Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган «Тукай иле» III иҗади бәйгесендә җиңүчеләр билгеләнде.
Бәйге Россиядә Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән Мәскәү татарлары автономиясе тарафыннан үткәрелде, дип хәбәр итә Вәкиллекнең матбугат хезмәте.
«Татар телендә Габдулла Тукай шигырьләре» номинациясендә 7 яшькә кадәрге балалар арасында 1нче урынны Кәрим Сибгатуллин, 17 яшькә кадәрге балалар арасында Камилә Юнисова яулады. 2нче урында Әминә һәм Мәдинә Хәбибуллиналар ( 7 яшькәчә) булды.
«Габдулла Тукай шигырьләренә татар телендә җырлар» номинациясендә 17 яшькә кадәрге балалар арасында 2нче урынга «Шатлык» фольклор ансамбле чыкты. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында «Хәзинә» (1нче урын), «Мирас» (2нче урын), «Татар моңнары» (3нче урын) ансамбльләре уңыш казанды.
Ялгыз җырлаучылардан Хәмисә Хөсәенова 2нче урынга лаек булды.
«Татар телендә Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган автор шигырьләре» номинациясендә 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында 1нче урын Мөнҗия Фәссаховага бирелде.
«Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган сынлы сәнгать әсәре» номинацясендә катнашучылар да сынатмаган. 17 яшькә кадәрге балалар арасында 1нче урынга Шамил Тимеров, 2нче урынга Аялина Җапарова, 3нче урынга Әмир Вәлитов лаек була. 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында исә Лилия Габдуллинага 1нче, Лилия Бәдретдиновага 2нче, Альбина Ягудинага 3нче урын бирелгән.
Ривал Бикмөхәммәтов «Габдулла Тукай иҗатына һәм шәхесенә багышланган декоратив-кулланма сәнгать әсәре» һәм 1186нчы мәктәп укучылары «Габдулла Тукай әсәрләрен татар телендә коллектив театральләштерелгән башкару» номинацияләрендә 1нче урынны яулыйлар.
Бүләкләү тантанасы 26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә, Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә 16.30 сәгатьтә узачак.
20.04.2023.