ТАТ РУС ENG

Казанның Тукай музее мәктәп укучылары өчен иҗади бәйге үткәрә

Фото: Михаил Захаров, «Татар-информ» МАФото: Михаил Захаров, «Татар-информ» МА

Татарстан Милли музее һәм аның филиалы – Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее мәктәп укучыларын «Ядкярләрдә Тукай рухы» Россиякүләм әдәби конкурсында катнашырга чакыра.

Музей хәбәренчә, әлеге иҗади бәйге татар шагыйре Габдулла Тукайның музей мирасын популярлаштыру, балаларда китап уку культурасы тәрбияләү максатын тота.

Конкурста Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда саклана торган шәхси ядкярләре турында яңа әсәр (шигырь, поэма, хикәя) иҗат иткән I-XI сыйныф укучылары катнаша ала. Иҗади эшләр 2023 елның 10 мартыннан 2023 елның 31 мартына кадәр https://lomonosov-msu.ru/rus/event/7961 сайты аша кабул ителә. (Тулырак мәгълүмат музейның рәсми сайтында: g-tukay.tatmuseum.ru).

Конкурс «Проза» һәм «Поэзия» номинацияләрендә рус һәм татар телләрендә уздырыла. Иҗади эшләр шагыйрьнең Габдулла Тукай әдәби музее экспозициясендәге мемориаль әйберләренә багышланган булырга тиеш: мемориаль экспонатлар персонаж, әдәби образларда һ.б. сурәтләнергә мөмкин. Кабул ителгән хезмәтләрне бәяләгәндә Габдулла Тукай мемориаль әйберләре турында мәгълүмат бирү, теманы ачу, жанрга туры килү, әдәби тасвирлау чараларын куллану, мөстәкыйльлек, яңалык һәм оригинальлек исәпкә алына.

Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 26 апрельдә Казандагы Габдулла Тукай әдәби музеенда булачак. Катнашучыларга сертификатлар электрон почтадан җибәреләчәк.

 

13.02.2023. «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*