Татар әдәбиятында Әхмәтләр күп. Монда без сүз алып бара торган Әхмәтне — юмористик парчаларында имзасын «Зәңгәр Әхмәт» дип куя торган Әхмәтне «Карахмәт» белән дә, сары «Әхмәт белән дә, соры Әхмәт белән дә һич тә бутарга мөмкин түгел иде һәм, гомумән, аны бүтән беркем белән дә бутарга мөмкин түгел иде. Ул үзенә бертөрле Әхмәт иде. Биографиясе белән дә, кеше буларак та, иҗади юлы һәм әдәби почеркы ягыннан да.
Менә ул озын гәүдәсен бераз алга сыга биреп, башын кыңгыр сала төшебрәк һәм мәңгелек күзлеге астыннан дөньяга сокланып туймагандай, Бауман урамыннан салмак кына атлап килер. Уйларына шулкадәр нык бирелгән һәм, әллә инде бу юлы күзлеген дә буташтырып кигән, тәмам борын төбенә килеп җитмичә сине күрмәс, күргәч, бер мәл аптырабрак калгандай булыр. «Тукта! Сүзгә керешкәнче мин бераз тамакны чистартыйм әле!» дигәндәй, «кыхлап» куяр, аннары нинди дә булса кытыклый торган берәр сүз әйтеп, көлдереп, күңелне ачар.
Менә шундыйрак бер кеше иде ул безнең Әхмәт Фәйзи. Күрәсез, бүтәннәрдән артык әллә ние булмаган, ике аяклы, ике куллы, безнең кебегрәк бер кеше. Без йөргән җирдән үк йөрде, без ашаган икмәкне үк ашады. Хикмәте нәрсәдә соң дисезме? Хикмәте шунда: без йөргән җирдә йөргән, без ашаган әпәйне үк ашый торган әлеге шул Әхмәтебез, күз дигәндә бик алай алдан чыгып йөгергән кешеләрдән булмаса да, безнең күбебезгә караганда күбрәкне күрә, тормышны тирәннәнрәк тоя, иңлерәк кочаклый иде.
Авыр сугыш елларында арыган сугышчы егетне, йокысын бүлдермәскә тырышып, иңендә йоклатып алып баручы лирик йөрәкле кыздан алып, сусыз Караком сахраларын кичеп, стихияне җиңеп килүче көчле ихтыярлы совет кешеләренә кадәр («Кеше һәм дала») — кемнәр генә урын алмады аның шигъриятендә! Әдәбиятка шигырь белән чыгып, шигырь өлкәсендә күп эшләгән һәм үзенең эзен сала килгән Әхмәт Фәйзи ләкин шигырь кабыгына гына сыеп, арканланган ат кебек, рифма казыкларына гына бәйләнеп калмады. Ул «Тукай» романын биреп прозада да үзенең иркен сулышлы художник икәнлеген күрсәтте. Ул балалар әдәбиятында да, күп кенә бик яхшы әсәрләр бирде. Татар совет публицистикасын актара башласак, анда да без Әхмәт Фәйзинең үзенә хас эзләрен табабыз.
Инде драматургиягә килсәк, монда аның эзләре генә түгел, монда ул үзе», үзенең тынгысыз йөрәген салды. Уфада, Оренбургта, аннары Төркмән Сахраларында, Ашхабад, Тәдҗән шәһәрләрендә бер үк вакытта язып та, артист булып уйнап та йөргән Әхмәтне, 1924 елларда Уфада һөнәр патронатында яшәгән чагында ук балалардан труппа төзеп, шул труппа өчен бер пәрдәлек, ике пәрдәлек кечкенә-кечкенә пьесалар «коеп торучы» Әхмәт Фәйзине кем генә театр өчен туган кеше димәс икән!
Уфада, «кайдадыр шунда шәһәр читендә», Әрхәрәй тавы итәгенә сибелеп утырган кечкенә-кечкенә өйләрнең берсендә, итекче Сафа гаиләсендә туып, Агыйдел һәм Дим буйларының ямьле болыннарында яланаяклап чапкан Әхмәт кечкенәдән үк бик тә лирик табигатьле, матурлыкны тирәнтен тоя белүчән бер кеше булып үсә. Шуның өстенә тагын әтисе Сафа абзый да бөтенләй үк «өлешсез» калганнардан булмый. Гел генә бөкреңне чыгарып, итеккә кадак сугып утырмассың бит, Сафа абзый да, вакыт-вакыт тураеп, аягына баса, эчендәге бөтен гамь-хәсрәтен берьюлы түгеп ташларга теләгәндәй, тирән генә көрсенеп куя һәм, стенада эленеп торган скрипканы алып, ияк астына терәп, моңлы гына озын көйләрне сызып җибәрә. Ямьле Агыйдел буйларына инде менә бу карт скрипка моңы да килеп кушылгач, уйланмас җиреңнән уйланырсың. Әнә шулай туа уй, әнә шулай башлана тынгысыз эш. һәм Әхмәт Фәйзинең 1918 елда Уфада «Матурлык дөньясында» исемле ике пәрдәлек комедия белән башланган драматургиясе, Агыйдел кебек бик күп борылышлар ясый-ясый, тугайлар һәм җәйләүләр аркылы үтеп, безнең көннәргә кадәр килеп җитә. «Тукай», «Пугачев Казанда», «Рәүфә» драмаларына кадәр күтәрелә. Хәер, ул үзе дә бик күп еллар-юллар аша кичеп, үзе әйтмешли, тормышын «тегеп-типчеп» узды. Политпросветчик, һәвәскәр артист, укытучы, күзлекле кызылармеец, газетчик, аннары Донбасска китеп, тагын культура-агарту эшчесе, тагын укытучы, Макеевка яшьләреннән оештырылган «Теадус» (театр дуслары) исемле һәвәскәрләр труппасы — кайларда гына булмаган да, ниләр генә күрмәгән «Зәңгәр Әхмәт». Ләкин кайда гына булмасын, нинди генә тормыш дулкыны аны бөтереп алып китмәсен, аның тормышка һәм театрга булган мәхәббәте сүрелми. Макеевка труппасы өчен үзе язган «Ил күкрәгендә», «Париж — Версаль» һәм «Ташландык пристань» пьесаларында уйнап һәм соңыннан аларның кайсын кайда калдырып бетергәннән соң, көннәрдән беркөнне дигәндәй, Әхмәт Фәйзи бөтенләй безнең үз ягыбызда калкып килеп чыга. Без Әхмәт Фәйзине Арчада политпросвет инспекторы итеп очратабыз. Ул, авылдан авылга чабып, халыкны, яшьләрне культурага өнди:, театр куярга өйрәтә, стена газетасы чыгарырга булыша,, үзе яза, докладлар сөйли. Яхшысын да күп күрә, яманына да күз йоммый, һәм әнә шул елларда ул үзенең. «Төтентрест» исемле сатирик комедиясен яза.
Дөресен әйткәндә, сәхнәне, театрны никадәр генә сөеп башкарылган эшләр булмасын, Әхмәт Фәйзинең бу эшләре әле зур драматургиягә килү юлында «типчеп-тегеп» үтелгән гади бер җөйләр генә булалар. 1936—1937 елларда, Мәскәүдә яшәгәндә, инде шагыйрь данлыклы, «Флейталар» авторы булып әверелгәч, нечкә лирик буларак, инде тәмам танылгач, бервакытны ул Мәскәүдә оештырылган татар театр студиясенә якыная. Шагыйрьдә тагын драматург җене кузгала, һәм Муса Җәлил белән икесе алар студиянең төп кешеләренә әверелеп китәләр: композиторлар өчен җыр текстлары язалар, тиздән ачылачак татар операсы өчен либреттолар иҗат итә башлыйлар. «Качкын» операсының либреттосы әнә шулай туа.
Тарихи-эпик вакыйгаларны гомумиләштереп, азатлык өчен көрәш ялкынында кыздырып, киеренке драматик ситуацияләрдә язылган «Качкын» операсы либреттосы шагыйрьнең бу юнәлештәге зур эшенең прологы була. Әхмәт Фәйзи тарихи-эпик вакыйгалар, тарихи шәхесләр белән якынтын кызыксына башлый. Бу дәрткә Яның шигъри остазы—татар халык шагыйре Габдулла Тукайга булган көчле мәхәббәте килеп кушыла, һәм ул Габдулла Тукай, аның гыйбрәтле биографиясе, аның татар әдәбиятында тоткан урыны, Тукай яшәгән чор, Тукай яшәгән Казан турында җитди уйлана башлый. Уйлары һәм фикерләре әкренләп образларга әверелеп, шагыйрь күңелендә җанлана баралар, күңелдә бөреләнгәне кәгазьгә күчә һәм, ниһаять, 1938 елда без Әхмәт Фәйзи драматургиясенең таҗы булган «Тукай» драмасын күрәбез.
… Әле дә хәтеремдә: миңа «Тукай» пьесасын беренче кабат укып-тикшерүдә катнашырга туры килде. (Колагыгызга гына әйтүем, минем үземә дә драма һәм театр җене кагылган чаклар иде, хәтта мин җиңел кулдан гына «Урманда» исемле комедия дә язып ташлаган идем.) «Язучыларның күбесе Түбән Осланда дачада иде, «Тукай» драмасын уку шунда үткәрелде. Күз алдыгызга китерегез, алма бакчасында, күләгәдә, сөзәкләнеп төшкән тау буенда паласлар җәелгән һәм шунда — кайсыбыз ничек — без чүңкәешкәнбез. Язучылар, режиссерлар, ул чагындагы Сәнгать эшләре идарәсе җитәкчеләре, кызыксынучы йорт хозяйкалары һәм, гомумән, укудан соң «берәр нәрсә оешмасмы икән?» дип ялманып йөрүчеләр… Кайсы кырын яткан, кайсы чүгәләгән, булдыра алганы палас өстендә төрек солтаныдай аяк бөкләп утыра, уртада Әхмәт Фәйзи. Аның күзендә әлеге шул мәңге аерылмас күзлеге, чәче таркалып маңгаена төшкән, галстук очкан, изүе чишек (чөнки көн кыздыра башлады, күләгәдә булса да бөркүләнде), бераз саңгыраурак тавыш белән, ләкин бик җанлы итеп, урыны-урыны белән үзе язган, үзе ясаган дөньяга чумып киткәндәй, укый да укый. Кыска-кыска тын алыш минутларын искә алмаганда, без бер сәгать утырабыз, ике сәгать утырабыз, өч сәгать утырабыз. Дөресен әйткәндә, сәгать белән исәпләшеп тору булмады шикелле ул минутта, без барыбыз да Тукай һәм ул яшәгән хәятка чумган идек…
Монда, әлбәттә, безнең Тукайга булган кер кунмас мәхәббәтебез дә роль уйнады булса кирәк, ләкин Әхмәт Фәйзи таланты да безне нык кына тылсымлады. Соңыннан гадәттәгечә сөйләшүләр, фикер алышулар булды, хәлле хәленчә дигәндәй, һәркайсыбыз нәрсә булса да әйтергә тырыштык, ләкин әйтелеп бетмәгән хисләребез күзләрдә чаткыланып яна, әйтелеп бетмәгәне күңелдә — без барыбыз да бик нык рухланган идек.
«Тукай» пьесасын сәхнәгә режиссер Ширьяздан Сарымсаков куйды. Постановка, әлбәттә, бөтенләй үк кимчелексез булмагандыр, пьесаның үзендә үк булган озынлык, урыны-урыны белән эчке динамиканың йомшарып китүе постановкада да үзен сиздерде шикелле. Ләкин нәрсә генә булмасын, тамашачы «Тукай» спектаклен яратып, алкышлап каршы алды. Чөнки ул барыннан да элек коллективның — режиссерның, актерларның, художникның — Тукайга булган мәхәббәтләре белән җылытылган иде. Инде аннан бирле дистәләрчә еллар узган, сәхнәдә күп кенә яңа әсәрләр — яхшылары да, урта куллары да уйналган, ләкин «Тукай»ның беренче постановкасы үзенең берсе икенчесен кабатламый торган җанлы образлары, оста табылган мезансценалары һәм башыннан ахырынача спектакльне җылытып торган кешелек нуры белән бүгенгедәй хәтердә саклана. Димәк, спектакль репертуардан төшмәгән, уйналамы-уйналмыймы ул сәхнәдә, без аны күңел «репертуарында» саклыйбыз.
Драматургның тарихи-эпик пландагы вакыйгалар белән кызыксынуы көчәйгәннән-көчәя бара. «Тукай» драмасыннан соң озак та үтми, Әхмәт Фәйзи үзенең «Пугачев Казанда» исемле тарихи әсәрен тәмамлый. Монда инде автор конфликтларны тагын да киңрәк мәйданнарга чыгара, сәхнәгә халык массалары, аларның өмет һәм хыяллары күтәрелә. Әлбәттә, драмада Пугачев хәрәкәте, бу хәрәкәтнең көчле һәм зәгыйфь яклары, аның бөтен масштабы һәм драматик киеренкелеге тулы чагыла дип булмый. Әсәрнең исеменнән үк күренеп тора, автор Пугачев хәрәкәтен бөтенләе белән иңләп алу максатын куймаган, бу хәрәкәтнең аерым өлешләрен, Пугачев гаскәрләренең Казанга килү һәм Казанны алу эпизодларын чагылдыруны күз алдында тоткан, ә бу кадәресендә ул теләгенә тулысынча ирешкән иде, Тарихи материалны өйрәнә һәм сайлый белүдә, аны әдәби әсәр итеп, бөтенләй яңа нигезләргә яңача күтәрүдә, тарихи фактларны кысрыкламыйча, аларга үзенең фантазиясен кушуда, дөресен әйтергә кирәк, Әхмәт Фәйзи үзенә генә хас осталык һәм такт белән эш итте. Без-моны «Тукай» драмасында да күреп узган идек. «Пугачев Казанда» драмасында язучы бу осталыгын тагын да ачыграк күрсәтте.
Әсәрдә без Пугачев, шул чордагы Казанның генерал-губернаторы немец фон Бранд, Петербург вәкиле граф Потемкин, татар алпавыты Тәфкилев кебек шул заманда яшәгән тарихи шәхесләрне күрәбез. Үзен патша Петр Федорович дип атаган Дон казагы Емельян Пугачевның башта Екатерина II кугыннары тарафыннан тотылып Казан төрмәсенә ябылуы, ниһаять, аның бу төрмәдән качып китеп, бер елдан соң гаскәрләре белән Казанны яулап алуы кебек тарихи фактларны очратабыз. Ләкин Әхмәт Фәйзи тарихи фактларның колы булып калмый, художник буларак, аларны әсәрдә үзенчә файдалана, драманың камиллеге, сәхнә әсәре буларак яңгырашы һәм төгәллеге өчен кирәк булганда, аларга өстәп, үзе «тудырган» персонажларын да әсәргә кертеп җибәрә, яңа ситуацияләр төзи һәм болар, гомумән алганда, драманы тагын да камилләштерүгә, җанландыруга, тормышта булып, яшәп килгән тарихи шәхесләрнең кылган эшләрен тагын да калкурак итеп күрсәтүгә ярдәм итәләр. Тагын да ачыграк әйткәндә, тарихи фактлар белән авторның «баштан уйлап чыгаруы» бер-берсенә каршы килмиләр генә түгел, бер-берсен тутыралар, үстерәләр. Шундый «уйлап чыгарылган» образлардан «Пугачев Казанда» драмасында, мәсәлән, беренче гильдия купец Исхак байны һәм аның берсеннән-берсе тинтәгрәк өч хатынын күрсәтергә мөмкин. Бу персонажлар аркылы Әхмәт Фәйзи үз талантының органик бер ягы булган сатира сызыгын алып барса, Исмәгыйль белән Сәлимә арасындагы мәхәббәт мөнәсәбәтләрендә без әсәрнең лирик лейтмотивын ишетәбез. Нәтиҗәдә тулы бер яңгыраш килеп чыга. Контрабасның авыр тавышы, тонык кына барабан дыңгырдавы арасында моңлы гына булып флейта сызып куя… Кыскасы, автор тормышны бер тавышлы гына итеп түгел, күп тавышлы итеп чагылдыра. Шундый ук «күп тавышлылыкны» без «Тукай» драмасында да күреп үткән идек. Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиев һәм Хөсәен Ямашев кебек тарихи шәхесләр анда да Бикчәнтәй, Җиһанша, Әминә һәм Хәнәфи кебек «уйлап чыгарылган» персонажлар белән бергә сыеп бара алалар, конфликтка кергәндә дә, рәттән барганда да берсе икенчесенә комачауламый, әсәрдән терсәкләре чыгып тормый иде. Шушы уңайдан без Әхмәт Фәйзи драматургиясенә хас икенче бер күңелле якка — тарихи әсәрдә, вакыйгалар һәм хәлләр дөреслеге белән бергә, дәвернең колоритын саклый белү осталыгына да тукталып үтик. Әсәргә бик күп тарихи фактлар өеп тә, дәвернең үзенә хас колориты табылмыйча калуы мөмкин. «Пугачев Казанда» драмасында, мәсәлән, тарихи фактлар алай күп булып ишелеп ятмыйлар, шулай да без бу әсәрне укыганда яки сәхнәдә күргәндә шул дәвернең нәкъ үзенә әйләнеп кайткан кебек булабыз. Авторның художниклык сизгерлеге ярдәмгә килә, ул, гади күзгә күренми калуы да мөмкин булган вак кына детальләр табып, шулар ярдәмендә күп нәрсәгә ирешә. «Пугачёв…» драмасында, мәсәлән, зур иҗтимагый вакыйгалар арасына кысылып кечкенә генә бер калай кружка йөри. Беренче карашка моны гади бутафория әйбере дип кенә дә үтәргә мөмин булыр иде. Ләкин ул алай булып кына калмый, калай кружка драмага аның үз җирлегендәге органик бер кисәк булып кушылып китә. Аны тоттырып, тоткыннарны хәер сорашырга, терәүле төрмәне төзәттерү өчен шәһәр байларыннан, мещаннардан акча теләнергә чыгарып җибәрәләр. Бер яктан — терәүле төрмә, богау тавышлары, икенче яктан — калай кружка тотып хәер сорашып йөрү. Менә бу детальләрдә шул дәвернең рәхимсез шыксызлыгы һәм хәерчелеге бергә үрелгән хәлдә безнең күз алдыбызга килеп баса түгелме соң инде!
Әхмәт Фәйзинең драматургиясе күпкырлы. Ул, югарыда әйтелгәнчә, тарихи-эпик жанрда да эшләде, шулай ук без аны көнкүреш комедиясе жанрында да күрдек, ниһаять, ул опералар һәм балетлар өчен либреттолар да язды. Аның либреттосы буенча композитор Фәрит Яруллин тарафыннан язылган «Шүрәле» балеты, Татарстаннан тыш, элек бөтенсоюз, аннары дөнья аренасына чыгып, күпләгән халыкларның уртак хәзинәсенә әверелде. Ике Фәйзинең (Әхмәт һәм Җәүдәт) уртак казанышы булган «Акчарлаклар» музыкаль комедиясе дә тамашачылар тарафыннан җылы каршы алынды, әле дә булса уңыш белән бара.
Соңгы елларында Әхмәт Фәйзи иҗат активлыгын тагын да көчәйтә төшеп, бер үк вакытта берничә жанрда киң колач белән эшләп килде. Проза жанрында берничә бүлектән торган «Тукай» романы өстендә эшләү аның драматургия жанрындагы активлыгына сизелерлек зыян китермәде. Озак еллар Әхмәт Фәйзи белән бергә яшәп, бергә иҗат итеп, тапкан-табынганын уртак бүлеп килгән һәм соңыннан, Ватан сугышына китеп, үзенең гомерен көрәшкә һәм җырга багышлаган герой шагыйрь Муса Җәлил образы Әхмәт Фәйзине яңа иҗатка рухландырды. Әхмәт Фәйзи, композитор Нәҗип Җиһанов белән берлектә, музыкага һәм җырга үзе «ишек кагып торган» шушы героик тема өстендә эшләде. Бер үк вакытта ул, «Рәүфә» исемле яңа драматик әсәр язып, Татар дәүләт академия театрына тапшырды. Татар театрының 50 еллыгын билгеләгәндә шушы театрга яңа әсәр бирү — драматургның үз театрына моннан да зуррак бүләге булу мөмкинме соң!
Ә бит ул, безнең дустанә шаяртышып «Зәңгәр Әхмәт» дип йөрткән ул кешебез алтынчы унны ваклый башлаган иде инде. Шуннан берничә ел элек кенә без, язучылар һәм сәнгать дөньясы, шау-гөр килеп аңа 50 яшь тулуны зурлап билгеләп үткән идек. Дөресен әйтергә кирәк, шагыйрьнең юбилее шәп булды, халык күп җыелды. Укытучылар йортының зур залы шыгрым тулы иде. Гадәттәгечә, котлаулар булды, кочаклашулар булды, хәтта бүтәннәр белән беррәттән президиумда бер генерал да утырды. Соңыннан без Фәйзине бераз үртәп тә йөрдек: синең туй, янәсе, генераллы туй булды, син инде, дус кеше, мәсьәләнең бу ягын онытмаска тиеш булырсың!
Без бу сүзләрне шаярып кына әйткән идек, ә Фәйзинең уены-чыны бергә булган, дөрес, ул шаяртмады һәм шулай шаяртмыйча гына, шулай да бик яшьләй, аянычлы рәвештә яшьләй үлеп китте. Үлгәндә әле аңарга алтмыш та тулмаган иде, ул тормышны яшьләрчә яраткан килеш, бернидән дә зарланмыйча, ничектер, көлә-көлә киткән кебек, вакытлыча гына киткән кебек, безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Шуңа күрә Әхмәтне, мәрхүмне, үлгән дип күз алдына китерәсе дә килми, ул һаман безнең арабызда исән-сау йөри, иҗат итә кебек.
…Менә ул озын гәүдәсен бераз алга сыга биреп, башын кыңгыр сала төшебрәк һәм мәңге аерылмас күзлеге астыннан дөньяга сокланып туймагандай карап, Бауман урамыннан салмак кына атлап килә. Үз уйларына шулкадәр нык бирелгән һәм әллә инде бүген күзлеген дә буташтырып кигән, тәмам борын төбенә үк килеп җитмичә сине күрми, күргәч, бермәл аптырабрак калгандай итә, сүзгә керешүдән элек тамагын җайлап «кыхлап» куя, тулаем алганда, безнең үз урамыбыз, үз көрәшебез кешесе, үз кеше, дус кеше, уен-көлкене һәм җитди эшләрне бергә алып бара торган кеше.
Менә шундыйрак бер кеше иде ул безнең Әхмәт Фәйзи!
(Чыганак: Фатих Хөсни. Ни әйтергә? Ничек әйтергә? – Казан: Тат. кит. нәшр., 1974).