ТАТ РУС ENG

 Миңнегулов Хатыйп «Татар бәхете өчен мин җан атармын»

Тукай турында төрле телләрдә гаять күп санлы мәкалә-хезмәтләр, әдәби әсәрләр язылган. Әгәр дә аларны бергә тупласаң, мөгаен, бер китапханәлек булыр иде. Без фәкыйрегезгә дә бөек шагыйрь, аның шәхесе, иҗаты, әсәрләре, әдәбият тарихында һәм гомумән рухи тормышта тоткан урыны хакында илледән артык мәкалә язарга, күпләгән доклад-чыгышлар ясарга туры килде. Әмма, «күпме карасам да карап туймыйм» җырындагы кебек, Тукай турында һаман да әйтәсе сүзләр, укучыларга җиткерердәй фикерләр табылып тора. Моның ике мөһим сәбәбе бар. Беренчедән, Тукай — Ходай Тәгалә тарафыннан бирелгән олуг, табигый талант, кабатланмас шәхес. Икенчедән, аның иҗаты — татар һәм гомумән кешелек яшәешенең олы, магистраль юлында туган күренеш. Шагыйрь үзенә кадәрге һәм үз чорындагы рухи казанышларны, яшәеш тәҗрибәсен үз иҗатына сеңдергән, аларны күңел казанында, бәгырь утыңда кайнатып, үзенең уй-кичерешләре рәвешендә халыкка кайтарып та биргән. Аның мирасы — шәхси һәм гавами башлангычларның табигый бер кушылмасы, синтезы яшәеш тарихыбызның гаять мөһим бер хәзинәсе. Шуңа күрә ул кешелек белән бергә яши. Һәр буын аңа, үз ихтыяҗларыннан чыгып, үзенчә якын килә, шагыйрь мирасын үзенчә барлый, үзенчә кабул итә һәм аңлата. Шулай итеп, шагыйрь турындагы күзаллаулар, белем-мәгълүматлар, икенче төрле әйткәндә, «Тукай фәне» (тукаеведение) елдан-ел тулылана, байый бара.
Адәм баласы никадәр генә табигый талантка ия булмасын, аның сәләте ачылу, җитлегү, җимешләр бирүе өчен тиешле шартлар, зәмин-җирлек, рухны кузгатырлык иҗтимагый-мәдәни вәзгыять кирәк. Тукай яшәгән чор —моның гыйбрәтле бер мисалы. XX йөз башы — татар яшәеш-мәгыйшәтенең кайнап торган дәвере. Бер-бер артлы мәктәп-мәдрәсәләр, гәҗит-журналлар ачылу, меңәрләгән татар китапларының дөнья күрүе, театр-спектакльләрнең күпләп куелуы, татар эшмәкәрләренең Евразия киңлекләрендә кыю эш итүе, Шәрык белән генә түгел, Гареб белән дә диалог-сохбәтләрнең көчәюе, иң мөһиме—милли үзаңның ныклап кузгалуы, татарның башка кавемнәр арасында үз урынын табарга, билгеләргә омтылуы — шагыйрь яшәгән елларның асыл сыйфатлары. Аның белән бергә Г.Исхакый, М.Гафури, Г.Ибраһимов, Дәрдемәнд, С.Рәмиев, Г.Кариев, С.Максудый һәм башка бик күп олуг затларның нәкъ менә шушы дәвердә ачылып, үсеп китүе нәтиҗәле эш-гамәлләр кылуы үзе генә дә күп нәрсә хакында сөйли.
С.Рәмиевкә язган бер хатында Кушлавыч егете (4.03.1911) болай ди: «Мин поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит. Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә….» Бу сыйфатларның күпчелеге Тукайга гына түгел, XX йөз башының кайбер башка каләм әһелләренә дә хас. Әмма мәшһүр «Шүрәле» авторы үзе хакында үзе ни дип кенә әйтмәсен, ул, иң беренче чиратта, шагыйрь. Бу изге төшенчә аның бөтен барлыгын, эш-гамәлләренең асылын, яшәү максатын билгели. Элеккеге традицияләрне дәвам итеп, ул шигъри сүз, әдиплек турында үзенең уй-кичерешләрен дә бәян итә, Ходай Тәгаләдән үзен шагыйрьлектә мәңгелеккә кадәр нык итүен үтенә («Әйлә шагыйрьлекдә сабит та әбәд, Тәңрем, бәни»). Тукай фикереңчә, «шагыйрьлек таҗы»—бетмәс-төкәнмәс байлык. Син, — ди, шагыйрь үз каләмдәшенә дәшеп, — «Баш имә, — зур син, — бу әдна (түбән. — Х.М.) җанлылар дөньясына; Падишаһ син! Бик кирәксә, баш исен дөнья сиңа». Тукай үз тереклегенең бөтен ямен, тәмен шигърияттә күрә. Юкка гына ул бу сүзләрне язмый:
Мин сизәм: дөнья йөзе дүзәх (тәмуг. — Х.М.), җәһәннәмдер миңа;
Бер шигырь язсам гына, җәннәт вәризваным килә.
(«Тәрәддед вә шөбһә»).
Шагыйрьлекнең асыл максатын Тукай милләткә, халыкка хезмәт итүдә күрә. Миллилек хосусияте аның бөтен язганнарын сугарган. Шагыйрь өчен милләт «дөнья бәрабәренә» дә сатылмас, «бар нәрсәдән изге һәм хөрмәтле нәрсә». «Милләт хыялы», — ди ул, — һәр хыялдай татлыдыр; «Сыйххәтеңдер сыйххәтем һәм гыйлләтендер гыйлләтем», ягъни «Синең саулыгын — минем саулык, авыруын — минем авыруым» («Милләтә»). «Үз-үземә» шигыре —Тукай иҗатының төп шигаре, көзгесе.
… Күңел берлән сөям бәхтен татарның,
Күрергә уланлылык вактын татарның.
Татар бәхте өчен мин җан атармын;
Татар бит мин, үзем дә чын татармын…
Кушлавыч егетенең милли фикерләвенә офыклар киңлеге, тарихилык хас. Шагыйрь татарның «мәгъмур» Болгар чоры шәһәр-авылларын, «бихисап гаскәрле» Чыңгыз дәверләрен искә төшерә. Әмма халкыбызның үз башына үзе хуҗа булгаи вакытлар артта калган. Инде татар «өч йөз» (хәзер инде 450 елдан артык) «мискин» хәлдә, «тәкъдир» изүендә. Бу хәлгә әрнеп, сыкранып автор болай ди:
… Күпме михнәт чиккән безнең халык,
Күпме күз яшьләре түгелгән….
(«Милли моңнар»).
Тукай үз халкын авыр, «мискин» хәлдән чыгарырга, аны бәхетле итәргә омтыла Бу гаять кыен, әмма игелекле юлда ул чын каһарманнарча, фидаиларча эш итә.
Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Куркъмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык-ук атар булса да.
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз (һәрчак. — Х.М.) алга барам,
Юлда манигъ (киртә.— Х.М.) күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә
Мәгълүмдер ки, курку берлән өркү хәрам.
«Бер татар шагыйренең сүзләре» дип исемләнгән бу парчаның лирик герое ал таба үзен батырлыкта «Гали, Рөстәмнәргә» тиңләштерә. Көрәш,хәрәкәт мотш Тукайның «Шагыйръ» шигырендә дә гәүдәләнеш тапкан:
Җырлый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә,
Дәшми калмам Газраилне күргәндә дә;
«Без китәрбез, сез каласыз!» — дип җырлармын,
Җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә.
Дөрес, вакыты белән шагыйрь күңел төшенкелегенә дә бирелеп китә, үз «җырлар»ын халыкка файдасы барлыгы-юклыгы хакында уйланып та куя. Әмма, гомумән, Тука! оптимист, иманлы, яшәеш рухы көчле булган шагыйрь. Юкка гына ул меңәрлә: укучысын күздә тотып язылган парчасын мондый юллар белән төгәлләми:
… Түкмә күз яшь: ярдәмеңдә һәр заманда Алла бар;
Ал җәсарәт (батырлык.—Х.М.), алга омтыл, һич ялыкмый алга бар!
Гомеренең соңгы айларында, Әҗәл-Газраил белән якадан-яка килеп ятканда шагыйрь үз халкын онытмый, аңа дан җырлый, аның хокукларын даулый:
… Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хаккы юк —
Хаклыбыз уртак ватанда шактый ук!
Тукай дөньяга татар күзе белән карый, аның агышын, ыгы-зыгыларын татар
йөрәге аша кичерә. Шуңа күрә дә аның һәр милләт өчен хас булган «туган авыл», «туган җир», «туган тел», «ата-ана», «мәхәббәт», «ватан» турыңдагы әсәрләре дә милли яңгырый, татар дөньясының табигый һәм зарури бер өлеше, кыйсеме рәвешендә кабул ителә. Кемнеңдер «бөеклек—гадилектә» дигән сүзләре бар.
Тукайның бу төр шигырьләре дә шулкадәр гади, үтемле, аларны һәрчак укыйсы, тыңлыйсы гына килеп тора:
… Кая барсам, кайда торсам, нишләсәм дә,
Хәтеремдә мәңге калыр туган җирем.
(«Туган авыл»)
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы!
(«Туган тел»)
Шагыйрь мирасында бөеклек рухы белән язылган бу төр үтемле, дулкынландыргыч юлларны күпләп очратырга мөмкин.
Тукай иҗатында миллилек инсаният, әхлак мәсьәләләре белән тыгыз һәм табигый бәйләнешле. Шагыйрь кешеләрне намуслы, иманлы, вөҗданлы итеп күрергә тели. «Күңел» шигырендә ул болай ди:
…Яхшы ацла: юк сафа (рәхәтлек, хозурлык. — Х.М.) инсанлыгыңны җуймыйча,
Шуны саклау юлында күп газапланган күңел.
Тукайның идеалы — уңай сыйфатларны, игелекле эш-гамәлләрне үзенә туплаган камил инсан. Моның үрнәкләрен ул татарның Ш.Мәрҗани, З.Бигиев, Х.Ямашев кебек улларында күрә, аларны мактау аша үз халкының дәрәҗәсен күгәрергә тырыша.
Антитеза, ягъни капма-каршы кую алымы белән шагыйрь үз идеалына туры
килмәгән икейөзлелек, әхлаксызлык, «алтынга табыну» кебек күренешләрне кискен
тәнкыйтьли:
… Бу халыкны шул бозадыр, шул котырта, аздыра;
Ялтырап күзләрне чагып, тугъры юлдан яздыра, —
ди ул «Алтынга каршы» шигырендә. Шунысы мөһим: инсанилык, әхлак турында суз барганда, автор үзен дә аямый, үз шәхесенә югары таләпләр куя. «И каләм» парчасында шагыйрь, үз-үзенә дәшеп, болай ди:
Караны яз кара диб һәм игътираф ит акны ак;
Җөпне җөп дип язмалый (язма.—Х.М.) сән һәмушандак такны так.
Тукай яшәештә һәм татар шигъриятендә элек-электән гаять зур урынны биләгән мәхәббәт темасын эшкәртүгә дә үзеннән зур өлеш кертте. Аның «Бер рәсемгә», «Мәхәббәт», «Булмаса», «И матур…» һәм кайбер башка парчалары — сөю-мәхәббәт лирикасының гүзәл үрнәкләре.
Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы;
Кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы…
Бу төр юлларга хәтта җиһан сүз сәнгатенең бөек лиригы Хафиз да «афәрин» дияр иде.
С.Сүнчәләйгә язган бер хатында Тукай: «Мин, ахрысы, сөюдә дә милләтче!… Мин татар кызының телен, сөйләшү рәвешен яратам», — ди. Шагыйрьнең мәхәббәт турындагы шигырьләрен укыганда, чыннан да, Тукайның бу сүзләрендә хаклык барлыгына янә бер мәртәбә ышанасың. Аның, мәсәлән, «Татар кызларына» шигыре үзенең аһәңе, сурәт-детальләре һәм гомумән эчтәлеге белән татар рухына, татар образлы фикерләвенә туры килеп тора.
Тукай иҗаты идея-тематик яктан гына түгел, ә сурәтлелек, сәнгати җәһәттән дә татар әдәбиятын яңа баскычка күтәрде. Анда без жанрларны һәм шигъри шәкел-формаларны, строфа һәм рифма-үлчәм төрләрен иҗади куллануның матур-матур үрнәкләрен очратабыз. Тукай әсәрләрендә еш кына җитди аһәң белән сатира-юмор бергә үрелеп бара, шигъри сөйләмнең гаҗәеп күп төрләре тудырыла.
«Шүрәле» авторы, — иң беренче чиратта, лирик. Әмма ул эпик һәм лиро-эпик төрләрдә, публицистикада да иркен эш итә. Аның оригиналь рухын иҗади торгызган тәрҗемә әсәрләре дә бар. Тукай балалар әдәбиятының да классик үрнәкләрен бирде. Аның бу төр парчалары яшь буынны тулы канлы һәм мәгънәле итеп яшәргә, хезмәтне сөяргә, матурлыкны күрә һәм тоя белергә, әхлаклы һәм инсанлы булып үсәргә ярдәм итә.
Соңгы шигырьләренең берсендә Тукай: «Керләнеп беттем үзем, дөньяны пакьли алмадым», — ди («Кыйтга»). Әмма шагыйрь бераз ялгыша. Ул «дөньяны пакьләү»гә, татарның милли үзаңын кузгатуга һәм үстерүгә, әдәбиятны тәрәккый кылдыруга гаять зур өлеш кертте. Чирек гасырдан бераз гына артыграк җир йөзендә яшәгән, «какканны вә сукканны» күпләп күтәргән, «җиһанның эссесен, салкын, бозын, карын» күргән, «ниләр күргән бөтен үксез» — шуларның барчасын кичергән Тукай үзенең «гүзәл эзен», ялкынлы һәм инсани рухлы әсәрләрен дөньяда калдырып китте. Аның иҗаты — шагыйрьлекнең, милләткә хезмәт итүнең күркәм бер гәүдәләнеше. Юкка гына шигърият, татарлык, Тукай бер-берсен алыштыручы атамалар булып йөрмиләр. Мөһаҗирлектәге татар әдәбиятында, матбугатында, мәсәлән, Тукай еш кына татарның символы рәвешендә кулланыла.
Шагыйрь иҗаты үз чорында да, аннан соң да татар сүз сәнгате үсешенә гаять көчле йогынты ясады. Тукай традицияләренең дәвам ителешен без Ш.Бабич, М.Җәлил, Х.Туфан, С.Хәким, Р. Гаташ, М.Әгъләмов һәм башка бик күп каләм әһелләренең иҗатларында ачык күрәбез.
Кагыйдә буларак, чын мәгънәсендә милли сүз сәнгате башка кавемнәр өчен дә кызыклы. Тукай иҗаты — моның гыйбрәтле бер мисалы. Шагыйрьнең әсәрләре күп телләргә тәрҗемә ителгән. Тукай аеруча төрки халыклар өчен үз һәм якын. Минем шагыйрь парчаларын яттан сөйләгән үзбәк, казакъ, кыргыз зыялыларын очратканым булды. Башкортлар өчен Тукай тәмам үз һәм якын әдип. Шагыйрьнең тугандаш әдәбиятларга йогынтысы хакында үзбәк Гафур Голәм, төрекмән Бирде Кербабаев, казакъ Сабит Муканов һәм кайбер башка төрки әдипләренең кызыклы фикерләре бар.
Тукайның тууына 125 ел тулуга хәзерлек уңаеннан, гәрчә җитәрлек булмаса да, күп төрле чаралар уздырыла һәм эшләр башкарыла. Иң мөһиме: әсәрләренең басыла торуы. Алар оригиналда гына түгел, урыс, төрек, инглиз һәм кайбер башка телләрдә дә дөнья күрде. Шагыйрьнең мирасын гыйльми өйрәнү юнәлешендә дә җитди генә адымнар ясалды. Ниһаять, «Тукай энциклопедик сүзлеге»нең төп өлеше тәмамланып килә. Музейлар, гомуми белем бирү мәктәпләре, көндәлек матбугат, радио-телевидение Тукай иҗатын халыкка җиткерүдә нәтиҗәле генә гамәлләр кылалар.
Юбилей алды елларында үкенечле, аянычлы хәлләр дә булды. Шундыйларның берсе — Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсенең юк ителүе. Бу уңай белән татар җәмәгатьчелеге үзенең кискен мөнәсәбәтен дә белдерде. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар. Ә бит бу бина ничәмә-ничә еллар буе бөтен кеше күз алдында җимерек хәлдә торды. Каршыда гына «халыкка дәрсе гыйбрәт», «мөкаддәс», «бөек», «гали зат» дип Тукай мактаган мәшһүр татар театры. Әгәр дә «яктылыкка, нурга илтүче» бу театрның без хөрмәт иткән артистлары, «Болгар» язмышын үзәккә куеп, берничә минутлык кына берәр акция оештырган булсалар да, хакимият бина язмышы хакында тиешле чаралар күргән булыр иде. «Болгар»ның янәшәсендә генә татар мәгариф һәм гыйлем мәркәзенең берсе булган, Р. Йосыпов, В.Гайфуллин, Ф.Галимуллин, Ә.Хуҗиәхмәтов кебек күренекле профессорлар эшләгән педагогика университеты барлыгын да онытырга ярамый. Тарихи бинаның аянычлы хәлен меңәрләгән татар зыялылары, шул исәптән Тукай бүләге лауреатлары да белеп, күреп торды. Әмма битарафлык сакладык, нәтиҗәле чаралар күрмәдек. Әгәр дә без бу тарихи бина җимерелгәннән соңгы активлыкны элегрәк күрсәткән булсак, «Болгар» инде күптәннән реставрацияләнеп, яисә яңадан төзелеп, мәдәни тормышыбызда үзенең тиешле урынын тапкан булыр иде.
2011 ел Татарстанда гына түгел, бөтен төрки дөньяда «Тукай елы» дип игълан ителде. Әйткәнебезчә, Тукай ул — татарның бер символы да. Аны өйрәнү, пропагандалау, зурлау ул татарны, аның бөек вәкилләре Кол Гали һәм Сәйф Сарайларны, Мөхәммәдьяр һәм Утыз Имәниләрне, Исхакый һәм Гафуриларны, Такташ һәм Җәлилләрне, газиз телебезне һәм рухи мирасны өйрәнү, олылау дигән сүз. Бу хакыйкатьне истә тотып, безгә тагын да нәтиҗәлерәк, кыюрак эш итү, гамәл кылу сорала. Бөек шагыйрьнең үлеменә тиздән 100 ел тулуын да истә тоту зарури. Тукай инде менә йөз елдан артык татарның милли байрагы, арка терәге булды. Киләчәктә дә ул шулай булып калсын иде!

 

(Чыганак: Казан утлары, №4, 2011)   




 

Комментарий язарга


*