Унынчы елларда үзенең гыйльми нигезен ачыклап, үсеш юнәлешен, закончалыкларын билгеләгән Тукай фәне 1920-1930 елларда илдәге иҗтимагый-сәяси, икътисади үзгәрешләргә нисбәттә гаять катлаулы, кызыклы һәм гыйбрәтле дәвер кичерә. Шагыйрь иҗатын өйрәнү совет әдәбият белеме һәм тәнкыйтенең төп принципларын формалаштыру, методологиясен эшләү белән параллель алып барыла. Шаукымы 1960 елларга кадәр сузылып, дистәләгән әдипләр исеменә күләгә төшергән вульгар социологизм концепциясе Тукай иҗаты тирәсендә дә әдәби-тәнкыйди фикер көрәшен кискенләштереп җибәрә. Әдәбият фәненә сәясәт һәм идеологиянең басымы көчәю мәсьәләне тагын да катлауландыра төшә.
Яңа идеология хөкем сөргән, рухи кыйммәтләр үзгәргән катлаулы заманда шагыйрьнең үлеменә 10 ел тулу уңаеннан дөнья күргән язмалар белән Тукай иҗаты турындагы белем үзенең беренче адымнарын ясый башлый. 1930 еллар ахырына кадәр шагыйрь иҗатына нисбәтле язылган мәкаләләр, истәлекләр, хатирәләр бихисап күп. Бу яктан бер генә әдип тә Тукай белән тиңләшә алмый. Эчтәлекләре, фикри тирәнлекләре, гыйльми-нәзари карашлары, бәяләү мөмкинлекләре һәм күләмнәре төрле булуга карамастан, алар Тукай фәненә яңа шартларда үз юлын табарга билгеле бер күләмдә ярдәм итәләр. Шагыйрьнең фәнни биографиясен эшләү, иҗатын фәнни яктырту, аны бәяләү юлында төрле тенденцияләр, юнәлешләр күзәтелә. Әдәби-тәнкыйди фикерләүләрендә XX гасыр рухын саклаган Ф.Әмирхан, Җ.Вәлиди язмалары, вакытсыз чәчәк атып, кырыс шартларда гомере тиз өзелгән умырзая чәчәге хәлендә калалар. Ә Ф.Бурнаш, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди, Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбай һ.б.ларның күпсанлы мәкаләләрендә марксистик концепциягә нигезләнгән совет әдәбият белеме һәм тәнкыйте формалашканчы яшәгән, үз сукмакларын булдырырга теләгән мәктәпләрнең, юнәлешләрнең билгеләре, сыйфатлары күзәтелә. Формаль-социологик, социологик, вульгар-социологик юнәлешләрнең берьяклы мавыгулары, чикләнгән карашлары булуга карамастан, үз рухы, идея-эчтәлеге, фикри-мәгънәви ягы белән идеологик кысаларга, сәяси нормаларга буйсынмый торган Тукай фәне аларның эзләнүләрендә, нәзари күзаллауларында яңа юл яра, яңа үсеш юнәлешен билгели. Ә хәзер 1920-1930 елларда Тукай фәнен үстерүдә көч куйган тукайчы галим, тәнкыйтьчеләрнең шагыйрь иҗатын өйрәнү, бәяләү үлчәмнәре, әдәби-гыйльми карашлары, бу юлда табышлары һәм югалтулары белән тирәнрәк танышыйк.
(Галимҗан Нигъмәты эшчәнлегендә Тукай иҗаты)
Галимҗан Нигъмәти — 1920-1930 елларда халык шагыйре Г.Тукайның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнүгә зур өлеш керткән галимнәрнең берсе. Аның күпсанлы мәкаләләре, күләмле хезмәтләре шагыйрьнең вафат булуына 10, 15, 25 ел, тууына 50 ел тулу уңае белән язылганнар. Г.Тукайның 1938 елда дөнья күргән «Сайланма әсәрләр»енә сүз башын да Г.Нигъмәти яза, әмма ул мәгълүм сәбәпләр аркасында басылмый кала. Шулай ук, әдәбият тарихының үсеш чорларына, үзгәреш закончалыкларына күзәтү ясаганда, милли әдәбият назариятенең мөһим мәсьәләләрен гыйльми өйрәнүләрендә Г.Нигъмәти шагыйрь исеменә, аның поэзиясенә еш мөрәҗәгать итә.
Яшь галим һәм тәнкыйтьченең каләм сынау чорында дөнья күргән язмаларының берсе Г.Тукайга багышланган. Ул «laquo;Габдулла Тукаев» исеме белән 1923 елда «Юлдаш» журналында басылып чыга. 1925 елда аны Г.Нигъмәти әдәбият белеменең нәзари мәсьәләләрен яктырткан «Әдәбият мәйданында» китабына (Мәскәүдә нәшер ителә) аерым бүлекчә итеп кертә. Галим әлеге хезмәтендә, егерменче еллар башында әдәбият белемендә һәм тәнкыйтендә күзәтелгән тенденциягә нигезләнеп, Г.Тукай иҗатының социаль җирлеген ачарга омтыла. Ул иҗат кешесенең тарихи чынбарлык, иҗтимагый тормыш белән бәйләнеше, контактлары турындагы нәзари карашлар җирлегендә шагыйрьне, аның шигъриятен җәмгыятьнең билгеле бер социаль катлавы, аның мәнфәгатьләре белән бәйләп карый. Мәгълүм булганча, Тукайның үлеменә 10 ел тулу уңае белән дистәләгән мәкаләләр, истәлекләр, хатирәләр языла. Шулар арасында шагыйрь иҗатын социологик планда өйрәнү ягыннан Нигъмәти мәкаләсе аерылып тора һәм, әйтергә кирәк, бу юнәлештә беренче адымны ул ясый.
Шагыйрь иҗатының социаль җирлеген аныклау проблемасы әдәби-гыйльми фикернең, беренчедән, классик мираска мөнәсәбәт мәсьәләсен, икенчедән, татар совет әдәбиятының яңа методологиясен формалаштыруны көн тәртибенә куюы белән гаять җитди төс ала. Шуның белән бергә Г.Тукай иҗатына мөнәсәбәт билгеләүгә, әдәби-эстетик фикердә күчемлелек мәсьәләсен яңа иҗтимагый шартларда хәл итүгә юл ачыла. Г.Нигъмәти, Тукайның тормыш юлындагы һәр баскычны җәмгыятьтәге билгеле бер социаль катлау, сыйныфның иҗтимагый, икътисади хәле белән бәйләп дөньяга карашларын билгеләгәннән соң, аңа «вак буржуа шагыйре» дигән мөһер суга: «Тукай кем?» дигән сөальгә без аның тәрҗемәи хәлен, тормышын карап, русларның XIX гасырның икенче яртылары, 60 нчы еллардагы Некрасовлары рәтеннән «разночинист», «халыкчы» (народник), иткән хезмәте, язганнарына карап та шул ук народниклар шикелле үк инкыйлабчы вак буржуа мәфкүрәсен (уйларын, фикерләрен) сөйләгән, тик сыйныфы белән килешмәгән, аның белән «аерылышкан» бер шагыйрь дияргә кирәк» (5. 107-108 б.). Аның бу карашы чираттагы бер мәкаләсендә тагын да тирәнәйтелә һәм конкретлаштырыла. Ул шагыйрь әсәрләрендә гәүдәләнгән мотивларны турыдан-туры аның тормыш сукмаклары, социаль хәле белән бәйли: «Авыл, аннан шәһәрнең вак һөнәрчеләре арасы. Соңра татар сәүдәгәре семьясы… Бу тормышлар һәркайсы, шагыйрь күңелендә эзләр калдырып, аның аңының аскы катлауларына үзләренең йогынтыларын салып өлгерә һәм шагыйрь иҗаты эшкә керешү белән йогынтылар үзләренең барлыгын белдерә башлыйлар» (11). Башка тәнкыйтьчеләр, әдәбиятчы галимнәр белән чагыштырганда, Г.Нигъмәти, сүз сәнгатенең социологиясе, иҗтимагый мәгънәсе мәсьәләсенә саграк якын килсә дә, Тукай мирасының әһәмиятен, әдәби-эстетик кыйммәтен билгеләүдә социологик принциптан чыгып эш итә һәм ялгыш нәтиҗәгә килә. Кызганычка каршы, бу караш Г.Гали, Г.Сәгъди, Ф.Сәйфи-Казанлы һ.б.ларның хезмәтләрендә Тукай иҗатын фәнни тикшерү һәм бәяләү юлында юнәлеш бирүче бәя, ориентир итеп алынып абсолютлаштырыла һәм мондый берьяклы мавыгу утызынчы еллар ахырына кадәр күзәтелә. Мәсәлән, Г.Гали аны «Тукай иҗатына анализ ясау юлында салкын караш, объектив караш, башкаларга караганда иң дөрес караш — Г.Нигъмәти иптәш карашы» (1. 52 б.) рәвешендә бәяли.
Шунысы куанычлы: Г.Нигъмәти, теоретик әзерлекле, принципиаль, сизгер тәнкыйтьче буларак, 1920-1930 елларда шагыйрь иҗатына берьяклы карашын үзгәртә, Тукай фәнен үстерүдә, аның иҗатын гыйльми яктыртуда яңа адымнар ясый. Иң беренче чиратта ул шагыйрьнең фәнни биографиясен төзүгә, аны яңа фактлар белән баетуга зур өлеш кертә. Өстәвенә шагыйрьнең Җаек чорында «Мотыйгыя» мәдрәсәсендә укыган еллары, Казанга килгәч алган беренче тәэсирләре, вакытлар узу белән аларның үзгәрүе, зыялы татар яшьләренең хәятына, рухи-мәдәни тормышына мөнәсәбәте, яшәү рәвеше, көнитеш мәсьәләләре, сәяхәтләре хакында коры дәлилләр белән генә чикләнмичә, Тукай замандашларының истәлек-хатирәләренә, язмаларына таянып, җанлы тел белән бәян итә. Аннан соң Г.Нигъмәтинең Тукайда әдәби эшчәнлеккә кызыксыну уяткан, дөньяга карашын, иҗтимагый-сәяси аңын формалаштыруда, милли рух тәрбияләүдә зур роль уйнаган уңай шартлар, факторлар хакындагы хөкемнәре, фикерләре дә игътибарга лаек. Әйтик, яңалык җилләренә ишек япмаган «Мотыйгыя» мәдрәсәсе, андагы әдәби мохит, Мисыр, Истанбулдан килгән матбугат, «Тәрҗеман» газетасы, рус сыйныфында укуы, Көнчыгыш классикасы, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбияты белән танышлыгы, мәгълүматлы, белемле булуы, төрек эмигранты шагыйрь Габделвәли Әмрулланың йогынтысы, халык авыз иҗатының «тутыкмас җәүһәр»е булган җырга-моңга байлык, осталык һ.б. Нигъмәти, замандашларының фикерен тагын да тирәнәйтеп, шагыйрь иҗатында әдәби багланышлар мәсьәләсенә караган гыйльми-нәзари күзаллаулары белән Тукай иҗатын өйрәнүне яңа баскычка күтәрә. Аның шигъри осталыгын үстерүдә рус шагыйрьләреннән Пушкин, Лермонтов, Аурупа әдипләреннән Гейне, Шиллер, Байрон һ.б. ларның роле күрсәтелә. Ләкин шул ягы бар: ул Гареб-рус мәдәнияте һәм әдәбиятының шагыйрьгә, аның әдәби-эстетик фикерләвенә бәрәкәтле йогынтысын күпертебрәк күрсәтә, ә Урта гасыр татар поэзиясеннән, суфыйчылык, дини-әхлакый әдәбияттан килә торган традицияләрне, багланышларны, җепләрне күреп бетерми. Хәтта бүген без әдәбиятыбызның «алтын чор»ы буларак бәяләгән, гомумкешелек рухи хәзинәсен классик әсәрләр белән баеткан XX гасыр башы татар әдәбиятына да — 1920-1930 еллар гыйльми-тәнкыйди фикеренең тискәре мөнәсәбәтеннән чыгып булса кирәк — «шул заманның ярлы татар әдәбияты» рәвешендә бәя бирә.
Г.Нигъмәти өйрәнүләрендә Тукай иҗаты ачыктан-ачык Җаек һәм Казан чорына аерып куелмаса да, галимнең аны икегә бүлеп каравы сиземләнә. Ул күзәтүләрен шагыйрьнең башлангыч чор әсәрләренә нәзари караш ташлаудан башлый. Беренче шигырьләренең госманлы әдәбиятына ияреп, гаруз гыйлеме нигезләренә яраклаштырып язылуы ассызыклана, идея-эчтәлек, тел-өслүб үзенчәлеге күрсәтелә. Алга таба, бу калыптан чыгып, яңа үлчәүләргә — силлабо-тоник, силлабик системаларга мөрәҗәгать итүе, аларны яңартуы, халык җырларының үлчәвен уңышлы файдалануы билгеләнә. Ритм, рифма, строфика һәм композиция мәсьәләләре уңышлы шигырьләр нигезендә анализлана. Аларның әсәр идеясенә тәэсире күзәтелә: «Менә шуңа күрә дә шигырьне формаль матур итеп төзү белән генә кызыкмыйча, аның идея тирәнлегенә әһәмият биргән шагыйрь Тукай рифмасының ничек китерелүенә һәм рифмага туры килә торган сүзнең мәгънә ягыннан әһәмиятле булуына игътибар итә» (12. 239 б.). Башлангыч чор шигырьләренең тел-өслүб ягыннан да госманлы теленә тартымлык күрсәтүен әйтә, ә инде аларның мәгърифәтчелек идеяләре белән сугарылуына таянып, «Бу беренче әсәрләр артта калган мөселманнарны алга барырга, укып белем алырга өнди, жанрлары буенча боларны дидактик лирика әсәрләре дип атарга мөмкин» (10. 37 б.) дигән нәтиҗә ясый.
Нигъмәти мәкаләләрендә Тукай шигъриятенең сәнгати ягына, матурлыгына, сурәтлелеккә дә игътибар ителә: «Әдәби сыйфатлануы ягыннан ул — оста тел, тере сурәтләр, моңлы лирика һәм төрле әдәби алымнар кулланып язучы көчле шагыйрь».
Мәгълүм булганча, 1920 еллар ахыры — 1930 еллар башында Тукай поэзиясенең халык авыз иҗаты белән бәйләнешен өйрәнүдә социологик принцип өстенлек итә. Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбай мәкаләләрендә бер чиктән икенче чиккә ташлану, вульгар социологик мавыгулар сизелә. Бу яктан Нигъмәтинең әдәби-гыйльми эзләнүләрендә объективлык көчле, мәсьәләнең нәкъ менә эстетик ягы алгы планга чыгарыла. Фольклорның Тукай иҗатын сәнгати яктан яңа баскычка күтәрүе, баетуы тикшерелә. Халык җырлары «калыбына салынып, сатирик пародияләр мәйданга китерү белән, шулай ук халык җырларына охшатып лирик шигырьләр язу» осталыгы күрсәтелә. Гади халык күңелендә, рухында яшәгән легенда, уйдырма һәм әкиятләрнең эшкәртелүе, файдаланылуы әйтелә. Гади халыкка хас җанлы сөйләм теле, фольклорындагы поэтик нәкышләр, сурәтләү чаралары, оста юморының Тукай иҗатына уңай йогынты ясавы ассызыклана.
Г.Нигъмәтинең үткен каләменнән шагыйрь иҗатының бер ягы да игътибарсыз калмый. Аның тәрҗемәдәге үзгә осталыгы, балалар өчен язылган әсәрләре, публицистикасы махсус яктыртыла. Аларның һәркайсында Тукай ирешкән казанышлар, уңышлар һәм кимчелекләр күрсәтелә. Галимнең Тукай темасын гәүдәләндергән мәкаләләрендә сатира, сатирик үткенлек, көлү объектлары җентекле һәм әтрафлы өйрәнелә, шагыйрь каләменең көчле ягы сатирада дип билгеләнә. Бу яктан аны башка тукайчы галимнәрдән аерып карарга кирәк. Ул Тукайның 1905-1908 еллар иҗатында сатираның көчле булуын, сан һәм сыйфат ягыннан аерылып торуын әйтә. Аның милли чынбарлыктагы феодаль торгынлыкка, искелеккә, алгарышка киртә булып торган көчләргә, иҗтимагый тормыштагы җитешсезлекләргә, кимчелекләргә, «ишан, мулла, аферист, байбәтчә, ялган интеллигентларга» каршы юнәлдерелгән булуы ассызыклана. Тукай сатирасының «актуальлек, тормыштагы конкрет вакыйга, күренешләргә вакытында җавап кайтаручанлык» (10. 44 б.) сыйфаты билгеләнә. Әсәрдә, «көлүнең объектына, күренешнең иҗтимагый тормышта тоткан урыны, зарары дәрәҗәсенә карап», шагыйрь мөрәҗәгать иткән сатирик алымнар — сарказм, ирония, юмор, гипербола, пародия аерып чыгарыла. Шагыйрьнең иҗтимагый тирәлеккә тәнкыйди мөнәсәбәте тирәнәю, иҗатының заман чынбарлыгы белән бәйләнеше көчәю, реализм ноктасыннан яңа баскычка күтәрелү сыйфатлары да Нигъмәти тарафыннан Тукайның сатирик әсәрләре нигезендә күрсәтелә: «Тукайның көлкеле сурәтләре билгеле иҗтимагый катлау кешеләренә хас типик сыйфатларны үзендә гәүдәләндерүләре белән көчле реалистик әһәмияткә ияләр» (10. 44 б.). Күренә ки, биредә сәнгатьчә фикерләүнең яңа принциплары, алымнары турында сүз бара. Г.Тукайның милли әдәбиятны яңартуга Г.Исхакыйлар, Ф.Әмирханнар һ.б. белән берлектә лаеклы өлеш кертүе әйтелә. «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы Тукай сатирасының иң көчле үрнәге буларак бәяләнә. Дини-әхлакый «Кисекбаш» дастанына әдәби пародия буларак иҗат ителгән бу әсәрдә шагыйрь, Нигъмәти карашынча, «Кисекбаш, Карәхмәт сурәтләре, бик күп вак картиналар, штрихлар, сүз арасында гына кебек күрсәтелеп үтелгән детальләрдә» милли чынбарлыкның, Печән базары тормышының күп характерлы якларын ача. Автор сатирик поэмага «Кисекбаш» дастаны белән чагыштырма планда бик җентекле анализ ясый. Әсәрнең яңа идея-эчтәлеге, геройларның типиклаштырылуы, автор файдаланган сатирик алымнар, ал арның фаш итү көче Тукай реализмына хас тәнкыйди мөнәсәбәтнең сәнгатьчә колачы киңәя, ачыла баруын дәлилләүче сыйфатлар төсендә аерып чыгарыла. Шагыйрьнең юмор һәм сатира таланты үсүдә беренче рус инкыйлабының шифалы җилләре тәэсирендә нәшер ителә башлаган «Уклар», «Яшен», «Ялт-йолт» көлке-сатирик журналларның роле тукайчы галим тарафыннан бик уңышлы күрсәтелә. Г.Нигъмәтинең Тукай сатирик әсәрләренә, бигрәк тә «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасына төпле анализы XX гасыр әдәби-тәнкыйди, гыйльми фикеренең казанышы булып саналырга хаклы.
Алга таба Г.Нигъмәти 1908 еллардан соң Тукай лирикасында күзәтелгән җитди үзгәрешләр, аларның сәбәпләре турында уйлануларга күчә. Аның әлеге проблемалар хакындагы гыйльми-нәзари күзаллауларында инде чор идеологиясенең, социологик карашның күләгәсе шактый сизелә башлый һәм аңа объектив фикерләргә комачаулый. Автор шагыйрьнең икенче чор иҗатында калкуланып киткән төшенкелек, өметсезлек мотивларын, иҗтимагый тирәлек белән каршылыгы кискен төс алган лирик геройның фаҗигале күңел кичерешләрен, вакыты-вакыты белән көчәеп киткән дини тойгыларын, В.И.Ленинның вак буржуазия турындагы өйрәтмәләренә таянып, Тукайның социаль хәле, иҗтимагый карашы, ныклы, ачык сыйнфый позициясе булмау белән бәйләп карый: «В.И.Ленинның вак буржуазиягә биргән шушы характеристикасы Тукайга карата да бик тапкыр килә. Тукайның да алга — пролетариатка тарткан акылы белән, артка — хосусый милекчелек, динчелеккә өстерәгән «предрассудогы» — ике караш калдыклары бар һәм бу ике көч арасында Тукай өзгәләнеп яшәде» (10. 48 б.). Аның карашынча, шагыйрь иҗтимагый тормыш җитешсезлекләренә каршы дөрес көрәш юлын таба алмаганга, капитализмдагы эксплуатация күренешләрен күреп тә, аны бетерүнең юлын белмәгәнгә өзгәләнеп яши. Дөрес, Г.Нигъмәти Тукай иҗатының лейтмотивы итеп хезмәт ияләренең авыр, газаплы тормышын, көнитешен гәүдәләндерүне билгели, соңгы елларда да иҗтимагый чынбарлыкка «тәнкыйть каләмен» ташламавын ассызыклый. Галимнең иҗтимагый-сәяси, дөньяга карашлар ноктасыннан Тукайга биргән бәясендә «халыкчы» сүзе тәнкыйди фикер тарафыннан игътибарга алынмый, ул фәнни әйләнештән бөтенләй төшеп кала. Нигъмәти беркадәр соңрак язылган мәкаләсендә, аңа янәдән әйләнеп кайтып, бу мәсьәләгә ачыклык кертә һәм аны, киңәйтеп, шагыйрь иҗатының төп идеясе төсендә тәкъдим итә: «Тукайда адәмчелекне, изелгән-кимсетелгән халык катлауларын сөю бар. Аның язмалары ясалмалылыктан азат, анда ташып яткан йөрәк моңы, кристаллча саф самимилек бар. Тукайның пессимизмы да үзен кайгырту, үзе өчен яну да түгел. Бәлки халкы өчен янудан тора» (11). Галимнең Тукай шигъриятендә гәүдәләнгән дини мотивларга, Коръән, ислам тәгълиматыннан килгән җепләргә, гомумкешелек кыйммәтләренә кискен бәясе, үтә тискәре, шул еллар идеологиясендә урын алган сугышчан мөнәсәбәте күзәтелми. Дөрес, ул аларны хуплау юлына да басмый, ә Тукай каләменең көчсез ягын дәлилләүче бер үзенчәлек итеп аерып чыгара.
Г.Нигъмәтинең Г.Тукай иҗатына багышланган мәкаләләре нигездә түгәрәк дата уңаеннан язылганнар. Беренче карашка аларның кайберләре бер-берсен кабатлый кебек. Әмма язмаларны тәфсилләп өйрәнү бу фикернең киресен раслый, чөнки бер мәкаләдә тезис рәвешендә әйтелгән карашлар, куелган мәсьәләләр икенчесендә тирәнәйтелә, дәлилле фактлар, мисаллар белән раслана. Ул шагыйрь иҗатындагы иҗтимагый мотивларны, социаль контрастлар һәм сатираны алгы планга чыгара. Тукайның күңел лирикасы, мәхәббәт темасын, табигать матурлыгын гәүдәләндергән әсәрләре, фәлсәфи тирәнлек белән аерылып торган шигырьләре тәнкыйтьче галим күзеннән читтә кала. Милләтчелек, толстойчылык карашлары, дини тойгылар шагыйрь каләменең чикләнгән яклары буларак тәкъдим ителә. Нигъмәти, 1920-1930 елларда әдәбият белеме һәм тәнкыйтендә формалашкан социологик мәктәп вәкиле буларак, Тукайны вак буржуа шагыйре дип бәяләсә дә, аның әдәби мирасын гыйльми-нәзари яктан яктыртканда, әдәбият-сәнгатьнең үзенә генә хас сыйфатлары, аерымлыклары булуын аңлап эш итә. Бу хәл Тукай темасы яктыртылган иң күләмле хезмәтнең әдәбият белеме һәм тәнкыйте фәненең үтә социологик карашлардан күпмедер күләмдә арына барган вакытта язылуы белән дә аңлатыла булса кирәк. Безнең карашыбызча, нәкъ Г.Нигъмәти хезмәтләрендә шагыйрьнең мирасын гыйльми, әдәби өйрәнүләрдә ялгыш карашлардан, чикләүләр, берьяклы мавыгулардан арына барып, халык шагыйре дип бәяләүгә, монографик планда яктыртуга җирлек әзерләнә, юл ачыла. Галим, шагыйрь мирасын комплекслы, төрле яклап өйрәнеп, Тукай фәнен яңа баскычка күтәрә.
1. Гали Г. Габдулла Тукай шигырьләре // Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә. — Казан, 1931.
2. Гилазов Т. Выдающийся татарский литературовед // Научный Татарстан. — 1997. — № 2.
3. Гыйззәтуллин Н. Галимҗан Нигъмәти // Татар әдәбияты тарихы: 6 т.: 4 т.: Татар совет әдәбияты (1917 — 1941). — Казан, 1989.
4. Мусин Ф. Әдәбият белеме һәм тәнкыйть // Татар әдәбияты тарихы: 6 т.: 4 т.: Татар совет әдәбияты (1917— 1941). — Казан, 1989.
5. Нигъмәти Г. Габдулла Тукаев // Әдәбият мәйданында. — М., 1925.
6. Нигъмәти Г. Татар совет әдәбияты күтәрелештә: Популяр очерк. — Казан: Татиздат, 1934.
7. Нигъмәти Г. Матур әдәбият фронтындагы ун ел // Ун ел эчендә татар матур әдәбияты. — Казан, 1930.
8. Нигъмәти Г. Әдәбиятта пейзаж // Совет әдәбияты. — 1935. — № 11.
9. Нигъмәти Г. Габдулла Тукаев һәм аның әдәби мирасы // Атака. — 1936. — № 6.
10. Нигъмәти Г. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы: Татар халык шагыйре Г.Тукай тууга 50 ел тулды // Совет әдәбияты. — 1936. — № 5.
11. Нигъмәти Г. Шагыйрь Габдулла Тукай үлүгә 15 ел тулды // Кызыл Татарстан. — 1928. — 15 апрель.
12. Нигъмәти Г. Тукай иҗаты // Сайланма әсәрләр. — Казан, 1958.
(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).