Тиздән Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулачак. Шагыйрьнең Казанга кайтып яши башлавына да быел 104 ел була. Вафатыннан соң узган йөз елга якын гомердә Тукайның иҗатын һәм биографиясен барлауга багышланган бик күп гыйльми хезмәтләр язылды, берничә истәлек тупламасы басылып чыкты. Әдәбият галиме Ибраһим ага Нуруллинның «Атаклы кешеләр тормышы» сериясеннән бай мәгълүматлы, күләмле «Габдулла Тукай» дип исемләнгән ике китабы да татар һәм рус телләрендә басылып таралды. Рус мәдәниятендә атаклы шәхесләр тормышын барлауга багышланган шундый китаплар чыгаруны XX йөзнең егерменче елларында Максим Горький башлап җибәрсә, татар дөньясында Ибраһим аганың ул хезмәте беренче карлыгач булган иде. («Габдулла Тукай» китабының татарчасы 1979 елда нәшер ителде.) Шагыйрьнең күптомлыклары да һәр ун ел саен диярлек басылып тора. Чордашларының аңа багышланган истәлек язмалары да ара-тирә нәшер ителгәли.
Шушындый зур эшләр башкарылуга да карамастан, без әле бүген дә сөекле Тукаебыз иҗаты һәм биографиясе белән тулаем таныш дип әйтә алмыйбыз. Кешенең гыйнфый халәтенә чамадан тыш әһәмият бирелгән бер җөмһүрияттә яшәү дәверендә безгә бөек шәхесләребезнең тулы биографиясен, көндәлек аралашу даирәсен ачыклап бетерү мөмкин дә булмагандыр, мөгаен. Хәзер исә башка дәвер башланды. Инде безгә Тукайның замандашлары тарафыннан язылган истәлекләрне кыскартмыйча һәм үзгәртмичә, ничек язылган булса, шулай туплап чыгарырга кирәктер. Шул исәптән Кәбир Бәкернең 1914 елда нәшер ителгән «Тукай — Петербургта» китабы белән Шакир Мөхәммәдъяровның 1918 елда Мәскәүдә дөнья күргән «Тукай кем?» дигән китабын да кабат бастырып чыгару һич тә зыян итмәс иде. К. Бәкер китабыннан аерым өзекләрне «Тукай турында хатирәләр» китапларында күргәләргә туры килсә дә, шагыйрь белән Казанда һәм Петербургта якыннан аралашкан Ш. Мөхәммәдъяровның истәлекләре әлегә чаклы беркайчан да кабат басылмады шикелле. Мондый хәлнең төп сәбәбе, минемчә — бу шәхеснең заманында Гаяз Исхакый белән дустанә мөнәсәбәттә булуында һәм совет хакимияте дәверендә «милләтче» буларак гаепләнеп, зинданнарда утыруында.
«Тукай кем?» дип исемләнгән китабында ул, әлбәттә инде, Тукай белән Исхакый арасындагы мөнәсәбәтләргә дә күп урын биргәндер.
Казанга килгәч тә Тукайның «Әл-ислах» газетасы тирәсендә оешкан даирәгә якын торуы, беренче көннәрдән үк шул газетада мәкалә һәм шигырьләрен урнаштыруы, редакциядә эшләп алулары турында күп язылды. Шул җирлектә шагыйрьнең Фатих Әмирхан һәм аның тирәсендәге шәхесләр белән якыннан аралашып китүе турында да күп мәртәбәләр әйтелде. Хәтта ул елларда «большевик Хөсәен Ямашевны» да фәкать шул даирәгә керүче итеп карау канунлаштырылган иде. Гәрчә ул Казан укытучылар мәктәбендә бер елларда укыган шәриктәше Гаяз Исхакыйдан һич тә читләшмәгән булса да. Әдипнең «Зиндан» әсәренә генә күз төшерик: 1907 елның гыйнвар ахырларында төрмәдән азат ителгән Г. Исхакый иң әүвәл йомышчы малайга бу хакта: «Син хәзер Хөсәенгә барып әйт», — ди. Хөсәен белән Сәгыйть (Рәмиев) килгәч, Шакирны (Мөхәммәдъяров) эзләргә җибәрәләр.
Әйе, Тукай Казанга килгәч тә Вафа Бәхтияров редакторлыгында чыга башлаган «Әл-ислах» газетасы кешеләре белән якыннанрак таныша. 1907 елның 3 октябрендә «Әл-ислах»raquo;ның беренче саны басылып чыга. Берничә көннән сон Тукай Казанга килеп төшә. Газетаның Знче саныңда, 17 октябрьдә Тукайның «Тәнкыйть — кирәкле шәйдер» исемле мәкаләсе дөнья күрә. Ф. Әмирхан шагыйрь белән танышуын болай искә төшерә:
«Бер көнне өемә китапчы Шәрәфләрнең кечесе — Борһан — бер яшь егетне ияртеп килгән иде.
— Бу Габдулла Тукаев була, — дип, кунакны миңа танытты.
Бу әүвәлге күрешү миндә Тукаев хакында бер билгеле тойгы калдыра алмады. Шушы вакыйгадан берничә көн үткәч мина газетада чыгару өчен анын бер мәкаләсен бирделәр. Мин мәкаләдән бер-ике җөмләне төшереп калдыру шартын… сөйләгәч… иптәшләр: «Тукаев буңар риза булмас», диештеләр. Шул тугрыда сөйләшер өчен Тукай үзе «Әл-ислах» идарәсенә килде, шунда без аның белән икенче мәртәбә күрештек. Моннан соң ул … идарәханәгә еш-еш килеп йөри башлады. Вә бик тиз арада бер-беремезгә шәхси ихтирам саклаша башладык. Озак вакытлар еш-еш очрашсак та… сөйләшә торган мәсьәләләремез газеталар, яңа китаплар, шигырьләр тирәсендә генә әйләнә дә… (ул) идарәханәдән китәргә ашыга, мин дә аны туктатмый идем… Ул, минем тәҗрибәмчә, дөрес сүзле, гакыл вә мантыйктан бигрәк, хискә бина итә торган, тормышында садәлекне һәр нәрсәдән алда күрә торган кеше иде…
Бервакыт яз җитте. Тукай идарәханәдә тагы да ешрак була, озак-озак та утырып кала торган булды. Бервакыт Тукай, миңа сөйлисе сүзләре барлыгын әйтеп, минем белән… шәһәр тышына чыгып китте.
— Мин үзем килеп эләккән кругымнан разый түгел… Мин соң дәрәҗәдә эшлексезләндем. Бүлмәмдә көне-төне буе вакытларын кая куярга белмәгән кешеләр җыелып яталар…
Миннән һичбер җавап көтмичә, ярты сәгать микъдары сөйләп барды… Үзенең эш эшлисе килгәнен, бу эшсез, «идеалсыз», «чиле-пешле кешеләр» тирәсеннән котылырга теләгәнен, ләкин үзендә анлык куәт юк икәнлекне бәян итте… Тукай хис белән генә тора торган кеше булганга күрә, бер план тәгькыйб итү анын өчен бөтенләй имкян тышында иде… Шулай да без аның белән бу вакыйгадан соң мәхрәм дуслар булып киттек…»
«Бервакыт яз җитте… бу вакыйгадан соң без дуслар булып киттек» җөмләсен укыгач, Фатих Әмирхан белән Тукай арасындагы дустанә мөнәсәбәтнең шагыйрь Казанга килгәч үк түгел, ярты ел чамасы вакыт үткәч кенә башланып киткәнлеге аңлашыла. «Минем белән шәһәр тышына чыгып китте» җөмләсенә карата шуны әйтергә кирәктер: Ф. Әмирхан, В. Бәхтияров һәм тагын кайбер дуслары ул елларда җәйге айларда Түбәнге Кабан күленең аргы башындагы Суконный бистәсенә «дачага чыгып» яши торган булалар.
Фатих Әмирханның 1913 елда «Аң» журналында басылган истәлегеннән шактый ук озын өзек китерелүнең кирәклеген укучы соңга табарак аңлар, мөгаен.
Дөрес, Тукайның чордашлары истәлекләрендә дә төгәлсезлекләр очраштыргалый. Мәсәлән, Галиәсгар Камал истәлегендә «Әл-ислах» газетасының Тукай Казанга кайткач кына, 1907 елның октябрь ахырларында гына, чыгарга ниятләве турында әйтелә. Аның хатирә язмасы 1933 елда нәшер ителгән. Мөгаен, шул елда, шагыйрь вафатыннан сон егерме ел үткәч язылгандыр да. Тукайның кайбер башка чордашлары да шагыйрьне бик соңлап искә ала, Совет хакимияте дәверендә — утызынчы елларда гына истәлекләрен язалар. Мөгаен, Фатих Сәйфи-Казанлы шагыйрьнең тәүге өч томлыгын әзерләгәндә аларга шундый мөрәҗәгать белән чыккандыр. Бу вакытта иңде аларның күбесе яңа таләпләргә ярарга тырышыбрак эш иткән. Шагыйрьне кайбер дус-ишеннән аерып, аны большевиклар йогынтысынарак тартырга тырышкан. Шул сәбәпле утызынчы, кырыгынчы елларда тупланган кайбер истәлекләрне кабат бастырганда, аларны күләмле искәрмәләр белән тулыландыру зарурлыгы көн кебек ачык.
Совет хакимияте дәверендә басылган хезмәтләрдә, шул исәптән И. Нуруллиннын «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә чыккан китапларында Тукаебыз биографиясендәге шактый зур бер «китек урын» күзгә ташлана. Әйтик, аның Казанга күчеп килгәннән соңгы беренче кышын уздыруга караган чоры ул хезмәтләрдә әйтелер-әйтелмәс рәвештә генә йөгереп үтелгән. Һәм шулай эшләнүнең сере дә бик өстә ята: бу кышта ул, башлыча, миллионнар белән эш йөртүче бай баласы Дәүләтшин Габдерахман Галләм улы белән якыннан аралашкан. Ягъни, «бай-буржуйлар белән якын мөнәсәбәттә» булган. Г. Г. Дәүләтшин —Әхмәт бай Хөсәенев тарафыннан уллыкка алынган шәхес. Шуңа күрә әлеге дәвер татар матбугатында ул кешене еш кына Габдерахман Хөсәенев буларак та таныйлар. Мәсәлән, узган гасыр башында Гаяз Исхакый исеме белән чыккан берничә китапның иганәчесе һәм нашире буларак Г. Г. Хөсәенев күрсәтелә. Идрис Багдановның «Помада мәсьәләсе» пьесасы да 1908 елда шушы нәшриятта басыла. 1907 елда нәшер ителгән «Зиндан» җыентыгына кереш сүз язучылар да Сәгыйть Рәмиев белән Габдерахман Хөсәенев — әдипнең Казан укытучылар мәктәбендә укыган елларындагы шәриктәше. Шулай ук алар бер елларда Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә дә бергә укыталар бугай.
Яңадан кайтып, замандашлары язган истәлекләрнең сызылмыйча нәшер ителгән өлешләренә күз салыйк. («Тукай турында хатирәләр». 1976 ел.) Тупламага кергән күп генә истәлекне «заманга яраклаштыру» үзен нык сиздерә. Мисалга С. Рәмиевнең күп кенә урында өч нокта белән тәмамланган хатирәсен китерергә була. Казанга кайткач та «Тукай бераз вакыт Шәрәфләргә — «Мәгариф» көтепханәсенә саткан шигырьләреннән алган гонорары белән җан асрап килә,» дип яза Галиәсгар Камал. Шул көздә авылына, солдатка каралырга кайтканда алып кигән «көзге пальто, яңа штиблет, яңа кепка» да шул Шәрәфләр биргән акча исәбенә алына, билгеле.) — Шуннан озак та үтми… «Әл-ислах» газетасы чыга башлагач, — дип дәвам итә Г. Камал. — Тукай шунда җиң сызганып эшләргә тотынды. (Ягьни, һәр санга диярлек мәкалә һәм шигырьләрен биреп бара. Әмма хезмәт хакы алып эшләми.) Ләкин ярлы оешманың (нигездә шәкертләр тарафыннан тупланган мая исәбенә нәшер ителгән газета) барлы-юклы акчасына чыгарыла торган «Әл-ислах»тан алган чирек-чорык гонорарлар гына Тукайның тормышын тәэмин итә алмыйлар. Шул вакытларда ул яшьләр тарафыннан «Китап» исемендә бер ширкәт төзелеп, Тукайны шунда урнаштырып, аена 25 сум айлык белән экспедитор итеп куялар…»
Галиәсгар Камалның 1930нчы еллар башында язылган бу истәлегендә ике төгәлсезлек күзгә чалына. Алдарак әйткәнемчә, берсе «Әл-ислах»ның чыгу вакытына кагыла. Икенчесе — «Әл-ислах» тирәсендә оешкан яшьләр төркемен «Китап» нәшриятын оештыруга мөнәсәбәте булган икенче төркем белән берләштерү. Беренче төркемдә Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров кебек «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган шәкертләр өстенлек итә. Аларның төп иганәчесе — уртакул сәүдәгәр Салих Гобәйдуллин улы Газиз, булачак күренекле тарихчы галим. Әдәбият фәнендә ул төркем «Ислахчы»лар дип йөртелә. Икенче төркем —ишлерәк һәм баерак. Алар «Таңчылар» төркеме дип йөртелә, 1906 елның маенда чыга башлаган «Таң йолдызы» газетасы тирәсенә берләшкән яшьләр. Әйдәп баручылары Гаяз Исхакый. Соңрак аларга бу ике төркем арасында да «үз кеше» булырга тырышкан Кәбир Бәкер дә килеп кушылачак. Тиздән «Оренбург якташлыгы» аны үзенә тартачак.
Әйе, икенче төркемгә, башлыча, Казандагы укытучылар мәктәбендә (Учительская школа) тәрбияләнгән һәм күпмедер дәрәҗәдә «Хөсәения» мәдрәсәсе белән дә якын мөнәсәбәттә торган Гаяз Исхакый, Сәгыйть Рәмиев, Фоат Туктар, Шакир Мөхәммәдъяров, Габдерәуф Ниязбаев, Габдерахман Дәүләтшин-Хөсәенев һ. б. кергән. Сәгыйть, Шакир һәм Кәбир Бәкер «Хөсәения» мәдрәсәсенең элеккеге алдынгы шәкертләре. Гаяз, Фоат, Габдерәуф һәм шул ук Шакир Учительская школада бер чордарак укучылар. Г. Исхакый шуннан соң Оренбургка чакырыла, «Хөсәения» мәдрәсәсендә С. Рәмиев, Г. Дәүләтшин, Г. Ниязбаев белән бер вакыттарак мөгаллимлек итә. (Бу «Таңчы» «эсерлар» исемлеге Г. Ибраһимовның «1905 ел революциясе эчендә…» хезмәтендә дә китерелә.)
Бу ике төркем, бигрәк тә аларның әйдәүчеләре, танылып килүче әдипләр Фатих белән Гаяз арасында күпмедер дәрәжәдә иҗади көндәшлек сөреме барлыгы да чит күзләргә күренеп торырлык. «Әл-ислах»чылар «Таң йолдызы» газетасы вәкилләрен, «таңчылар» исә «ислахчы»ларны бик үк өнәп бетермиләр. Ә Казанга яңарак кына килгән Тукай «ислах»чыларга якынрак торса да, «таңчылар» белән дә дустанә мөнәсәбәттә була. Бу дәвердә әле ул Сәгыйть Рәмиевне үзенә якын, һәм хәтта үзеннән өстенрәк шагыйрь дип тә таный. Кайбер истәлек язмаларында шул хакта Тукайның үз сүзләре китерелә. Казанга килгәч тә иң беренче эзләп тапкан, танышкан ике-өч кеше арасында да Сәгыйть Рәмиев исемлектә алгы сафта тора.
Ә Сәгыйть Рәмиевнең исә якташы, бер мәдрәсәдә бер чорда укыган һәм укыткан Габдерахман Дәүләтшин белән дустанә мөнәсәбәттә булганлыгында шик юк. Өстәвенә, икесе дә бер үк елларда әдәби ижат белән дә шөгыльләнә башлыйлар. Г. Дәүләтшин-Хөсәенев иң әүвәл Н. В. Гогольның «Өйләнү» комедиясен тәрҗемә итә һәм аны 1905 елда аерым китап итеп бастырып та чыгара. Казанда һәм башка шәһәрләрдә татар театр труппалары калкып чыккач, «Өйләнү»не кат-кат сәхнәләштермәгән коллектив калмый диярлек. Оренбург янәшәсендәге Каргалыда туып-үскән Габдерәуф Ниязбаев та шул ук елларда иҗат итә башлый. Казан укытучылар мәктәбендә укыганда тәүге тапкыр сәхнәгә чыккан, 1906 елның 22 декабрендә Казанда рәсми рәвештә оештырылган беренче театр уеынында актив катнашкан бу егет тиздән пьесалар тәржемә итү һәм татарча пьесалар язу эшенә дә керешеп китә. Аның берничә пьесасы «Сәйәр» һәм башка труппалар тарафыннан сәхнәләштерелә. Татар театры тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән галим Һәнүз Мәхмүдев аның узган гасыр башында Петербургка, цензура идарәсенә берничә тәрҗемә һәм оригиналь сәхнә әсәрен җибәрүен, аларны татарча бастырырга һәм татар сәхнәсендә куярга дип, рөхсәт алырга тырышуын да билгеләп үтә. Шундый ук үтенечләр белән Казан губернаторына һәм Петербург түрәләренә аның якташы Габдерахман Дәүләтшинның да берничә мәртәбә мөрәҗәгать иткәне була. Шул ук вакытта Г. Дәүләтшин үз әсәрен — «Яшь хатын» драмасын — иҗат итәргә дә өлгерә. «Октябрьгә кадәрге татар театры» китабында (1988 ел, 41 бит) Һ. Мәхмүдев Г. Дәүләтшинны «Таҗдаров Д. псевдонимы белән яза…», дип белдерә. (Бу әсәрнең авторы Г. Дәүләтшин булганлыгын 1916 елда «Вакыт» газетасы да язып чыга.) «1910 елга кадәр спектакльләрен «Яшьләр труппасы» исеме белән биреп килгән… артистлар 1907—1908 елларда гына да «Ике гашыйк» һәм «Алдым-бирдем» (Г. Исхакый), «Бәхетсез егет» (Г. Камал), «Оят, яки Күз яше» (Я. Вәли), «Яшь хатын» (Д. Таждаров) әсәрләрен сәхнәләштереп, шактый уңыш һәм популярлык казаналар», дип хәбәр итә галим. Ә шул ук китапның 81 нче битендә исә: «Д. Таҗдаровның… 1907 елда басылып чыккан «Яшь хатын» әсәрендә мәгърифәтчелек идеяләре, рационализм өстенлек итү бик табигый. Драма үзенең эчтәлеге, куелган мәсьәләләре, образларның бирелеше ягыннан ул чорда язылган әсәрләрнең күбесеннән өстен тора», дип тә яза ул. Бу әсәр революциягә чаклы «Сәйәр» һ. б. труппалар тарафыннан еш сәхнәләштерелгән. «Сәйәр»дән тыш бу драманы «Нур» (Уфа), «Ширкәт» (Оренбург), «Мохтарият» (Әстерхан) театр труппалары да, Орск, Троицк шәһәрләре һәвәскәр артистлар төркемнәре дә сәхнәләштергән.
1917 елгы вакыйгалардан сон «миллионер Әхмәд бай углы»ның пьесалары ни өчен сәхнәләштерелмәве һәммәбезгә аңлашыладыр.
Бу төркемнән Шакир Мөхәммәдъяров та үз иптәшләреннән калышмаска тырыша. 1907 елда ул Ш. Җәмирев псевдонимы белән А. П. Чеховның «Предложение» водевилен «Кыз сорау» дип тәржемә итеп, бастырып чыгара. «Сәйәр» труппасы бу әсәрне шул ук елда сәхнәләштерә. Соңыннан да әлеге комедия шул һәм башка труппалар тарафыннан кат-кат уйнала. 1913 елда Петербург университетын тәмамлаганнан сон, Шакирның байтак кына мәкалә-очерклары, хокук фәненә багышланган хезмәтләре дөнья күргән. 1918 елда ул, беренчеләрдән буларак, күренекле чордашына багышланган «Тукай кем?» дигән китабын да Мәскәүдә нәшер итәчәк. Ә 1912 елда, Тукай Петербургка килгәндә, «аның янына табиб-профессорны алып килүче студент» та ул булган.
Габдулла Тукай Казанга килгәч тә «Әл-ислах» тирәсендә оешкан яшьләрдән тыш, «таңчы»лар төркеме яшьләре белән дә ярыйсы ук якыннан аралашкан. Мәсәлән, Г. Исхакыйның иҗаты белән ул Уральскида яшәгән вакытыннан ук таныш була. Камил Мотыйгый тарафыннан нәшер ителгән, татар телендәге беренче журнал булган «Әлгасрелҗәдит»нең иң тәүге ике санында (1906 ел башы) Г.Исхакый тәрҗемәсендә Н.Гогольның «Борыңгы алпавытлар» повесте басылып чыга. Ул елларда Г.Тукай, белгәнебезчә, хәлфәсе нәшер иткән газет һәм журналларны чыгарышуда актив катнаша. Әлбәттә инде ул шул елларда ук Г. Исхакыйның үз әсәрләрен дә укыган һәм бу әдипнең кемлеген белгән була. Ә 1907 елның маенда, Уральскида чакта, әдипкә багышлап «Кем ул?» шигырен иҗат итә. Ләкин элегрәк елларда безнең галимнәребез дә, соңлабрак Тукайга багышлап истәлек-хатирәләр язарга керешкән кайбер замандашлары да иганәче һәм нашир буларак татар мәдәнияте үсешенә беркадәр өлеш керткән «буржуй» Габдерахман Дәүләтшинны, «ак эмигрант»лардан Гаяз Исхакый, Фоат Туктаровларны һәм гомеренең бер өлешен Сталин төрмәләрендә уздырган «милләтче» Шакир Мөхәммәдъяровны телгә алырга базмаганнар. Шул сәбәпле Тукайның «таңчылар» төркеме белән булган мөнәсәбәтләре күрсәтелмәгән диярлек. Дөрес, Тукай нәкъ Казанга кайткан көннәрдә генә Г. Исхакыйны сөргенгә озатканнар. Алар ул көздә күрешмиләр дә бугай. Тагын бераз вакыттан сон, 1908 елның башында, бу төркемнән тагын берничә кешегә, шул исәптән арада иң актив булган Ш. Мөхәмәдъяровка Казанда яшәү тыела. Ул туган-үскән төбәгенә, Орск шәһәренә, сөргенгә озатыла.
1920—1930 елларда фәкать Галимҗан Ибраһимов кына үз хезмәтләрендә ул төркем вәкилләрен еш телгә ала. Әлбәттә инде, күп очракта аларның «тискәре» эш-гамәлләрен барлаганда. Әйтик, «Әсәрләр»енең 1984 елда нәшер ителгән 7нче томының 408 битендә ул: «Гаяз Исхаковлар компаниясе… Казанда 1906 елның май 18ендә «Таң» исемендә газета чыгара башладылар. «Таң» («Тавыш», «Таң мәҗмугасе») редакциясе үзенә кирәк чыгымнарның зур өлешен Әхмәд бай Хөсәеневнең угылы Габдерахман Дәүләтшиннан һәм Бөгелмәдә урта тип сәүдәгәр Шакир Хәкимевтән алдылар», дип яза. Әйе, Г. Дәүләтшин — революциягә кадәр «иң бай татар» исеме белән йөргән Әхмәд байның асрамага алган улы. Әхмәд байның үз баласы булмый. Әхмәд бай Хөсәенев тырышлыгы белән, нигездә аның мең-миллионнары исәбенә ачылган «Хөсәения» мәдрәсәсе мөдәррисе һәм аның карамагындагы таш мәчетнең мулласы Габделгалим Габделгалләм улы Дәүләтшин да Габдерахманның агасы буладыр. Г. Ибраһимов «Әсәрләр»енең әлеге томы ахырындарак (517 биттә) китерелгән искәрмәдә Габдерахман турыңда «Оренбург бае, миллионер, 1нче Дума депутаты» дигән сүзләр дә теркәлгән.
Рәсмиләштерелгән мәгълүматым булмастай, үз фикерләвемчә, бу ике ага-брат, мөгаен, Әхмәд байның карчыгы Бибибану абыстай (ул заманда бай хатыннарын да «абыстай» дип олылаганнар) белән туганлык мөнәсәбәтендә торганнардыр. Хәер, шул елларда матбугатка чыгарылган бер фельетонында Оренбургта яшәп иҗат иткән әдип Фатих Кәрими минем бу фикерне дәлилли дә сыман. «Корсак» дип исемләнгән сатирик хикәясендә әдип урыннан-урынга күченгәләп, «эшнең жүнен тапмый йөргән» берәүнең: «Минем бәхетем юк, миңа иярмиләр… Казанга кайтам… Габдерахман аркылы, абыстай кулы белән Әхмәд байның кесәсен бушатам», дип хыяллануын яза. Бу хыяллануда «абыстай» белән Габдерахманның туган икәнлегенә ишарә ачык сиземләнә, минемчә. («Корсак» әсәреннән бу кыска өзек шулай ук Г. Ибраһимовның «Вак буржуазия «социализмы» группалары» хезмәтеннән Менә шул Дәүләтшин-Хөсәенев фамилиясен йөрткән кеше 1907 елның ноябрь башларында Казанда үз акчасына китап бастырып сатучы «Китап» ширкәтен ача. Китап сәүдәсе белән шөгыльләнергә тотына. Тукайны үзенең ярдәмчесе итеп ала. Үзе дә 1906 елның башыннан китап сәүдәсе белән шөгыльләнгән Гыйльметдин Шәрәф шул хакта түбәндәге мәгълүматны китерә («Аң» журналында, 1914 елда чыккан истәлек): «1907 елның ноябрь числоларында…. (хәрби хезмәттән котылып кайткач) Тукайны «Әхбар» газетасын чыгарырга чакыра башлыйлар.» Газета чыгаруны Харис Фәйзуллин оештыра. Ул, Төркиядә укып кайтканнан соң, дистә ел чамасы «Хөсәения»дә укыткан һәм яңарак кына Казанга күчеп килгән була. Газетаны шул ук Г. Дәүләтшин катнашында чыгарырга ниятләгән булсалар кирәк Тукай ул газета эшен үз җилкәсенә алырга батырчылык итми. Соңрак биргән анлатмаларында ул «Әхбар»да эшләргә алынмавынын сәбәбен «шул чорда русча белүем чамалы иде» дип аңлата.
Г. Шәрәф дәвам итә: «Газетага (эшкә) керү урынына ул вакыт «Китап» исемендә нәшрият эшен башлаган Габдерахман Дәүләтшинга экспедитор булып керә. Тукай «Китап» нәшрияты өчен контор итеп алынган «Мәскәүский номерлар»ның берсенә күчә. (Ул кунакханә Мәскәү урамының тимер юл вокзалына якынрак өлешендә урнашкан була.) Анда берәр ай чамасы торгач, «Китап» нәшриятының конторы белән бергә «Уральский подворье»га күчә һәм шул контор бүлмәсендә яши. Тукай «Китап» нәшрияты заказ биреп чыгарган китапларның корректурасын карый (бүгенгечәрәк итеп әйтсәк — редакцияли була инде), почтага китаплар әзерләп илтә. Берәр китап матбагадан чыкса, Казан китапчыларына (ягьни, китап белән сату итүчеләргә) кирәк кадәр илтеп тапшыра иде… Тукай, конторада кунып торуы өстенә, айга егерме биш сум вазифа (эш хакы) ала иде… 1908 сәнә (ел) көзгә таба «Китап» нәшрияты эшен туктатты. Тукай да аның белән эшен өзеп, (яңадан) «Болгар» номерларына күчеп тора башлады. 1908 сәнә август башында «Яшен» журналының беренче номеры чыга. (Нашире һәм мөхәррире Г. Камал.) Бу беренче номерында башыннан ахырына кадәр Тукайның каләме йөри…» дип яза Г. Шәрәф.
Әлеге истәлекне укыгач шунысы ачыклана — Тукай Казанга килүенең икенче аеннан ук «Болгар» номерларында түгел, ә «Китап» ширкәте конторасында яшәгән икән. Шунда ул кыш чыккан. Киләсе елның җәй урталарында, Г. Камал «Яшен» журналын чыгарырга рөхсәт алгач, элекке эшеннән китеп, яңадан «Болгар» кунакханәсенә кайткан һәм әлеге журналны чыгаруда катнаша башлаган. Мөгаен монда ул сәркәтип вазифасын үтәгәндер.
Әйе, бу кыска гомерле журналны Г. Камал белән Г. Тукай бергә чыгаралар. Нашир һәм мөхәррир булу өстенә рәссам вазифасын да үтәүче Г. Камалны Тукай ара-тирә, «рәсемнәрне вакытында бирмисең» дип битәрләп тә алгалый торган була. Димәк, бу журналда инде ул үзен җитди мөхәррир дәрәҗәсендә тоя башлый…
Инде «Китап» нәшриятына бәйле башка төр истәлекләргә әйләнеп кайтыйк. И. Нуруллин «Габдулла Тукай» китабында шагыйрьнең бу кыштагы тормыш-яшәешенә бәйле түбәндәге ике-өч җөмләне теркәгән (129 бит): «Тукай … бераздан яңа оешып килә торган «Китап» исемле кечкенә нәшриятка 25 сумлык айлык белән экспедитор булып урнаша… Корректура карый, борын очын тирләтә-тирләтә посылка тегә, тартынмый-нитми почтага күтәреп китә». Һәм бу хакта башка бер җөмлә дә юк. Ярты ел буе Тукайның бушлай, контора өчен арендаланган кунакханә бүлмәсендә яшәү факты да искә алынмаган. Әйтерсең лә һаман шул «Болгар» кетәгеннән килеп-китеп эшләп йөри. Әйе, бу китапның битләрендә Тукайнын фәкать «Болгар»да яшәгәнлеге генә теркәлгән. 1912 елның башында, Өчиледә ике ай чамасы торып кайтканнан соң, җылы, мичле өйдә яшисе килеп фатир эзләүләре дә. апалы-сеңелле ике марҗа өендә «бер атна, буш бутылка төсле, идәндә аунаулары» да, бу шапшак хуҗалардан өч тәңкә зыян күреп котылганы да телгә алынмаган. Шуннан соң да әле ул «тар бүлмәле Болгар»га кайтмый, иркен, якты бүлмәле, яхшы җиһазлы «Свет» кунакханәсенә барып урнаша. «Әмма яхшы, матур… Бүлмә эчендә нур… Жуынгычы —мәрмәр… Язу өстәле әллә ничә тартмалы…» дип искә ала Тукай үзе бу дәверне. Ләкин монда да ул озак яшәми. Бердән, мондагы күселәр шагыйрьнең иртәгә дип хәстәрләп калдырган «шикәр, булкиларны… төнлә кетер-кетер китереп… ком итәргә» керешәләр. Икенчедән, авыруы аны тизрәк кымызга барырга, бераз дәваланырга куша. Шушы «нурлы, күселе иркен бүлмә»дә бер ай чамасы яшәгәннән соң ул, мартның соңгы көннәрендә (хәзерге исәп белән апрельнең уннары тирәсендә) Уфага дип юлга чыгып китә. Һәм шул сәфәрдән инде ул җәй ахырларында гына әйләнеп кайтачак. Ерак сәфәрдән, кымыздан кайткач та ул «Мәскәүский урамдагы… пәрәмәчле «Амур» кунакханәсенә урнаша. 1912—1913 елларның кышын ул шунда, җылыда уздыра. Исмәгыйль Рәмиев «Шагыйрьнең «апартаменты» дип исемләнгән истәлек язмасында («Истәлекләр. Татарча басма сүз». 1965) шушы «мосафирханәнең икенче каттагы 9 нчы бүлмә»сен тасвир итә дә инде.
«Шагыйрьне күреп белүем 1911—1913 елларга туры килә, — дип башлый И.Рәмиев истәлекләрен. — Шагыйрьне төрле чолганышта очратырга туры килде. Әмма мин аның үтә кабынып китеп иләмсез чыгыш ясаганын, йә булмаса каушап калган чагын очратмадым… Аз сүзле иде ул… «Амур» кунакханәсенә шагыйрь 1912 елның җәй ахырында, Троицк тирәсендә кымызда булып кайтканнан соң урнаша… Тукайның бүлмәсе буйга җиде, иңе биш адым булыр. Ятак урыны фанер ширма белән бүлеп куелган. Ул мосафирханә тынгач, төнге тынлыктан файдаланып эшли иде». Башка чордашлары истәлекләренә караганда, шагыйрьнең «Болгар»дагы бүлмәсе буйга 3—3 ярым, иңгә ике ярым метр чамасы булган.
Бу кышта янәшәдәге 11нче бүлмәдә Фатих Әмирхан яши. Һәм шунда алар, элегрәк ике арада килеп туган ниндидер аңлашылмаучылыкны онытып, яңадан дуслашып китәләр, диелә истәлекләрдә. Ике бүлмә арасындагы юка дивар аша Фатих Әмирхан шагыйрьнең төннәр буе йөткереп чыкканлыгын ишетеп, борчылып ята торган була. Клячкин хастаханәсенә дә Тукайны шушы бүлмәдән озаталар.
Замандашлары язган истәлекләрдә Тукайның «Китап» нәшриятында егерме биш сумга эшләп йөрүе табигый тоелса да, 1960—1970 елларда исә кайберәүләрнең аны азсыныбрак сөйләүләре хәтердә калган. Ә бит күп кенә башка нәшриятларда һәм китап басмаханәләрендә эшләүчеләр дә ул заманда шул чамада ук эш хакы алганнар, югыйсә. Мәсәлән, кеше фатирында яшәп, өч-дүрт җанлы гаилә асраган Мәҗит Гафури да ул елларда нәкъ шул күләмдә мәгаш алып, Уфада Кәримевләрнең «Шәрекъ» нәшриятында корректор булып эшләп йөри. Оренбургта Кәримев — Хөсәеневләр китап ширкәтендә эшләүче корректор-мөхәррирләр дә шундый ук эш хакы алганнар. Фәкать миллионер Рәмиевләр генә үз басмаханәләренә корректор вазифасын үтәргә чакырып китерелгән Шәриф Камалга баштарак аена кырык, аннары йөз егерме сум түләгәннәр. Ш. Камалдан алдарак шундый ук эш хакы түләү шарты белән алар шагыйрь Габдулла Тукайны да чакырган булганнар. «Ике тәкә башы бер казанга сыймас» дигәнрәк фикердән чыгып булса кирәк, шагыйрь ул тәкъдимне кабул итмәгән.
Кабат Тукайның Казанда уздырган беренче кышына әйләнеп кайтыйк. Бу кышта язган үз хатларын күздән кичерик.
«1907 ел, 30 декабрь. Габдулла Кариевкә. Хөрмәтле аркадаш Габдулла Хәйруллин җәнабләре!… Бу сәнә (ел) гаҗәп булды… Мин Казанны вә туган җирем буларак Казан арты авылларын күреп, күп гыйбрәтләр вә хиссиятләр алдым… Әлхәмделиллаһ, монда күңелле… Үзем теләп кенә «Әл-ислах»ка хезмәт итәм. Жалуние башка җирдән алам…» Уральскида шагыйрьнең ике апасы да яшәп калды бит әле. Икесе дә Газизә исемле. Апаларының икесе дә бер исемдә булганлыктан соңгы елларда күренгәләгән кайбер язмаларда аларны бер-берсе белән буташтыргалыйлар да шикелле. Ә берничә ел элегрәк дөнья күргән бер ханымның хатирәләрендә хәтта ки өлкән Газизә, Габдулланы (ә аннан алдарак кече Газизәне дә) Уральскига чакырып китереп, кеше иткәне өчен «усал җиңги» буларак телгә алына. Әйе, өлкән Газизә, уртакул сәүдәгәр Галиәсгар Госманов хатыны, шагыйрь атасының сеңлесе күпләребез күңелендә мәңгегә изге җан буларак истә калырга хаклы. Ә кече Газизә, Тукайның бертуган апасы (аналары гына башка) шулай ук хөрмәтләп искә алуга лаеклы. Уральскида яшәү дәверендә нәкъ шул кече Газизә энесенең өс киемнәрен юып, ямап, кирәк вакытларда башкача булышлык итеп яшәгән ич. («Усал җиңги» әйтеме кулланылган әлеге истәлек язмасында Тукайның киемнәрен ямап-карап торучы итеп тә башка бер кеше телгә алына.) Нәкъ шушы кече Газизәнең һәрдаим апасы белән жизнәсе алдында «ятимлектә гомер кичерүче» энесен жәлләп искә алулары — Тукайның Җаек тарафына сәфәр кылуына сәбәп булган да ич. Шагыйрьнең бертуган апасы Газизә Забировага язган хатлары сакланмаган булса кирәк. Тукай томнарына кертелмәгәннәр. (Аның истәлекләре язучы Мөхәммәд Гали китабында теркәлгәннәр. Ә улының истәлек язмалары 1960—1970 елларда Казанда вакытлы матбугат битләрендә күренгәләде.)
Тукайның олы апасына язган ике хаты «Әсәрләре»нең бишенче томына (1986 ел) кергәннәр. Хатларның кыскарагы яңа ел алдыннан, 1907 елның 30 декабрендә җибәрелгән. Ике-өч битлесе 1908 елның 27 мартында язылган. Ул хат «Сөекле гаммәм (атам белән бертуган апам) Газизә апай! — дип башлана. — Каз вә кортлы (кызыл эремчекле) майларыгызны алгач бер хат язган идем. Шул вакыттан бирле Сездән хат-хәбәр юк… Мин Казаннан, әүвәл язганча, бик разый. Тагын әйтәм, дус-иш күп…. Китаплар һәркөн яңадан-яна чыгып тора. Үземез дә язамыз. Әле бу арада тагы зур гына бер шигырь китабы яздым. Чыккач та Сезгә җибәрермен… Без хәзер Әхмәд байның угылы илә бергә «Китап» нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык. Һәртөрле яңа китаплар сатып алып вә үземез бастырып сатабыз, һәркөн һәр тарафларга җибәрәбез. Мин китапларның хаталарын төзәтәм. Хак куям. Сораган кешеләргә җибәрәм. Контора минем номерымдадыр. Бу эштән яхшы гына акча алам. Әлхасыйль, хәлем яхшы, әлхәмделиллаһ… Энегез Г. Тукаев.» Адресым «гор. Казань, издательство «Китаб». Вәссәлам,» дип тә өстәгән.
Бу хатта язылган «Китап» нәшрияты исемле бер ширкәт ясадык» сүзләренә карата әлегә берничек тә җавап биреп булмый. Г. Дәүләтшинның бу ширкәтне ачарга рөхсәт алган документларын архивтан тапмыйча торып аңа җавап бирүе читен. Мәгәр, «бер ширкәт ясадык» җөмләсеннән, бу эшкә аларның килешеп, бергә тотынуларын чамаларга була.
1908 елның 9 июнендә Габдерахман Дәүләтшинга юлланган хатында Г. Тукай мондыйрак сүзләр язган: «Әгәр Сездә миңа тиешле акча, үзегез әйткәнчә, беткән булса, пожалуйста, Сез хәзер 25 сум акча биреп җибәреңез әле. Мин сезгә, вәгъдәм буенча, тиздән бер китап бирермен». Шул том ахырындагы искәрмәдә исә (278 бит) «Китап» нәшриятына вәгъдә ителгән ул китапның «Алтын әтәч» исемендә икәнлеге, А. С. Пушкинның «Сказка о золотом петушке» поэмасының тәрҗемәсе икәнлеге белдерелә. Озакламыйча бу китап Г. Дәүләтшин заказы белән Харитонов басмаханәсендә басылып та чыга.
Бу соңгы хат эчтәлегеннән күренә ки, 1908 елның июнь башларыннан Тукай инде «Китап» ширкәтендә эшләми. Димәк, Галиәсгар Камал көлкеле «Яшен» журналын нәшер итү мәшәкатьләренә дә шул вакытта ук керешкән булгандыр. Уральскида көлкеле «Уклар» журналын чыгарышуда актив катнашкан (кайбер галимнәребез фикеренчә аның мөхәррире булган) Тукайны да шул вакытта ук үз журналын чыгарышырга димләгәндер, мөгаен.
«Китап» нәшрияты һәм китап сату ширкәтенең 1908 елның ахырларында ябылу сәбәпләре миңа мәгълүм түгел. Мөгаен Әхмәд бай Хөсәенев вафатыннан соң аның бердәнбер варисы буларак, Габдерахман Габделгалләм улына күләмлерәк сәүдә эшләрен үз җилкәсенә алырга туры килгәндер. Миңа фәкать шунысы мәгълүм: 1916 елда Оренбургтагы «Ширкәт» труппасы Д. Таҗдаровның «Яшь хатын» драмасын кабат сәхнәләштерергә ниятләгәч, автор, ягъни Г. Г. Дәүләтшин-Хөсәенев ул әсәрне кабат карап, беркадәр үзгәртеп чыккан. Димәк, ул вакытта инде ул Оренбургта яшәгән (Хөсәенев байларның төп сәүдә базасы шунда урнашкан). 1917 елгы үзгәрешләрдән соң сәүдәгәр Хөсәеневләрнең мал-мөлкәте Совет хакимияте тарафыннан үзләштерелсә дә, исән варисларының күпчелеге репрессияләнми. Бәлки ул байларның, милләттәшләре аң-белемле булсын дип, күпләп мәктәп-мәдрәсәләр ачканлыгы да истә тотылгандыр. Фәкать Оренбургтагы «Вәлия» мәдрәсәсе башлыгы. «Дин вә мәгыйшәт» журналының нашире Мөхәммәдвәли мулла Хөсәенев кенә кулга алына һәм 1933 елда төрмәдә вафат була.
(Чыганак: Казан утлары, 2011, март).