Тукай шигърияте, җиһанга ямь, яктылык бөркеп торучы, туң катлауларны эретеп, җиргә, күңелләргә җылылык бирүче кояш кебек, үзенә бер илаһи көчкә ия. Аның иҗаты тар кысаларга гына сыймый, ул, халкыбызның «хәсрәт көен көйләп», авыр үткәне белән саубуллашып, киләчәк өчен көрәшергә өйрәтә, шуңа чакыра.
Әдәбият күгендә нибары 7-8 ел ялтырап, үз йолдызлыгын — шигъри мәктәбен — тудырган шагыйрьнең мирасы күп тармаклы, киң кырлы. Аның үткен телле публицистикасы, камчылы сатирасы, кинаяле юморы, тәнкыйть эшчәнлеге — һәркайсы игътибар үзәгендә торырга тиеш. Тукай шигърияте турында сүз чыкканда исә фән белгечләре, тәнкыйтьчеләр күбрәк Тукайның сәяси юнәлеше алга чыгып торган «Государственная думага», «Китмибез!», «Көзге җилләр», «Сорыкортларга», «Сайфия» кебек әсәрләрен үзәккә алалар. Чөнки аларның мәсләге, юнәлеше, максаты ачык ярылып ята, юл араларыннан кичереш төсмерләрен дә эзлисе юк.
Ә укучыга тәкъдим ителгән бу парчаларда исә сүз Тукайның «онытылыбрак» торган, кайчагында «пейзаж лирикасы» дип аталган шигырьләре турында бара. Табигать матурлыгын сурәтләүдән башланган ул шигырьләргә әдәп-әхлак, милләт язмышы мәсьәләләре килеп керә. Лирик затның уй-кичерешләре гаҗәеп бай, каршылыклы. Биредә тирә-якның хозурлыгы күңел шигъриятен тудыра, тормыш, язмыш турында уйландыра.
«Көз» (1906) — халык, милләт язмышы турында ачынып, уйланып язылган әсәрләр шәлкеменнән. Бер караганда, табигать күренешләрен эзлекле рәвештә тасвирый алым белән күз алдына бастырган шигырьләргә тартым, җавап та таләп ителми торган риторик эндәш («Күрәмсез, дустларым, көз килде…») белән башланып киткән тезмә күңелдә авыр, басынкы хисләр уята. Игеннәр урылган, җыелган, тургай пыр-пыр килеп ризык эзли, кошлар җылы якларга очып китәргә әзерләнә, урманнар, саргаеп, зәгъфран төсенә кергән, мәрхәмәтле кояш та яктысын киметкән.
Лирик затның күңелен ниндидер үкенечле, хәтта кайгылы, сагышлы хисләр ташкыны били. Шигъри сурәткә көзгә нәфрәт уятырдай усал, төртмәле, куе төсләр килеп керә. Әйтерсең лә, ел фасылы аның шәхси дошманы: «Чәчәксез көз, үләнсез һәм дә гөлсез» кырларны ул мазарстан-кабер-леккә тиңли, табигатьнең бу чорын кабул итмәвен кат-кат тәкрарлый («Ничәйтсәң дә, күңелсез көз, күңелсез»). Укучы күңелендә үз рухына кулай кичереш, хисси якынлык уяткач, көзге табигатьне әле читкәрәк китеп сурәтләгән шагыйрь үз шәхесенә кискен сикереш ясый:
Үлеп торсам иде мин алты айдай,
Эреп бер йокласам мин сары майдай…
Димәк, лирик зат көзне, аның артыннан килгән кышны бөтенләй кабул итми, берише җан ияләре шикелле (әйтик, аюлар, ташбакалар) тирән йокыга талу турында хыяллана. Шул йокысыннан аның яз җиткәч, җиһанны яшеллек каплагач кына, «бәхетле һәм тәхетле» шаһ булып уянасы килә. Тукай шигырен шунда тәмамлап, нокта куярга да мөмкин иде, чөнки төгәлләнгән фикер әйтелгән, кичереш эзлекле рәвештә үстерелгән. Тик иҗатчының көзне бөтенләй кабул итмәве, ямьсез буяулар, ачулы, әрнүле сурәтләве генә аңлашылып бетми. Кайбер шагыйрьләрне көз үзенең туклыгы, туйлары, төрледән төрле буяу-төсләре белән сокландырган ич, аларның илһамнарын уяткан. Тукайның остазы Пушкин — шуның ачык мисалы.
Татар шагыйре көзге нәкышләр белән хозурланып, дөньясын онытып, мәхәббәт сагышларына бирелеп кенә утыра алмый шул. Аның җанын дәүләтчелекне һәм хаким көчен югалтып, мәрткә киткән халкының ачы язмышы телгәли. Ләкин шагыйрь чит көчләрне гаепләү, дәүләтне, патшаны битәрләү юлына басмый (бу хакта шул ук елда язылган «Государственная думага» шигырендә үз сүзен әйтер), озак еллар дәвамында көз халәтендә калып, якты язына, матур аяз көненә килә алмаган өчен, ул халкының үзен генә гаепли. Дөрес, алдарак ул кыр «Такыр калды татар башы кеби» дип, татарның артка калуына, иске йолаларга ябышып ятуына төрттереп узган иде, хәзер аны «И фәкыйрь милләт» дип атый һәм шигырен кискен сорау белән тәмамлый: синең язың мин «кабергә сөрелгәч, кыямәт көндә мин үлеп терелгәч» кенә килерме икән?
Шул рәвешле, табигатьнең бер фасылын сурәтләүдән башланып киткән шигырь халык язмышы, киләчәге, бигрәк тә үзаңы уяну кебек катлаулы җәмгыяви, хәтта сәяси мәсьәләләрне калкытып куя. Үзәктә кискен тәңгәллек, янәшәлек алымы ята: ямьсез көз — шулай ук сүнүгә, инкыйразына йөз тоткан милләт. Үзәктә — лирик затның бер нәрсәне дә тиз генә үзгәртеп булмауны аңлавы тудырган ачынышлы, авыр кичереш. Үз халкының язын (бәһарын), якты көнен (нәһарын) күрү өчен шагыйрь, үлеп, кыямәт көнендә уянуга да риза.
Тукай авыр хисләренә тиң, халкы язмышының чарасызлыгын күпертеп күрсәтердәй сынландырулар тапкан: «басты золмәт, китте якты». Шигъриятенең үзәк традицион образларыннан җил сурәте дә читтә калмаган. Ул — афәт илчесе, явызлык хәбәрчесе: әүвәл ул суык җил колакны шаулата, аннан «Тулып эчкә, өрә, мисле куык…» Суык җил белән куыкның рифмалашуы да хис-тойгыларны куерта. Унберле-унберле иҗеге белән, берничә гарәп, фарсы алынмаларыннан башка саф татар әдәби телендә иҗат ителгән «Көз» шигыре табигать фасылы аша катлаулы иҗтимагый гамәлләр мәгънәсен белдерә белүнең ачык үрнәге.
«Җәйге таң хатирәсе» (1910). «Федоровтан мокътәбәс» дип куйган бу шигырендә Тукай табигатьнең матурлыгын, кабатланмас гүзәллеген, тыйнак нәфислеген ачып бирүгә омтыла. Иҗатының әлеге чорында шагыйрь, гомумән, әйләнә-тирә мохиткә, мәңгелеккә игътибарлы, ул күбрәк табигать фасылындагы илаһи, саф күренеш-манзараларны үзәккә ала, сурәтләү чараларын кызганмыйча, саранлык күрсәтмичә, мул, иркен куллана. «Урынын» таң өчен бушатырга мәҗбүр булган күктәге айга нисбәтән бер-берсен кысырыклап вә тулыландырып өч эпитет килә: моңлы, хәсрәтле, ялкау. Шагыйрьнең хөр күңеле иртәнге яктылыкны да гади генә кабул итә алмый: ал таң галибанә (җиңүче рәвешендә) нурланып җиһанга җәелә, шул арада йолдызлар сүнә, йөрәкләрне иләсләндереп йомшак, иркә, назлы саба җиле исеп куя.
Кыскасы, төнге караңгылык пәрдәсен алып ташлап, кешеләр көтеп алг ан мәрхәмәтле таңның җиңүен шагыйрь искиткеч маһирлык белән тасвирлый, аны мөселман кешесенең күзаллавына якын, әмма ифрат яңача яңгырашлы образлар ярдәмендә күз алдына бастыра:
Пәрдәдән чыкты, ачылды ямь-яшел кыр һәм япан,
Китте инде кап-кара каплап ята торган чапан.
Шул мизгелдә дин әһелләре кия торган кара чапан һәм куе яшеллеге белән сафландыргыч кыр-басулар күз алдында пәйда була. Мондый хөрриятне, иртәнге азатлыкны сихерле көзге күк серле күлләр, елмаеп көлмәкче чәчәкләр, лаләләр, үләннәр, ягъни барча тереклек зарыгып көткән икән. Ә рәхмәтне исә шагыйрь сайрар кошлардан әйттерә: «Сандугачлардан ява, яңгыр кеби, мәдхияләр».
Иртәнге ямьле, сихәтләндергеч гүзәллеккә вәйран калган «аккошлардай ак күчмә болытлар төркеме» дә мәңгелек хәрәкәтен туктатып тора. Ләкин табигатьнең хәтердә калырлык бу матур манзарасын тасвирлау шагыйрь өчен үзмаксат түгел икән. Соңгы ике юлда иҗатчының асыл нияте, шигъри максаты тәгаенләнә: синең алдыңда җәйге таңның иң гүзәл, иң саф чагы, әфәндем, син дә йоклап ятма — «Шул вакытта уйла, шагыйрь: килде илһам, уйласаң». Бердән, табигый матурлык, туган җирнең газиз якынлыгы, йокысы туйган сабый бала кебек, елмаеп, балкып уянуы хисси җанлы адәм баласын битараф калдыра алмый. Икенчедән, шагыйрь илһам күктән иңәр дип көтеп утыра алмый; ул туктаусыз эзләнә, табигать күркен сиземли, аны җанына үткәрә белергә тиеш. Бары тик уйлы сүз остасы гына тирәлек, мохит ямен аңлый һәм укучысына ирештерә ала.
Тукай үзе дә иртәнге табигый гүзәллекне ачып салуга буяуларны кызганмаган. Таң, ай, йолдыз, чәчәк, аккош, ак болытлар кебек халык фикерләвендә туган сурәтләр һәркай-сы үзенчә, яңача (ак болытларны күктәге аккошлар белән чагыштыруга гына игътибар итегез) яңгыраш алганнар.
Әмма табигать кабалануны, кирәкмәгән ашыгуны сөйми. Биредә таң җиле ипләп кенә исеп куя, «яфраклар аз-аз селкенә» Мохиттәге тыныч талгынлык, күренешләрнең табигый, тәртипле алышынуы (берсе дә чиратсыз керми) үзе үк унбишле иҗекне, тан ата — ай бата, лаләләр — мәдхияләр, күркене — төркеме кебек иркен, ятышлы рифмаларны сорап тора. «Җәйге таң хатирәсе» татар шигъриятендә пейзаж лирикасы үсүгә уңай йогынты ясаган әсәрләрнең берсе булды.
«Иссез чәчәк» (1910) шигыренә өлгене Тукай XIX йөз башы шагыйре И. Дмитриев парчасыннан алган, ләкин ул әлеге әсәрне (шигырь «Полевой цветок» дип атала) кабатлау юлына басмыйча, фикерне тирәнәйткән, үстергән. Әсәр күчерелмә мәгънәгә, киңәйтелгән метафорага корыла. Болынлыкта үсеп утырган гади, «иссез чәчәк яңлыш» хуш исле чәчәкләр белән бер бәйләмгә эләгә. Бик гадәти гамәл. Шуннан нәрсә булган? Аз гына вакыт узуга, кыргый чәчәккә хуш, гүзәл исләр сеңгән, ул да затлы чәчәкләр рәтенә кергән.
Әлеге үзгәрешне бәян итү соңгы ике юлда ясалачак әхлакый нәтиҗә, йомгак өчен кирәк. Мәгърифәтнең файдасына, киңәш бирүнең уңай йогынтысына инанган Тукай биредә форсатны ычкындырмый, табигать күренешен кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләргә күчерә. Адәм баласы да, кыргый чәчәк үрнәгендә, яңа, уңай мохиткә эләксә, «тәүфыйклы дуст-ишләр һәм белешләр» белән аралашып яшәсә, «гүзәл гадәткә һәм дә изге эшләргә» өйрәнер, яңача яши башлар.
Саф татар әдәби телендә язылган бу шигырь табигать күренешләре белән кешелек җәмгыяте арасындагы якынлыкны, күчешне, дәвамлылыкны раслаучы шигырьләрнең берсе.
«Гомер юлына керүчеләргә» (1910). Әдәбият галимнәре, тәнкыйтьчеләр Позняковтан файдаланып язылган бу әсәрнең соңгы юлларын еш кабатлыйлар («Нигә мин кечкенә Апуш түгел, зуп-зур Тукай булдым?») һәм аны шагыйрьнең үзен җитлеккән шәхес, әдип буларак тануына ишарә, мәгърифәтчелектән тәнкыйди реализмга күчүенә дәлил итеп китерәләр. Бу гөманда, бәлки, дөреслек бардыр. Әмма иҗатчы үзе гомер юлына керүче сабыйларга булган бу мөрәҗәгатендә ниндидер олы, нәзари мәсьәләләр калкытуны я чишүне максат итеп куймый. Ул үзе үткән тормыш ызаннарын барлый, кайбер нәтиҗәләр ясый (аңа әле бу вакытта нибары 24 яшь!), шәхси тәҗрибәсеннән чыгып, мәктәп балаларына сүз ката, аларны ихластан аңлап, хәлләренә кергәндәй, яклагандай, теләктәшлек иткәндәй була. Шигырьнең җавап таләп ителми торган, гади, риясыз беренче юллары да шул хакта сөйли: «Беләм инде, сабыйлар, сезгә мәктәптә күңелсездер, Аның тоткынлыгыннан сез бигүк разый түгелсездер». Мәгълүм микъдарда балалар халәтенә якынлык белдергәннән соң, күчеш ясап, шагыйрь үзенең сабый чагын искә төшерә. Ул да хыялында, «анда да монда очып йөреп», «азатлык» эзләгән, аның күңеле дә, мәҗбүриятне, тар кысаларны кабул итмичә, гел иреккә, киңлеккә, мөстәкыйльлеккә омтылган.
Газаплы, авыр күренгән бу «мәхбүс» шәкерт еллары үтеп киткән, лирик зат богау-чикләүләрдән азат хәят юлына баскан. Ул «дәү кеше» булып киткән һәм, «хәзер тормыш белән уйныйм» дип, тоташ уен-көлкедән, кайгы-хәсрәтсез бәйрәмнәрдән торган киләчәгенә юл ала. Мәктәп тәртибеннән, анда хөкем сөргән әдәп-әхлак богауларыннан арынса да, ни хикмәттер, лирик зат үзенең соңгы чор тормышында артык шатлыкны да күрми, тулы азатлыгы да аңа сөенеч-ләззәт китерми. Киресенчә, сабый чакта күрелмәгән җитди сынаулар, күңел сызлаулары килә һәм ул, ниһаять, «гомер итмәк» дигән ата-бабадан калган гыйбарәнең асыл мәгънәсенә төшенә башлый. Күбәләк төсле чәчәктән чәчәккә очып йөрү генә түгел икән гомер итү. Борчу, кайгылары, бихисап мәшәкатьләре дә күп икән аның.
Үз ачы тормыш тәҗрибәсеннән, иҗтимагый дөньяны яңача, тирәнрәк аңлавыннан чыгып, шагыйрь гомер юлына керүчеләргә киңәшен бирүне, аксакаллар мисле өйрәтеп алуны, әдәп-әхлак кагыйдәләрен искә төшерүне кирәк дип таба: «Гомер итмәк — тырышмактыр ялыкмый, һич тә ял итми», ялкаулыгыңны җиңә алсаң гына халкыңа һәм Тәңреңә бурычларыңны кайтара алырсың. «Гомер сахраларын» гизгәндә арыган, талчыккан, тукталып тору турында хыялланган, төшенкелеккә бирелгән авыр мизгелләрендә ул нурлы мәдрәсә елларын искә ала, шул чор истәлекләрендә үз күңеленә юаныч, таяныч таба, «тоткынлык» елларын ихластан сагынып куя. «Зуп-зур Тукай»ның хәтта сабыйчак елларына әйләнеп кайтасы килә. Шуңа күрә талгын, салмак кына үсеп килгән әлеге кичереш киеренке халәт, тирән үкенеч төсмере ала.
Әсәрнең мантыйкый үсеш юнәлеше буенча шагыйрь гомер юлына керүчеләргә нисбәтән шигырь башындагы мөрәҗәгатен кабатларга яисә искә төшерергә тиеш иде кебек. Әмма ул чакта шигырь үгет-нәсихәт, дидактик әсәр булып китәчәк. Тукай мондый җиңел юлга басмыйча, үз шәхси тойгысын, үз хәсрәт-үкенечен алга чыгару белән чикләнә: «Нигә, дим, изге мәктәптән, сабый чаклардан айрылдым?» Нәтиҗәне һәркем үзе ясасын.
Уналтылы иҗек белән язылган «Гомер юлына керүчеләргә» шигырендә Тукай, максатына яраклы рәвештә, катлаулы метафоралар, сынландырулар эзләп баш ватмый, фикерен, киңәшен ачыктан-ачык әйтеп бирү алымын сайлый. Дөньяга ике төрле караш (сабый чак һәм җитлеккән чор), ике төрле әхлакый мөнәсәбәт (мин һәм алар — сабыйлар) кичерешнең каршылыклы, шул ук вакытта эзлекле үсешен тәэмин итә.
(Чыганак: Тукай Г. // Мәктәп укучысына ярдәмлек. «Юлдаш» газетасы китапханәсе. Төз. Нурания Газизова. Казан: Раннур, 2001. – 380 б.).