ТАТ РУС ENG

Тукай иҗатында юмор һәм сатира

(Татар төркемендә әдәбият дәресе. X сыйныф)

 Максат: Г.Тукайның юмористик, сатирик шигырьләре белән таныштыру; иҗатына, эшчәнлегенә кызыксыну арттыру.

Бурычлар:

– әдәби публицистика, фельетон, пародия жанрлары белән таныштыру; тел-сурәтләү чаралары һәм стилистик фигураларның кулланылышына карап, сатираны юмордан аерырга өйрәтү;

– укучыларның әдәби төр һәм жанр­ларны танып белү күнекмәләрен камилләштерү;

– сөйләм телен үстерү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, эк­ран.

Дәрескә әзерлек эше:

а) ХХ гасыр башы әдәбияты турында кыскача мәгълүмат бирү; ә) әдәби төр, жанр, тел-сурәтләү чаралары, стилистик фигура төшенчәләрен искә төшерү; б) Г.Тукайның «Хаҗи», «Мәдрәсәдәге шәкертләр ни диләр», «Думаның хәле», «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш» әсәрләрен дәрескә укып килү; в) «Пыяла баш», «Муллалар» әсәрләрен – яттан, «Килештерүче» хикәясен, «Өйләнү – түгел сөйләнү» шигырен сәнгатьле уку өчен, аерым укучыларны әзерләү.

Дәрес планы

  1. Оештыру-мотивлаштыру этабы

Дәреснең темасын, максатын билгеләү; уңай психологик халәт тудыру.

  1. Актуальләштерү

Әдәби төр, жанр, тел-сурәтләү чараларын, стилистик фигура төшенчәләрен искә төшерү.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру

  1. Г.Тукай әсәрләрендә мөһим урын алган сатира һәм юмор турында сөйләшү:

а) сатира һәм юморның билгеләрен ачыклау, уртак һәм аермалы якларын табу;

ә) сатира һәм юморда кулланылган тел-сурәтләү чаралары һәм стилистик фигураларны билгеләү;

б) «Хаҗи» әсәрнең идеясе турында фикер алышу, нәтиҗә чыгару.

  1. Әдәби-публицистика төре һәм аның бер жанры – фельетон белән таныштыру.
  2. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту

Сорауларга җавап бирү:

  1. Тукай ни өчен күбрәк сатирага мө­рәҗәгатъ иткән?
  2. Тукай турында нинди өстәмә мәгълүмат алдыгыз?
  3. Өй эшен башкару өчен мәгълүмат бирү

Сайлап алу өчен биремнәр:

  1. Г.Тукайның бер шигырен (теләк буенча) ятларга.
  2. «Тукай – көчле сатирик» темасына инша язарга.
  3. Йомгаклау

Сорауларга җавап бирү. Белемнәрне бәяләү

Дәрес барышы

Экранда Г.Тукай портреты.

Укытучы. Исәнмесез, укучылар.
Бу портретта кем сурәтләнгән? Аның турында 2–3 җөмлә белән әйтеп биререгез). (Җаваплар тыңлана.) Җавапларыгыз буенча, моңа кадәр сез әдипне лирик шагыйрь буларак белә идегез. Ә бүген без аны яңа яктан «ачарбыз». Ә кайсы яктан икәнен соңрак үзегез әйтерсез.

Экранда сатира һәм юмор сүзләренең билгеләмәсе күрсәтелә.

Сатира – тормыштагы тискәре күренешләрдән, кешеләрнең начар сыйфатларыннан турыдан-туры, үтергеч көлү.

Юмор – тормыштагы тискәре күре­нешләрдән, кешеләрнең начар сыйфатларыннан җиңелчә, якын итеп яратып көлү…

Укытучы. Сезнең алда сатира һәм юморның билгеләмәләре, аларның уртак ягын табыгыз. (Тормыштагы тискәре күренешләрдән, кешенең начар сыйфатларыннан көлү.)

– Әңгәмәбез алга таба ничек дәвам итәр? (Җаваплар тыңлана.) Тукай иҗаты белән бәйләп карасак, аның нинди әсәрен укырбыз дип уйлыйсыз? (Көлкеле, сатирик, юмористик.)

– Көлү юмор һәм сатирада – тән­кыйть итү дигән сүз. Көлү төрлечә булырга мөмкин, аның нинди төрләрен атый ала­сыз? (Җиңелчә көлү, мыскыл итеп көлү, ачы итеп көлү, гаеп итмичә генә көлү, турыдан-туры көлү, читләтеп көлү, үтергеч итеп көлү, акларга тырышып көлү, яратып көлү, яшь аралаш көлү, кешенең ачуын китереп көлү.)

Боларның кайсысы юморга, кайсысы сатирага карый?

(Тактаның уң ягына – «юмор», сул ягына «сатира» дип язылган, һәр икесенә дә «тел-сүрәтләү чаралары һәм стилистик фигуралар» графасы өстәлгән. Көлү төрләре юморга һәм сатирага аерып языла.)

Юмор – җиңелчә көлү, яратып көлү, гаеп итмичә көлү, читләтеп көлү, акларга тырышып көлү, яшь аралаш көлү

Сатира – турыдан-туры көлү, ачы итеп көлү, мыскыл итеп көлү, үтергеч итеп көлү, кешенең ачуын китереп көлү

Укытучы. Мисал итеп Тукайның «Ха­җи» әсәрен алыйк. Әсәрнең эчтәлеген сез беләсез, ул кайсы әдәби төргә карый? (Эпик төргә.)

– Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Чәчмә әсәр. Кешеләр башка вакыйгалар, образлар аша сурәтләнә).

– Эпик төрнең нинди жанрларын атый аласыз?

Укучыларның җавабыннан соң, экранда дөрес җавап чыга.

(Искәрмә. Дөрес җавап үрнәге белән мәкалә ахырында күрсәтелгән адрес буенча танышырга мөмкин.)

Укытучы. Әсәр эпик төрнең кайсы жанрына карый? (Хикәя, чөнки монда герой тормышыннан бер кызыклы вакыйга хикәяләнә.)

– Әйе, герой шушы вакыйга эчендә сурәтләнә. Аның төп сыйфатын атагыз. (Икейөзлелек.)

– Дөрес, Исмәгыйльнең тискәре сыйфаты күрсәтелә, димәк, автор аңардан көлә. Ә ничек итеп көлә? (Җиңелчә, акларга тырышып көлә.)

– Бу хикәя юмористик әсәрме, әллә сатирикмы? (Юмористик.)

– Җиңелчә көлү, ягъни юмор, нинди тел-сурәтләү чарасы ярдәмендә бирелгән? (Автор читләтеп көлә, димәк, аллегория.)

 Юморның тел-сурәтләү чаралары графасына «аллегория» дип язылып
куела.

– Әсәрдә Аллаһы Тәгалә образы бар. Бу образны икенче төрле сүз белән атагыз. Хаҗи белән кем яки нәрсә сөйләшә дип әйтеп була? (Намусы.)

– Намусны икенче төрле Аллаһы Тә­галә исеме белән атаган, бу кайсы тел-­сурәтләү чарасына туры килә? (Метафорага.)

 Юморның тел-сурәтләү чараларына метафора өстәлә.

– Әсәрдә тагын бер образ бар. Кем ул? (Автор.)

– Авторның урыны кайда? (Әйтергә теләгәнен автор Аллаһе Тәгаләдән әйттерә.)

– Димәк, Тукай – ул безнең намусыбыз. Тукай турында яңа мәглүматларны язып куйыйк.

 Тактага «Тукай намус ул» дип язылып куела.

Укытучы. Ә хәзер Тукайның сез укып килгән «Мәдрә­сәдән чыккан шәкертләр ни диләр?» әсәрен карыйк. Ул нинди әдәби төргә карый? (Лирика.)

– Лириканың нинди жанрларын беләсез?

 Укучыларның җавабыннан соң, экранда дөрес җавап чыга.

– Бу әсәр лириканың кайсы жанрына туры килә? (Гражданлык лирикасы.)

– Ни өчен шулай уйлыйсыз? (Лирик геройның хисләре илдәге иҗтимагый вакыйгаларга бәйле, ул халык исеменнән сөйли.)

– Бу әсәр сатирага карыймы, юморгамы, фикерегезне дәлилләгез.(Сатира, чөнки автор турыдан-туры көлә.)

– Шул урыннарны укып күрсәтегез. (Бер укучы укып чыга.)

– Автор нинди тел-сурәтләү чарасы кулланган? (Чагыштыру –«тирестәге кырыгаяклардай…», «пешмәгән калач кебек…»; градация –«бирән корсак, туймас корсак, тулмас корсак…», инверсия «укып мантыйк, булдык палач» һ.б.)

 Сатираның тел-сурәтләү чаралары графасына «чагыштыру», «градация», «инверсия» сүзләре язылып куела.

– Бу шигырьне мәдрәсә шәкертләре хор белән, көйләп, гимн урынына укыганнар. Ул болайрак булган.

(Укытучы берничә строфаны көйләп укып күрсәтә.)

– Тукай бу шигырьдә кемнәрдән көлә? (Үзеннән, шәкертләрдән, надан муллалардан.)

 Тактага «Тукай» сүзе янына «халык­ны наданлыгы өчен тирги, надан муллаларны тирги» дип язып куела.

Укытучы. Хәзер шагыйрьнең «Муллалар» һәм «Пыяла баш» дигән шигырьләрен тыңлагыз.

(Ике укучы шигырьләрне яттан сөйли.)

– Тукай бу шигырьләрендә кемнәрне тәнкыйтьләп яза? (Муллаларны.)

Тукай бу шигырьләрендә дә муллаларны кем дип атый? (Хайваннар, пыяла башлар.)

– Болай турыдан-туры мыскыл итеп көлү кайсы тел-сурәтләү чарасына туры килә? (Сарказм.)

 Сатираның тел-сурәтләү чаралары графасына «сарказм» сүзе өстәлә.

– Ни өчен бу катлам кешеләрен тән­кыйть утына тоткан ул? (Муллалар бар яктан үрнәк һәм ха­лыкны аң-белемле итүчеләр булырга тиеш. Тукай надан муллаларны тирги.)

Укытучы. Ә хәзер ял урынына Тукайның «Килештерүче» дигән әсәрен тыңлыйк. (Алдан әзерләнеп килгән 4 укучы әсәрне, рольләргә бүлеп, сәнгатьле итеп укый.)

– Әсәрнең төрен, жанрын әйтегез. (Эпик әсәр, юмористик хикәя.)

– Ни өчен юмористик хикәя дип уйлыйсыз? (Җиңелчә, яратып кына көлү.)

Укытучы. Тукайның «Егет илә кыз» шигырен карап китик.

(Шигырьне укытучы укый.)

– Шигырьдә юмор бармы? (Бар, мыс­кыл итеп көлү.)

– Шул урынны табып укып күрсәтегез.

(Бер укучы укып күрсәтә.)

– Шигырь сатирага карыймы, әллә юморгамы? (Сатирага.)

– Ни өчен? (Чөнки кызны мактаган булып мыскыл итә.)

– Ә нинди тел-сурәтләү чаралары, стилистик фигуралар кулланылган? (Чүмеч кебек борын, иләк кебек авыз – чагыштыру; «син матур кыз», ди –ирония; бирән корсак, туймас корсак, тулмас корсак – бу градация.)

 Сатираның тел-сурәтләү чаралары графасына «ирония» сүзе язылып куела.

 

Разилә СӘЛАХОВА,
Чаллыдагы 32 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Комментарий язарга


*