Татар халкының Габдулла Тукайга булган чиксез мәхәббәте хакында, моның чын сәбәпләре хакында уйлаганыгыз бармы икән сезнең? Нишләп язмыш үзенең сөеклесе итеп башка беркемне дә түгел, нәкъ менә аны сайлаган?! Югыйсә егерменче гасыр башы татар мохитына бер-берсенә охшамаган әллә никадәр күренекле шәхесләр бүләк иткән иде бит. Төпле акыл, төгәл фикер тарафдары Дәрдемәнд, ашкын һәм романтик С. Рәмиев, газап-әрнүләрен иҗат кыйбласы ясаган Мәҗит Гафури… Алар талант күәсеннән булсын, дөньяга карашлары буенча булсын, ниятләренең изгелеге ягыннан булсын, Тукайдан калышмыйлар иде ләбаса! Ә нишләп соң халык үзенең бөек шагыйре итеп нәкъ менә аны — Габдулла Тукайны атаган? Мөгаен, ул изелүче күпчелеккә атаклы замандашларына караганда башкалардан якынрак торуы белән, алар мәнфәгатен үз итә алуы белән, алар өчен аңлаешлы телдә сөйләве, халыкның үз бәгыреннән өзелеп төшкән булуы белән, шундый үкенечле кыска гомере буена горур калып, иманын байлыкка һәм данга алмаштырмавы белән аерылып торгандыр; хәтта аның элекке фикердәшләре буржуаз-демократик революциянең батып баручы корабын ташлап качарга ашыккан кара реакция елларында да ул үзенең бөек максатына хыянәт итмәде, һәм халык моны тиешенчә бәяләде.
Бу үзара тәмам аңлашуның бөекләр өлешенә генә тия торган, сирәк һәм бәхетле очрагы иде шул.
Әйе, халыкка нәкъ ул кирәк иде — татар җәмәгатьчелеге өчен генә түгел, йокымсырап яткан бөтен шәрык мөселманнары өчен дә аларның хыял-өметләрен байрак итеп күтәрердәй пәйгамбәрләргә тиң шәхес кирәк иде. Бу — татар халкының милләт буларак оешкан-берләшкән еллары. Бу — В. И. Ленин тарафыннан бик хаклы рәвештә «халыклар төрмәсе» дип аталган иксез-чиксез патша Россиясенең социаль һәм милли уяну еллары. Иртәрәк яки соңрак Тукай без олылаган дәрәҗәдәге Тукай булмас иле — аны ашкынулы көрәш тулы заман үзе тудырды.
Без бишенче елны бер көнне уяндык таң белән,
Эшкә дәгъват итте безне кемдер изге нам белән.
Эшкә ябшыр чак җитеп, ямьсез озын төн үткәнен
Күз ачып белдек без, үлчәп күктәге Чулпан белән.
Татар зыялылары арасында ул чордагы иң алдынгы фикерне халыкка Тукайдан да остарак җиткерүче кеше юк иде. Бу гаҗәп тә түгел: чөнки ул баррикадаларның бу ягында большевик X. Ямашев, бертуган Коләхметовлар белән, гади эшчеләр һәм крестьяннар белән, алдынгы татар интеллигенциясенең Ф. Әмирхан, Г. Кариев, Г. Камал, М. Гафури, С. Рәмиев һ. б. кебек иң күренекле вәкилләре белән бергә булды. Бер генә яңа эш тә аның игътибарынан читтә калмады — халык мәгарифе мәсьәләләре, Дәүләт Думасындагы бәхәсләр, милли театрның аякка басуы, әдәби тел нормаларының урнашуы, газета һәм журналлар нәшир итү, яшь буынны тәрбияләү, заман таләпләренә җавап бирердәй дәреслекләр төзү — һәр зур башлангычта ул турыдан-туры катнашты. Дусты С. Рәмиевкә язган хатларының берсендә ул: «…Мин бит синең кебек коеп куйган шагыйрь генә түгел. Мин бит дипломат та, политик та, общественный деятель дә. Минем күзләр күпне күрә, минем колаклар күпне ишетә», — ди.
Мин әледән-әле аның биш томлык әсәрләрен дулкынланыр актарам: ул безгә, үзенең дәвамчыларына әнә нинди зур мирас калдырган. Тулар-тулмас 27 яшендә ул башка заманнарда бөтен-бөтен буыннар гына тудыра алырдай зур күләмле хәзинә калдырган. Аның хезмәт сөючәнлеге, күпкырлы булуы таңга калдыра. Ирексездән Г. В. Плехановның: «Бөек кешенең бөеклеге шунда, аңарда үз заманының бөек иҗтимагый хаҗәтләренә хезмәт итү өчен аеруча сәләт биргән сыйфатлар була. Бөек кеше нәкъ менә башлап җибәрә, чөнки ул башкалардан ераграк күрә һәм башкалардан көчлерәк тели» (5 томлы «Сайланма әсәрләр», М., 1956, т. 2, 333 бит).
Тукай тарих арсеналына чыккан яңа, яшь көчләр белән бергә булды. Аның тынгысыз эшчәнлеге турында ел-дан-ел яңа мәгълуматлар табыла. Ләкин, һәртөрле диссертацияләр һәм монографияләрнең күплегенә карамастан, Тукайның тәрҗемәи хәлендәге байтак «ак тапларны» бетерәсе бар әле. Аның тормышын һәм иҗатын өйрәнү кебек игелекле эшкә инде тарихчылар, философлар, журналистлар да алына башлады. Моңарчы билгеле булмаган яңа архив материаллары нигезендә профессор Р. И. Нәфыйков, мәсәлән, шагыйрьнең эшчеләр хәрәкәтенә мөнәсәбәте, аның социал-демократлар белән элемтәләре хакында кызыклы китап бастырды. Филология фәннәре кандидаты Мөхәммәт Мәһдиевнең бу юнәлештәге кайбер күзәтүләре дә җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итте: ул Тукай фикерләренең еш кына Ленин фикерләренә тәңгәл килүләрен раслаган әллә никадәр дәлилләр китерә. Зур һәм бәләкәй тикшеренүләр төрле юнәлештә дәвам итә. Нәкъ менә шуңа күрә киләчәктә Тукай биографиясен комплекслы өйрәнү матур нәтиҗәләр вәгъдә итә, чөнки бу иҗат баштан ахырынача бер бөтен; шигырьдә әйтелеп бетмәгәне аның политик памфлетларында, дусларына язган хатларында, замандашларының истәлекләрендә чагылган.
Тукайның балкып торган шигъри биеклеккә юлы һич кенә дә чәчәкләр белән түшәлмәгән иде. Эстетларча тәнкыйть аны җиргә берегеп ятуда, социаль тематика белән мавыгуда, җәнҗал эзләүче милләтчеләр исә аңа Пушкин һәм Лермонтов талантына баш игәне өчен, рус һәм Европа әдәбияты җәүһәрләрен пропагандалаганы өчен һөҗүм иттеләр; клерикаль динчеләр ирек сөюче шигырьләре, һәртөрле реакционерларны фаш иткән әсәрләре өчен бәддога укыдылар. Тукайның җавабы какшамаслык һәм ике төрле фикер калдырмаслык иде:
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып яшь шагыйрьгә.
Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам!
Тукай әле исән чакта ук үзендә татар халкының иң күркәм сыйфатларын туплаган, аның тулы вәкаләтле вәкиленә һәм символына әверелгән иде. Авыл картлары, үзләренең көнкүреш бәхәсләрен хәл иткәндә, хәзер дә, Коръән сурәләрен дәлилгә җиткергән кебек, аның шигъри юлларын телгә алалар. Аның шигырьләренә көйне халык үзе язды, ә атаклы «Туган тел» җырын милли гимнга әверелдерде:
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле!
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы.
Шул ук вакытта Г. Тукай чын интернационалист иде.
Ул:
Рус җирендә без әсәрле, эзле без,
Тарихында бер дә тапсыз көзге без.
Рус белән тормыш кичердек сайрашып,
Тел, лөгать, гадәт! вә әхлак алмашып.
Бергә тормыш, бергәлек чиктән ашып,
Без шаярыштык, вакытлар алмашып,—
дип язды.
Тукай иҗаты аша бик күп төрки халыклар рус һәм бөтендөнья мәдәнияте хәзинәләре белән таныштылар, социаль гаделлек һәм милли азатлык идеяләрен үзләштерделәр. Ул Шәрыкъ белән Гареп арасында күпер вазифасын үтәде. Аның казах, үзбәк, азәрбайҗан, кыргыз, төрекмән, каракалпак әдәбиятына йогынтысы искиткеч зур булды. Тукай бөтен гомере буена патриотизм һәм интернационализм үрнәге иде.
Ахыр чиктә аның шигърияте революциягә, дөньяны революцион үзгәртеп коруга хезмәт итте.
Ул хезмәт халкына тугрылык эталоны иде, ул җәмгыятьнең алдынгы фикерләрен алга сөрде. Ул һаман да үзен сөйгән татар халкына акыллы киңәшче һәм остаз булып кала бирә.
(Чыганак: Рәшитов Ә. Иман яңартканда. — Казан: Татар.кит.нәшр., 1991. — 158 б.)