ТАТ РУС ENG

Юзиев Н. Шагыйрь һәм заман (Тукай, Җәлил традицияләре һәм хәзерге татар поэзиясе турындагы сөйләшүнең йомгаклары)

Традицияләр дәвам итә, байый һәм яңара

Тукай, Җәлил традицияләре һәм хәзерге татар поэзиясе турында «Социалистик Татарстан» газетасы оештырган сөйләшү 1965 елның 26 сентябрендә тәнкыйтьче Ф. Мусинның «Аларга турылыклымы без?» исемле мәкаләсе белән башланып китте. Ул елдан артык дәвам итеп, 1966 елның 27 декабрендә газета редакциясе һәм Татарстан язучылар союзы үткәргән гомуми җыелышта дискуссия йомгаклары турында фикер алышу белән тәмамланды.
Газета оештырган сөйләшүдә барысы 27 кеше катнашты. Аларның күпчелеге, табигый ки, шагыйрьләр булды. Газета битләрендә Ә. Давыдов, Н. Дәүли, И. Юзеев, Роберт Әхмәтҗанов, М. Шабаев, А. Сәләхетдинов, К. Фәсәховлар башлаган сүзне йомгаклау җыелышында Н. Исәнбәт, Ш. Маннур, X. Туфан, С. Хәкимнәр дәвам иттерделәр, тулыландырдылар. Әдәбиятчылар да шагыйрьләрдән калышмаска тырыштылар. Филология фәннәре докторы Хатип Госман, филология фәннәре кандидатлары Р. Башкуров, И. Надиров һәм башкаларның катнашуы бәхәсне җанландырып, баетып җибәрде. Шигырь турындагы сөйләшүдән прозаиклар да читтә калмады (Н. Фәттах, Г. Бакиров, М. Әмир). Гомумән, дискуссия, X. Туфан әйткәнчә, әдәбият тормышыбызда әһәмиятле бер әдәби вакыйга рәвешен алды.
«Социалистик Татарстан» газетасының хәзерге әдәбият мәсьәләләре буенча сөйләшү үткәрүе беренче генә түгел. Моннан алда татар прозасы, драматургиясе турында фикер алышу булып узган иде. Ләкин поэзия турындагы сөйләшү алардан дәвамлы булуы белән генә түгел, бер максатка юнәлдерелгәнлеге белән дә аерылып тора. Бу юлы редакция сөйләшү өлкәсен генә түгел, аның проблемасын да билгеләде. Дискуссия «Тукай, Җәлил традицияләре һәм хәзерге татар поэзиясе» исеме астында барды. Сөйләшүнең вакыты да бик уңай туры килде. Ул ике бөек шагыйрьнең — Г. Тукайның тууына 80 ел, М. Җәлилнең тууына 60 ел тулу юбилейлары алдыннан башланып китте һәм поэзиябез титаннарының иҗат бәйрәмнәре вакытында дәвам итте.
Хәзерге татар поэзиясенең үсешен Тукай һәм Җәлил традицияләре яктылыгында карау сөйләшү һәм бәхәс өчен урын калдыра идеме соң? Беркем дә бит Тукай һәм Җәлил традицияләренең безнең шагыйрьләр тарафыннан онытылуы турында шикләнми?!
Тукайда һәм Җәлилдә XX гасыр татар шигъриятенең иң үзенчәлекле сыйфатлары, халыкчанлык, палджотизм, кешелеклелек кебек асыл традицияләре аеруча тулы гәүдәләнде. Шуңа да Тукай һәм Җәлил традицияләре турында сөйләшү ул татар поэзиясенең бүгенге походтагы юлын ачыклау, төп үсеш сызыкларын билгеләү дигән сүз иде.
Юлны ачыклау, барган көе булса да бер сөйләшеп алу, киңәш кылу кирәк иде. Поэзия хәзер һәр өлкәсендә зур яңарыш кичерә. Хыял һәм уйлануга киң ирек бирелүе, тормышның туктаусыз алга  баруы,  һәр  өлкәдә мөстәкыйльлекнең    һәм шәхси   инициативаның макталуы, экономикада һәм культурада интернациональ бәйләнешләрнең көчәюе, фән-техникадагы бөек ачышлар — болар барысы да поэзия һәм шагыйрьләр алдына яңадан-яңа  бурычлар  куя  торалар.    Аларны хәл   итәргә омтылу шагыйрьләрдә һәм    укучыларда күп төрле сораулар уята, үзләренең остазлары — Тукай, Җәлилләр белән киңәшү ихтыяҗын тудыра. Соңгы ун елда поэзиягә килеп кушылган яшь шагыйрьләрнең кыю авазлары һәм аларга тәнкыйтьнең төрлечә мөнәсәбәте бу сорауларны һәм бәхәс рухын аеруча куертып җибәрде.
Поэзиядәге традиция һәм новаторлык турындагы бәхәс «Социалистик Татарстан» газетасына кадәр үк матбугат битләрендә башланган иде инде. Иң әүвәле поэзия турындагы сөйләшүгә оеткыны «Поэзия дип нәрсәне атарга?» исемле мәкаләсе белән Р. Кутуй салды.
Ул 1964 елның 3 декабрендә «Литературная газета»да басылып чыкты һәм союз күләмендә бәхәс кузгатырга сәбәпче булды. Р. Кутуйның поэзиядәге бер төслелеккә, фикер ярлылыгына каршы чыгуы, традицияне тышау итеп түгел, ә тарихның халык кулы белән җылытылган җанлы җебе итеп каравы дөрес иде. Әмма аның байтак фикерләре белән шагыйрьләр һәм тәнкыйтьчеләр хаклы рәвештә килешмәделәр. Ул күтәргән аерым мәсьәләләр дискуссия барышында кабат калкып чыкты.
Р. Кутуй башлаган сүз тынарга да өлгермәде, 1965 елның җәй айларында «Татарстан яшьләре» газетасында бәхәс купты (Н. Фәттах, Ә. Давыдов мәкаләләре). Поэзия турындагы сөйләшүгә Ф. Хөснинең «Шәхес һәм аның йөзе» исемле мәкаләсен басып «Литературная Россия»дә, Р. Мостафинның «Космик орбитага» мәкаләсе белән «Комсомолец Татарии» газетасы да кушылды. Традицияләрнең яңаруы мәсьәләсенә «Казан утлары» да урын бирде. Күрәсез, поэзия турында сөйләшү соңгы ике елда киң фронт белән күтәрелгән икән.
Шуңа да газета редакциясенең җәмәгатьчелек игътибарын әлеге өлгергән мәсьәләгә юнәлтүе, башланган сүзне күтәреп алуы бик тә вакытлы иде. Сөйләшү исә шагыйрьләр өчен дә, укучылар өчен дә файдалы булды.
Бүгенге шагыйрьләрнең Тукай, Җәлил традицияләрен дәвам итүләре, үстерүләре, баетулары, поэзиябезнең дөрес юлдан атлавы беркемдә дә бәхәс уятмады. Хәзерге иң яхшы шигырьләрдә Тукай җаны, Такташ һәм Җәлил рухлары яши — бу бәхәссез, хакыйкать буларак кабул ителде.
Бүгенге шагыйрьләр Тукай яшәгән чор белән чагыштырганда бөтенләй башка дәвердә һәм башка җәмгыятьтә яшәсәләр дә, яшь шагыйрьләрнең күпчелеге Җәлилне хәтта күреп белмәсәләр дә — аларның иҗатлары күзгә күренмәс җепләр белән үткәннең иң яхшы өлгеләренә барып тоташкан. Ә. Давыдов «Традицияне без ничек аңлыйбыз?» исемле мәкаләсендә түбәндәгечә язды: «Иҗат итү заманнары төрле булуга карамастан, Тукай белән Җәлилне берләштергән уртак яклар бар: һәртөрле искелеккә, кара көчләргә каршы аяусыз көрәш, халык эшенә бирелгәнлек, зур, уртак Ватанны, бердәм Россияне тою хисе, милли мәсьәләдә интернациональлек… Бу сыйфатлар бүгенге поэзиядә яңа үсеш алды».
Дискуссиядә  күтәрелгән  һәм  күтәрелми  калган мәсьәләләр
Дискуссия барышында хәзерге татар поэзиясе үсешенә кагылышлы байтак әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелде. Сөйләшүдә бүгенге поэзияне үстерүдә актив катнашучы шагыйрьләр һәм аларның әсәрләре аталды, бүгенге үсешне характерлый торган аерым шигъри күренешләр искә алынды, аерым жанрларның торышы, алардагы уңышлар һәм кимчелекләр күрсәтелде.
Ф. Мусин үзенең мәкаләсендә шагыйрьләрне дүрт категориягә аерып караган иде: беренче категория — индивидуаль иҗат үзенчәлекләре булган «төсле» шагыйрьләр; икенче категория — индивидуаль йөзләре тонык булган шагыйрьләр; өченче категория—бөтен-ләй төссез шагыйрьләр; дүртенче категория — талантлары буенча бәяләгәндә «һ. б.»лар рәтендә йөрүче авторлар. Сөйләшү барышында Ф. Мусинның бу дәлилсез схемасы шактый нык какшады. Индивидуаль йөзләре булган шагыйрьләрнең бездә байтак икәнлеге Н. Фәттах, Ә. Давыдов, Г. Хуҗиев, И. Юзеев мәкаләләрендә ачык әйтелде.
Ләкин әйтелү бер нәрсә, ә тикшерү, анализлау икенче эш. Мондый рухтагы мәкаләләр дисскусиядә аз булды. Тик Р. Башкуровның Илдар Юзеев поэмаларын тикшерүгә багышланган мәкаләсе генә уңай яктан ялгызы аерылып тора. Тәнкыйтьче конкрет тикшерә, героик-романтик традицияләрнең шагыйрь иҗатында ничек индивидуаль рәвештә чагылуын, аның уңышы һәм кимчелекләрен дөрес ача. Шагыйрьләр иҗатын конкрет анализлаган мондый мәкаләләрнең аз булуы — сөйләшүнең кимчелекле ягы булды. Бу кимчелектә гомумән тәнкыйтьнең дә йомшаклыгы чагыла. Шагыйрьләр тәнкыйть сүзләрен еш ишетсәләр дә, үзләренең иҗатларын тәфсилле тикшергән мәкаләләрне бик сирәк күрәләр. Н. Фәттах хаклы язганча, «кайберәүләр әдәбиятка килеп кергәндә дә үзләре турында бернинди сүз ишетмиләр, чыгып киткәндә дә ишетмиләр — үзе хакында язылган некрологны, мәгълүм булганча, бер генә автор да укый алмый». Ә. Фәйзи, Ш. Мөдәррис, Г. Хуҗиев, 3. Мансурлар турында нинди төпле хезмәтләр язылганы бар? Юк бит! Алар үзләре турында язганны ишетмичә китеп бардылар түгелме соң?!
Шагыйрьләр бездә шактый күп, алар хәзер бик актив иҗат итәләр: ел саен яңа җыентыклары, хәтта елына икешәр-өчәр җыентыклары (татарча да, русча да) чыгып тора. Бу байлыкның күпчелек өлеше тәнкыйть фикере ишетми, рецензия күрми. Бик аяныч хәл. Хаклы рәвештә шагыйрьләрнең тәнкыйтькә үпкәләре бик зур. Ләкин хикмәт шагыйрьләрнең үпкәләүләрендә генә түгел, ә мәсьәлә тирәнрәк һәм зуррак. Без үзебезнең шигърият байлыгын укучыга күрсәтә алмыйбыз. Барысы да укучының үзенә тапшырылган: үзе эзләсен, яхшысын үзе аерсын, үзе күрсен. Шагыйрьләребезнең индивидуаль йөзләре ачылмаганга, өйрәнелмәгәнгә, аерым иптәшләрдә безнең поэзия берничә генә исемнән тора икән дигән фикер уяна. Шагыйрьләребезнең индивидуаль иҗат йөзләрен, стильләрен билгеләү, аларның традицияләрне ничек дәвам итүләрен, нәрсәләр белән баетуларын ачу — тәнкыйтьнең актуаль һәм якын елларда хәл ителергә тиешле бурычларыннан саналырга тиеш.
Сөйләшүдә бүгенге поэзиянең кайбер үзенчәлекле күренешләре турында да сүз барды. И. Юзеев «Гражданлык темасына — йөрәк ялкынын» исемле мәкаләсендә соңгы бер елда иҗат ителгән конкрет әсәрләр мисалында поэзиябезнең колачлырак һәм тирәнрәк уйлау юлыннан үсүен, төрле формалар белән байый баруын күрсәтте. Авторның жанр мөмкинлекләрен тулырак һәм остарак файдалану турындагы фикерләре шактый әһәмиятле. Ә. Давыдовның «Без традицияне ничек аңлыйбыз» мәкаләсе дә бүгенге поэзиягә конкрет якын килүе белән кызыклы иде.
Сөйләшүдә аерым жанрларның хәзерге торышлары турында да мәкаләләр булды. Алар арасыннан И. Надировның «Халык, шагыйрь һәм җыр», Т. Галиуллинның «Балладаларыбыз турында» мәкаләләрен билгеләп үтәргә кирәк. Алар шушы жанрлардагы традицияләр хәрәкәтен конкрет тикшереп, аерым кимчелекләргә дә тукталдылар. Мәсәлән, җыр жанрында Тукай, Җәлил традицияләрен дәвам итү белән бергә, хәзер дә моннан берничә еллар элек үткәрелгән сөйләшүләрдә әйтелгән кимчелекләрнең яшәп килүе: төссез тәгъбирләр белән ясалма тантанага бирелеп язылган җырларның шактый күп басылуы һәм таратылуы әйтелде. Ф. Мусин, Н. Ханзафаров, М. Бакиров мәкаләләрендә традицияләр язмышына бәйле аерым әһәмиятле мәсьәләләр күтәрелә» М. Бакиров, мәсәлән, бездә эчпошыргыч кабатлауларның, кадере киткән һәм инкубатордан чыккан чебешләр кебек бер-беренә охшаган образларның күбәеп китүенә хаклы рәвештә эче пошып яза.
К. Фәсәхов, А. Сәләхетдинов, К. Латыйпов мәкаләләрендә бүгенге поэзиядә гражданлык тойгысының ничек чагылуы, ил, халык, Ватан язмышы кебек изге сүзләр турында сүз бара. Яшь шагыйрьләр мәсьәләнең әһәмиятле ягын бик дөрес тотып алганнар, ләкин аларның фикере язучының халык улы, актив гражданин булырга тиешлеге кебек гомум сүзләрдән әллә ни ерак китми. К. Фәсәхов, А. Сәләхетдинов вакыт-вакыт бүгенге шагыйрьләр исеменә көчле генә тәнкыйть фикерләре әйтеп куялар. Ләкин алары да артык гомуми рәвештә.
Бүгенге поэзиядә шагыйрьләр гуманизм традициясен ничек дәвам итәләр, яңа чорга бәйле рәвештә ничек баеталар — сөйләшүдә бу теманың конкретрак ачылуын күрәсе килгән иде. Әдәбиятның үзәгендә кешене тикшерү, яңа рухи байлыкларны ачу ята бит. Шигырьдә традицияләрнең хәрәкәтен шушы яктан — шагыйрьнең рухи дөньясы, аның ил һәм халык тормышы белән бәйләнеше, кеше турындагы концепциясенең баюы ягыннан карау, тикшерү поэзиянең үсешен, новаторлыгын ачыграк күзалларга мөмкинлек бирәчәк иде.
Хәзерге поэзиядә кеше күңеленең матурлыгын ачу буенча кыю эзләнүләр бара. Поэзия үзенең телескобын кеше йөрәгенә һәм тормыш серләрен ачуга юнәлтте, кеше җанының шигырьдә моңача яктыртылмаган почмакларын кызыксынып күзәтә башлады.

Ике кат яшәмәс берәү дә,
Чәчәкләр   бирегез   кешегә!

Г. Афзалның бу юлларында гомумән бүгенге көн шигъриятенең пафосы гәүдәләнә. Тормышта кешегә игътибар елдан-ел көчәйгән кебек, поэзиядә дә кеше күңеленә игътибар арта бара. Ике шагыйрьнең: X. Камалов һәм С. Сөләймановаларның иҗатларын күздән кичергәндә дә әлеге тенденция ачык күзгә ташлана. Бу омтылыш поэзияне нык кына баетты. Ләкин ул тенденциянең аерым шагыйрьләрдә уйландыра һәм борчый торган яклары да күренә — йөрәкне тикшерәм дип, тар интим хисләр дөньясына кереп бикләнү. Байтак шигырьләрдә фикерләүче, олы йөрәкле кеше күренми башлады. Шагыйрьләрне фикер осталары дип атыйлар. Яна шагыйрь ул, барыннан да бигрәк, тормышны яңача күрү, яңа рухи дөнья ачу дигән сүз. Күренекле совет музыканты Генрих Нейгауз болай дигән: «Минем, барыннан да бигрәк, бу кешенең зур булуын тою, сәнгать аша гаҗәп олы кешене күрүем әһәмиятле. Ул проза яки шигырьдә, мәрмәрдә яки тавыш аша ачыламы, анысы ул кадәр әһәмиятле түгел».
Бу сүзләргә барлык укучылар кул куяр иде. Поэзиядә дә, барыннан да бигрәк, шигырьнең тәэсир итү көче аның лирик героеның олы җанлылыгы, кеше буларак рухи матурлыгы һәм кабатланмас психикасы белән билгеләнә.
Сөйләшүдә шигырь аша әйтелә троган фикер-хиснең яңалыгы, заманга аваздаш булуы мәсьәләсе күп тапкырлар күтәрелде. Н. Дәүли, Ә. Давыдов мәкаләләрендә дә, С. Хәким, Н. Исәнбәт чыгышларында да бу уңайдан әһәмиятле фикерләр әйтелде. Н. Исәнбәт, мәсәлән, яшь шагыйрьләрдә Тукай, Такташ, Кутуй, Җәлилләрдәге шикелле шагыйрьнең шәхси, рухи азатлыгын тою җитми, дип сөйләде. Бу сүзләр олы әдипнең тормышны тагын да тирәнрәк үзләштерергә, кыюрак булырга чакыруы булып яңгырады. С. Хәким соңгы елларда поэзиягә яшьләрнең үзенчәлеклерәк һәм кыюрак керүләрен, хакыйкатьне курыкмыйча, турырак әйтеп килүләре турында сөйләп (Р. Гатауллин, Р. Фәйзуллин, Гәрәй Рәхим һ. б.), моңа хәзерге заманның киң мөмкинлекләр бирүен әйтте. Ә. Давыдов та яшьләрдә фәлсәфи якны тирәнәйтүгә, гражданлык тойгыларын баетуга басым ясады.
Җ. Тәрҗемановның: «Дискуссиядә балалар поэзиясе бөтенләй читтә калды»,— дип әйтүендә хаклык бар иде. Ләкин аның бүгенге балалар поэзиясендә уңышлы иҗат итеп килә торган Ш. Галиев, М. Фәйзуллина шигырьләре турындагы тәнкыйть фикерләре ышандырырлык яңгырамады. Балалар поэзиясендә дә Тукай традицияләре яши, дәвам итә. Соңгы елларда балалар поэзиясенә дә сәләтле яшь көчләр килде. Мәсәлән, шул ук Ш. Галиев укучылар яратып кабул иткән байтак шигъри әсәрләр иҗат итте.
Поэзиянең үсеше  шигъри  фикерләүдә тыгызлыкка, мәгънәлелеккә, сурәтләүдә лаконизмга омтылуда да күренә. Моны уй һәм хис полимерлары белән эш итү дип атарга булыр иде. Ләкин һич тә барлык әсәрләр дә шундый тыгыз мәгънәле, зур нагрузкалы дип әйтеп булмый әле. Эчтәлеге нинди дә булса вакыйганы тасвирлаудан уза алмаган, шагыйрьнең үзенчәлекле тормыш фәлсәфәсе ачылмаган әсәрләр дә байтак күренә. Минем үземне бу яктан Касыйм Фәсәхов поэма-легендалары борчый. К. Фәсәхов күп яза, озын яза, күп бастыра. Әмма байтак әсәрләренә тирән мәгънәлелек, табигыйлек җитми. «Тамчылар»да, «Ай кызы Зөһрә» дә олы темаларны күтәрсә дә, колониализмга каршы үз илләренең бәйсезлеге өчен көрәшүче Африка илләрен һәм совет иленең космосны яулавын күздә тотып язса да — бу темалар әкият планында үтә ясалма итеп чишелгәннәр. «Тапкыр солдат» легендасында да сүзне экономияле файдалану юк.
Бүгенге поэзияне тагын да активрак үстерик дисәк, тәнкыйтьне үстерү, аның кадрларын ишәйтү мөмкинлекләрен булдыру турында да җитди уйларга кирәк.



{mospagebreak}

 

Әдәби мираска караш

Тукай һәм Җәлил традицияләре турында сөйләшү үзеннән-үзе традиция төшенчәсен ачыклауны сорады, әдәби мираска караш мәсьәләсен дә китереп чыгарды. Сөйләшү барышында сүзнең Тукай белән генә чикләнмичә, борынгы тарих ядкярләренә, Орхон-Енисей язмаларына кадәр үк барып җитүе очраклы түгел иде.
Сугыштан соңгы елларда татар поэзиясенең тарихын фәнни өйрәнү буенча шактый күп нәрсәләр эшләнде. Күп кенә вульгар социологик киртәләр һәм фикерләр алып ташланды. Ләкин аерым чыгышларда Тукайны олылыйбыз, күтәрәбез дип, гомумән Тукайга кадәр килгән әдәби традицияләрне кире кагу яки берьяклырак аңлату очраклары да булды. Бу нәрсә, мәсәлән, Ф. Мусин, М. Шабаев мәкаләләрендә күренде. М. Шабаев шундыйрак фикер үткәрә: элекке шагыйрьләр барысы да дин әһелләре булганнар; ислам дине көчле йогынты ясау нәтиҗәсендә татар поэзиясе гарәп-фарсы традицияләрендә формалашкан. Бу фикердә, әлбәттә, өлешчә хакыйкать юк түгел: татар поэзиясе гарәп һәм фарсы әдәбиятыннан, һичшиксез, нык файдаланган.
Ләкин ул алардан дини фикерләр генә түгел, Көнчыгышның гуманистик идеяләрен дә үзләштергән, үзенең милли традицияләренә әверелдергән. Татар әдәбияты Урта Азиянең бөек шагыйрьләреннән дә, Хорезмдагы төрки тугандашларыннан да рухи азык алган, үз җирле туфрагына күчергән. Борынгы татар шагыйрьләре Хорезм белән генә түгел, Италия, Мисыр, Кытай белән дә бәйләнештә булганнар, антик культура мирасын да (шул дәверләр дәрәҗәсендә) белгәннәр. Кыскасы, төрле халыклар белән аралашып яшәү традициясе Тукайлардан гына башланмый. Ул халкыбызның бөтен тарихы буенча дәвам итә. Тик бу аралашу тарихи, экономик һәм политик шартларга бәйле рәвештә төрле чорларда төрлечә була.
Татар әдәбиятының формалашуын аның үз    җирлегеннән,   үз   традицияләреннән   аерып   карау   шулай   ук дөрес түгел. Шагыйрьләр дин әһелләре булган очракта да, алар үз халкының — татар халкының, шул тарихи чорның уллары  булганнар. Аларның әсәрләрендә кайсы ягы белән булса да, хәтта дини сюжетлар аша да, шул дәвердәге татар халкының дөньяга карашы, дөньяны кабул итүе чагылган. Халык бишектәге шагыйрьләрен «Бәдәвам»нар белән генә түгел, үзе чыгарган җырлар, көйләр белән дә, көйсез шигырьләр белән дә үстергән, тәрбияләгән.
М. Шабаев татар поэзиясенә гражданлык мотивлары бары XIX йөздә генә — Россиядә революцион    хәрәкәт көчәйгәч кенә килеп керә дип карый. Гражданлык мотивлары үзгәрә, яңа сыйфатлаубелән байый дими, юк, яңа килеп керә, ди. Аңа кадәр димәк татар поэзиясендә гражданлык тойгысы булмаган. Бу да,    минемчә, тәнкыйтькә мохтаҗ караш. Кандалый иҗатында гражданлык мотивлары юкмыни? Мөхәммәдьярның дини булуы аңа үз чорының политик мәсьәләләрен күтәрергә, гражданин шагыйрь буларак чыгыш ясарга комачауламаган, бит. Тик XVI йөздәге гражданлык тойгылары шул дәвердәге актуаль иҗтимагый мәсьәләләрне чагылдырганнар, шуңа    да XIX    гасыр    гражданлык    хисләреннән аерылалар. Тукай бу    тойгыларны XX гасыр    кешесе, революцион-демократ буларак хәл итә. Җәлил исә социалистик Ватан кешесе буларак җырлый.     Ф.  Мусин:   «Тукайга  кадәр татар поэзиясе нигездә Көнчыгыш традицияләрендә яшәп килгәнгә… татарның милли шигырь техникасы да юк иде»,—дигән    ифрат   сәер һәм хата фикер әйтә.
Ф. Мусин «Тукай татарның милли шигырь техникасын тудырды» ди, ә чынында ул Тукайга кадәр күп гасырлар элек үк туган иде. Аның кайчан туганын әйтүе кыен. Тик шунысы ачык: кайчан хәзерге татар дигән кешенең борынгы бабалары беренче тапкыр җырлап җибәргән, ул җырда инде татарның үз шигырь техникасы да булган. Кайчан халык үзенең батырлыкларын эпос итеп данлаган, ул аны үзенең шигырь техникасында башкарган. Кандалый да мәхәббәт турында үз халкының шигырь техникасына таянып җырлаган.
Ахыр чиктә, шигырь техникасы промышленностьтагы техника түгел ләбаса. Безнең кырларда эшләгән тракторлар һиндстан яки Африкада да шул ук җегәрлек белән яңа җирләр күтәрәчәк. Әмма шигырь техникасы алай җиңел генә күчеп йөрми. Чөнки ул  халыкның күңеле, рухы, теле белән бәйләнгән күренеш. Аны тиз генә төзеп булмаган шикелле, тиз генә ватып та булмый. Тукай үзе үк әйткән бит әле: «Мәгъмүр Болгар шәһәрләре, Болгар авыллары, бер дә булмаган төсле, кырылдылар да беттеләр, эзләре дә калмады. Әмма менә бу кыйммәтле мирас дидекемез халык шигырьләрен туплар да ватмады, уклар да кадамады».
Тукай татарның шигырь төзелешен тудырмады, әмма аңа карап аның татар поэзиясендә тоткан урыны кечерәйми. Шагыйрьнең татар шигырь төзелешен баетудагы, үстерүдәге роле гаҗәп зур. Сүзне шул турыда алып бару, Тукайның шушы өлкәдәге эшчәнлеген ачу нәтиҗәлерәк һәм отышлырак булыр иде.
Ф. Мусин Тукайны татар шигырь техникасына нигез салучы итеп «күтәрү» белән генә чикләнми, аны татар поэзиясендәге яңа жанрларны тудыручы итеп тә саный. Сүз дә юк, Тукай татар поэзиясендә жанрларны баетты, яңартты. Ләкин ул тәнкыйтьче язганча ук түгел. Ф. Мусин болай ди: «Рус шагыйрьләрен өйрәнү нәтиҗәсендә, Тукай һәм аның замандашлары татар поэзиясенә эпик поэма, баллада, романс, элегия, мәсәл жанрларын… керттеләр».
Тукайның һәм аның замандашларының рус шагыйрьләреннән өйрәнүләре һәм бу өйрәнүнең яңа поэтик ачышларга китерүе турында бездә күп һәм дөрес язылды (Г. Нигъмәти, Г. Халит, Я. Агишев, Р. Башкуров, И. Нуруллин,   И.   Пехтелев,   Р.   Нафигов).
Ләкин әдәбият галимнәренең поэзиядә һәм фольклорда күптән яшәп килгән жанрларны XX гасырга күчереп, Тукай исеме белән генә бәйләп караганнары юк иде шикелле. Болай булгач, Кол Галинең «Иосыф-Зөләйха»сын эпик поэма дип исәпләп йөртүебез — хата икән. Урта гасыр татар поэзиясендә үк мәсәл тибында әсәрләр язылуы — ялгыш икән. Суфи шагыйрьләрнең элегияләре дә юкка чыга икән.
Тукайның үз иҗатын аңлау һәм аңлатуда да Ф. Мусин карашларында схематизм һәм буталчыклыклар бар. Тукайның беренче чор иҗатында ул күбесенчә кимчелекләр күрә: янәсе идеалы абстракт, теле гарәп-фарсы сүзләре белән чуарланган (монда 1905 елгы революция еллары да керә). Икенче чоры — реакция еллары. «Шушы шартларда ул яңа поэзия, аның халыкчанлыгы, демократик идеаллары һәм идея-эстетик сафлыгы өчен көрәш башлады»,— дип яза Ф. Мусин. Юк, Тукай көрәшне реакция елларында гына башламады. Тукай бит беренче шигырьләре белән үк яңа поэзия, халыкчанлык, демократик идеаллар өчен көрәш башлый. Бу көрәш елдан-ел катлаулана, тирәнәя бара. Чөнки ул шагыйрьнең, художник буларак, эчке үсеше, халыкның рухи үсеше белән дә бәйле.
Күрәсез, традициянең хәрәкәт итү чикләрен    билгеләүдә, Тукай традицияләрен аңлатуда аерым    мәкаләләрдә әнә шундый дөрес үк  булмаган,    берьяклы карашлар  күренде. Бу  безнең әдәбият белемендә Тукай мирасын аңлау һәм аңлатуда гына түгел, гомумән традицияләрне өйрәнүдә дә күп кенә    кимчелекләр яшәп килүен күрсәтеп тора.
Поэзия турында сөйләшүдә икенче читкә ташлану да: традициянең хәрәкәтен туктаган дип күрсәтергә омтылу да булды. Бу — Р. Кутуйның «татар әдәбиятында хәзер традицияләр йомык түгәрәккә кереп бикләнде» дигән тезисы. Бу фикер газетада каты тәнкыйтькә очрады һәм аның тамырдан дөрес түгеллеге, бүгенге шагыйрьләрнең башка милләт шагыйрьләре белән рухи яктан аралашып яшәүләре, традицияләрне баетулары Н. Дәүли, Ә. Давыдов, М. Шабаев, Роберт Әхмәтҗанов мәкаләләрендә ачык әйтелде.
Хәзерге татар шагыйрьләре үзләренә кадәр күп гасырлар элек яшәгән әдипләр белән дә, чорыбызның зур шагыйрьләре белән дә уртак тел табып, «сөйләшеп» иҗат итәләр. Хәзерге татар шигырендә Гомәр Хәйям һәм Шекспирның да, Кол Гали һәм Бернсның да, Есенин һәм Маяковскийның да, Межелайтис һәм Рәсүл Гамзатовның да, Н. Хикмәт һәм Неруданың да тәэсирләрен күрү авыр түгел. Төрле милләт һәм төрле чор шагыйрьләренең бу «сөйләшүе» поэзияне һәр яктан баета. Ул гына түгел, халыкларга да үзара туганлыкларын тоярга, бер-берсен рухи баетырга ярдәм итә.



{mospagebreak}

 

Шигырь төзелеше

Сөйләшүдә иң нык бәхәс уяткан нәрсә ул традиция һәм новаторлыкны ничек аңлауга, аларның мөнәсәбәтен ачыклауга бәйләнгән иде. Ләкин әйтергә кирәк, бу зур проблема күбрәк шигырь калыбы һәм шигырь төзелеше мәсьәләләренә генә бәйле каралды.
Мәсьәләне шулай тарайтып җибәрүче — Р. Кутуй булды. Ул мәгълүм мәкаләсендә хәзерге поэзиядәге новаторлыкны тик ирекле шигырь белән язучыларда күрде. Новатор итеп Равил Фәйзуллинны гына таныды. Р. Фәйзуллинның ирекле стильдә яза башлавына бөтен татар шагыйрьләре каршы төште, дигән фикере дә нигезсез иде. Шагыйрьләр, минемчә, Равильгә бик игътибар һәм такт белән якын килделәр. Аның талантын вакытында күреп алдылар, иптәшләрчә ярдәм кулы суздылар, форма белән мавыгудагы кайбер кимчелекләрен дә дөрес күрсәттеләр.
Яңалыкны   шигырь  формасындагы    эзләнүләр  генә хәл  итми. Ул поэзиянең    асылы    белән — шагыйрьнең үзен, халкын, чор-дәверен ничек ачуы белән бәйләнгән. „Традицияне   дәвам   итү,  новаторлык   иң    әүвәле менә шунда күренә. Тәнкыйтьтә акцент исә    аерым    очракларда шул  хис-уйларның үзенә түгел, ә аларны  бирү формасына, алымнарына күчте. Шул сәбәпле новатор буларак беренче планга рифмасыз яза торган берничә яшь шагыйрь чыкты. Ә Р. Гатауллин, С. Сөләйманова кебек сәләтләр күләгәдәрәк    калды.    Тәнкыйтьтә    генә түгел, иҗат практикасында да шул нәрсә сизелә. Соңгы елларда поэзиядә, аеруча    яшь һәм башлап    язучылар иҗатында, ирекле шигырь белән язу бер юнәлеш рәвешен алып бара. Аларның күбәюе бәхәстә дә билгеле урын алды. Ләкин бу уңай белән бәхәснең беркадәр схоластик баруын әйтмичә булмый. Төрле кеше ирекле шигырь дигәннән төрле характердагы шигырьне күздә тотты. Берәүләр (Н. Фәттах, Н. Дәүли) ирекле шигырь дигәннән III. Мәхмүтов, Р. Фәйзуллин, Р. Мингалимов шигырьләрен һәм башлап язучыларны күздә тоттылар һәм, шуннан чыгып, ирекле шигырьгә өмет баглау ялгыш икәнен расларга теләделәр.
Икенчеләр (М. Шабаев) ирекле шигырьне С. Рәмиев, һ. Такташ, X. Туфан, Ә. Фәйзи, М. Җәлил, Ф. Бурнаш, Ә. Давыдов, 3. Мансур, Ә. Баяновларның шигырьләрендә дә күрде. Болай фикерләүдә ирщле шигырь белән сөйләм шигырь арасына тигезлек билгесе куелды. Н. Дәүли исә саналганнарның барысын да традицион шигырьдә иҗат итүчеләр дип атады.
Чыннан да, нәрсә соң ул ирекле шигырь? Ул татар поэзиясе өчен,  кайберәүләр уйлаганча,  ятмы?
X. Госман бу сорауларга мәкаләсендә өлешчә җавап бирде. Ул бездә ирекле шигырьнең өч формасы яшәвен әйтте. Ирекле шигырьнең өченче формасын (аны французларча верлибр дип атыйк) нәсер белән тиңләве бәхәсле булса да, ирекле шигырьнең үзен шулай төркемнәргә бүлеп, ак шигырьне аерып аңлатуы әйбәт булды. Чыннан да, һ. Такташның ирекле шигыре Ә. Давыдовта яки Р. Фәйзуллинда очраган шигырьләрдән бик нык аерыла бит. Аларның структурасы үзгә: катлаулырак ритмик-интонацион рәсемнәргә нигезләнә. Н. Фәттах, Н. Дәүли дә, минемчә, гомумән бездә нык тамыр җәйгән ирекле шигырьгә түгел, ә шушындый типтагы шигырьләргә каршы чыктылар. Аларның тәнкыйтендә дә өлешчә хаклык булуын инкяр итеп булмый. Чөнки верлибр (вольный стих) — шагыйрьдән аеруча зур талант, осталык сорый. Ә бу осталык еш кына безнең шагыйрьләрдә җитенкерәми. Ритм — эчтәлеккә буйсынган, шуны ачарга яраклашкан булырга тиеш. Верлибрда ритм аеруча хәрәкәтчән һәм катлаулы. Ә аерым яшь шагыйрьләрдә ритмның эчтәлек белән тыгыз бәйләнеше юкка чыга.
Шигырь төзелешенең һәм аның структурасының заман һәм чор таләбенә, ихтыяҗына бәйле рәвештә үзгәрә килүен Ш. Маннур үзенең чыгышында төрле илләрнең поэзия тарихларыннан алынган күп мисаллар белән расларга омтылды. М. Шабаев, Р. Әхмәтҗановларның да ирекле шигырьнең активлашуын халык ихтыяҗы белән аңлатуларында рациональ орлык бар. Тик ирекле шигырьнең татар поэзиясендәге традицияләрен аңлатуда кайбер фикерләр белән килешеп булмый. М. Шабаев: «Бәдәвам» җырлап үскән безнең әбиләр ирекле шигырьне каян белсеннәр»,— дигән фикер әйтә. Ничек кенә парадокс булып тоелмасын, халык авыз иҗатында ирекле шигырь үрнәкләрен очратып була. Ул татар халкы өчен ят нәрсә түгел. Алыгыз Н. Исәнбәтнең «Балалар фольклоры» дигән китабын. Анда сез ирекле үлчәмдәге, төрле юлы төрле иҗектән торган шигырьләрне байтак очрата алырсыз. Инде бабаларның бабаларына барып карыйк. Иң борынгы төрки телдәге ядкярләрне — VI—VIII гасырларда язылган кабер ташларындагы руник язмаларны кайбер тюркологлар шигырь белән язылган дип саныйлар (Корш, Стеблева). Нинди шигырь соң ул? Рифмасыз ирекле шигырь — рифма анафора рәвешендә юл башында гына очрый. Иҗекләр дә төрле юлда төрлечә, ләкин үзенә күрә чагыштырмача тәртиплелек бар икән. Шигырьдә аллитерация зур роль уйный. Стеблева борынгы төрки шигырен тактка нигезләнгән тоник-темпораль шигырь дип атый (В.        И.         Стеблева.   Поэзия  тюрков VI—VIII  веков.    «Наука», М., 1965.)
Тюркологларның тикшеренүләре ак шигырь һәм ирекле шигырьнең хәзерге заман өчен генә түгел, борынгы дәверләр өчен дә характерлы икәнен ача. Шигырьдә яңа форма ачабыз дип форма белән генә мактанырга ул кадәр үк нигез юктыр — классик формага караганда да ул картрак булып чыга түгелме соң? Мәсьәләнең уйланыр өчен икенче ягы да бар: төрки шигырь үз үсешендә туктап калмаган, бик нык үзгәргән. Аллитерацияләр белән чикләнмәгән, рифма уйлап тапкан. Рифма халыкның зур эстетик ачышы булган. Шигъри үлчәм өлкәсендә дә ритмик тигезлекләргә омтылган. Халык һәм шагыйрьләр шигырьне гасырлар буена камилләштерә килгәннәр, яңа сыйфатларын ачканнар. Шагыйрь бу ачышларны алып ташлый икән — ул халык белән шигырь һәм шагыйрь арасында туган ниндидер ныклы җепләрне өзә. Шуның өчен мәсьәләгә үтә җитди килергә, аны эчтәлек, жанр соравы белән, сәнгатьчә чама тойгысы белән хәл итәргә кирәк.
Соңгы илле елда гына да татар шигыре бик нык үсте. Аеруча интонацион шигырь күп төрле төсмерләр белән баеды һәм байый бара. Шагыйрьләр фикернең үзенә ярашлы интонацион формада ачылуына нык игътибар итәләр.
Хәзерге шигырьдә ритмика алгы планга чыга. Бу нәрсә шигырь теориясенең эзләнүләрендә дә күренә. Элеккеге просодия өчен нигездә метрика хас иде. Хә« зер галимнәр игътибарны шигырьнең ритмикасына юнәлтәләр. X. Госманның татар шигыренең ритмик системасы турында язган хезмәтләре, тикшеренүләре татар шигыре өчен генә түгел, гомумән төрки шигырен өйрәнү ягыннан да әһәмиятле. Ритмик системаның халыкның фонетик хасиятенә нигезләнүен, аның объектив кануннары булуын, шагыйрьләрнең мең еллар буена шул хасиятләргә таянып иҗат итүләрен ул мәкаләләрендә дә, дискуссиядәге чыгышында да дәлилле нигезләде.
Шигырь турында сөйләшүләрдә, мәсәлән, аерым терминнарның фәнни эшләнмәгән булуы шактый комачаулады. Ритмик төзелеш яки ритмик система, шигырь төзелеше, интонация, шигырь системасы, шигырь структурасы, метрика кебек терминнар байтак очракларда бер үк мәгънәдәрәк кулланылды. Бу хәтта бәхәстә аңлашылмаучылыкка да китергәләде. X. Госман шигырьдә телнең фонетикага бәйле ритмик төзелешенең гасырлар буе үзгәрмәве турында язган иде. Ә. Давыдов аны шигырь структурасы дип аңлады (ә шигырь структурасы интонацияне дә, строфа үлчәвен дә эченә ала) һәм шуннан чыгып X. Госман белән бәхәскә керде.
X. Госман мәкаләсендә дә кайбер бәхәсле җирләр юк түгел. Авторның: «М.. Җәлил Моабит циклында ирекле шигырьдән тулысынча ваз кичте, тузан кадәре генә элементын да калдырмады»,— дип әйтүе, мәсәлән, һич тә ышандырмый. Җәлил асылда исә традицион шигырь формасы эчендә ирекле шигырь элементларын, казанышларын да файдаланды.
Аннары X. Госманның «Давыдов шигырьдәге ритмик төзелешне Кол Гали һәм Сарайдан соң кыл кадәр дә үзгәртә алмады» дигән фикере белән дә килешеп булмый. Ә Давыдовның татар поэзиясенең ритмикасын, интонациясен баетудагы уңай эшчәнлеген икърар итәргә кирәктер.
Күрәсез,  шигырь  формасы турындагы  бәхәсләр  дә җитди генә мәсьәләләрне үз эченә ала, галимнәр алдына яңа бурычлар куя. Шуңа да Ф. Мусинның («Советская Татария», 1966, 31 август) шигырь формасы, «ирекле шигырь турында бәхәснең нигезе дә юк, кирәге дә юк, практик әһәмияте дә юк» диюе белән һич килешеп булмый. Иҗат практикасы хәзерге шигырьнең үзенчәлекләрен өйрәнүне котылгысыз рәвештә көн тәртибенә куя. Теория практикага ярдәмгә килергә тиеш. Хәзерге шигырь теориясенең эшләнүе шагыйрьләрнең иҗат мөмкинлекләрен, иреген чикләмәячәк, киресенчә, объектив закончалыкларның ачылуы шагыйрьләргә киңрәк мәйдан гына ачачак.



{mospagebreak}

Шагыйрьнең эзләнү хокукы

Сөйләшүләрдә тагын бер әһәмиятле мәсьәлә калкып чыга: бу — шагыйрьнең эзләнү хокукы.
Шагыйрьнең андый хокукы бармы, әллә юкмы? Болай турыдан-туры шагыйрьнең эзләнү хокукын инкяр итеп язу булмаса да, мәкаләләрдә шагыйрьләрнең, бигрәк тә яшь шагыйрьләрнең тәҗрибә ясау, эзләнү рухында язылган шигырьләре иң каты тәнкыйтькә очрады (Р. Фәйзуллин, Р. Мингалимов шигырьләре). Тәнкыйть алар өчен файдалы булыр. Ләкин тәнкыйть белән мавыгып китеп, аерым иптәшләр гомумән шагыйрьләрнең эзләнү хокукын чикли торган фикерләр әйтәләр. Шушы нәрсә, мәсәлән, Н. Фәттах мәкаләсендә дә чагылып калды. Дөрес, ул башта: «Һәркемнең эзләнергә, үзенчә язарга хакы бар. Алай гына да түгел, һәркем үзенчә, бары тик үзенчә генә язарга тиеш. Шулай итмәгәндә әдәбият, гомумән, үсүдән туктаячак»,— дигән бик дөрес сүзләр белән башлый, ләкин ахырда инде үз фикерләренә үзе үк каршы килеп, шигырьдә ирекле форманы куллануны «тупас һәм ясалма» дип атый.
Н. Дәүли дә шагыйрьнең эзләнүләрен традицион татар шигыре белән генә чикләргә чакыра. Аныңча, «катып калган» традицион форманы җимереп, яңа ачыш ясау — татар поэзиясенең узган юлы. «Беләсегез килсә, ул инде тарих киштәсендә,— дип яза Н. Дәүли.— Утызынчы елларда язылган шигырьләргә күз ташлагыз. X. Туфан, Һ. Такташ, М. Җәлил, Ә. Фәйзи һәм ул вакыттагы күренекле шагыйрьләрнең әсәрләрен тикшереп чыгыгыз. Ул шагыйрьләр дә яңа форма эзли-эзли мәйданга килеп чыктылар. Аларны заманында яңа ачыш ясаучылар дип мактаучылар булды. Ләкин алар бу татлы сүзләргә эреп китмәделәр. Соңыннан нәрсә булды? Бу сорауга да ул шагыйрьләрнең үз әсәрләре җавап бирә. Ул әдипләрнең иң шәп әсәрләре, халык күңелендә калган җырлары нәкъ әнә шул «катып калган» иске традицион калыпта язылганнар».
Н. Дәүли шаһитлыкка ярдәмгә Туфаннарны, Такташларны, Җәлилләрне, Ә. Фәйзиләрне чакыра. Әмма аларның утызынчы еллардагы иҗаты Н. Дәүли фикерен куәтләми.
Туфанга мөрәҗәгать итсәк тә, Такташ яки Җәлил шигырьләренә киңәш сорап барсак та, алар иҗатта кыю эзләнүләр алып бару, поэзиянең үткәне белән бәхәсләшү рухын якларлар иде.
Туфанның егерменче, утызынчы еллардагы поэзиясен алай җиңел генә тарих киштәсенә ыргыта алабызмы икән? Поэзияне аңлаган һәм яраткан кеше «Урал эскизлары»н да, «Ике чор арасында», «Башлана башлады» поэмаларын да алай ыргытмас. Ә ул әсәрләр бит Тукайча да, Такташча да түгел — яңача — Туфанча язылганнар. Илленче-алтмышьшчы еллар Туфаны егерменче-утызынчы еллар Туфаныннан үсеп чыкты: шушы чордагы эзләнүләре тәҗрибәсе аңа поэтикасын баетырга ярдәм итте. Н. Дәүли X. Туфанның соңгы еллардагы поэзиясендә бик борынгыдан килгән халык җырлары формасын яңача файдалануны күрә. Әлбәттә, монысы да бар. Ләкин X. Туфан җыр формасыннан гына өйрәнә дию тулы балмас иде. Без анда сөйләүгә корылган шигырь структурасын да очратабыз, рифмада да, поэтик сурәтләр табуда да егерменче-утызынчы еллар тәҗрибәсеннән файдалануын күрәбез.
Яисә Ә. Фәйзинең Н. Дәүли искә алган утызынчы еллардагы поэзиясен хәтерләгез. «Флейталар» — шагыйрьнең җәүһәрләреннән берсе. Бу поэма да структурасы белән яңача язылган әсәр. Аны да вакытында яңача язылган дип мактаучылар булды. Минемчә, хәзер дә ул әсәрне яманлап булмый, тарих киштәсенә озатып булмый.
Утызынчы елларда Ә. Фәйзи тагы да кыюрак экспериментлар ясады. Ак шигырь дә бар анда, хәтта шигырь белән проза да аралаша. Либреттоларына мөрәҗәгать итсәгез, мондый яңача язылган шигырьне адым саен очратырсыз.
Такташ та бу мәсьәләдә Н. Дәүли белән килешмәс иде. Ул әдәбият мәйданына «Җир уллары трагедиясе» белән чыкты. «Сыркыды авылы» һ. б. шигырьләр — иске шигырь структурасыннан нык аерылалар бит. Такташ үзенең яңа принциплары: тасвирый, сюжетлы шигырьләр язуы турында үзе үк язып чыкты; шигырьне музыка, кино, театр белән якынайтты, ә бу поэзияне гаҗәп зур ачышлар белән баетты.
Гадәттә, татар әдәбиятының егерменче еллары — Һ.Такташ, X. Туфан, К. Нәҗми, Г. Кутуйларның шул еллардагы иҗатлары турында сүз барганда, шагыйрьләрнең эзләнүләренә берьяклы гына карап, формализм исеме белән селтәнеп китүләр әле дә булса очрый. Бәхәс барышында да булды ул нәрсә. Ләкин бу мәсьәләгә шулай бер яктан гына якын килү, поэтика өлкәсендәге уңышлы эзләнүләрне күрмәү һәм күрмәскә омтылу (тик уңышсызлыкларны гына калкан итеп күтәрү) иҗат практикасы өчен зыяннан башка нәрсәне бирми.
Хәтерләгез: Һ. Такташ, символик образлар еш кулланган өчен, үз вакытында символик шагыйрьләр исемлегендә йөрде. Тәнкыйть символизмга каршы көрәш сылтавы белән (гәрчә символизм булмаса да) символик, шартлы образларга көрәш ачты, тормыштагыңа охшаш конкрет сурәтләрне генә яклады.
Вульгар социологик тәнкыйтьнең һөҗүме нәтиҗәсендә иҗатының соңгы елларында һ. Такташта символик образлар кимеде. Бу нәрсә шагыйрьнең буяулар палитрасын да ярлыландыра төште. Яшь шагыйрьләр ни өчен Такташ иҗатының башлангыч чорларыннан: «Урман кызыеннан да, «Җир уллары трагедиясе»ннән дә, «Гасырлар һәм минутлар»ыннан да яратып өйрәнәләр?! Бу бит очраклы түгел!!
Н. Дәүли болай яза: «Халык җырлары формасы — бездә иң күп кулланыла торган форма. Гаҗәп түгел. Чөнки ул форма белән кайгыны да, шатлыкны да, күңелле җырны да, эпосны да, шигырьне дә язып була. Бу — беркайчан да тынмас чишмә». Без бу сүзләр белән тулысыңча килешәбез. Чыннан да, бүгенге шагыйрьләр татар халкының сурәтле фикерләвендәге байлыкның яңадан-яңа катламнарын күтәрәләр.
С. Баттал шушы традицион форма белән тезмә эпик роман язды, С. Хәким лирик җырлар, Ш. Галиен «Сөзгәк үгез маҗаралары» кебек сатирик поэма, Г. Афзал юмористик һәм лирик шигырьләр иҗат итте. Бу форма һәр жанрда заманча яңгырый. Киләчәктә дә шушы юнәлештәге кыю эзләнүләрне, әлбәттә, дәвам итәргә, халык җырлары өлгеләреннән кыю файдаланырга кирәк. Бу юлда киләчәктә дә яңа поэтик материклар ачылачак әле.
Әгәр шагыйрь яңа ачышлар ясамаса, эзләп маташмаса, баш    ватмаса,    бәхәсләшмәсә — ул    шагыйрь дә булмас иде. Маяковский поэзияне билгесезлеккә сәяхәт дип атый түгелме соң?!    Минемчә,    һәр    шагыйрь яңа ачышлар ясарга омтылырга, эзләнергә, баш ватарга  бәхәсләшергә хаклы гына түгел — тиеш!!        
Һәм иҗат практикасында күп очракта ул шулай да Тукай үзенә кадәр иҗат иткән шагыйрьләр белән    бәхәсләшкән. Такташ үзенчә язып, Тукай шигыре    белән бәхәсләшкән. X. Туфан, С. Батталлар үзләренчә язып Такташ шигыре белән бәхәсләшкәннәр. Хәзерге    Хәсән Туфан аерым мәсьәләләрдә егерменче еллардагы X.  Туфан белән бәхәсләшә. Ш. Галиев халык җыр формасын саклавы һәм үстерүе белән ирекле шигырь формасында иҗат итүчеләр белән бәхәсләшә. Ә. Давыдов публицистик шигырьне үстерүе белән фикер поэзиясенә читләтебрәк караган шагыйрьләр белән бәхәсләшә.  И.  Юзеев образларны мул кулланган поэтикасы белән  романтизм поэтикасына каршы булганнар белән  бәхәсләшә. 3. Нури аралаш рифмаларның татар поэзиясе өчен  табигыйлеген  яклый.   Бәхәс  бара,  һәм    бәхәстән башка поэзия дә үсүдән туктар иде. Әйдә, бәхәсләшсеннәр   иҗади  бәхәстә үзләренең талантлары  белән хаклылыкларын  якласыннар,  куандырсыннар!
Традиция – ул үткәннең казанышларын гына кабатлау яки үзгәрешсез генә терелтү түгел. Традиция белән бәйләнешнең бердәнбер чарасы – аны дәвам итү, үстерү. Тукай, Җәлил иҗатлары, Ф. Мусин хаклы язганча, поэзиядәге традиияләргә иҗади якын килүне сорыйлар, шагыйрләрне тынгысыз эзләнергә чакыралар, алга, киләчәккә карап иҗат итәргә өйрәтәләр

1966

 

(Чыганак: Юзиев Н. Әдәбият хәзинәләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1978. — 191 б.). 



Комментарий язарга


*