ТАТ РУС ENG

Скульптор Әхнәф Зыякаев: Санкт-Петербургта Габдулла Тукай һәйкәле бик урынлы

Зилә Мөбарәкшина фотоларыЗилә Мөбарәкшина фотолары

Скульптор, рәссам Әхнәф Зыякаев әйтүенчә, Санкт-Петербургта Габдулла Тукайга һәйкәл куярга башта рөхсәт бирмәгәннәр.

«Габдулла Тукайга һәйкәл ясау, аны урнаштыру процессы авырлык белән барды. Җирле администрация каршы иде, чөнки Габдулла Тукай Санкт-Петербургта ике атна тирәсе генә булып киткән. Санкт-Петербургта Тукайдан тыш, ил һәм дөнья күләмендә танылган шәхесләр күп булган. Аларның барысына да һәйкәл юк бит. Шуңа күрә аңлатырга, дәлилләргә туры килде. Һәйкәл урнашкан сквер да каралмаган иде. Татарстан Хөкүмәте биргән акча хисабына һәйкәл тирәсе төзекләндерелде һәм 2006 елда һәйкәл куелды», – дип сөйләде ул Татарстан журналистлары белән очрашуда.

14-17 гыйнвар көннәрендә Казаннан бер төркем журналистлар – «Татмедиа» АҖ редакцияләре мөхәррирләре һәм хәбәрчеләре Санкт-Петербургка иҗади сәфәр кылган иде. Алар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.

a19fcb214218766a5c43b61055c79ebf

«Һәйкәл бик үзенчәлекле урында урнашкан: ерак түгел зоопарк бар, балалар бакчасы күренеп тора. Шунда ук элекке вакытларда татар тыкрыгы да булган, бу якта бик күп татар яшәгән. Якынча 40 мең татар кешесен Санкт-Петербургны төзүдә катнашырга җибәргән булганнар. Татар базары, татарлар төзегән мәчет тә ерак түгел. Шуңа күрә, монда Тукай һәйкәле куелуы бик урынлы. Һәйкәлне өч ел дәвамында эшләдек», – дип сөйләде Әхнәф Зыякаев.

Һәйкәлдә Габдулла Тукай бер кулын түшенә куйган итеп сурәтләнә. «Туберкулез белән авырганга күрә, аңа тын алырга авыр булган – шуңа бәйләп аңлатам. Икенче кулында ул китап тоткан. Бу исә аның язучы, шагыйрь булганына ишарәли. Сәнгать белгечләре әлеге һәйкәл буенча диплом да яклады. Илнең Төньяк башкаласында бакырдан эшләнгән һәйкәл куелуы Татарстан һәм Габдулла Тукай иҗатын яратучылар өчен бик тә әһәмиятле», – диде һәйкәл авторы.

f6831936e1f29c4fde6708a9acc6b4ac

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле урынбасары Дамир Сабиров әйтүенчә, ел саен апрель аенда Габдулла Тукай укулары уза. «Тарихчылар, иҗат әһелләрен, шәһәр халкын чакырабыз. Тукай һәйкәленә чәчәкләр салабыз һәм аның шигырьләрен укыйбыз», – диде ул.

15.01.2023. «Татар-информ», Зилә Мөбарәкшина

Комментарий язарга


*