2023 елның 15 апрелендә Габдулла Тукайның вафатына 110 ел тулды. Бу көнне Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее «Тукай. Мәңгелеккә юл» дип исемләнгән театральләштерелгән экскурсия оештырды.
Экскурсиядә катнашучыларга Габдулла Тукай (1886-1913) вафат булган палатаны – Казанда элекке Клячкин хастаханәсе урнашкан бинадагы мемориаль бүлмәне күрсәттеләр. Шагыйрьнең замандашлары истәлекләрендә язылганча, 1913 елның 26 февралендә авыру Тукай дусларының үгетләве буенча Клячкин хастаханәсенә ята. Ул биредә 15 апрельдә вафат була. Аны соңгы юлга шушы бинадан озаталар. Шагыйрь Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнә. Бүгенге көндә Островский урамында урнашкан бу бинадагы кайчандыр Тукай яткан палата мемориаль музей бүлмәсе итеп ясалган.
Экскурсиягә килүчеләр, шагыйрьне 110 ел элек соңгы юлга ничек озаткан булсалар, шул маршрут буенча – Клячкин хастаханәсеннән Яңа Татар бистәсе зиратына кадәр юл тотты. Анда шагыйрьнең каберенә чәчәкләр салынды, Коръән укылды.
Экскурсияне Габдулла Тукай әдәби музее хезмәткәре Лена Тябина алып барды. Театральләштерелгән программада Г.Камал театры артистлары Илдус Әхмәтҗанов, Фәнис Җиһанша һәм Фәннүр Мөхәммәтҗәнов һ.б. чыгыш ясады. Мондый экскурсияләр апрель буе дәвам итәчәк. Анда катнашу өчен Габдулла Тукай әдәби музее сайтында алдан теркәлү сорала.
15.04.2023. Ильяс Хаҗиев, «Татар-информ» МА