрек телендә булса, калган алтысы татар телендә.
Моның белән без Тукайның башлангыч чор иҗатына халыкчанлык бөтенләй хас түгел дип әйтергә теләмибез. Сүз бу халыкчанлыкның ни дәрәҗәдә тирән һәм эзлекле булуы турында гына барырга мөмкин. Халыкка теләктәшлек, халык өчен кайгыру, халыкның тормышын яхшырту өчен чыт күңелдән тырышу, болар барысы да Тукай әсәрләрендә ачык чагылганнар. Аның әсәрләрендә шулай ук халыкка аңлаешлы телгә омтылу, яңа поэтик чаралар эзләү дә үзен бик нык сиздерә. Болар Тукай поэзиясенең нигездә халыкчанлык юнәлешендә дөньяга килүен күрсәтәләр. Ләкин бу халыкчанлык әле чикләнгән, әгәр шулай әйтергә яраса, ул әле элементлар хәлендә яши.
Бу чорда без Тукайның халыкчанлык турындагы фикерләре белән дә очраша алмыйбыз. Ул бу проблеманы публицистик, теоретик планда куя алмый әле. Чөнки халыкны революционлаштыру бурычы, шул бурычны үтәү өчен әдәбиятның чын мәгънәсендә халыкчан булырга тиешлеге мәсьәләсе 17 октябрь манифесты тудырган иллюзияләр йогынтысына бирелгән яшь Тукай каршына үзенең бөтен җитдилеге белән килеп басмаган була.
Тукай поэзиясенең үсеше аның чын-чыннан халыкчан булып китүе, бу халыкчанлыкның байый, тирәнәя һәм ныгый баруы белән характерлы. Тукай шигырьләренең телен алып карыйк. 1906 елның икенче яртысыннан башлап 1907 ел ахырына кадәр (бу — Тукайның иҗтимагый-политик һәм эстетик карашлары үсешендә икенче чор) язылган алтмыш бер шигырьнең кырык өче саф татарча булып, калган унсигезе төрек телендә яки корама телдә. Аның әсәрләре художество эшләнеше ягыннан да халыкка, халыкның эстетик тойгысына һәм зәвыкларына да бик нык якынаялар. Бу, бер яктан, татар халык авыз иҗатында яшәп килгән әсәрләрне шагыйрьнең, үз аңы аркылы үткәреп, яңадан эшләп чыгаруында күренсә («Ишек бавы», «Авыл хатынының бала тирбәткәндәге өметләре», «Шүрәле»), икенче яктан, халык иҗаты әсәрләренең үлчәү һәм ритмын, алардагы сурәтләү чараларын куллана башлауда күренә («Государственная Думага», «Пар ат», «Туган җиремә» һ. б.).
Тукай әсәрләренең художестволы формасының халыкчанлаша баруында, халык иҗатыннан тыш, рус классик поэзиясе дә зур роль уйнады. Пушкин, Лермонтов, Кольцов кебек шагыйрьләрнең иҗатында Тукай чын халыкчанлык үрнәкләрен күрә, һәм бу аңа тегеләйме, болаймы тәэсир итмичә калмаган. Без аның рус шагыйрьләре әсәрләреннән тәрҗемә ителеп яки шулар үрнәгендә язылган шигырьләрендә иске поэзиягә хас булмаган күп кенә яңа поэтика элементлары күрәбез. Тукай рус классикларыннан өйрәнү мәсьәләсен Уральскида яшәгән вакытында ук принципиаль югарылыкка куя. «Шүрәле» поэмасына биргән искәрмәсендә ул, мәсәлән, болай ди: «…Мин бу «Шүрәле» хикәясен Пушкин вә Лермонтовның шундый авыл җирләрендә сөйләгән хыялый хикәяләрне язуларына истинадән (Таянып.) яздым»* (* Академик басма, I том, 428 бит.).
Ләкин халык иҗатыннан файдалану һәм рус классик әдәбиятына мөрәҗәгать итү, үзләре генә әле, язучының иҗатын халыкчан итүдә хәлиткеч этәргеч була алмыйлар. Дәрдмәнд, С. Рәмиев, Думави кебек шагыйрьләр дә теге яки бу күләмдә халык иҗатына да, рус классик әдәбиятына да мөрәҗәгать иттеләр. Ләкин аларның иҗатын халыкчан иҗат җөмләсенә һич тә кертеп булмый. Эш нәрсәдә соң? Эш язучының халык иҗатына һәм рус классик әдәбиятына нинди караш ноктасыннан, нинди иҗтимагый-политик позициядән торып якын килүендә.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Тукай иҗатында халыкчанлыкның тулы җиңүен тәэмин итүче төп фактор — иҗтимагый-политик карашларында революцион демократизм югарылыгына күтәрелүе һәм әдәбиятның тормыштагы роле мәсьәләсен революцион-демократик рухта хәл итә башлавы булды. Чынлап та, әгәр шагыйрь фикеренчә, әдәбият, шул исәптән поэзия, халык алдында торган төп бурычны — самодержавие строен җимереп, демократик строй урнаштыру өчен барган көрәшкә хезмәт итәргә тиеш икән, бу бурычны поэзия халыкның иң тирән уй-хисләрен, иң якты өмет һәм омтылышларын чагылдырганда гына һәм халыкны үз бәхетен яулап алырга туплаганда гына үтәп чыга ала.
Хәзер инде без аның әсәрләрендә крестьяннарның җир өчен көрәшләрен чагылдыру («Петр бабай хикәяте»), яшәп килүче политик стройны камчылау («Бик кыйбат», «Хөррият», «Сорыкортларга»), «Иң бөек максат безем: хөр мәмләкәт, хөр Русия!» дип, көн тәртибенә куелган демократик стройны идеал итү («Китмибез!») һ. б. моментларны да очратабыз.
Шулай итеп, Тукай иҗатының икенче чоры революцион-демократик эчтәлек ала һәм поэтика ягыннан да халыкка якын, үтемле, аңлаешлы булып китә. Бу исә аның иҗатында халыкчанлык принцибының җиңеп чыгуы дигән сүз.
Бу чорда инде Тукай әсәрләрендә халыкчанлык турында теоретик фикерләр дә күренә башлый, һәм бу бик табигый. Материалистик эстетикада халыкчанлык проблемасы үзәк урыннарның берсен алып торганга күрә, Тукай шушы чорда ук инде халыкчанлык проблемасын куярга һәм аны хәл итүдә омтылыш ясарга тиеш иде. «Әдәбият ахшамы яки литературно-музыкальный вечер» (1906) мәкаләсендә без түбәндәге сүзләрне укыйбыз «Әдәбият ахшамы татар халкын «Фөзаилешшөһүр», «Тишекбаш»* (* «Кисекбаш» китабын Тукай шулай атый.), «Мөһиммәтел-мөслимин», «Бәдәвам» китапларыннан башка, хәзерге тормыш, хәзерге китеш өчен иң кирәкле, иң мөһим булган яңа-яңа, үз ана телебездәге китаплар илә таныштырачак вә күрештерәчәктер»* (* Академик басыл, II том, 138 бит.). Биредә саналган китапларның барысы да, дини-әхлакый әсәрләр булып, иске мәдрәсәләрдә дәреслек хезмәтен үтәгәннәр. Бу әсәрләрдә тезмә яки чәчмә белән ислам дине мактала, дин тоту кагыйдәләре өйрәтелә, шул кагыйдәләрне җиренә җиткереп үтәүчеләргә оҗмах рәхәтләре вәгъдә ителә, ә үтәмәүчеләр мәңгелек газап белән куркытылалар.
Күренә ки, мондый әсәрләр, ислам динен ныгыту, халыкның аңын шушы дин белән агулау коралы буларак, реакцион роль уйнаганнар, һәм бу әдәбият халык интересына капма-каршы хезмәт башкарган. Тукай әнә шул реакцион әдәбиятка каршы шул заман өчен «иң кирәкле, иң мөһим» әсәрләрне куя. Революцион демократ булып формалашкан шагыйрьнең иң кирәкле, иң мөһим дип, нинди эчтәлекле һәм нинди идея юнәлешле әсәрләрне күздә тотуын аңлау кыен түгел.
Әдәбиятта халыкчанлык өчен көрәшне Тукай үткәннең, бигрәк тә XVIII һәм XIX йөзләрнең мистик, суфистик поэзиясен тәнкыйть итү юнәлешендә дә алып барды. Чөнки бу поэзия, дөньяның фанилыгын, дөнья мәшәкатьләре белән булышуның гөнаһ икәнен алга сөреп һәм җир тормышын «теге дөньяга» хәзерлек итеп кенә күрсәтеп, халыкны көрәштән, социаль мәсьәләләрдән читкә алып китәргә тырыша иде. «Суфи Аллаяр вә Утыз Имәни хәзрәтләре, — дип яза Тукай. «Шигырьләремез» (1907) исемле мәкаләсендә, — бертөрле назымлырак шигырь сөйли белмешләр исә дә, тик тасауф бабында* (* Суфичычык юнәлешендә.) гына сөйләгәннәр. Әгәр ул әфәнделәр дөньяга вә аның халкына да бераз илтифат итеп, дөньядан киткән булсалар, хәзерге көндә исемнәре тагын да артык хәер илә зикер ителер иде»* (* М. X. Гайнуллин, Җ. Г. Вәзиева. Татар әдәбияты, XX йөз, 1954 ел, I кисәк, 546 бит.). Бу өзектән без шуны ачык күрәбез, XVII йөз чыгтай шагыйре, «Сөбателгаҗизин»нең авторы Аллаяр Суфи һәм XVIII йөз татар шагыйре Утыз Имәни иҗатларының идея юнәлешенә Тукай кире бәя бирә. Ул ачык һәм төгәл итеп бу шагыйрьләрнең әсәрләре суфичылык идеологиясе белән сугарылганлыгын әйтә. Ул гына да түгел, Тукай суфичылык поэзиясенең социаль җирлеген ачарга да омтылыш ясый: бу поэзия халыктан, халык тормышыннан, халык интересыннан ерак, ди ул. Кыскасы, шагыйрь бу поэзиянең халыкка каршы булганлыгын фаш итә. Узган гасырлардагы татар поэзиясендә урын алган суфизмга Ф. Әмирхан да кире бәя бирде. Мәкаләләренең берсендә ул «Шигырь белән язылган әсәрләрнең вәзеннәре дә, — дип яза, — күбесенчә шул ук кавемнәрдән (гарәпләрдән һәм үзбәкләрдән. — И. Я.) алынып, тәшбиһатләрендә (Чагыштыру, охшату.) дә хәрфән би хәреф тәкълит (хәрефкә хәреф күчерү, иярү.) ителгәндер. Шуңа күрә, сез иске татар китапларында хөрмә агачына, Дәҗлә, Форат нәһерләренә (Тигр Һәм Евфрат елгалары.) тәшбиһләргә бик җыш очрасагыз да, кура җиләгенә, «Идел» елгасына тәшбиһне берсен дә күрә алмассыз»* (* М. X. Гайнуллин, Җ. Г. Вәзиева. Татар әдәбияты, XX йөз, 1954 ел, II кисәк, 550 бит.).
Күренгәнчә, Ф. Әмирхан халыкчанлыкның икенче ягы — художестволы форма ягын күздә тота.
Тукайның дини-әхлакый һәм дини-суфистик әдәбиятка каршы көрәше пародияләрендә дә чагылыш тапты. Бу пародияләр «Кисекбаш» һәм «Мөхәммәдия» кебек дин китапларын, Бакырганый (XII йөз) һәм Һибәтулла ишан (XIX йөз) кебек суфи шагыйрьләрнең иҗатларын укучы күзеннән төшерү, аларның халыкка зарарлы йогынтысын юкка чыгару юнәлешендә зур хезмәт күрсәттеләр.
Кандалый иҗаты XIX йөз поэзиясендә беркадәр аерымрак урын тота. Чөнки аның әсәрләре тематик яктан дөньяви характерда булып, саф татар телендә язылганнар һәм, аз булса да, объектив рәвештә шул чорның социаль каршылыкларын чагылдыралар. Тукай моны, әлбәттә, төшенгән һәм «Шигырыгәремез» мәкаләсендә Кандалыйны Аллаяр суфи һәм Утыз Имәниләр белән, беррәттән санап китми. «Фәвакиһелҗөләса» китабындагы Габделҗаббар-әль Кандалый әфәнденең шигырьләре, — ди тәнкыйтьче, — ул кадәр үк тәгаллыксыз (Бәйләнешсез.) булмаса да, шактый әдәпкә вә әдәбиятка хилаф җирләре бардыр»* (* М. X. Гийнуллин, Җ. Г. Вәзиева. Татар әдәбияты. XX йөз, 1954 ел, I кисәк, 546 бит.). Кандалый әсәрләрендә әдәпкә һәм әдәбиятка сыймый торган моментлар турында әйтүе белән Тукай нәрсәне күздә тота?
Билгеле булганча, Кандалыйның шигъри хатларында ир белән хатын мөнәсәбәтен артык ялангач итеп сурәтләү, азгынлыкны чагылдыру очраклары бар. Әлбәттә, боларга шагыйрь уңай карый алмый. Ләкин Тукайның хөкеменә очраган төп нәрсә, һичшиксез, шигъри хатларда җир эшкәртүчеләр адресына әйтелгән мәсхәрәләү һәм сүгенү сүзләре, шагыйрьнең крестьян тормышын, көнкүрешен һәм хезмәтен изүчеләр карашыннан чыгып сурәтләве. Тукай фикеренчә, болар барысы да халык интересын якларга чакырылган әдәбият рамкасына сыеша алмый. Тукай, Кандалый поэзиясендәге кайбер халыкчанлык элементларына уңай караган хәлдә, бу поэзиянең халыкчанлык принцибына каршы килгән якларын кискен рәвештә кире кага.
Шулай итеп, Тукай дини-әхлакый һәм дини-суфистик әсәрләрне демократик позициядән торып тәнкыйть итә һәм әдәбиятның халык интересларына хезмәт итәргә, ягъни халыкчан булырга тиешлеге мәсьәләсен алга сөрә.
Ләкин, әсәр, революцион эчтәлекле булып та, сәнгатьлелек ягыннан халыкка барып җитмәсә, үз алдына куелган бурычны үти алмый. Моны да шагыйрь төшенеп эш итә. Ә халыкның художество тойгысын, эстетик сиземләвен бары тик аның үз иҗатыннан гына белеп була. Шуңа күрә, Тукайның халык поэтик иҗаты белән аңлы рәвештә кызыксына башлавы, халыкның художество тәҗрибәсен өйрәнүгә керешүе очраклы хәл түгел иде. «Әдәбият ахшамы» мәкаләсендә ул, халык музыкаль иҗатының әһәмиятен күрсәтеп, түбәндәгеләрне язды: «Әдәбият ахшамы карт аталарымызның чын йөрәгеннән чыккан «Тәфкилен», «Әллүки», «Сакмар суы» көйләрен, үлгән җиреннән яңадан терелтеп, туган вә туачак балаларыбызның күңеленә яңа-яңа милләт хисләре, истикъбаль (Киләчәк.) дәртләре салырга хезмәт итеп, милләт балаларының үлгән күңеленә, саба җиле шикелле, рух өрәчәктер»* (* Академик басма, II том, 138 бит.).
«Шигырьләремез» мәкаләсендә инде ул, халык иҗатының әһәмиятен әйтү белән генә чикләнмичә, аның кайбер аерым мәсьәләләрен теоретик яктыртуга да керешә. Дүрт юллык татар халык җырларының бер үзенчәлеген ул, мәсәлән, һәрбер җырның теләсә нинди көйгә җырлана алуында күрә. Икенче үзенчәлеге исә, Тукай фикеренчә, җырларның алдагы ике юлы белән соңгы ике юлы арасында күпчелек очракта мәгънәви бәйләнеш булмауда. Шунысы бик әһәмиятле, Тукай халык иҗатын язма әдәбият белән бәйләнештә карый, ул аны язма әдәбиятның үсеш юнәлешен билгели торган бер маяк итеп саный. Без моны халык җырларын тикшергәннән соң шагыйрьнең, язма әдәбият үрнәкләренә күчеп, аларны халык җырлары, халык иҗаты яктылыгында бәяләвендә күрәбез.
Димәк, Тукай Уральскида яшәгән чорында ук инде әдәбиятта халыкчанлык проблемасын аңлы рәвештә күтәреп чыга һәм бу проблеманы бөек рус революцион демократлары Белинский һәм Чернышевский идеяләре юнәлешендә хәл итәргә омтыла.
(Дәвамы киләсе биттә) >>>
{mospagebreak}
Казанга килгәч, бигрәк тә 1910—1911 елларда, Тукай халык иҗатына аеруча игътибар бирә башлый. 1910 елда «Халык моңнары» исемле җырлар җыентыгы чыгара. Шул ук елда халык иҗаты турында лекция укый һәм бу лекциясен аерым брошюра итеп бастыра. Иллегә якын «соңгый җырлар» (Тукай атамасы), ягъни халык җырлары үрнәгендә эшләнгән сатирик куплетлар яза. Бу чор мәкаләләре белән фельетоннары аның мәкаль һәм әйтемнәр, ә кайберләре исә җырлар белән сипләнгән була.
Тукайның бу чорда халык иҗаты белән аеруча нык кызыксынуы иҗтимагый-политик һәм әдәби-эстетик карашларының үсүе белән бәйләнгән.
Иҗатының Казан чорында шагыйрьнең мәгърифәт чаралары үзләре генә капитализмның бүре законнарын бетерергә сәләтсез икәнлекне төшенә башлавы турында алда әйтелгән иде. Шулай ук әдәбиятның халыкны дуслык, туганлык һәм хезмәттәшлеккә өндәү белән генә реаль нәтиҗәгә ирешә алмаячагы да Тукайның аңына килеп җиткән иде. Шуңа күрә шагыйрь каршына мондый сорау килеп баса: халыкны беренче чиратта нәрсә дулкынландыра соң? Аның реаль һәм тормышчан омтылышлары нидән гыйбарәт соң? Әнә шул сорауларга җавап бирүдә халыкның поэтик авыз иҗатын өйрәнү дә билгеле бер рольне уйный ала. Халык иҗатын өйрәнүнең бу ягына басым ясап, В. И. Ленин, халык поэзиясе материаллары, на нигезләнеп, «…халыкның теләкләре һәм көткәннәре турында бик яхшы тикшеренү язып булыр иде»* (* Халык иҗаты, Татгосиздат, 1940, 10 бит.), диде. Аннары халык поэзиясенең әһәмиятенә тукталып, болай ди: «Бу — безнең көннәрдә халыкның психологиясен өйрәнү өчен шундый кирәкле һәм мөһим булган чын-чыннан халык иҗаты»* (* Шунда ук.).
Тукайны да, барыннан да элек, авыз поэтик иҗатында халыкның нинди «теләкләре һәм көткәннәре» чагылу мәсьәләсе кызыксындырды. «Белергә кирәк ки, — ди ул үзенең лекциясендә, — «халык җырлары» халкымыз күңеленең һич тә тутыкмас вә күгәрмәс саф вә рушан көзгеседер. Бу — бертөрле сихерле көзгедер. Чөнки халыкның бер генә җыруын тотып нечкәләсәң, шөбһәсез, аның халәте рухиясен, нәрсә уйлаганын вә ни хакында нинди фикердә икәнен белеп буладыр»* (* Академик басма, II том, 217 бит.). Үзенең фикерен раслау өчен китергән җыры да бик характерлы:
Байлар кияр каракүл,
Без киябез эшләпә;
Ходай бәхетне бирыәсә,
Баеп булмый эшләп тә.
«Менә бу җыру — халкымызның бу дөньядагы «байлык» вә «фәкыйрьлек» дигән ике нәрсәгә карашы», — ди Тукай.
Шушы һәм шуңа охшаш җырлар, шул мәсьәләне чагылдырган мәкаләләр, әкиятләр һәм бәетләр бөтен нәрсәнең ачкычын мәгърифәт, тырышлык һәм хезмәттә күргән Тукайның фикер юнәлешен үзгәртеп җибәрүдә, әлбәттә, азмы-күпме роль уйнаганнар. Халык иҗаты әсәрләре, һичшиксез, яшәп килүче экономик законнар хөкем сөргәндә, хезмәт эшче халыкка бәхет бирә алмый, дигән фикергә килүдә аңа ярдәм иткән. Биредән инде хезмәт үзенә лаеклы урын алсын өчен, социаль-экономик тәртипләрнең үзләрен үзгәртеп корырга кирәк, дигән нәтиҗәгә дә ерак калмый. Димәк, әдәбият, халыкны мәгърифәткә, тырышлыкка, нәтиҗәле хезмәткә чакырудан бигрәк, халыкны коллыкта тотучы, хезмәтенең җимешләрен күрүдән мәхрүм итүче иҗтимагый стройның яраксызлыгын, җимерелергә тиешлеген ачып салырга тиеш.
Күргәнебезчә, халык поэтик иҗаты әдәбиятның иҗтимагый ролен дөрес аңлауда һәм халыкчанлык принцибын тирәнтен үзләштерүдә Тукайга зур ярдәм иткән.
Моннан кала тагын халык иҗаты Тукай алдына килеп баскан түбәндәге сорауга да җавап бирә: халыкның аң дәрәҗәсен күтәрә торган, халыкны революционлаштыра торган идеяләрне ничек һәм ни рәвештә халыкка җиткерергә?
Билгеле булганча, халык иҗаты нигезендә реализм ята. Аңа үгет-нәсихәт һәм дидактика ят нәрсә. Шул ук вакытта халыкның коллектав иҗат нәтиҗәсендә туган әсәрләре тенденциоз булулары белән дә аерылып торалар. Чөнки хезмәт ияләре тормыш күренешләренә бәя биргәндә үз интересларыннан чыгалар, үзләренең уй-хисләрен, омтылышларын чагылдыралар. Халык иҗаты әсәрләре, ниһаять, эчтәлек белән форманың берлегенә дә иң яхшы мисал булып тора алалар: эчтәлеге белән хезмәт кешесенең үз интересларына җавап бирә торган әсәрләр генә халыкның теленә кереп, меңнәрчә, миллионнарча тапкыр кабатланалар, башкарылалар һәм аларның художество формасы чарлана, яхшыра, шомара, үткенәя һәм сәнгатьлелекнең югары дәрәҗәсенә ирешә. Әнә шуңа күрә дә реализм һәм халыкчанлык принципларын нигезгә куярга теләгән әдәбият халык поэтик иҗатына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Менә ни өчен А. М. Горький «сәнгатьнең башы фольклорда», халык иҗаты «китап әдәбиятының… иң зур әсәрләрен барлыкка китерүгә өзлексез һәм һичшиксез йогынты ясый торды»* (* М. Горький. Әдәбият турында. Таткнигоиздат, 1953, 204 бит.) дигән иде. Тукай да, фольклор белән язма әдәбиятның мөнәсәбәте мәсьәләсен тирән аңлап, болай ди: «Халык җырлары безнең киләчәктә мәйданга киләчәк әдәбиятымызга, бер дә шөбһәсез, нигез булачактыр». Шуңа күрә ул халык авыз иҗатын өйрәнү өчен генә өйрәнми, бәлки язма демократик әдәбиятның үсеш юлларын билгеләргә, бу әдәбиятны идея эчтәлеге ягыннан да, художестволы формасы ягыннан да чын-чыннан халыкчан итәргә омтыла. Табигый, Тукай, әдәбият тарихына борылып карап, бөек шагыйрьләрнең халык җырлары рухында, шулар стилендә әсәрләр тудыру очракларына гаять әһәмиятле фактлар итеп карый. Үзенең лекциясендә ул шул төр әсәрләргә мисал итеп «Евгений Онегин»дагы «Кызлар җыры»н, Кольцовның «Ник йоклыйсың, мужик», «Сукачы җыры» әсәрләрен китерә дә моңа охшаш әсәрләр турында гаять тирән эчтәлекле фикер әйтә: «Болан халык җырларына тәкълит итеп язган шигырь, тәкълит итмичә язган шигырьләрдән хис, мәгънә, тасвир ягыннан һич тә ким булмавы өстенә, халыкның үз көе, үз вәзене, үз формасы илә язылганга, халык күңеленә бигрәк тәэсир итә вә урынлашадыр»* (* Академик басма, II том, 221 б.). Тукайның бу сүзләрендә шунысы бик әһәмиятле: ул халыкның «үз вәзене», «үз формасы» белән язылган әсәрләрне дөнья поэзиясенең классик үрнәкләреннән һич тә түбән кунмый, ә бер җәһәттән, ягъни мондый әсәрләрнең халык йөрәгенә якынрак булуы ягыннан югарырак та куя. Аның поэзия алдына куйган иң беренче һәм төп таләбе шул: поэзия халыкның «теләкләрен һәм көткәннәрен» чагылдырырга, ә үзенең художество формасы ягыннан халыкның эстетик таләпләренә җавап бирергә тиеш.
Шул ук вакытта Тукай халык поэзиясенең художество үзенчәлекләрен механик күчереп алуны яклаучы да түгел. Халык поэтик иҗатын өйрәнү һәм аның традицияләрен иҗади үзләштерү мәсьәләсе «Шигырьләремез» мәкаләсендә чагылып кына китсә, лекциядә киңрәк урын ала. Шагыйрь, ике яртысы арасында турыдан-туры бәйләнеше булмаган җырлардан тыш, мәгънәви һәм композицион бер бөтен булган җырлардан да үрнәк китерә. Ә ул үзе халык җырларының әнә шул соңгы үзенчәлеген язма поэзиягә алып керү һәм аны үстерү, ныгыту, баету тарафдары булып тора. Бу күп кенә татар шагыйрьләреннән алынган һәм лекциядә үрнәк итеп китерелгән шигырь һәм җырларның характерыннан бик ачык күренә. Ул шигырьләр һәм җырлар, шул исәптән, Тукайның үз җыры «Милли моңнар» — сюжет һәм композиция, фикер һәм идея ягыннан бер бөтен һәм төгәлләнгән әсәрләр. Аларның үлчәве дә, дүрт юллык гадәти җырлардагыча булмыйча, соңыннан татар совет поэзиясендә өстенлек алган 10—9 үлчәве.
«Халык моңнарыннан, халык хисләре белән хисләнеп, — дип язды Тукай «Милли моңнар»га язган керешендә, — мин үзем дә күңелемнән кайнап чыккан «шигырь» дип әйткән мазбут (Язма.) хиссиятләрем белән халык күңелен шүрәлечә генә кытыкларга тырыша идем. …Халыкныкы шикелле үк итеп, алар вәзене белән, алар көенә үк салып, үз хисләремне мәйданга чыгара башладым» * (* Академик басма, II том, 234 бит.).
Чынлап та, 1908—1909 елдан башлап, халыкның сюжетлы җырларыннан, бәетләреннән һәм дүрт юллы җырларыннан берни белән дә аерылмый торган поэтик әсәрләрен Тукай бер-бер артлы мәйданга чыгара башлады. «Эштән чыгарылган татар кызына» (1909), «Милли моңнар» (1908), «Поезд барган көйгә» (1911), «Сакмар суы көенә» (1911), «Яшен яшьнәгәндә» (1911), «Ни кирәк тагы» (1912) исемле җырлары һәм шигырьләре әнә шундыйлардан. Рухлары һәм поэтик төзелешләре белән халык җырларына иң якын торган шушы әсәрләрдә генә халыкчанлык күрүдән, әлбәттә, без ерак торабыз. Тукай поэзиясенең халыкчанлыгы барыннан да элек аның халык интересын кыю яклавында, үзе үткәргән идеяләрнең халык омтылышы белән аваздаш булуында. Инде бу поэзиянең художество ягына килсәк, шукы әйтә алабыз: формалары белән турыдан-туры халык иҗатына ялганып китә торган әсәрләре генә түгел, бәлки бу чордагы барлык шигырьләре дә халык күңеленә якын. Чөнки аларның да теле һәм сурәтләү чаралары халыкның сөйләм теле, халык поэзиясе арсеналыннан алынганнар.
Үз поэзиясенең, димәк, гомумән демократик поэзиянең, халыкчанлык сыйфаты турында Тукай «Пушкин вә мин» шигырендә гаҗәп тапкыр һәм тирән итеп әйтеп бирде:
Хәзрәти Пушкин авылда язды үз Евгениен,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннан түбән,
Тугры күз салсаң эшенә, ул үзе миннән түбән:
Бер вакыт онтыр җиһан Пушкинны һәм Евгениен,
Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганың булса бәкалы (Дәвамлы.),ул бәкага тартала (Тарта ала.).
Миндә булдым һич тә онытылмас кеше шул аркада*.
(* Академик басма, I том, 249 бит.)
Шигырь шаяру рухында язылган, ләкин шигырьгә салынган идея гаять җитди һәм тирән. Сүз биредә, әлбәттә, Пушкин һәм Тукай поэзиясен үлчәүгә салып карау турында бармый. Тукай, русның гениаль шагыйренә чиксез хөрмәт белән караган хәлдә, аны үзенең остазы итеп саный һәм беренчелекне даулау дигән нәрсә аның уенда да, юк иде. Шагыйрьнең әйтергә теләгән нәрсәсе шул: аның поэзиясе, әйтик, Некрасов поэзиясе — «үч һәм сагыш» поэзиясе кебек, әдәбиятның халык тормышына таба якынаю процессында яңа этап булып тора. «Бәрәңгенең көен» җырлау образы белән шагыйрь халык теләген, халык омтылышларын һәм халык идеалларын җырлау турында әйтеп бирә. Аның фикеренчә, халык белән бергә сулый торган, халык интересын чагылдыра торган поэзия генә яшәүгә сәләтле.
Шулай итеп, Тукай халыкчанлыкны поэзиянең, һәм гомумән әдәбиятның, иң беренче, иң төп сыйфаты итеп саный.
Сөекле шагыйребезнең халыкчанлык турындагы идеяләре һәм теоретик фикерләре бүген дә әле әһәмиятләрен, актуальлекләрен югалтканнары юк. Тукай кебек классикларыбызның әдәби мирасын, иҗат тәҗрибәсен өйрәнү, аларның эстетик принципларын күздән кичерү бүгенге әдәбиятыбызны халыкчанлыкның иң югары дәрәҗәсенә күтәрүдә һәм шул нигездә аның коммунизм төзүдә көчле корал булуына ирешүдә зур роль уйный.
(Чыганак: Нуруллин И. Тукай эстетикасы турында мәкаләләр. – Казан: Таткнигоиздат, 1956).