Унынчы елларда үзенең гыйльми нигезен ачыклап, үсеш юнәлешен, закончалыкларын билгеләгән Тукай фәне 1920-1930 елларда илдәге иҗтимагый-сәяси, икътисади үзгәрешләргә нисбәттә гаять катлаулы, кызыклыһәм гыйбрәтле дәвер кичерә. Шагыйрь иҗатын өйрәнү совет әдәбият белеме һәм тәнкыйтенең төп принципларын формалаштыру, методологиясен эшләү белән параллель алып барыла. Шаукымы 1960 елларга кадәр сузылып, дистәләгән әдипләр исеменә күләгә төшергән вульгар социологизм концепциясе Тукай иҗаты тирәсендә дә әдәби-тәнкыйди фикер көрәшен кискенләштереп җибәрә. Әдәбият фәненә сәясәт һәм идеологиянең басымы көчәю мәсьәләне тагын да катлауландыра төшә.
Яңа идеология хөкем сөргән, рухи кыйммәтләр үзгәргән катлаулы заманда шагыйрьнең үлеменә 10 ел тулу уңаеннан дөнья күргән язмалар белән Тукай иҗаты турындагы белем үзенең беренче адымнарын ясый башлый. 1930 еллар ахырына кадәр шагыйрь иҗатына нисбәтле язылган мәкаләләр, истәлекләр, хатирәләр бихисап күп. Бу яктан бер генә әдип тә Тукай белән тиңләшә алмый. Эчтәлекләре, фикри тирәнлекләре, гыйльми-нәзари карашлары, бәяләүмөмкинлекләре һәм күләмнәре төрле булуга карамастан, алар Тукай фәненә яңа шартларда үз юлын табарга билгеле бер күләмдә ярдәм итәләр. Шагыйрьнең фәнни биографиясен эшләү, иҗатын фәнни яктырту, аны бәяләү юлында төрле тенденцияләр, юнәлешләр күзәтелә. Әдәби-тәнкыйди фикерләүләрендә XX гасыр рухын саклаган Ф.Әмирхан, Җ.Вәлиди язмалары, вакытсыз чәчәк атып, кырыс шартларда гомере тиз өзелгән умырзая чәчәге хәлендә калалар. Ә Ф.Бурнаш, Г.Нигъмәти, Г.Сәгъди, Г.Гали, Ф.Сәйфи-Казанлы, Г.Толымбай һ.б.ларның күпсанлы мәкаләләрендә марксистикконцепциягә нигезләнгән совет әдәбият белеме һәм тәнкыйте формалашканчыяшәгән, үз сукмакларын булдырырга теләгән мәктәпләрнең, юнәлешләрнең билгеләре, сыйфатлары күзәтелә. Формаль-социологик, социологик, вульгар-социологик юнәлешләрнең берьяклы мавыгулары, чикләнгән карашларыбулуга карамастан, үз рухы, идея-эчтәлеге, фикри-мәгънәви ягы белән идеологик кысаларга, сәяси нормаларга буйсынмый торган Тукай фәне аларның эзләнүләрендә, нәзари күзаллауларында яңа юл яра, яңа үсеш юнәлешен билгели. Ә хәзер 1920-1930 елларда Тукай фәнен үстерүдә көч куйган тукайчы галим, тәнкыйтьчеләрнең шагыйрь иҗатын өйрәнү, бәяләү үлчәмнәре, әдәби-гыйльми карашлары, бу юлда табышлары һәм югалтулары белән тирәнрәк танышыйк.
«Тукайны, һич шөбһәсез, татарның Пушкины иде дия алабыз»
(Габдрахман Сәгъдинең гыйльми-тәнкыйди эшчәнлегендә Тукай иҗаты)
(Чулпан Гыйлаҗева белән берлектә язылды)
Габдрахман Сәгъди үзенең бай һәм озын иҗат юлын мәктәп-мәдрәсәләрдә әдәбият укыту мәсьәләләренә багышланган мәкаләләре белән башлап җибәрә. Галим әдәбият белеме фәненең төрле тармакларында эшли, шул сәбәпле Тукай иҗатына мөнәсәбәт, аның шигърияте турында гыйльми карашлар Г.Сәгъдинең төрле максатларны күздә тотып язылган бик күп мәкаләләрендә урын ала. Аларда шагыйрь поэзиясе төрле яссылыкта яктыртыла. Аның әдәби-гыйльми мирасында Г.Тукай шигъриятенең асыл сыйфатлары, үзенчәлекләре, милли сүз сәнгате тарихында тоткан урыны тирәсендә уйлануларын яктырткан күләмле генә мәкаләләр дә бар.
1911 елда «Шура» журналы үз укучыларына вафат булган һәм исәннәр арасыннан күренекле ун шагыйрь исемен атарга кушып мөрәҗәгать итә. Идарәгә килгән хатлар арасында Г.Сәгъдинең җавабы сайлап алына. Автор анда исән шагыйрьләрдән Дәрдемәндтән соң Г.Тукайны атый һәм «Мигъраҗ», «Өзелгән өмид» кебек шигырьләреннән өзекләр китерә.
1910 елларда мәктәп-мәдрәсәләрдә әдәбиятны фән буларак укыту мәсьәләсе куелгач, Г.Сәгъди дәреслек-хрестоматияләр яза башлый. Татар әдәбиятын укытуның нигезләре турында методик карашлары яктыртылган мәкаләләр циклы белән матбугат битләрендә чыгышлар ясый. Галим «Мохтәсәр кавәгыйде әдәбия» (1911), аңа кушымта рәвешендә «Гыйлавә» (1911), «Әдәбият ысуллары» (1912) кебек китапларында әдәбият белеменә караган төшенчәләрне, аеруча лирика, аның жанрлары, шигырь төзелеше, тел-сурәтләү чаралары кебек яңа теоретик материалны Г.Тукай шигъриятеннән мисаллар китереп аңлата, урыны белән аның поэзиясенә үз мөнәсәбәтен дә белдереп куя. Шагыйрь әсәрләрен фикер, хис тирәнлеге, хыял байлыгы, поэтик бизәкләр муллыгы ягыннан югары бәяли. Мәгълүм булганча, әлеге дәреслек-хрестоматияләр дөнья күрү уңае белән күп кенә тәнкыйди язмалар басыла. Н.Хәлфин белән бәхәстә язылып, галимнең әдәби-эстетик, фәлсәфи карашларын чагылдырган «Әдәби мөзякарәләр» (1913), «Тәнкыйтькә каршы» (1913) мәкаләләрендә Г.Сәгъди үз карашларын дәлилләү, оппонентын инандыру максатыннан Г.Тукай исеменә, аның иҗатына кат-кат мөрәҗәгать итә. Эчтәлек һәм форма мәсьәләсенә бәйле рәвештә, автор бер генә әдип тә эчтәлек ягыннан матур әдәбиятка яңалык алып килми, ә аңа кадәр сөйләнгән мәгънәләрне өслүб ярдәмендә, яңа киемгә төреп, яңа форма бирә дигән фикергә килә. Гомумкешелек кыйммәтләре, мәңгелек темаларның төрле стильдә, үзенчәлекле тасвир, форма ярдәмендә милли рамкаларны гына түгел, вакыт чикләрен үтеп, гасырлардан гасырларга күчеп, әдипләрнең әсәрләрендә гәүдәләнеп килүе Дарвин, Спенсер, Шиллер вә Шекспир, Пушкин вә Лермонтов, …Тукай, Дәрдемәнд, Фатих Әмирхан, Гаяз Исхакый, Галимҗан Ибраһимов һ.б.лар иҗаты мисалында раслана. Аннан соң матурлык һәм ямьсезлек эстетик категорияләренә нисбәтле рәвештә Тукай кебек олы шагыйрьнең үлеме, татар халкы һәм башка милләт вәкилләре каршында аңа мөнәсәбәт, бәя турында уйлана: «Менә табигатьнең шул вакыйгасы өчен безгә ни өчен бу кадәрле кайгырырга туры килде. Моның өчен без нигә ул хәтле кайнадык? Сәбәбе билгеле: бу вакыйга безнең өчен начар, ямьсез күренде. Чөнки без монда иң сөекле бер кешебезне, иң бөек вә файдалы бер шагыйребезне югалттык» (11). Ә инде шигырьдә дөреслек, хакыйкать чагылу, аның матурлыкка һәм әхлакка хезмәт итүе мәсьәләсе аркылы автор шагыйрь иҗатының халыкчанлыгы һәм миллилеге сыйфатларына барып чыга.
1920 елларда Г.Сәгъди Тукай иҗатына махсус мөрәҗәгать итә һәм шагыйрь поэзиясенә мөнәсәбәтенең, әйтергә кирәк, икенче дәвере башлана. Октябрь борылышларыннан соң совет әдәбияты белеменең нигез принциплары эшләнә башлый, әдәби мирас мәсьәләсе бөтен зурлыгы белән куела, аны бәяләүнең критерийлары ачыклана бара. Г.Тукай иҗаты тирәсендә барган әдәби-эстетик фикер көрәшендә Г.Сәгъди дә катнаша. 1923 елда шагыйрьнең үлеменә 10 ел тулу уңае белән «Татар шагыйрьләре арасында Тукай» дигән мәкаләсен яза һәм «Безнең юл» журналында бастырып та чыгара.
Г.Сәгъдинең бу мәкаләсендә Тукай иҗатындагы эзләнүләре, бәя-хөкемнәре каршылыклы. XX гасыр башында җитди хезмәтләр, дәреслек-хрестоматияләр авторы буларак мәдәни, фәнни мәйданда урын алган галимнең намусы, фикерләү куәсе, әдәби, фәлсәфи, нәзари карашлары Тукайны рәсмиләштерүгә, идеологиягә яраклаштыруга каршы килә. Галимнең җаны бәргәләнә, ике арада тартыша. Сәгъди — киң карашлы фән кешесе, шунлыктан ул шагыйрь мирасының гомумкешелек характерын, гомумкешелек рухын, инсани кыйммәтен тоя һәм мондый иҗатны тар пролетар-сыйнфый кысага кертеп утырту мөмкин түгеллеген дә аңлый. Алай гына да түгел, Тукай шигъриятенең эчке табигате, асыл сыйфатлары идеологик үлчәүләрне, калыпларны кире кага. Мәкаләнең башламында галим берничә урында шагыйрь иҗатын объектив, принципиаль рәвештә тикшерү турында сүз алып бара: «Үз заманында вә үзе үлгәннән соң Тукай турысында төрле тәэсирләр, төрле дулкыннар астында язылып үткән нәрсәләр генә Тукайның кем икәнен, аның татар шигъри дөньясында тоткан урынын кирәгенчә тулы билгеләү өчен, әлбәттә, җитми. Моның өчен бу турыда чыккан фәнни бер ысулга утыртылган яклаусыз (битараф) төпле тикшерүләр, озын, киң төшенүләр кирәк» (12. 2 б.).
Тукайның шигъри иҗатын дөрес аңлап, шагыйрьлек талантын объектив бәяләү шартларын Г.Сәгъди аның «татар берләшмә тереклегендә», милли яшәештә, «гыйльми вә мәдәни кузгалышларында» тоткан урыныннан чыгып күрсәтә. Ул, рус тәнкыйди-гыйльми фикеренең А.С.Пушкин хакындагы фикерләрен таяныч итеп алып, Тукайның күпкырлы, күпьяклы талант иясе булуын, «даһи бер яңгыравык (гаксе садә, эхо) булып», һәрнәрсәгә үз мөнәсәбәтен белдерүен, милли чынбарлыкның һәр ягы, һәрбер күренеше шагыйрьне кызыксындыруын, уйландыруын билгеләп, татар әдәбиятында аның урынын болай бәяли: «…һәрхәлдә татар җәмгыятенең, ул хактагы татар берләшмә вә мәдәни тереклегенең, гомумән, гыйльми вә мәдәни кузгалыш һәм үсүебезнең бөтен икътисади хәлләребезнең дәрәҗәсенә, үлчәвенә карап һәм шуның янына тагы Тукайдагы көчле чын шагыйрьлек талантын да кушып: Тукай, һич шөбһәсез, татарның Пушкины иде, — дия алабыз» (12. 3 б.). Тукайның үзен бик яхшы аңлау, хәбәрдарлык, шагыйрь заманында фән һәм мәдәният үсешенең, икътисади барышның бөтен яклары, һәммә катлаулары белән яхшы таныш булу, татар халкының моң-зарлары, теләк вә өметләре, шатлык вә кайгылары яңгыраган һәммә почмакларын, барлык яшерен нокталарны белү Тукайга дөрес бәя бирүнең мөһим критерийлары рәвешендә тәкъдим ителә. Совет чынбарлыгы шартларында шагыйрь иҗатын бәяләү үлчәмнәрен болар белән генә чикләсәк, үзебез үк Г.Сәгъдинең әдәби-эстетик карашларын өйрәнүдә берьяклылык күрсәтер идек. Г.Сәгъди дә яңа чынбарлыкта «әдәбиятны һәм бер халык шагыйрьләренең әдәби иҗатларын тикшереп, шуларның тарихи системасын мәйданга китерүдә яки шуларга бәя куюда марксизм юлы белән китеп, иҗтимагыять һәм икътисад әсасендә вә шундый шартларда» (12. 4 б.) тикшерү турында сүз алып бара, әмма ул тезис рәвешендә генә кала, әдәби анализында галим аңа таянмый.
Г.Сәгъди, Тукайның татар шигъри дөньясында тоткан урыны, поэзиясен өйрәнүчеләр, алар алдында торган бурычлар турында күзәтүләреннән соң, шагыйрь иҗатының идея-эстетик үзенчәлекләрен ачыклауга күчә. Тукайны көчле бер сентименталист-романтик йөрәк шагыйре буларак бәяли, шуның белән бергә аның шигъриятендә реализмга да урын калдыра: «Тукай — тәбган (табигый) татарның иң беренче көчле бер сентименталист-романтик йөрәк шагыйре. Шуның өстенә ул — бу бабта татар өчен классик бер шагыйрь. Анда икенче дәрәҗәдә реалистлык та юк түгел» (12. 4 б.). Күренә ки, галим Тукай шигъриятендә реализмга урын калдырса да, сәнгатьчә фикерләү ягыннан шагыйрь иҗатының йөзен билгеләүче сыйфат рәвешендә романтик принцип һәм алымнарны тәкъдим итә. Мәгълүм булганча, Тукай XX гасыр башы милли шигъриятенең реалистик юнәлеше башында тора, ул гына да түгел, үзе бер мәктәп — Тукай әдәби мәктәбен тудыра, аның шигъри бишегендә бер буын реалист һәм романтик шагыйрьләр үсеп чыга. Шул рәвешле Г.Сәгъди Тукай шигъриятенең 12 сыйфатын аерып чыгара. Са-мимилек, эмоциональлек, салмаклык, аһәңлелек шагыйрь өслүбенә хас билгеләр рәвешендә ассызыклана. Хис, хыял һәм фикер Тукай поэзиясенең иң куәтле билгеләре рәвешендә башка шагыйрьләргә каршы куела. Бу урында галим шагыйрьне фәлсәфи, фикер шагыйре Дәрдемәнд, шашкын, ярсу йөрәкле С. Рәмиев белән чагыштырма планда бәяли. Тукай шигъриятен «артык гомумнеке, артык мохитнеке» булуда гаепләп, аны шәхсиятлектән, мин-минчелектән мәхрүм иткән Г.Ибраһимовка каршы килә һәм Тукайның бөтен шигырьләрендә аның үзлеге бик ачык күренеп торуын бер сыйфат итеп күрсәтә.
Г.Сәгъди оппонентының бәясе, ул күрсәткән үзенчәлекләр белән, безнең карашыбызча, урыны-урыны белән мавыгып та китә. Бу Тукайның йөрәк, хис шагыйре булуын дәгъвалауда аеруча күзгә ташлана. Шагыйрь поэзиясенең җиде сыйфаты шушы билгегә — йөрәккә, хискә бәйләп күрсәтелә. Г.Сәгъди, шагыйрь әсәрләренең тел-өслүбенә уңай мөнәсәбәт белдереп, кулланылган сүзләрнең фикри тирәнлеген, мәгънәви тыгызлыгын билгели. Тукайның милли телне формалаштыру-үстерүдәге ролен югары бәяли. Шушы уңайдан автор, Тукай иҗатының, шәхесенең замандашлары тел-өслүбенә, гомумән, поэзиянең идея-эчтәлегенә йогынтысы турында хөкемнәрен бәян итеп, махсус әдәби агым — Тукай мәктәбе тудырылуны хәбәр итә: «Тукай үз заманында үзенә махсус бер әдәби агым — бер шигырь мәктәбе тудыра алды. Заманында татарда аның мәктәбенә мәнсуб (беркетелгән) күп кенә шагыйрьләр бар. Гыйффәт — бөтенләй аның шәкерте. Хәтта хәзердә дә әле Тукай шигырь мәктәбе байтак яшьләребезгә тезмәдә, тел вә өслүбтә, тасвир җәһәтләрендә, садәлектә тәэсирсез калмаган күренә» (12. 6 б.). Шагыйрь иҗатындагы юмор һәм һөҗү, тәкълид һәм тәрҗемә осталыгын рус-Аурупа әдәбиятына ишек ачылу дип күрсәтә: «Тукай безгә үзенең оста тәрҗемәләре белән Гареб вә бигрәк тә рус әдәби җәүһәрләрен күчерде. Безгә рус шигъри иҗат дөньясының ишеген ачып бирде. Безне русның Пушкин вә Лермонтовларына якынлаштырды. Байрон вә Толстойлары һәм башкалары белән таныштырды» (12. 6 б.). Әдәби, мәдәни багланышлар мәсьәләсендә Сәгъди карашларындагы тагын бер кимчелекле якны әйтергә кирәк. Ул шагыйрь иҗатына Урта гасыр төрки-татар поэзиясенең, XIX гасыр мәгърифәтчелек әдәбиятының, Шәрык классикасының уңай йогынтысын күреп бетерми, хәтта милли сүз сәнгатебезнең меңъеллык тарихын түбәнсетү юлына баса: «Тукай бездә Шәмсетдин суфый, Әбелмәних, Һибәтулла ишан кеби Иран, Төркестан һәм госманлыларга сукырларча вә ялган тәкълидтән, тәсаув юлыннан, тәгъбир мөмкин булса, бәлки безне «ялган классиклыгыбыздан» аерып алды» (12. 6 б.). Ул Тукай шагыйрьлек талантының тулысынча ачылып бетмәвендә ике сәбәп күрә: 1) кыска гомерле булуы; 2) вакытында тиешле тәрбия алмау һәм белгән-күргәннәренең аз булуы, мәгълүматының сайлыгы. Соңгы сәбәп Җ.Вәлиди, Ф.Әмирханнарның 1923 елда дөнья күргән мәкаләләрендә үткәрелгән фикер-карашлар белән кисешә. Мәкаләнең соңгы өлешендә шагыйрьнең иҗтимагый позициясе, дөньяга карашы, тарихи вакыйгаларга, үзгәрешләргә мөнәсәбәте ачыклана һәм бу яктан аның шигърияте югары бәяләнә: «Шулай итеп, ул замандагы иҗтимагый мохит вә тормышыбыз һәр ягына чакырыла барып, аның һәр ноктасын шигырьләрендә бик кыска, җыйнак рәвештә күләгәләндерә алу кабилиятен без татар галәмендә тезмәдә беренче мәртәбә Тукайда күрдек. С.Рәми белән Дәрдемәнд бу турыда аннан күп артталар. Тукайның күз яшьләре, дәрт вә ачулары, фикер вә хисләре, өмет вә теләкләре — һәммәсе заманындагы саф татар бергәлек (иҗтимагый) тормышыннан сыгылып алынган нәрсәләр» (12. 6 б.). Күренә ки, бер яктан, галим шагыйрь иҗатының милли чынбарлыктан, халыкның теләк-омтылышларыннан аерылгысыз икәнен аңлый, әмма, икенче яктан, матур әдәбиятның, шул исәптән Тукай шигъриятенең дә, иҗтимагый тирәлек, строй белән бәйләнешен гадиләштерә. Ш.Мәрҗани һәм К.Насыйрилардан башланган уяну-яңару чорының милли хәрәкәт белән алмашынган вакытында шигърияткә килгән Тукай иҗатының төп мотивларын — «алтын, байлык һәм байлар; руханилар, ишаннар, дин; үз мәнфәгатьләре өчен халыкны алдаучы милләтчеләр; байлар тирәсендә бөтәрләнүче мөхәррирләр; иске мәдрәсә, иске фикер, иске тәрбия, иске ысул, иске гадәт вә, гомумән, татардагы бөтен искелек вә тәгассыб; истибдад вә сәяси золым; татарларда хатын-кызларның хокуксызлыгы вә аларның ирләр кулында кол булулары» (12. 6 б.) һ.б.ларны аерып чыгара. Мәкалә авторы, Тукай иҗатына инкыйлаби дәвердә, «юксыллар хакимияте дәверендә дөресрәк күз ташлау» турында сүз алып барса да, шагыйрь поэзиясенең сәнгати ягын беренче нәүбәттә тикшерә. Дөрес, ул аның гади халыкка якынлыгына, ярлылар белән дуслыгына, авыр тормыш шартларына басым ясый һәм шагыйрьне «мәзлумнәр сафы»на — түбән сыйныфка беркетеп куя. Фикерен дәлилләү өчен, иҗтимагый, социаль мотивлар, социаль контрастлар калку гәүдәләнгән Тукай әсәрләреннән өзекләр китерә. Күренә ки, Г.Сәгъди каләме дә чор идеологиясе һәм сәясәте басымыннан азат булмаган. Шуның нәтиҗәсендә булса кирәк, Тукай шигъриятенең лейтмотивы булган милләт темасы, милли рухы, халыкчылыгы, күңел-интим лирикасы күләгәдә калган. Әле монда шагыйрь иҗатында гәүдәләнгән дини мотивларга, Коръәннән килгән гомумкешелек кыйммәтләренә кискен мөнәсәбәт тә күзәтелми, иске карашлы, надан дин әһелләренә каршы юнәлдерелгән әсәрләрен калкуландыру да юк. Әдәби мирасны бәяләүнең идеологик, сәяси бизмәннәре, норматив күрсәтмәләре эзлекле кулланылмый. Гомумән, ул Г.Ибраһимовның («Татар шагыйрьләре» китабы) гыйльми-нәзари карашлары, Тукай иҗатын бәяләү үлчәмнәре, принциплары белән бәхәскә кереп, шул ук вакытта аны яклау, берьяклы тәнкыйтьтән саклау рухында язылган.
Бу елларда Г.Сәгъди татар әдәбияты тарихын өйрәнү белән турыдан-туры шөгыльләнә башлый. Аның егерменче гасыр башындагы татар теле, мәдәният, әдәби хәрәкәт мәсьәләләрен яктырткан «Татар әдәбияты тарихы» дигән дәреслек-кулланмасы 1926 елда дөнья күрә. Дәреслекнең Г.Тукай иҗатына багышланган өлешендә, нигездә, алдагы мәкаләдә күзәтелгән фикерләр кабатлана, кайберләре үстерелә, тирәнәйтелә. Әмма инде бу хезмәттә шагыйрь поэзиясен дөрес, объектив яктыртуга социологик принцип, тар-пролетар сыйнфый караш шактый комачаулаган. Монда автор сүзен шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси йөзен ачыклаудан башлый, иҗатын да шул бәйләнештә карый. Әйтергә кирәк, шагыйрь поэзиясенә социологик анализ ясый.
Автор Тукайны динче, милләтче романтик шагыйрь буларак бәяли. Шигъриятендә реализмга бөтенләй урын калдырмый. Лирикасында фикри-мәгънәви үсеш ягыннан дүрт баскыч аерып чыгара: 1) динчелек, исламчылык, 2) милләтчелек, 3) милли һәм дини өметсезлек, 4) динчелек һәм милләтчелек. Һәр баскычның хронологик чикләрен билгели, идея-эчтәлеге ягыннан һәр бүленешкә туры килгән шигырьләреннән өзекләр китерә, шул ук вакытта тематик яктан киңәеп китүен күрсәтү омтылышы да сизелә. Мәсәлән, беренче чорны Тукайның Җаек тормышы — 1905-1907 еллар белән чикли. «Әле аның милләте ул вакытта татар түгел, бөтен «әһле ислам», «ислам милләте иде» рәвешендә бөтендөнья мөселманнарының хәлен кайгыртуын ассызыклый. Беренче шигырьләрен Анатолий (Госманлы) романтизмы, «Мөхәммәдия», «Бакырган» йогынтысында «чуар тел» белән яза башлавын билгели. Бу бәядә Г.Ибраһимов хезмәтенең күләгәсен күрү кыен түгел. Сәгъди Тукай шигъриятендә күзәтелгән дини карашларны, Коръән, ислам мәдәнияте белән бәйләнешләрне, хәдисләрдәге аерым җөмлә, тәгъбирләрнең иҗади кулланылышын һәм аларның әсәрләрдәге фикерләрне, бәя-хөкемнәрне тирәнәйтүен эзлекле тикшерә, Тукай шигъриятен чорларга бүлгәндә, таяну ноктасы итеп ала. Ул шагыйрьнең дини карашларын әсәрләрендәге милли рух, миллилек белән бергә карый, аларны бер-берсенә ияртеп йөртә, берьяклы калкуландыра: «Тукай, чыннан да, идеолог бер лирик иде. Ул үзенең шигырьләре аркылы татар либераль буржуазиясенең дини, милли идеологиясенә ачык бер система биреште» (13. 221 б.). Дөрес, биредә Тукай поэзиясенең асыл хасиятен, иҗатының буеннан-буена сузылган милли рухын күрсәтү дә бар. Автор Тукай шигъриятенең көчен дә, татар укучысына, мәктәп баласына тискәре йогынтысын да нәкъ менә милли-дини рух тәрбияләүдә күрә. Мондый рухтагы шигырьләренә заман проблемалары, көндәлек мавыгулар ноктасыннан якын килеп, аларның идея-эстетик кыйммәтен киметү юлына баса: «Шуның өчен андый шигырьләре кыска гомерле булып, хәзер инде аларның күбесе мәктәп балалары өчен үзләренең рухы, мөндәриҗәләре дә һәм бераз өлешендә теле ягыннан да яраксыз булып калдылар» (13. 224 б.). Ә шагыйрьнең иҗтимагый-сәяси карашлары турында сүз алып барганда, аның социалистик карашлардан либераль буржуазиягә таба хәрәкәт итүен күрсәтә: «Тукай лирикасына бөтен мөндәриҗәсе, тел-өслүбе, рухы ягыннан гомумән карап хөкем иткәндә, ул, шөбһәсез, төбендә либераль буржуазиясенең кыйбласына караган, аның рухы белән нык сугарылган иҗатлар булдылар» (13. 220 б.). Шунда ук «Бу яктан бу юлдагы беренче романтик халык шагыйре ул булып чыкты» дигән бәясен дә өстәп куя. Күренә ки, Сәгъдинең карашлары каршылыклы, аның әдәби-гыйльми күзаллауларына, ничек кенә булмасын, объектив хөкем йөртү хас. Шушы мәсьәләгә ачыклык керткәннән соң гына, автор Тукай иҗатының сәнгати үзенчәлекләренә туктала. Биредә «Татар шагыйрьләре арасында Тукай» мәкаләсендәге (1923) җиде идея-эстетик үзенчәлек янәдән кабатлана, аерым сыйфатлары калкуландырыла. Автор, беренче өлештәге авыр йөкне өстеннән алып ташлагандай, фикри хөрлек, матур, салмак стиль белән шагыйрь поэзиясенең матурлыгы, эстетик ягы турында сөйли башлый һәм Тукайга яңадан шагыйрьлек таҗын кигерә: «Инде Тукайга аның шагыйрьлеге, сәнгатьчелеге ягыннан туктап үтик. Тукай үз сәнгатендә татарның классик шагыйрьләреннән иде. Ул әйтергә теләгән фикерен, тасвир итәргә уйлаган хисләрен ачык, аңлаешлы, үтемле итү белән бергә матур язды» (13. 222 б.). Тукайның көчле шагыйрь икәнен раслый торган 42 әсәрен саный. Шушы уңайдан шагыйрь иҗатының Госманлы әдәбияты, Урта гасыр татар поэзиясе, халык авыз иҗаты белән бәйләнешен, аеруча алардагы шигырь үлчәмнәрен иҗади файдаланып, Тукайның оригиналь әсәрләр тудыруын әйтә: «Ул, бердән, Анатолий, Чыгтай, Кыпчак әдәбиятындагы вәзеннәрне татар теле рухына каратып эшләгән яисә шуларны бармак саны, иҗек саны вәзененә әйләндергән булса, икенчедән, халык вәзененнән «Зиләйлүк», «Тәфтиләү», «Әллүки» көйләренә килә торган вәзеннәр белән 5, 7 иҗекләрне кулланып китте. Иске төрек әдәбият вәзеннәреннән аның кулланганы 11, 12, 15, 16 иҗеклегә килә торганнары булды» (13. 223 б.). Менә бу бәяләре, гыйльми карашлары белән Г.Сәгъди Тукай фәненең яңа бер аспектын — шигырь төзелеше мәсьәләсен ачып җибәрә. Хезмәтнең тәкълид, тәрҗемәчелек эшчәнлеген анализлаган өлеше игътибарга лаек: «Тукай тәрҗемә турында бигрәк тә русчадан һәм башка телдә язучы шагыйрьләрдән файдаланып язуда артык бер осталык күрсәтте» (13. 224 б.). Күренгәнчә, автор фикерен куәтләү ниятеннән Г.Тукайның сайланма әсәрләренә Җ.Вәлиди язган сүз башына мөрәҗәгать итә, аның бәясе нигезендә үз бәя-хөкемен тирәнәйтеп, үстереп җибәрә. Шагыйрь әсәрләрендәге иҗат алымының бу ягы, бу төр эшчәнлеге күпсанлы язмаларда тезис, сыйфат рәвешендә генә әйтеп үтелә (дөрес, биредә Г.Ибраһимов чыгарма булып тора). Бу мәсьәлә шактый четерекле, катлаулы. Ул әле төпле, әтрафлы һәм объектив фәнни-гыйльми тикшеренүләр, эзләнүләр сорый. Г.Сәгъди Тукай иҗатының рус-Аурупа әдәбиятлары белән бәйләнешен тәрҗемә әсәрләре аша билгели. Рус шагыйрьләреннән Пушкин, Лермонтов, Толстой, Майков, Плещеев, Федоров, Крылов, Поздняков, Тютчев әсәрләрен тәрҗемә итүен йә булмаса ияреп язуын, иҗади файдалануын күрсәтә. Рус әдәбияты аркылы татар укучыларын Гете, Шиллер, Байрон әсәрләре белән таныштыруын билгели, алар һәрберсе конкрет әсәр исемнәре белән раслана. Галим, шагыйрьнең башка авторларга ияреп язылган, тәрҗемә ителгән әсәрләре турында җентекле сүз алып барганнан соң, алардан Тукайның үз әсәрләрен аерып куя. Тукайның тәкълидсез, үзе язган җитди шигырьләре җиде йөз (якынча кырык бинт битле китап), сатирик әсәрләре 1000 мисраг тирәсе (якынча 55-60 битле китап) дип күрсәтелә. «Тукайның русча вә төрекчәдән файдаланып яки шуларга тәкълид һәм шулардай тәрҗемә вә икътибас кылып, үзгәртеп яисә шуларның тәэсире белән язган шигырьләре барысы 1000 мисрагтан артыграк. Бусы үзе, димәк, 60 битләр чамасында бер китап булып чыга» (13. 224 б.).
Мәгълүм булганча, Г.Сәгъдинең Тукай иҗатына багышланган хезмәтләре егерменче елларның беренче яртысына карыйлар. Әле бу чор — әдәбият фәнендә күпмедер күләмдә фикер хөрлегенә, иҗат ирегенә, гыйльми-фикри эзләнүләргә урын калдырылган, мөмкинлек бирелгән чор. Әмма шул ук вакытта матур әдәбиятны, әдәбият белеме фәнен сәяси кысаларга кертү, идеологиягә яраклаштыру юнәлешендә дә эш башланган дәвер. Әлеге процессның йогынтысы Тукай фәнендә, яңа шартларда тәүге адымнарында да сизелә. Тукайга социалистик идеаллардан, иҗтимагый-сәяси максатлардан чыгып якын килү омтылышы күзәтелә башлый, әмма фән, шулай ук Тукай турындагы белем гайре әдәби кануннарга, закончалыкларга каршы көрәшә. Сәгъди дә тәнкыйди эшчәнлегендә сәяси канун, идеологик үлчәмнәрне эзлекле тормышка ашыра алмый. Нәтиҗәдә аның мәкаләләрендә фикер тартышы, бәя каршылыгы күзгә ташлана, фикер таркаулыгы, эзлексезлек күзәтелә. Мәкаләнең өлешләре эчтәлекләре һәм бәя-хөкемнәре белән бер-берсенә каршы килә. Бу дәвер 1920 еллардан соң Тукай фәненең берьяклы үсешенә, югалтуларга, мавыгуларга, шул ук вакытта табышларга җирлек әзерләнү чоры буларак та карала ала.
1. Гали Г. Габдулла Тукай шигырьләре // Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә. — Казан, 1931.
2. Гали Г. Г.Тукай шигырьләре // Кызыл Татарстан. — 1926. — 29 август.
3. Гали Г. Академик нәшерләрдә гыйльми нигезләр: Г.Тукай әсәрләренең «академик» нәшере турында // Пролетариат әдәбияты өчен көрәшкәндә. — Казан, 1931.
4. Гыйлаҗев Т. 20 — 30 нчы еллар тәнкыйтендә әдәби мирас мәсьәләсе // Милли мәктәп һәм укытуның мөһим мәсьәләләре. — Казан, 2001.
5. Нигьмәти Г. Габдулла Тукаев // Әдәбият мәйданында. — М., 1925.
6. Нигьмәти Г. Шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы: Татар халык шагыйре Г.Тукай тууга 50 ел тулды // Совет әдәбияты. — 1936. — № 5.
7. Нигьмәти Г. Шагыйрь Габдулла Тукай үлүгә 15 ел тулды // Кызыл Татарстан. — 1928. — 15 апрель.
8. Нигъмәти Г. Тукай иҗаты // Сайланма әсәрләр. — Казан, 1958.
9. Рәмиев 3. XX йөз башы татар әдәбияты: Авторлык, төп текст һәм хронология мәсьәләләре. — Казан: Школа, 2000.
10. Сәгъди Г. Шагыйрьләр вә шигырьләр // Шура. — 1910. — № 23.
11. Сәгъди Г. Әдәби мөзякарәләр // Шура. — 1913. — № 10 — 11.
12. Сәгъди Г. Татар шагыйрьләре арасында Тукай // Безнең юл. — 1923. — № 8 — 9.
13. Сәгъди Г. Тукай // Татар әдәбияты тарихы: Дәреслек-кулланма. — Казан, 1926.
(Чыганак: Гыйлаҗев Т.Ш. Әдәби мирас: тарих һәм заман / Т.Ш.Гыйлаҗев; Кереш сүз авт. Д.Ф.Заһидуллина. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2005. — 206 б.).